Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы
материал по теме

Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы

 

Мәктәпнең методик темасы: эшкә сәләтле, әхлаклы шәхес формалаштыру, уку-укыту процессының һәр катнашучысы үзен реализацияләүгә юнәлдерелгән уңайлы, үстерелешле мохит булдыру.

 

Методик темам: Белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан уку-укыту процессында укучыларның мәгълүмати культурасын үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл persp_plan_fayzullina.docx22.13 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче урта мәктәп» муниципаль белем бирү оешмасы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Мәктәпнең методик темасы: эшкә сәләтле, әхлаклы шәхес формалаштыру, уку-укыту процессының һәр катнашучысы үзен реализацияләүгә юнәлдерелгән уңайлы, үстерелешле мохит булдыру.

Методик темам: Белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан уку-укыту процессында укучыларның мәгълүмати культурасын үстерү.

Төп максатым: хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Бүгенге көндә төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Максаттан чыгып күп төрле бурычлар куелды:

  • татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;
  • укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;
  • балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; 
  • татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыру;
  • халыкның традицияләренә, гореф-гадәтләренә, классик язучыларның әсәрләренә, бай әдәби-мәдәни мирасына мәхәббәт тәрбияләү;
  • укучыларны толерант, милли традицияләрне, телебезне дәвам итәрлек шәхесләр итеп тәрбияләү.

Тема өстендәге эш барышында үткәреләчәк чаралар

I. Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу.
  2. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  3. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә, семинарларда катнашу, чыгышлар ясау.
  4. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
  5. Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.
  6. Сингапур системася буенча эш тәҗирибәсе булдыру, дәресләрдә куллану.
  7. ФДБСын тирәнтен өйрәнү һәм  дәресләрдә әлеге программа элементларын гамәлгә ашыру.
  8. Даими рәвештә “Мәгърифәт”, “Мәгариф”,  “Фән һәм мәктәп”, “Ачык дәрес”, “Сөембикә” һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану.
  9. Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны (“Халкым минем”, “Татарлар”, “Адымнар”, “Кара каршы”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу.
  10.  Методик папканы тулыландыру, баету.
  11.  Шәхси портфолионы яңарту.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият белән баету.
  2. Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru,  www.ksu.ru,  http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору
  3. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  6.  Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
  7. Бәйләнешле фикер йөртүгә ярдәм буларак, рәссамнарның эшләрен куллану.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. Законнар белән даими рәвештә танышып бару.
  2. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
  3. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
  4. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.
  5. “Татар халык педагогикасы”, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә актив файдалану, тәрбия сәгатьләрендә куллану.
  6. Электрон дәреслекләр,”Бала” сайтындагы мультфильмнарны актив куллану.
  7. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.
  8. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
  9. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
  10.  Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  11.  Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  12.  Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  13.  Сәләтле укучыларны төрле бәйгеләрендә катнаштыру.
  14.  Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
  15.  Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  16.  Авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып бару.
  17.  Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  18.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
  19.  Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

IV. Практик чыгышлар.

  1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре  үткәрү.
  2. “Туган тел” айлыгында катнашу.
  3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
  4. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  5. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
  6. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
  7. Татар теленнән һәм әдәбияттан ачык дәресләр күрсәтү.
  8. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
  9. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

V. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү.

1. Үз сайтымны булдыру һәм аны тулылындыру, яңарту өстендә эшләү.

2. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

3. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

VI. Кабинетта эш.

  1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау.
  2. Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү.
  3. Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, блиц-сораулар,презентацияләр ясау.
  4. Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау.
  5. Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру
  6. Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау.

VII. Ата-аналар белән эш.

  1. Ата-аналар белән даими элемтәдә тору.
  2. Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү.
  3. Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру.
  4. Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлфина Венерв Рәфкать кызының 2016-2021 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту, укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү аша югары нәтибәлелеккә ирешү...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнуллина Эльмира Мәлик кызының 2015-2020 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, һәр укытучыга үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә ярдәм итү....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызының 2016- 2021 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә эш планы

Үзбелемне күтәрү планы түбәндәге эшләрне күзаллап төзелде:Иҗадилыкны       һәм       логик       фикерләүне үстерүче      педагогик технолог...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Аидә Бәдертдин кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Максат һәм бурычлар.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтенөйрәнү, укыту-тәрбияпроцессына актив кертү.Яңа технологияләр кулланып, педагогик...