Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Әдәбият дәресе эшкәртмәсе 5 нче сыйныф
план-конспект урока (5 класс) на тему

Афандиева Лилия Малиховна

Борын-борын заманда...(халык әкиятләре темасын йомгаклау)Әдәбият дәресе эшкәртмәсе5 нче сыйныф  рус төркеме өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

Борын-борын заманда...

(халык әкиятләре темасын йомгаклау)

Әдәбият дәресе эшкәртмәсе

5 нче сыйныф  рус төркеме өчен

Харисова Лилия Малих кызы

Беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2015-2016 уку елы.

Әдәбият дәресе эшкәртмәсе

Сыйныф : 5 г сыйныф. (рус төркеме)

Тема: Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет — халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик  

                                    тәрбия бирү.

П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең      

                          принципларын истә калдыру.

Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү,  

                                                             сөйләм культурасын үстерү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк), эш дәфтәре, төрле халык әкиятләре китаплары һәм Интернет челтәреннән алынган халык әкиятләре (мультфильмнар).        

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле халык әкиятләре китаплары, презентация, төрле формадагы Сайлик рәсемнәре.

 Дәреснең төре: дәрес-викторина

Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек.

Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Исәнләшү.

2. Психологик уңай халәт тудыру.

3. Смайликлар кертү (курчак-туп).

 II.  Актуальләштерү.

III.Уку мәсьәләсен кую.

   IV. Уку мәсьәләсен чишү.

V. Рефлексия

VI.         Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1.  Дәресне оештыру. - Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?
  2. - Безгә дәресне алып барырга Смайликлар ярдәм итәрләр. Ничекме? Дәрес барышында күрерсез, ә моның өчен сезгә: дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. 1нче слайд.
  3. - Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз. Без бүген өч төркемгә бүленербез. Бүленгәнче искә төшерик әле.

II.          Актуальләштерү.

  • Нәрсә ул әкият? (Халык –авыз иҗатының бер төре.) 2нче слайд.
  • Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр? Мин сезгә әкиятләрдән өзек күрсәтәм сез нинди әкият икәнен әйтерсез.(әкиятләрдән өзекләр карау).
  • Димәк: 3нче слайд.

                                                       әкиятләр

хайваннар турында әкиятләр                тылсымлы әкиятләр               тормыш    

                                                                                            көнкүреш әкиятләре                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

  • Халык әкиятләре башка әкиятләрдән нәрсә белән аерыла? (Авторлары билгесез.)
  •  Халык әкиятләре нинди төрләргә бүленде инде, кабатлап үтик?
  •  Үзегез белгән әкиятләрдән бу төрләргә мисаллар китерегез.
  •  Әкиятләрнең төрен билгеләгез (укытучы әкиятләрне атый). 4нче слайд.
  • Сез ничек уйлысыз, без ни өчен 3 төркемгә бүлендек? (әкият төркеменә карап)

Бездә шушылай бүленербез:

  1.  төркем — тылсымлы әкиятләр;
  2.  төркем — хайваннар турында әкиятләр;
  3.  төркем — тормыш-көнкүреш әкиятләре.

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Менә без өч төркемгә бүлендек. Бүгенге дәрестә без төркемнәрдә эшлибез, һәм сез әкият жанры буенча үзләштергән белемнәрегезне күрсәтерсез. Дәрес азагында сезне мөстәкыйль эш көтә.

VI. Уку мәсьәләсен  чишү

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Һәр дөрес җавап биргән укучыга Смайликлар үзләренең кечкенә “энеләренең” рәсемнәрен биреп барачаклар. Кайсы төркем иң күп рәсемнәр җыя, шул җиңүче була.

Укучылар, экранга карагыз әле. 5нче слайд.

1. Бу геройлар нинди әкияттән?

Копия сканирование0001

Бу геройлар нинди әкияттән? 6нчы слайд.

сканирование0002    сканирование0005

2. “Өч кыз” әкиятенә кайсы мәкаль туры килә? 7нче слайд.

  • Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада.
  • Иренчәк ике эшләр.
  • Сабыр төбе – сары алтын.
  • Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

сканирование0003

Мәкальләрнең кайсы “Абзар ясаучы төлке” әкиятендәге  Төлкегә туры килә?

8нче слайд.

  • Акылың булса, ачу саклама.
  • Булма син төлке, булырсың көлке.
  • Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта.
  • Кунакка барсаң, кунак көт.

3. Бу өзек кайсы әкияттән? 9нчы слайд.

Бер авылда бер карт белән карчык булган. Бервакытны карт, базарга барып, балык алган да кайтырга чыккан. Кайта торгач, караса, юлда бер үлгән төлке ята, ди. (“Карт белән төлке”)

Бу өзек кайсы әкияттән? 10нчы слайд.

Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.

Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)

4. Бу нинди әкият геройлары? 11нче слайд

Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз. (“Шалкан”)

Карт, төлке, карчык, балык. (“Карт белән төлке”)

Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни. (“Өч кыз”)

5. Артык сүзне тап! 12нче слайд.

Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)

Кәҗә, соры бүре, аю, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Аю)

6.Һәр төркем бер әкияттән өзек карый (мультфильм) һәм  чыгышы ясылар.13,14нче слайдлар.

Бирем (өстәлдә – шакмак Смайликлар артында):

-әкият исемен бел;

- бу кайсы әкияттән;

- әкият героен ата;

- бу әкият кайсы төргә керә.

7.Белемнәрне тикшерү. Тест эшләнелә.15нче слайд.

V. Рефлексия.16нчы слайд.

Сез үзегез әкиятләр укыйсызмы, әйтегез әле бу  нинди татар халык әкиятләре?

17нче слайд.

           

(“Камыр батыр”, “Шомбай”)

-  Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

-  Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-  Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

-  Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

  •  Халык әкиятләреннән кайсы әкият сезгә ныграк ошады?
  •  Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме? Ни өчен?
  • Кайсы төркем бик актив булды? Билгеләр кую.

VI. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау. “Кунак” Смайликлар актив укучыларны барлый, җиңүчеләрне бүләкли. Соңыннан укучылар дәрескә туры килгән Смайликны алга чыгарып утырталар.

Җыелган Смайликлар рәсемнәрен санау, җиңүчеләрне билгеләү. Иң күп Смайлик рәсеме җыйган төркем “Татар халык әкиятләре” китапчыклары белән бүләкләнә.

2.Билгеләр кую. 

3.Өй эше: өстәмә уку өчен бирелгән әкиятләрне укып килергә.

Дәреснең  технологик картасы

Укытучының исем, фамилиясе  -    Харисова Лилия Малих кызы

Сыйныф -   5нче сыйныф (рус төркеме)   

Үткәрү вакыты - _29.10.2015___

Фән -  әдәбият

Тема-  Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау)

Дәрес төре  -  белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Максат:

— халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

— әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

— укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен - дәреслек (1 нче кисәк), эш дәфтәре, төрле халык әкиятләре китаплары һәм Интернет челтәреннән алынган халык әкиятләре (мультфильмнар).

Укучылар өчен -  мультимедиа проекторы, экран, төрле халык әкиятләре китаплары, презентация, төрле формадагы Сайлик рәсемнәре.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

  1. Оештыру.

 (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану).

2.Уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнләшү, хәерле көн теләү. 
  • Хәерле көн!
  •  Көнне яхшы теләк белән башласаң , бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр.  Әйдәгез әле, башта җилкәдәш дуслар бер-беребезгә бүгенге  көнгә матур теләкләр әйтик.
  • Ә хәзер кара-каршы дусларга телик.

 (Укытучының сөйләме.)

  • Бер-беребезгә матур теләкләрне җиткердек. Бүгенге көнегез файдалы һәм матур үтсен!

Сыйныфны эшкә әзерләү.

  1. Дәрескә әзерләнә.

Укучылар  бер-берләренә теләкләр телиләр.

 Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

Каршыдагы иптәшегезгә Хәерле көн теләгез, !

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек;

 Регулятив: максат кую; Коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2.Мотивлаштыру.

- Безгә дәресне алып барырга Смайликлар ярдәм итәрләр. Ничекме? Дәрес барышында күрерсез, ә моның өчен сезгә: дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. 1нче слайд.

Дәрескә кызысыну белән карап, Смайликларның дәрестә тоткан урынын билгеләргә тырыша.

  • Смайликлар нигә кирәк? Соравына җавап эзли.

3. Белемнәрне актуальләштерү

1. Белем дәрәҗәсен тикшерү. 

- Нәрсә ул әкият? (Халык–авыз иҗатының бер төре.) 2нче слайд.

  • Әкиятләр нинди төркемнәргә бүленәләр? Мин сезгә әкиятләрдән өзек күрсәтәм сез нинди әкият икәнен әйтерсез.
  • Димәк: 3нче слайд.
  • Халык әкиятләре башка әкиятләрдән нәрсә белән аерыла?
  •  Халык әкиятләре нинди төрләргә бүленде инде, кабатлап үтик?
  •  Үзегез белгән әкиятләрдән бу төрләргә мисаллар китерегез.
  •  Әкиятләрнең төрен билгеләгез (укытучы әкиятләрне атый). 4нче слайд.
  • Сез ничек уйлысыз, без ни өчен 3 төркемгә бүлендек? (әкият төркеменә карап)

- Бездә шушылай бүленербез:

1 төркем — тылсымлы әкиятләр;

2 төркем — хайваннар турында әкиятләр;

3 төркем — тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

-әкиятләрдән өзекләр карыйлар, әкиятнең төркемен билгеләр.

  • Авторлары билгесез.

  • хайваннар турында әкиятләр
  • тылсымлы әкиятләр

- тормыш-көнкүреш                                                                                                                                         әкиятләре

- укучылар  төркемнәргә бүленеп утыралар.

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге;

коллектив  фикер алышуда катнашу

 Танып белү: әкитләрне аера белү, төркемнәргә бәлү.

 3. Укыту

максатын кую

4. Уку  мәсьәләсен кую.

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

- Бу сорауга төгәл җавап бирү өчен мин сезгә укылган әкиятләрдән торган биремнәр тәкъдим итәм.

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

- Һәр чишелгән проблема өчен Смайликлар алырга тырышу, белемнәрен системага салү

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Уку мәсьәләсен чишү.

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Һәр дөрес җавап биргән укучыга Смайликлар үзләренең кечкенә “энеләренең” рәсемнәрен биреп барачаклар. Кайсы төркем иң күп рәсемнәр җыя, шул җиңүче була.

Укучылар, экранга карагыз әле: 

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Ялгышлар булса,  сораулар куйдырып төзәтү.

Физкультминут. Халык авыз иҗатының тагын бер жанр төрен тыңлап үтү: “Әпипә” көе.

Һәр төркемнән бер укучы чыгыш ясый.

Дөрес интонация белән укып күрсәтә.

Ялгышларын төзәтәбез.

Үрнәк партитура экранга чыга бара, укучылар тикшерә.

Экранда күрсәтелгән биремнәрне чишү.

“Әпипә” көен тыңлау.

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, биремне аңлап укый белү, рефлексия чаралары һәм шартлары;

дөрес уку күнекмәсе булдыру;

коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, иптәшләренең җавапларын тыңлап, ялгышлар булса төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

- Ә хәзер, укучылар, һәрберебез үз белемебезне үзебез тикшереп карыйк.  Тест эшләнелә.

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

 Йомгаклау.

 Өй эше:

-  Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

-  Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-  Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

-  Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

  •  Халык әкиятләреннән кайсы әкият сезгә ныграк ошады?
  •  Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме? Ни өчен?
  • Кайсы төркем бик актив булды? Билгеләр кую.

 Нәтиҗә ясау. “Кунак”

- Смайликлар актив укучыларны барлый, җиңүчеләрне бүләкли.

- Соңыннан укучылар дәрескә туры килгән Смайликны алга чыгарып утырталар.

- Җыелган Смайликлар рәсемнәрен санау, җиңүчеләрне билгеләү.

- Иң күп Смайлик рәсеме җыйган төркем “Татар халык әкиятләре” китапчыклары белән бүләкләнә.

Өй эше: өстәмә уку өчен бирелгән әкиятләрне укып килергә.

Үз эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Үзбәя кую.

Җыелган Смайликлар рәсемнәрен санау.

Өй эшләрен көндәлекләренә язып кую.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару

ТЕСТ

Борын-борын заманда

I вариант

II вариант

1. Фольклор — сүзе ... дигәнне аңлата.

1. Халык авыз иҗаты дип ... әйтәләр.

1) хикәя;

1) шигырьне;

2) әкият;

2) әкиятне;

3) халык иҗаты.

3) фольклорның бер өлешен.

2. Әкиятләр ничә төргә бүленә?

2. Нинди әкиятләр булмый?

1) 3;

1) Тылсымлы;

2) 5;

2) фантастик;

3) 7.

3) хайваннар турында.

3. «Ак бүре» әкиятендә патшаның ничә улы була?

3. «Ак бүре» әкиятендә нинди герой юк?

1) 3;

1) Ак бүре;

2) 4;

2) эт;

3) 5.

3) патша.

4. «Ак бүре» әкиятендә Бүре

4. «Ак бүре» әкиятендә Бүре

1) төпчек улны ташка әверелдерә;

1) олы улларны ашый;

2) төпчек ул белән дуслаша;

2) олы улларны ташка әверелдерә;

3) төпчек улны ашый.

3) олы уллар белән дуслаша.

5. «Абзар ясаучы Төлке» әкиятенең геройлары

5. Төлке нәрсәгә өй ясый?

1) арыслан, төлке;

1) Арысланга;

2) юлбарыс, төлке;

2) үзенә;

3) арыслан, эт.

3) тавыкларга.

6. «Өч кыз» әкиятендә кызларның әнисе

6. «Өч кыз» әкиятендә әнинең ничә кызы була?

1) кунакка китә;

1) 1;

2) үлә;

2) 3;

3) авырый.

3) 5.

7. «Өч кыз» әкиятендә олы

7. «Өч кыз» әкиятендә

кыз нәрсәгә әверелә?

уртанчы кыз нәрсәгә әверелә?

1) Гөберле бакага;

1) Гөберле бакага;

2) үрмәкүчкә;

2) үрмәкүчкә;

3) тиенгә.

3) тиенгә.

8. Бу бүлектә иң ошаган

8. Бу бүлектә иң ошаган

әсәрегез турында языгыз.

әсәрегез турында языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе

Урок с применением интерактивной доски....

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе...

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

Борын-борын заманда... (йомгаклау) 5 нче сыйныф

Әдәбият дәресе эшкәртмәсе           Сыйныф : 5 б рус төркемеТема: Борын-борын заманда... (халык әкиятләре темасын йомгаклау) Планлаштырылган...

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресе ( 5 класс, рус төркеме)

"Әкиятләр" темасын йомгаклау дәресенең технологик картасы ( 5 класс, рус төркеме)...

Презентация. Әкиятләр. Борын - борын заманда

Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнгәндә сораулар бирү, рәсемнәр төшерү укучыларга нык ярдәм итә. Рәсемгә карап, алар аның эчтәлеген искә төшерә алалар....