Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы

Татар теле укытучысының шәхси сайты

"Дусларым күп, иң якыны, иң тугрысы – каләмем. Иҗат итәм, сөям, яшим – киң үз фикер-галәмем..."

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Мин балаларга туган телгә карата мәхәббәт тәрбиялим, белем бирәм. Мәктәптә "Яшь каләмче" түгәрәген җитәклим, мәктәп газетасын чыгарабыз.

Увлечения: журналистика, психология, фотография

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казан шәһәре

Место работы: Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче урта мәктәп» муниципаль белем бирү оешмасы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fayzulllina-lyaysan-fanisovna
"Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү - Мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."
Галимҗан Ибраһимов

Һәр көн торып эшкә йөгерәм әле,

Биттән сыйпый кояш нурлары.

Миңа артык берни кирәк түгел,

Шаулап торса мәктәп юллары.

Арган чаклар бик күп була анысы.

Дөнья ваклыклары йөдәтә.

Тик бер дәрес җитә, җылы дәрес

Көч өстәргә кабат йөрәккә.

Яшәр өчен көч һәм өмет биреп,

Сабый керә көн дә дәрескә.

Тормышымның олы бер мәгънәсе - 

Мәктәп дигән изге фәрештәм!

(Остазым Наилә Харисова шигыре)

О себе

Тып-тып-тып... Яңгыр ява. Беренче язгы яңгыр – Ләйсән яңгыры. Ул шундый яңа, искиткеч саф һәм күңелле. Үземне дә бу яңгырның исеме белән генә түгел, җисеме белән охшаш дип уйлыйм. Яңгыр тамчылары кояшта җемелдәгән кебек, мин дә бит кешеләр дөньясында үз төсем белән җемелдим.

Беренче язгы яңгыр миңа яңа үрләр вәгъдә итә. Бүгенгедәй хәтерлим, университетны тәмамлаган ел. Яз айлары. Студент тормышының санаулы көннәре калып бара. Чыгарылыш имтиханнары, диплом алу тантанасы... Вакыт сизелмичә узып та китте. Тагын яңгыр ява башлады. Бу инде көзге табигатьнең күчтәнәче иде. Яңгыр мине педагогик практикадан гына таныш булган мәктәп иленә алып килде.

Кыңгырау чыңлавы белән бөтен шау-гөр килгән дөнья тына. Кыңгырау тавышы нәкъ кырык биш минутка тынлык урнаштыра. Төрле өлкәдә, төрле ысуллар белән идарә итә башлый. Аның максаты изге – дөньяны танып-белергә өйрәтү. Бу максатны Укытучы тормышка ашыра.

Тормышында Укытучы һөнәре белән очрашмаган бер генә кеше дә юк.  Чөнки белем алуга барыбыз да мохтаҗ. Ә бу эшне Укытучы гына башкара. Җаваплы, гаять катлаулы һәм авыр бурыч йөкләнә аңа. Укытучы, мифологик герой Атлант кебек, үз җилкәсендә бөтен дөньяны тота. Гади эшче дә, президент та иң элек мәктәптә укый, белем сәхифәләрен ача. Укытучы үзенең бөтен белгәннәрен балаларга түкми-чәчми җиткерә. 

Мин инде икенче ел мәктәптә эшлим, балаларга туган телгә карата мәхәббәт тәрбиялим, белем бирәм. Өстәмә эш итеп «Яшь журналистлар» түгәрәген җитәклим. Үзебезнең мәктәп газетасын чыгарабыз.

Һәр дәрес, һәр түгәрәк утырышы – онытылмаслык бер вакыйга. Укучылар бер вакытта да бер-берсен кабатламыйлар. Алар шуның хәтле эчкерсез, самими. Әйткән һәр сүзләре, уйлаган һәр фикерләре шаккаттыра. Мин татар телен рус балаларына укытам. Алар дәресләрдә теләп катнашалар, күнегүләрне кызыксынып башкаралар. Кечкенәләр булгангамы (башлангыч сыйныфлар) алар белән эшләве кызык.

Түгәрәккә 5-11 сыйныф укучылары йөри. Алар киләчәктә журналист булырга хыяллана. Күбесе яхшы итеп хикәя, шигырьләр иҗат итә. Кайберләре матур итеп фикер йөртә, ләкин шул фикерләрне кәгазьгә язып бирә белми. Алар белән без сүзләрне тәртипкә салырга, төрле текстлар язарга өйрәнәбез. Балалар үзләре фотога төшерә, үзләре рәсем ясыйлар, газетаны бизиләр. Иптәшләре язган материалларны уртага салып тикшерәбез, хаталар ясый-ясый өйрәнәбез.

Һәр бала – аерым бер шәхес. Мин аларны бер көн күрми торсам, сагына башлыйм. Укучылар белән кызыклы хәлләр булмый калмый. Шул ук вакытта проблемалар да булгалый. Төрле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышу, укучылар белән бергә җавап эзләү һәм җиңеп чыгу – зур сөенеч!

Уку – энә белән кою казу булса, укыту исә тагын да авыррак шөгыль. Чөнки монда укытучыдан теоретик яктан белемле булуы белән беррәттән, укучыларның психологиясен белү дә сорала. Шул ук вакытта аның үз-үзен тотышы, һәрнәрсәгә мөнәсәбәте, дөньяны күзаллавы да мөһим роль уйный.

Укучыларым миңа һәрвакыт югары таләпләр куя. Төрле сораулар яудырып сынап карыйлар, бәхәскә керәләр, күп нәрсә белән кызыксыналар. Мәктәптә көн саен көтелмәгән нәрсәгә әзер булырга кирәк.

Методик яктан дәресләрне дөрес итеп оештыру, яңа алымнар файдалану күп әзерлек һәм көч таләп итә. Мәктәптә үткәргән һәр көн онытылмаслык хатирәләргә бай. Чөнки көн саен аерым бер сынау көтә. Укучыларга белем бирү, аларга нәрсә дә булса өйрәтү – бик җаваплы эш. Дәресләргә җентекләп әзерләнергә, үз-үзеңә карата үтә таләпчән булырга кирәк.

Мин яңа мәктәптә эшлим. Монда укучыларга – белем алу өчен, ә укытучыларга исә – эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәктәп тулы көн концепсиясе буенча эшли. Балалар укыйлар, төрле түгәрәкләргә йөриләр, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, гомумән, алар көн озыны мәктәптә. Әти-әниләренең алар өчен күңелләре тыныч, борчылырга кирәкми. Өлкән сыйныф укучылары өйләренә кайтып, ашап киләләр дә: «Өйдә күңелсез, шуңа күрә мәктәпкә килдек», - диләр. Хәтта каникул вакытында да мәктәптә балаларның тавышлары ишетелә – түгәрәкләр эшли, өстәмә дәресләр үткәрелә.

Мин үзем дә көннәр буе мәктәптә. «Хезмәт хакыгыз күбрәкме әллә сезнең?» - диләр миңа. Мин елмаеп: «Җитәрлек», - дип җавап бирәм. Ләкин миңа мәктәптә ошый. Мин балаларны яратам, коллективта искиткеч кешеләр белән эшлим. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез, барлык эшне дә уртаклашабыз, бөтен бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, биибез, җырлыйбыз. Минемчә монда мәктәп директорының роле бик зур. Ул бу коллективны туплаган, кешеләрне дөрес итеп сайлый белгән. Без яңа бинада эшлибез, заманча технологияләр белән файдаланабыз. Максатыбыз – югары уңышларга ирешү, «Шатлык мәктәбе» статусын югалтмау.

Шулай итеп мәктәп дөньясында кайныйсың. Әмма иң мөһиме – балаларны ярату. Чөнки нинди генә авырлыклар булмасын, нәкъ менә шушы сыйфат җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Укучыларымның уңышлары өчен мин чиксез сөенәм. Алар биек үрләр яулаганда тамчы кадәр генә өлеш кертә алсам да, мин горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам. Моның өчен миңа әле эшлисе, эшлисе, эшлисе ...

Кечкенә яңгыр тамчысы шулай итеп үзенең дәвамчыларын таба. Һәр бала – үзенә күрә бер тамчы, һәрберсенең үз төсе, үз матурлыгы! Алар белән эшләүдән мин күңелемә ләззәт алам, тормышымнан ямь-тәмен табып яшим, иҗат итәм.

Тирә-ягымда табигать тә үзгәрә, җил көчәя, рәхәтләнеп яңгыр яварга тотына...

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М. Шолохов "Судьба человека", А. де Сент-Экзюпери "Маленький принц", Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", А. Хәлим "Өч аяклы ат"

Мой взгляд на мир

...Кыңгырау чыңлавы белән бөтен шау-гөр килгән дөнья тына. Кыңгырау тавышы нәкъ кырык биш минутка тәртип урнаштыра. Төрле өлкәдә, төрле ысуллар белән идарә итә башлый. Аның максаты изге – дөньяны танып-белергә өйрәтү. Бу максатны Укытучы тормышка ашыра. 

Мои достижения

Победитель в номинации «За импровизацию и творческий порыв» в городском туре конкурса «Учитель года города Казани – 2011», 2011 г. 

Благодарственное письмо мэра города Казани И.Р. Метшина, 2011 г.

Почетная грамота Управления образования города Казани, 2015 г.

Диплом МОиН РТ за участие в республиканской акции "Мин татарча сөйләшәм!", 2015 г.

Победитель республиканского гранта "Лучший педагог дополнительного образования", 2015 г.

Почетная грамота Управления образования города Казани, 2015 г.

Благодарственное письмо Администрации Авиастроительного и Ново-Савиновского районов г. Казани, 2016 г.

Моё портфолио

Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Бүгенге көндә төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: