Борын авазлары илендә
план-конспект урока по теме

Гайзуллина Ландыш Раилевна

Борын авазлары илендә, 1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boryn_avazlary_ilende.docx29.82 КБ

Предварительный просмотр:

       Саба районы Миңгәр башлангыч мәктәбе

Яңа теманы аңлату дәресе

II категорияле укытучы

Гайзуллина Ландыш Раилевна

Максат: 1. ( м, н, ң ) авазларын дөрес әйтү һәм м, н, ң хәрефләре булган

 сүзләрне дөрес яза белергә өйрәтү.

2. Дөрес, маатур язу күнекмәләрен ныгыту.

3. Китап укуга кызыксыну хисе уяту, китапка карата сачыл караш тәрбияләү.

4. Халык авыз иҗаты аша укучыларга милли тәрбия бирү.

Материал: “Татар теле” 1 класс, методик ярдәмлек, “Мәгариф” журна-

                   лы -“Кызыклы әлифба”, “Көч һәм рух тамырлары”-        

                   әдәплелек  дәресләре.

Җиһазлау: “Мәкальләр язылган таблица, кроссвордлар, тестлар,  

                    уеннар, м, н, ң хәрефләре.

Техник җиһазлау: Магнитофон, кассета.

Дәрес барышы:

Классны дәрескә оештыру.

Актуальләштерү.

Тест эшләү: “Авазлар һәм хәрефләр”

Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?

а) 2    б) 3.

2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?

а) 3    б) 4

3. Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?

а) 2    б) 0

4. һава сүзендә ничә калын сузык бар?

а) 2    б) 0

5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

а) 3    б) 2

6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

а) 1     б) 3

7. Укытучы сүзе юлдан – юлга күчерү өчен иҗекләргә ничек бүленә?

а) у – кы – ту – чы    б) укы – ту – чы

8. Укучы сүзе иҗекләргә ничек бүленә?

а) у – ку – чы    б) уку – чы

9. Ык сүзенең дөрес язылышы ничек?

а) ык елгасы    б) Ык елгасы

10. Азат сүзенең дөрес язылышы ничек?

а) азат   б) Азат

11. Эт сүзенә сорау куй.

а) кем?    б) нәрсә?

12. Умартачы сүзенә сорау куй

а) нәрсә?    б) кем?

Яңа материал өстендә эш.

1) рәсемнәрдә күрсәтелгән предметларның беренче хәрефләреннән сүз төзергә.

а) машина;

б) нәүрүз; (21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт икәнен әйтү)

в) яңгыр сүзләре төзелә.

- машина һәм нәүрүз сүзе нинди авазлардан башлана? (м, н)

- Яңгыр сүзенең икенче авазы? (ң)

2. (м, н, ң) авазларын борынны тотып әйттереп карау.

- Бу авазларны борынны тоткач әйтеп буламы? (юк)

- Димәк, бу авазларны нинди авазлар дип әйтеп була? (Борын авазлары)

- Без бүген борын авазлары илендә кунакта.

3. Дәреслек белән эш.( 122 нче күнегү өстендә эш )

1) м, н, ң хәрефләрен белдергән авзларны дөрес әйтеп, сүзләрне парлап укырга;

2) шул сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзергә;

3) күчереп язарга; м, н, ң хәрефләре  астына сызарга.

4.Ребуслар чишү:

мәк чәчәге рәсемен ясау, кырыена -тәп дип язу;(мәктәп)

мәче рәсеме, янына – т хәрефен язу (мәчет);

м хәрефе, 10 саны, - ча кушылмасын язу (мунча);

м хәрефе, янында ай рәсеме(май);

н, а, р хәрефләрен язу, янында ат рәсеме(нарат).

5. 123 нче күнегү өстендә эш:

1) сүзләрне иҗекләп укырга;

2) иҗекләргә бүлеп язарга.

- һәр сүздә ң хәрефе кайда язылган?

Физкультминутка.

6. “Югалган хәрефләрне тап” уенын уйнау. ( м, н, ң хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр бирелә)

7 125 нче күнегү өстендә эшләү:

м, н, ң хәрефләре булган сүзләрне дөрес әйтеп, шигырьне укырга.

Кадерлә син китапны.

Китап -  киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

 Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

Көн дә укы син аны:

Китап -  якын дустың ул.

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!

Хәсән Шабанов.

Шигырь нәрсә турында?

Китапны ни өчен кадерләргә кирәк?

Сез китап турында нинди мәкальләр беләсез?(мәкальләр әйттерү)

Плакаттан уку:

Китап – белем чишмәсе.

Китап – тормыш көзгесе.

Китапның белмәгәне юк.

Китап – галим, телсез мөгаллим.

Китап – гомерлек юлдаш.

Китапны кемнәр эшли?

  Китап – һәр кешенең якын дусты, ул һәркемгә дә кирәк. Без китапның матур рәсемнәренә карап сокланабыз. Китапны саклап тотарга кирәк. Аларның гомере озын булсын. Китапны эшләп чыгаруда бик күп кешеләр хезмәт куя. Китап өчен башта кәгазь эшлиләр. Китап басучылар аерым битләрдә китапны бастыралар. Аннан соң битләрен ябыштыралар, төплиләр. Рәссамнар китапны бизиләр.

  Кәгазьне иң элек Кытайда ясый башлаганнар. Кәгазь эшләп чыгару зур хезмәт сорый торган авыр эш булган. Өстәвенә, китапларны кулдан гына күчереп язганнар. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар.

  Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь җитми башлаган. Шуннан соң кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар.

  Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән – көн арта. Планетабызда урманнар да азая.

  Шуңа күрә тотылган кәгазь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

Ә сез китап укырга яратасызмы?

Китап алырга кая йөрисез?

7. Мәктәп китапханәчесенә сүз бирү.

8. Авыл китапханәчесенә сүз бирү.

9. 124 нче күнегү өстендә эш.

IV. Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә нинди авзлар белән таныштык?

Нәрсәләр турында белдегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

"Вакланмалар илендә"

Разработка урока для 6 класса...

Борын-борын заманда... (йомгаклау) 5 нче сыйныф

Әдәбият дәресе эшкәртмәсе           Сыйныф : 5 б рус төркемеТема: Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Планлаштырылган...

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

Презентация. Әкиятләр. Борын - борын заманда

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнгәндә сораулар бирү, рәсемнәр төшерү укучыларга нык ярдәм итә. Рәсемгә карап, алар аның эчтәлеген искә төшерә алалар....

Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен...