"Һөнәрләр" темасына йомгаклау дәресе
презентация урока для интерактивной доски по теме

Абдуллина Руниса Шафкатовна

Урок с применением интерактивной доски.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx17.83 КБ
Файл honr.pptx722.91 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбе

“Һөнәрләр” темасына йомгаклау дәресе планы

          (3 б сыйныфының рус төркеме)

                                       Төзүче

                                       укытучы Абдуллина Р.Ш.

                                                                 КАЗАН - 2012

Тема. Һөнәрләр.

Максат.  Интерактив такта белән эшләү  күнекмәләрен  камилләштерү;

      Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек,                              игътибарлылык    тәрбияләү;

      Төрле һөнәр кешесенә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Интерактив такта, презентация, дәреслек.

I.Оештыру.

Исәнләшү.

Дежур укучының рапорты.

II.Актуальләштерү.

Укучылар, бүген без “Һөнәрләр” темасын йомгаклыйбыз.Интерактив тактада эшләвебезне камилләштерәбез.  Әйдәгез әле өйрәнелгән сүзләрне искә төшерик:

Учитель, продавец, художник, врач, певец, рыбак, воспитатель, почтальон, швея, писатель, строитель; Бу сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган? (-чы/-че)  Әйдәгез әле, мин сүзләр әйтәм, ә сез һөнәр исемен төзисез:  кибет...,  китапханә..., трактор..., бию...,уку..., йөзү... , эш... .

Учит, продает, рисует, лечит, поет, рыбу ловит, воспитывает, разносит, шьет, пишет, строит.

Экранга карагыз  укучылар, рәсемдә төрле һөнәр кешеләре . Алар кемнәр?(1слайд.  Балалар һөнәр исемен әйтә, тактага указканы тидерәләр,  шул исем рәсем астына урнаша).

III. Төп өлеш.

  1. Әйдәгез, укучылар, кем нишли? соравына җавап бирик. ( 2 слайд. Укучы “Перо”га баса да, бирелгән сүзләрдән указка белән сызып,  дөрес парын таба. Мәсәлән, укытучы укыта.  Һ.б.).

Укытучы                     җырлый

Сатучы                        балык тота

Рәссам                        тәрбияли

Табиб                          укыта

Җырчы                       сата

Балыкчы                    төзи

Тәрбияче                   дәвалый

Хат ташучы               яза      

Тегүче                        рәсем ясый

Язучы                         тегә

Төзүче                        тарата

  1. Кемнең  нәрсә эшләгәнен  белдек. Ә кемнең  кайда эшләгәнен беләсезме? . ( 3 слайд. Укучы “Перо”га баса да, бирелгән сүзләрдән указка белән сызып,  дөрес парын таба. Мәсәлән, укытучы мәктәптә эшли. һ.б.).

          Укытучы                     театрда

Сатучы                        төзелештә

Рәссам                        балалар бакчасында

Табиб                          мәктәптә

Җырчы                       базарда

Тәрбияче                   шифаханәдә

Хат ташучы               өйдә

Тегүче                        студиядә

Язучы                         фабрикада

Төзүче                        почтада

  1. Ә хәзер уйнап алыйк әле, балалар. Экранда  төрле һөнәр кешеләре рәсемнәре, сез аларны танырсызмы икән?  ( 4-9 слайд. Укучы  дөрес җавап биргәндә, “ Дөрес!” сүзе чыга. Җавабы дөрес  булмаса, “Дөрес  түгел!” язмасы чыга. )
  2. Дәреслекнең 56 нчы  битен ачыгыз әле. 6 нчы күнегүдәге  мәкальләрне укып тәрҗемә итик әле.

Эшкә вакыт, уенга – сәгать.

Йөз ел яшә, йөз ел өйрәң.

Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

Сезгә өй эше итеп эш, хезмәт турында мәкальләрне  табарга бирелгән иде. Әйдәгез әле, кем нинди   мәкальләрне тапты?

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз.

Кем эшләми, шул ашамый.

Көн эшләргә, төн йокларга.

Балтасыз балтачы түгел, инәсез тегүче түгел.

Эше барның ашы бар.

Тимерченең куллары кара, ә ипие ак.

  1. Балалар, ә сезнең  киләчәктә кем буласыгыз килә? Әйдәгез шул  турында сөйләшик.

Балаларга сораулар бирелә, алар җаваплар кайтаралар.

IV. Йомгаклау.

Бүген без сезнең белән төрле һөнәрләр турында сөйләштек, кем-ничек-кая эшли сорауларына җавап алдык, киләчәктә сезнең һәрберегез кем буласыгызны әйттегез.

Ахыргы слайдка карагыз . Шигырьне укып тәрҗемә итик, балалар.

Эш

Без утырган урындык,

Без уйнаган бу курчак,

      Дәфтәр, карандаш, чаңгы,

  Кашык, тәлинкә, пычак,

   Һәр кадак, такта, һәр өй,

                                          Без ашаган бу ипи, -

Бар да хезмәт җимеше,

                                          Әти-әниләр эше.

Димәк, безнең тормышыбызда барлык әйберләр дә кеше кулы белән ясалган, һәр эшне кеше башкара. Өйдә әти-әниләребезнең  эшен хөрмәт итәбез. Ә мәктәптә, җәмәгать урыннарында башкалар  хезмәтенә  битараф карамыйбызмы без? Әйдәгез әле сыйныфта парталарны ничек тотабыз, ватмыйбызмы, чүпләмибезме? Кешеләр хезмәтенә хөрмәт күрсәтәбезме? Болар турында да уйланырга кирәк. Башкалар эшен хөрмәт итик, саклыйк.

Сез бүген барыгыз да әйбәт эшләдегез, көндәлекләрегезгә билгеләрне куегыз...

Эшләвегез өчен барыгызга да рәхмәт.

V. Өйгә эш.

Әти-әниләрнең һөнәрләре турында кечкенә хикәя язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Һөнәрләр” темасына йомгаклау дәресе 3б сыйныфының рус төркеме Укытычы Абдуллина Р.Ш. КАЗАН - 2012

Слайд 2

Максат. 1. Интерактив такта белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү ; 2.Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык , мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү. 3. Төрле һөнәр кешеләренә ихтирам хисе тәрбияләү . Җиһазлау. Интерактив такта, презента ция , дәреслек.

Слайд 3

тегүче табиб пешекче чәч кисүче укытучы төзүче рәссам җырчы

Слайд 4

Укытучы җырлый Сатучы балык тота Рәссам тәрбияли Табиб укыта Җырчы сата Балыкчы төзи Тәрбияче дәвалый Хат ташучы яза Тегүче рәсем ясый Язучы тегә Төзүче тарата Кем н ишли ?

Слайд 5

төзүче укытучы сатучы рәссам Дөрес! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 6

Дөрес! Дөрес түгел! сатучы рәссам табиб Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел! төзүче

Слайд 7

укытучы пешекче табиб ин женер Дөрес! Дөрес түгел ! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 8

төзүче инженер рәссам җырчы Дөрес! Дөрес түгел! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 9

сатучы укытучы җырчы тегүче Дөрес! Дөрес түгел! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 10

тегүче укытучы рәссам төзүче Дөрес! Дөрес түгел ! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 11

сатучы җырчы рәссам укытучы Дөрес! Дөрес түгел ! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 12

табиб рәссам җырчы тегүче Дөрес! Дөрес түгел ! Бу кем? Дөрес түгел! Дөрес түгел!

Слайд 13

Укытучы театрда Сатучы төзелештә Рәссам балалар бакчасында Табиб мәктәптә Җырчы базарда Тәрбияче шифаханәдә Хат ташучы өйдә Тегүче студиядә Язучы фабрикада Төзүче почтада Кайда эшли ?

Слайд 14

Эш Без утырган урындык, Без уйнаган бу курчак, Дәфтәр, карандаш, чаңгы, Кашык, тәлинкә, пычак, Һәр кадак, такта, һәр өй, Без ашаган бу ипи, - Бар да хезмәт җимеше, Әти-әниләр эше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе 7 класс

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе....

Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе

Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе

5 класста тигезләмә темасын йомгаклау дәресе...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

Йомгаклау дәресе "Туган көн - күңелле бәйрәм"

Бу дәрес уен стилендә уздырыла.  "Туган көн - күңелле бәйрәм" бүлеген тәмамлагач, 5 нче сыйныф укучылары өстәл янына чакыру, кыстый белү, бүләк бирү, бүләк алу, туган көн белән котлау, уеннар уйн...