Шайдуллина Гульнара Индусовна

Сайт воспитателя

Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә.

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Обучение детей

Увлечения: Растениводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: РТ, Сармановский район, дер. Лешев-Тамак

Место работы: МБОУ Лешев-Тамакская школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shaydullina-gulnara-indusovna
Балаларда, фәкать балаларда Ышанычы туган илемнең, Аңы, назы, нуры, ай, кояшы Бар өмете дөнья, җиремнең.
Найля Аюпова

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый. Дүрт юллык шигырьләрне өйдә өйрәнмичә килгән сабый үзен башкалар янында уңайсыз хис итмәсен өчен, тәрбияче бу хәлдән чыгу юлын да таба белергә тиеш. “Синең әниең башка вакытта берне түгел, икене өйрәтер әле балам,” – диеп, әнисенә карата уңай фикер калдырабыз.

Тәрбияче балалар алдында гына түгел, ә әти-әниләр янында да үзенең дәрәҗәсен белергә тиештер дип саныйм. Тормышта, авылдашлар арасында үрнәк булып яшәү ай-яй авыр. Өйдә нинди генә авыр минутларың булса да, бакча йортына аяк басуга син икенчегә кешегә әвереләсең. Сине күзләрен мөлдерәтеп карап кечкенә кеше көтеп тора. Нинди халәттә булуыңны балалар тиз аңлый. “Апа, бүген сез матур!” – ди кечкенә Данил, миңа сырылып. Ә кәефсезләнеп тынып калсам, алар читкә китеп үзара минем турында пышылдашалар. Балага кечкенә генә сөенеч тудыру да тәрбияченең осталыгына бәйле.

О себе

Мин 1978 елның  9 сентябрендә Сарман районы Күтәмәле авылында тудым. Белемем - югары. 2015 нче елда  Әлмәт ИУЭП тәмамладым. Хәзерге вакытта  Ләшәү-Тамак авылының балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. 

Мин-тәрбияче ! Минем балачак хыялларым тормышка ашты. Һәр көнне  нәниләремнең,  балаларымның әти – әниләренең ягымлы йөзләрен күрү, алар белән даими эш алып  баруыбыз аркасында рәхмәт сүзләре ишетү, һәрбер эшләгән эшләребездә аларның ярдәмен тою – олы бәхет ул.  Минем кулда- кеше язмышлары,алдымда гөнаһсыз сабыйлар.Һәркайсының үз холкы ,үз шатлыклары,үз омтылышлары,үз өметләре.Менә мин шул нәниләргә үсәргә,бары яхшы юлларны гына сайлый белергә өйрәтергә тиеш.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов" Ак чәчәкләр", Г. Тукай, Һ.Такташ  шигырьләре.

Моё портфолио

Юк! Син – Тәрбияче! Сабырлыгыңны, акылыңны эшкә җигүдән туктама! Тәрбияче эшендә бернинди дә вак-төяк нәрсә юк, эшләнгән эш, һәр караш, һәр сүз тирән мәгьнәгә ия булырга тиеш. Тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә кирәк.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Литературное творчество
Основы безопасности жизнедеятельности
Разное
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: