Галия МутыгулловнаТухватуллина Кайбицкая

Зиннатуллин Рашид Абдулхакович

Актриса певица (колоратурное сопрано), Народная артистка Татарской АССР

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МБОУ «Чечкабская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан

Внеклассное мероприятие по

Галия Кайбицкая

Учитель биологии и химии

Зиннатуллин Рашид А.

Старые Чечкабы-2012

       

 Якташыбыз Галия Мотыйгулла кызы Төхбәтуллина (Кайбицкая)

Татарстанның халык артисткасы Галия Мотыгулла кызы Кайбицкая Уральск шәһәрендә 1905 елның 21 маенда, атаклы татар мәгьрифәтчесе Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин гаиләсендә дөнъяга килә. Бу гаиләнең бай гөреф-гадәтләре Галиянең киләчәк тормышына һәм иҗат юлына нык егынты ясый.

Тарихка күз салыйк!                                                                                                                                                          Игелекле Кече Кайбыч халкы ятим калган Мотыйгулланы үз исебенә мәдрәсәдә     укыта, хаттә чит илдә   Каһирәдә дини белем алырга мөмкинлек бирә. Кайтуышлый сеңлесе янына кереп, Җаекта (Уральск) шәһәрендә төпләнеп кала. Мотыйгулланың  алдынгы карашлары, белемле булуына сокланалар һәм дин хезмәтенә димлиләр. 

Галиянең әнисе Гыйззинас апа утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын- кызлар укыта. Ул татар дөңьясында беренче булып хатын- кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы- бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә. Ниһаять, 15 яшьлек Галия Жаекта 1921 елларда Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхбәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый.

1895 елның кышында  18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек  Апушны Уральск     шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр  һәм аның хатыны              Газизә  йортына алып киләләр.  Галиәскәр йортында Газизә апасы Габдуллага  гаилә җылысын һәм ана назын биреп тәрбияли. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгыя мәдрәсәсендә  Мутыйгулла хәзрәт Тухбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәһеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса,  берничә айдан соң йөгерек укый  башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәһәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул- укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.   

1923 елда беренче сентябрен Галия Кайбицкая Казан театр техникумының шәкерте буларак башлый. Аның алдында- киң колачлы сәхнә, киләчәкнең якты, зур юлы. Чын артистка булу өчен, табигый сәләттән тыш, зур тырышлык кирәк. Беренче көннән үк Галия тырышып укырга керешә.  Сәхнәдә Галия Кайбицкая яшьтән үк җырлы рольләрне башкара. Җыр сәнгатендә белемен камилләштерү максатыннан ул Көнчыгыш музыка техникумына да укырга керә. Галиянең иҗат үсешенә К.Тинчурин, С.Сәйдашев, С.Габәши, М.Фәйзи, Х.Әбжәлилов, Ф.Ильская, Г.Болгарская кебек шул чорның Театр  сәнгате  әһелләренең  йогынты зур була.

 Күп тә үтми, Галия танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин, композитор Салих Сәйдәшев, артист Ситдыйк Айдаровлар белән якыннан таныша. Алар Кайбицкаяның  беренче остазлары булалар, аның сәлатен күреп. Техникумда уку дәверендә үк сәхнәгә чакыралар. Ул бер үк вакытта техникумда да укый, Татар Дәүләт академия театрында да уйный.

Г.Кайбицкая  беренче мәртәбә Татар Дәүләт академия театрында М,Фәйзинең “Галиябану” драмасында Галиябану ролен башкара. (8 слайд)

Драматург К.Тинчурин, композитор С. Сәйдәшев һәм артистка Г.Кайбицкая арасында дуслык искиткеч матур образлар тудыруга ярдәм итә, Сәйдәшев белән Кайбицкая уйнавы турында: “Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз калыкты”, - ди.

Еллар уза. Татар сәхнәсендә дә опера һәм балетка юл ачыла. 1934 елда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оеша. Шул ук елны Г.Кайбицкая, С.Сәйдәшев, С.Айдаров, М. Рахманкулова, Х. Зәбирова.У.Әлмиев, М.Булатова, М. Мозаффаров, Җ.Фәйзи һ.б. Мәскәүгә укырга китәләр.Г.Кайбицкая анда шагыйрҗ Муса Җәлилов һәм рус опера мәктәбе педагоглары белән таныша.1938 елның 22 декабрендә, барлык фәннәрдән дә “бишле” куелган таныклык алып, зур иҗат планнары белән Казанга кайта. (слайд 13)

1940-50 елларда Г.Кайбицкая Татар опера театрында Н.Җиһановның «Качкын»ныда Рәйхан, «Алтынчәч»ендә Алтынчәч һәм «Түләк» операсында – Сусылу рольләрен башкара. Снегурочка («Снегурочка») кебек чит ил һәм рус операларындагы катлаулы образлар ук җырчының осталыгын тагын бер кат дәлилли. Г.Кайбицкая Россининың  “Фигаро туе” операларында үзәк партияләрне башкара.Опера театры ачылудан башлап 1958 елга кадәр туктаусыз җырлап, Севилья чәчтарашы” нда Розина, “Фауст” та Маргарита, “Риголетта” да Джильда, “Травиата” да Виолетта образларын иҗат итә.

12.  1998 елда   Олы Кайбыч авылында музей өчен махсус бина төзелә.  Бинаны проектлаганда   Г. Кайбицкаяның улы архитектор С.С.Айдаров катнашкан.           (20-21 слайдлар)

Галия КАЙБИЦКАЯ    Казан 

Авылыма сәламем!

Кече Кайбыч — туган авылым!

Сагынып кайттым сиңа тагын!

Күз алдыма килеп басты

Монда узган бала чагым.

Горурланам авылым белән‚

Шәфкать кылдың син атама.

һәммәбез дә хезмәт иттек‚

Бирелеп, олы Ватанга.

Язын кайтырга омтылдым,

Әмма калдым тагын көзгә.

Мотыйгулла нәселеннән

Китердем мин сәлам сезгә.

Тукай‚ Сәйдәш‚ Муса Җәлил‚

Кәрим Тинчурин сәламен.

Горур күтәрештем мин дә

Татар сәнгате әләмен.

Авылым‚ сиңа омтылдым,

Аерма ипи-тозыңнан.

Зур рәхмәтен кабул күрче

Исемең йөрткән кызыңнан.

декабрь, 1976                               

Артистканың опера сәхнәсендә хезмәте күпкырлы һәм тирән мәгънәле.        

Мәдәният  өлкәсендә зур хезмәт күрсәтеп, халык мөхәббәтен казанган

Г.Кайбицкаяга хөкүмәтебез 1939 елда “ Татарстанның халык артисткасы”   

дигән мактаулы исем  бирә.

Рифкать ГАРИФУЛЛИН Олы Кайбыч

Кайбыч кызы Галия

(Галия Кайбицкаяга багышлана)

Җырлап туган‚ җырлап үскән

Кайбыч кызы Галия‚

Туган җирен шөһрәт иткән

Кайбыч кызы Галия.

Кушымта:

Табигатьнең гүзәл кошы –

Сандугач ул Галия.

Сандугачлар тынып кала‚

Сайрагач, ул Галия.

Йөзләреңнең гүзәллеген

Анаң биргән‚ Галия‚

Сайравыңның әсирлеген

Сандугачтыр, Галия.

Кушымта.

Сайрар кошлар сайрар әле‚

Тоеп сине‚ Галия‚

Җырлавыңны тыңлар әле

Күп буыннар, Галия.

Кушымта.

май‚ 1997.                                 

 Кайбицкая 1993 елның маенда Казан шәһәрендә вафат була.

 2006 елның маенда Кайбыч халкы Галия Кайбицкаяны искә алып, зурлап 100 еллык юбилеен уздырды. Анда Галия Кайбицкаяның уллары, оныклары, якын туганнары һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.

Нәтиҗә:  Шулай итеп без Кайбыч төбәгенең данлыклы шәһесе, опера җырчысы, татар халкының сөекле кызы  Галия Төхбәтуллина Кайбицкая иҗаты белән таныштык.

Дусларым, кеше тормышы бер мизгел, шул мизгелнең кадерен белеп, үткәннәребезне истә тотып, киләчәккә зур өметләр белән татар халкына файдалы булып яшәргә насыйп булсын.

Кайбыч төбәгенә рәхим итегез!

Г.Кайбицкая музеен интернетта таба аласыз:    http://www.museum.ru/M2745