Главные вкладки
белем бәйрәме.
Предварительный просмотр:
РТ Әтнә муниципаль районы Иске Өҗем гомуми төп белем бирү мәктәбе
“Белем бәйрәме”
Сыйныфтан тыш чара
2022 нче ел
Белем бәйрәме
А.Б: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар һәм әти - әниләр. Бүген – 1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган, яңа уку елы башлана. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкәбаручы да,өлкән сыйныфларда укучы да,әти – әниләр дә. Күңелләрдә сөенеч , йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык сөенечләр, бары тик 4 һәм 5 билгеләре генә алып килсен.
Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм. Бәйрәм тэбриклэулэрен җиткерү һәм бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәбебез директоры Рәшит Мәхмүт улына бирелә.
(.........................................................)
А.Б.: Чыннан да вакыт дигәнең бик тиз уза шул ул. Кем өчендер каникуллар бик тиз узып китсә, ә быел 9 сыйныфка укырга килүче укучыларыбыз өчен мәктәптә узган 8 ел вакыт та сизелми калгандыр дип уйлыйм. Әйдәгез әле бергәләп, 9 сыйныф укучыларын, алар өчен соңгы тапкыр мәктәптә узачак “Белем бәйрәменә” чакырыйк әле.
(9 ларны һәрберсен атап залга чакыру)
1 нче укучы:
Мәктәбем,
Без килгәч бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң
Гел гөрләп торачак.
Без сине үзебез
Сагындык өзелеп,
Менә бит кошлар күк
Килдек без тезелеп.
2 нче укучы:
Беренче сентябрь – минем
Бәхет шатлыклы көнем.
Сагынып белем учагын,
Мин кабат сиңа килдем.
Дулкынланып карап торам
Юксындырдың, мәктәбем,
Син – минем үткән гомерем,
Син – минем киләчәгем.
3 нче укучы:
Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның
Тәүге кат синдә башкардым
Балачагым җырларын
Мәңге исебездә тотыйк
Монда үткән чакларны
Аннан белемебез белән
Бизик туган якларны
(Җыр: .......................................................)
4 нче укучы:
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән белем көненнән
Уку елын башларга.
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
5 нче укучы:
Сентябрь дә килеп җитте
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй түребездә гөлләр
Мәктәпкә ашыктык бүген
Тотып чәчәк бәйләмен.
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап Белем бәйрәмен.
6 нчы укучы:
Куанып бергә үтәбез
Якты түрләргә.
Шуннан менеп китәбез без
Биек үрләргә
Без шунда бөтен галәмнең
Серен ачабыз
Мәктәпкә кайнар сәламне
Бирик барчабыз.
А.Б.: Бүген бәйрәмдә 1 нче сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1 нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми бит әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул? Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә. Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне һәм аларның беренче укытучыларын, түребезгә чакырыйк. Рәхим итегез.
(.........................................................)
1 нче укучы:
Изге телнең моҗын, бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын.
Ни өчен кич кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын.
Диңгез, океаннарны, күлләрне,
Иксез чиксез галәм серләрен
Агач, үсемлекләрне, гөлләрне,
Африканың кайнар чүлләрен.
Җырчы чишмәләрне, җилләрне,
Сандугачлы җылы җәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне
Мәктәбебез сезгә өйрәтер.
2нче укучы
Җир йөзендә төрле-төрле никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да, кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга безне алып керүче
Тик бер китап. Аңа тиңдәш нинди китап бар тагын?
Беләмсез, ул нинди китап?
Укучылар.Ул “Әлифба” китабы.
9 лар 1 нче классларга «Әлифба” бирәләр.
1 нче сыйныф укучыларын котлау өчен сүзне....... бирәбез.
А.Б. Ә хәзер сүзне нәни укучыларыбызга бирәбез. Рәхим итегез.
1 нче бала.
Быел инде мин зур егет,
Мәктәпкә барачакмын.
Өр-яңа дусларым белән
Шунда очрашачакмын.
2 нче бала.
Әтием дә, әнием дә,
Барысы дулкынлана
Чөнки нәни кызлары
Бүген мәктәпкә бара.
3 нче бала.
Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Анарчы көннәр буена
Йөгерә-уйный идек.
4 нче бала.
Безгә дә хәзер тырышып
ФГОС кимерәсе.
Борчылмагыз сез, өлкәннәр,
Чыгар әле бер рәте.
5 нче бала.
Сынатмабыз, тырышырбыз
Өйрәнербез хәрефләр.
Күңелле һәм тыныч үтәр
Безнең барлык дәресләр
6 нчы бала.
Бераз гына куркып торам,
Ничек укырмын диеп,
Укытучы апам мине
Яратыр микән диеп.
Ә хәзер сүзне сезнең беренче укытучыгыз Дания апагызга бирәбез.
А.Б. Нәни дуслар! Белем иле сезне һичшиксез кабул итәр һәм укытучы апагыз яратыр. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да, кулларына шул серле ачкычны тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкычны сезгә мирас итеп тапшыралар. (ачкыч тапшыру)
3 нче укучы.Сөй укуны, укы күңел биреп,
Белем бит ул бәхет ачкычы.
Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,
Биеклеккә менү баскычы.
Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,
кечкенәме, зурмы – барыбер.
Тар булса да яңа сукмак яса,
Тарны киңәйтүче табылыр.
Әти-әниләрнең балаларга теләге.
А.Б. Ашкына да талкына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең
Озатасың изгеләрдән-изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен
Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән
Иң башына күрә йөгең дә бар:
Син җаваплы кеше бүгеннән.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
А.Б. Нәни дусларыбыз! Мәктәп еллары сезнең өчен кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсен!
Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына, ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.
4 нче укучы. Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
5 нче укучы. Аллы-гөлле букет кулларымда
Остазыма бүләк итәргә
Ә ул миңа мәңге шиңми торган
Гөл орлыгын бирер чәчәргә.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү.
6 нчы укучы. Җылы караш, назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Җыр.
А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйм. Белем бәйрәме белән котлау өчен сүзне ветеран укытучыбыз .................... бирәбез. Хөрмәтле ветераннар! Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез.
Ветераннарга чәчәкләр бирү.
1 нче укучы. Беләсезме, дуслар,
Җирдә зур мәктәп бар.
Томыш диләр аның исемен.
Шатлыгы да шунда, кайгысы да шунда
Сыналуы шунда кешенең.
2 нче укучы. Еллар үтәр аккан сулар кебек,
Гомер генә кайтмас кирегә
Тик балачак чакырып әйдәп торыр
Мәңге серле мәктәп иленә.
3 нче укучы. Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
4 нче укучы. Кыңгырау, кыңгырау,
Шалтыра, шат җырлап.
Укучы исемен
Акларбыз яхшырак
5 нче укучы. Җиз кыңгырау,
Дустымдай күрәм сине
Мәктәбемә тәүге тапкыр
Син бит чакырдың мине.
6 нчы укучы. Җиз кыңгырау,
Мәктәбем сандугачы
Һәркем тыңлыйм җырыңны
Күңелләрем булганчы.
7 нче укучы. Җиз кыңгырау,
Чыңлавың ягымлы
Шат чыңлау, моң булып,
Күңелемә сарылды.
Сөекле мәктәбем белән
Хушлашырмын бер заман
Тик моңнарың, җиз кыңгырау,
Колакта чыңлар һаман.
1 нче укучы. Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга.
Көмеш кыңгырау чыңы астында 1 сыйныф укучыларын классларга озатыйк.
Яңгырый бүген һәр төбәктә,
Көмеш кыңгырау чыңы
Мәктәпләргә рәхим ит.
Бергә: Әйдә!Яңа уку елы!
А .Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!
