Тема: Чәчәкләр илендә.
план-конспект на тему

Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Максат: монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, “ә” хәрефенең язылышын истә калдыру; табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, тема исеме, шигырьләр, чәчәк рәсемнәре, магнитофон.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_g_urok_s_ea.docx22.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Чәчәкләр илендә.

(рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Ләйсән Фәйзуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Эльмира Мифтахова,  мәктәп психологы

Максат: монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, “ә” хәрефенең язылышын истә калдыру; табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, әхлакый тәрбия бирү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, тема исеме, шигырьләр, чәчәк рәсемнәре, магнитофон.

Дәрес планы

  1. Башлам. (3 мин.)
  1. Исәнләшү.
  2. Укучыларны барлау.
  3. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү. (3  мин.)

    Өй эшен тикшерү (5 күн. 82 бит.)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. (12  мин.)
  1. Дәрес максаты белән таныштыру.
  2. Презентация күрсәтү.
  3. 4 күн. 86 бит.
  4. Чәчәк атамалары белән таныштыру.
  5. Сүзләрдә “ә” хәрефенә игътибар итү. (практик эш)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (10  мин.)
  1. Сүзлеккә чәчәк атамаларын язу.
  2. “Мин – чәчәк” уены.
  3. 5 күн. 87 бит. Карточкалар ярдәмендә парлап эшләү.

V. Өйгә эш бирү. (2 мин.)

     Кроссворд төзергә.

VI. Йомгак ясау. (5 мин.)

  1. Сорауларга җавап бирү. 2. Билгеләр кую. 3. Саубуллашу.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Утырыгыз. Класста бүген кем дежур?

Дежур укучы: Класста бүген мин дежур. Класста барыбыз да бар. Бүген җиденче декабрь. Бүген сишәмбе.

Укытучы: Яхшы. Рәхмәт, утыр.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы (Л.Ф.): Балалар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз.

5 күн. 82 бит. Мыраубикә биргән сорауларга җавап бирәбез.

  • Сиңа ачы алма ошыймы?
  • Юк, миңа ачы алма ошамый.
  • Син тактада ничә хәреф күрәсең?
  • Мин тактада бер хәреф күрәм.
  • Сез Казанда ничә ел яшисез?
  • Без Казанда ... ел яшибез.
  • Алар монда яшиләрме?
  • Юк, алар монда яшәмиләр.
  • Сиңа нинди чәчәк ошый?
  • Миңа роза ошый.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы: Яхшы, молодцы. Менә бүгенге дәрескә сез барыгыз да яраткан чәчәк рәсемен ясап килергә тиеш идегез. Это не случайно. Сегодня мы с вами отправимся в мир цветов. В этом нам поможет и психолог Эльмира Анасовна.

Психолог: Укучылар, әйдәгез бергәләшеп кечкенә генә сюжет карап үтик. 

(презентация карау)

Укытучы:  Ә хәзер 86 биттәге 4 күнегүне эшлибез. Диалогны укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. Катя һәм Адель укый.

(4 күн. 86 бит. башкару)

Пси холог: Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк. Зарядка ясыйбыз.

(физминутка)

Укытучы: Яхшы. Укучылар, ә сез тагын нинди чәчәкләр беләсез?

Укучылар: Лилия... мак... колокольчик...ромашка...

 

Укытучы: Бу сүзләрнең тәрҗемәсен карап үтик әле.

(презентация формасында)

Укытучы: Балалар, карагыз әле, бөтен сүзләрдә дә “ә” хәрефе язылган.

Чәчәк   Ак чәчәк   Гөлчәчәк    Лалә   Мәк

Психолог: “ә” хәрефенең язылышын истә калдырыр өчен әйдәгез әле аны пластилиннан ясап карыйк.

(“ә” хәрефен ясау)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Укучылар,  менә  сез чәчәк исемнәрен белдегез. Хәтта “ә” хәрефен дә ясап карадыгыз. Ә хәзер сүзлекләргә яңа сүзләрне язып куегыз.

(сүзлек эше, тактадан күчерү)

Психолог: Әйдәгез “Мин – чәчәк” уенын уйнап алыйк. Үзегез өчен чәчәк исемен сайлап алыгыз. ....

(уенны түгәрәктә уйнау)

Укытучы: Алдагы эшебез карточкалар ярдәмендә булачак. Парлап эшлибез. Сез монда тиешле сүзләр куеп, диалог төзергә тиеш.

(парлап эшләү)

  1. Өйгә эш бирү.

Укытучы: Көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен язып куябыз.

VI. Йомгак ясау.

Укытучы: Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучы: Чәчәк исемнәрен.

Укытучы: Нинди чәчәк исемнәре белдек?

Укучы:  Ак чәчәк ...  Гөлчәчәк...    Лалә...   Мәк...

Укытучы: Бу сүзләрдә нинди хәреф кабатланып килә?

Укучы: “ә” хәрефе.

Укытучы: Дәрес ошадымы сезгә?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Яхшы, хәзер билгеләр куябыз...

Укытучы: Торып бастык. Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Борын авазлары илендә

Борын авазлары илендә, 1 класс...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Китаплар илендә

Уен-викторина...

Китаплар илендә

Уен-викторина...

Телдән журнал “ Математика илендә”

Телдэн журнал."Математика илендэ"...

Белем илендә

Балалар бакчасының әзерлек төркемен мәктәп белән таныштыру максатыннан үткәрелгән кичә...