ПРОЕКТ «БАРЫСЫ МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА»

Шайдуллина Гульнара Индусовна

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү. Батырлар үрнәгендә тәрбияләү. Әти-әниләр белән бергә хезмәттәшлек итү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гөлнара Индүс кызы Шәйдуллина,

Сарман муниципаль районы

Ләшәү Тамак “Таң” балалар бакчасы тәрбиячесе ,

Тел. 8906324338

ПРОЕКТ «БАРЫСЫ МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА»

Проектның исеме:  “Барысы да Муса Җәлил турында”

 

Җитәкче: Шәйдуллина Гөлнара Индүс кызы

 Консультантлар: Борһанова Н.Ә.- мәктәпнең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Кәлимуллина Ф.Р. - китапханәче,  Галиәхмәтова А.Ә.  – Җәлил бистәсендәге Дан музее җитәкчесе.
Проектта карала торган өлкә:  шигърият, балаларга патриотик тәрбия бирү.

 Төп темага якын булган башка шөгыльләр:  хезмәт шөгыле: кәгазь, пластилин белән эшләү;  рәсем (иллюстрацияләр ясау); сәнгатьле сөйләү; аудирование; сәяхәткә чыгу.

 Проектта катнашучыларның яше: 4-7 яшь.

 Проектның төре: нәтиҗәле күрсәтмәле  эшчәнлек.

 Проектның максаты:  Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү. Батырлар үрнәгендә тәрбияләү. Әти-әниләр белән бергә хезмәттәшлек итү.

Бурычлары: балаларны татар халкының легендар улы белән таныштыру; аларда милли үзаң формалаштыру, халкыбыз белән горурлык хисләре тәрбияләү;  тарихыбызга карата кызыксынучанлык формалаштыру.

Дәвамлылыгы: сентябрь 2015 нче ел – май 2016 нчы ел.

Кирәкле җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, тыңлау өчен язмалар, рәсем, макет  эскизлары.

Проектның актуальлеге: һәр халыкның милли геройлары була. Муса Җәлил – халкыбызның әнә шундый батыр улы. Ул батыр сугышчы, талантлы шагыйрь, югары әхлак үрнәге. Мондый көчле рухлы кешеләр сокландыра,  батырлыкка омтылыш уята. Җәлил бистәле районда, җәлилче батыр туган төбәктә яшәп, бу каһарманнар турында белмәү, тарихыбыз белән кызыксындырмау – һич рөхсәт ителми торган эш. Балалар белән эшчәнлек аша без ата-аналар белән дә эшчәнлеккә чыгабыз. Бу исә аларныңда милли хисләрен яңарту өчен бик нәтиҗәле алымбулып тора.

Эш нәтиҗәсе: Муса Җәлилнең юбилее алдыннан зур әдәби чара оештырып, ел дәвамында эшләнгән эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Проект тулысынча Җиңү      көне алдыннан бистәдәге Хезмәт Даны музеена экскурсия үткәрү белән тәмамлана.

Эш төрләре:

  1. Оештыру этабы (сентябрь, 2015 нче ел)

а)  фәнни әдәбият белән танышу, эш юнәлешләрен, срокларны билгеләү, эшчәнлек төрләрен планлаштыру;

ә) ата-аналар комитеты белән уртак эшчәнлек планы төзү;

б) максат һәм бурычларны билгеләү; биремнәр әзерләү .

2. Төп этап: (октябрь-ноябрь, 2015 нче ел)

     а) батырлык турында әңгәмәләр, “Батыр кеше нинди була?”, “Мин нәрсәләрдән курыкмыйм (куркам)?”,  “Нәрсә ул батырлык?” кебек темаларга  сөйләшү;

     ә) каһарман шагыйрь, аның иҗаты белән таныштыру;

     б)  көзге бәйрәмгә Муса Җәлилнең хезмәт турындагы шигырьләрен өйрәнү;  

      в) ана-аналар белән Җәлил почмагы булдыру турында сөйләшү, макетын эшләү

3. Төп өлеш (декабрь, 2015 нче ел)

      а) Шагыйрьнең “Суык бабай” шигыренә рәсемнәр ясау. Табигый материалдан чыршы макеты ясау. Иҗади мирасы белән танышуны дәвам итү: аудирование, сәнгатьле сөйләү;

 ә) “Җәлил почмагы” өчен материаллар туплау, аны эстетик бизәүне планлаштыру;

4. Төп өлеш (гыйнвар, 2016 нчы ел)

     а) Шагыйрьнең        иҗади мирасы белән танышуны дәвам итү: аудирование,  сәнгатьле  сөйләү;

ә) Каһарманның тормыш юлы буенча сораулар төзү, ата-аналар белән викторина оештыру;

б) рәсем шөгылендә иллюстрацияләр ясау;

в) “Җәлил почмагы”н үзгәртү;

5. Төп өлеш (февраль - март, 2016нчы ел)

а) төркемнәрдә стена газеталары чыгару (әти-әниләр белән берлектә)

ә) әти-әниләр һәм балалалр арасында сәнгатьле уку бәйгеләре, интеллектуаль уеннар; аппликацияләр, кар фигуралары  ясау.

б) “Җәлил почмагы”н баету

6. Йомгаклау өлеше (апрель-май, 2016 нчы ел)

а) Һәйкәлләр турында әңгәмәләр; Бөек Ватан сугышы турында  сөйләшүләр; батырлык турында шигырьләр белән эшләү, аппликацияләр ясау;

ә) Җәлил бистәсенә баруны оештыру, шагыйрь һәйкәле янында, музейда булу.