Тема: Без – табигать балалары!
план-конспект урока на тему

Фәйзуллина Ләйсән Фәнис кызы

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Сыйныф: 4 Б (рус төркеме).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_dekabrya_2009_urok_l.f.tukmachevoy.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Сыйныф: 4 Б (рус төркеме)

.

Тема: Без – табигать балалары!

Максат: 1. Монологик сөйләмне үстерү.

2. Диалогик сөйләмне үстерү.

3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

4. Табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү.

5.  Әхлакый тәрбия бирү.

Материал: 1. Әхтәмова Г.Х. Табигать сәйләннәре. Шигырьләр. – Яр Чаллы, 1998. – 32 б.

2. Литвинов И.Л. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртъеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И. Гарипова. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005. – 127 б.: рәс. б-н.

3. Сабантуй (балалар һәм үсмерләр газетасы). 12 май 2007 ел. №19.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекчә, балаларның рәсемнәре, проектор, тема исеме, шигырьләр, табигать рәсемнәре, тематик рәсемнәр, кояш рәсеме.

Дәрес планы

I. Башлам. (2 мин.)

  1. Исәнләшү. (0,5 мин.)
  2. Укучыларны барлау. (0,5 мин)
  3. Дежур укучы белән һава торышы турында әңгәмә. (1 мин.)

II. Актуальләштерү. (3 мин.)

        Өй эшен тикшерү:

  1. Яңа сүзләрне кабатлау (1 мин.)
  2. Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” шигырен сәнгатьле итеп уку. (1 мин.)
  3. Текстны тәрҗемә итү. (1 мин.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. (15 мин.)

  1. Табигать турында слайдлар карау, фикер алышу (2 мин.)
  2. Яңа сүзләр белән таныштыру, аларны телдән кабатлау. (2 мин.)
  3. Сүзлеккә яңа сүзләрне язып кую. (2 мин.)
  4. 1 күнегү, 51 бит. Текстны уку, тәрҗемә итеп бару. (4 мин.)
  5. Текстка исем уйлап табу. (1 мин.)
  6. Рәсем буенча әңгәмә. (3 мин.)
  7. Физминут (1 мин.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. (12 мин.)

  1. Укучыларның плакатлары буенча сөйләшү. (4 мин.)
  2. Парлап диалог төзү. (5 мин.)
  3. Берничә диалогны такта янында тикшерү. (3 мин.)

     

V. Өйгә эш бирү. (1 мин.)

     4 күнегү, 46 бит. Дөресме, дөрес түгелме?

VI. Йомгак ясау. (2 мин.)

  1. Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
  2. Без ни өчен табигатьне сакларга тиеш?
  3. Билгеләр кую.
  4. Саубуллашу.

Дәрес конспекты.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Утырыгыз. Класста бүген кем дежур?

Дежур укучы (Ксюша К.): Класста бүген мин дежур. Дәрестә барыбыз да бар. Бүген сигезенче декабрь. Сишәмбе. Ел фасылы – кыш.

Укытучы: Һава торышы нинди?

Дежур укучы (Ксюша К.): Бүген ....

Укытучы: Рәхмәт. Утыр. Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә “Табигатьне саклыйбыз” дигән зур тема өйрәнә башладык. Җәвад Тәрҗемановның “Табигать китабы” дигән шигыре белән таныштык. Өй эшенә шуны сәнгатьле итеп укырга бирелгән иде. Карина, укып күрсәт әле.

(Укучы шигырьне  укый)

Укытучы: Молодец! Бу текстта без яңа сүзләр белән танышкан идек. Шуларны кабатлыйбыз: гаять, бик ничек тәрҗемә ителә?

Укучылар: Очень.

Укытучы: Алан?

Укучылар: Поляна.

Укытучы: Кош-корт?

Укучылар: Птицы.

Укытучы: Яхшы. Ә хәзер экранга игътибар.

(слайдлар «Табигать», музыка белән)

Укытучы: Укучылар, бу рәсемнәрдә нәрсә күрдегез?

Укучы: Урман.

Укучы: Җәнлекләр.

Укучы: Табигать.

Укучы: Чәчәкләр.

Укытучы: Дөрес, гомумән алганда, бу – табигать. Без барыбыз да табигать кочагында яшибез. Димәк, без – табигать балалары (дети природы). Килешәсезме (согласны)?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Бүгенге дәресебез дә “Без – табигать балалары” дип атала. Без табигать турында текст белән танышачакбыз. Ләкин башта тактадан яңа сүзләрне карап үтик. Минем белән бергә әйтәбез.

Тактада.

саф һава – свежий воздух

сәламәтлек – здоровье

файдалы казылмалар – полезные ископаемые

ага – текут

болын – луг

кыр – поле

иген – хлеб, нива

Укытучы: Сүзлекләрне ачтык. Яңа сүзләрне язып куябыз. Бу сүзләрне истә калдырырга тырышыгыз.

(сүзлек эшен башкару)

Укытучы: Хәзер дәреслекләрне ачтык. 51 бит, 1 күнегү. Текст бирелгән. Шуны укыйбыз.

(укытучы укып чыга)

Укытучы: Текст аңлашылдымы? Ә хәзер текстны укыйбыз һәм тәрҗемә итеп барабыз. Чылбыр буенча эшлибез. Работаем по цепочке.

(текстны уку, тәрҗемә итү)

Укытучы: Димәк, табигать безгә матурлык һәм шатлык бүләк итә. Шуңа күрә без аны сакларга тиеш. Әйдәгез, бергәләшеп текстка исем уйлыйк әле. 

Укучылар: .....

Укытучы: Шулай итеп текстка …. исем бирәбез. Укучылар, игътибар итегез: тактада рәсем эленгән. Мондагы балалар нишли? Бу малай нишли?

Укучы: Агачка яза.

Укытучы: Ә бу малай нишли?

Укучы: Ул кырмыска оясын боза.

Укытучы: Шулай ярыймы?

Укучы: Юк.

Укытучы: Бу герой нишли?

Укучы: Ул музыка тыңлый.

Укытучы: Бу бала нишли?

Укучы: Ул кош оясын вата.

Укытучы: Яхшы. Хәзер физминут үткәрәбез.

Су буенда бакалар

Бик иртә уяналар.

Баталар да калкалар –

Зарядка ясыйлар:

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Артка да иеләләр

Алга иеләләр.

Ә аннары барысы бергә

Сикерешеп алалар.

Укытучы: Утырыгыз. Сез, әлбәттә, һәрберегез табигатьне сакларга кирәк икәнне беләсез. Шуңа күрә мин сезгә плакатлар ясарга биргән идем. Хәзер шулар буенча эшлибез. Кем үзенең плакаты турында сөйләргә тели?

(3 укучы җавап бирә)

Укытучы: Молодцы! Рәсемнәр өчен мин барыгызга да аерым билге куячакмын. Ә хәзер парлап диалог төзибез. Бергә утырган иптәшегезгә 3-4 сорау бирегез. Алар бугенге тема буенча булырга тиеш. Сез табигатьтә төшкән фотолар да алып килдегез буген. Шуларны һәм 46 биттәге 5 күнегү, 52 биттәге 3 күнегүне файдалана аласыз.

(диалоглар төзү)

Укытучы: Тикшерәбез. Такта янына .... чыга.    

(2 парның диалогын тикшерү).

Укытучы: Без шушы матурлыкны сакларга тиеш. Күп шагыйрьләр табигать турында язганнар. Китаплары безнең китапханәдә бар. Менә монда кайберләре күрсәтелгән. Сез аларны укырсыз дип ышанам. Укырсызмы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Яхшы. Укучылар, көндәлекләрегезне алып, өй эшен язып куегыз. 4 күнегү, 46 бит. Биремне карыйк: дөресме, дөрес түгелме? Димәк, сез җөмләләрне укыйсыз һәм аның дөреслеген билгелисез. Телдән. Аңлашылдымы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Димәк, укучылар, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Укучы: Табигать турында.

Укытучы: Тагын?

Укучы: Табигатьне саклау турында.

Укытучы: Дөрес, димәк, без табигатьне сакларга тиеш. Ни өчен?

Укучы: Табигать безгә матурлык һәм шатлык бүләк итә.

Укучы: Агачлар һаваны чистарта.

Укучы: Табигать безнең сәламәтлегебез өчен кирәк.

Укытучы: Әйе. Без – барыбыз да табигать балалары, шуңа күрә аны сакларга кирәк дип әйтә алабыз. Табигать кешегә яшәү өчен кирәк. Менә бу рәсемнәргә дә карагыз әле, табигать шундый матур, бай, иркен. (тактадагы рәсемнәр) Укучылар, ә табигатьне без ничек сакларга тиеш?

Укучы: Пычратмаска. Чүпләрне ташламаска.

Укучы: Чәчәкләрне өзмәскә.

Укучы: Чәчәкләрне таптамаска.

Укучы: Кош-кортларны, хайваннарны үтермәскә.        

Укытучы: Молодцы. Ә сез шуларны эшләрсезме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Мин бик шат. Бүген дәрестә дә бик актив булдыгыз. Түбәндәге билгеләр куйдым: ....

Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

Тест по татарскому языку на тему "Көзге табигать"для 4 класса (русская группа)

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать"  дается для закрепления и проверки знаний учащихся 4 класса (русская группа) в конце  I четверти....

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать" (4 класс, русская группа)

Тест по татарскому языку по теме "Көзге табигать"дается для закрепления и проверки знаний учащихся 4 класса (русская группа) в конце I четверти....

Тема: “Кышкы табигать” темасын йомгаклау.

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...

Без табигать балалары

Дәрес эшкәртмәсе...