Әлифба бәйрәме

“Өйрәтәләр  мәктәпләрдә” җыры  көенә  балалар  тезеләләр.

У:Кадерле  укучылар! Сезне  мәктәп дигән  белем  йортында  беренче  җиңүегез - Әлифбаны  өйрәнүне

тәмамлавыгыз  белән  чын   күңелдән   котлыйм.

Сез   тырышып   белем   алдыгыз,  укырга, язарга

өйрәндегез. Әлифба  сезне  үзара  дус,  тату, әдәпле,  тырыш  булырга  өйрәтте.  Һәрберегезне бу  бәйрәм  белән  тәбрик  итәм.

Б:  Күч  безнең  күңелгә

      Җыр  яме ,  җир  яме.

      Рәхим  ит,  түрдән  уз-

      Әлифба   бәйрәме!

Бергә:

 Әлифба, әлифба  беренче    битеңне

 Ачкан  көн  хәтердә  зур  бәйрәм  шикелле.

Б: Иң  якын  дустыбыз  булдың  син  гел  безнең

     Һәр  хәреф  елмаеп  әйтте  үз  исемен.

Б: Әлифба, әлифба  китәсең  бит  инде

     Җыр  итеп  җырлыйбыз  иң  соңгы  битеңне.

Җыр:”Әлифба.” 

Әлифба- иң  якын  дус!

Әлифба- иң  яхшы  китап!

Әлифба- иң  матур  шигырь!

Бергә:Әлифба- иң  әйбәт  җыр!

Әлифба бетте

Ярты  ел  үтте

Бар  хәрефләрне

Өйрәнеп  беттек.

Нинди  күңелле

Хәреф  белүе

Шул  хәрефләрдән

Сүзләр  төзүе.

Кызык  әкиятне

Укуы  рәхәт

Рәхмәт,  әлифба,

Сиңа  зур  рәхмәт(бергә)

Әлифба  син   алып   кердең

Безне  белем  иленә

Тырышлык  та,  ялкаулык  та

Шушы  илдә  беленә.

  (ишек  шакыйлар)

Укытучы: Кем  бар? Әйдәгез,  бәйрәмгә  рәхим

итегез!

Кызыл Калфак:-Исәнмесез!

Укытучы: Әкиятләр  дөньясыннан  Кызыл  Калфак  килгән  икән. Сүзне  аңа  бирик.

К К: кадерле 1  класс  укучылары!  Менә  бүген  сез  иң  кадерле, иң  беренче  уку  китабыгыз-“Әлифба” белән  саубуллашасыз. Сезгә  уңышлар  телибез, “5”легә  генә  укыгыз. Кемдә

Иң  күп  “5”ле шул  иң көчле!  Минем кәрзинемдә  сезгә  әкиятләр  дөньясыннан  серле  сынауларым  бар. Сез  әзерме?

1.Су  анасының  алтын  тарагы  кайда  төшеп  калган?

2.Бабай  нәрсә  чәчкән?

3.Әкияттә  бер  кечкенә  малайны  казлар- аккошлар  кая  алып  киткәннәр?

4.Өч  дуңгыз  баласының  исемнәре   ничек?

5.Төлке  хәйләкәр. Ә  бер  әкияттә  ул  алданып  авызын   ачып   калган.  Бу  әкиятнең   исеме  ничек?

6.Торна  белән  төлкенең  дуслыгы  ни  өчен   беткән?

7.Явыз  бүре  ничә  кәҗә  бәтиен  ашамакчы  булган?

 Кызыл  Калфак:Бик  дөрес,  зирәк  икәнсез. Ә  хәзер  мин  сезнең  белән  саубуллашам,  әбием  янына  барасым,  хәлен  беләсем  бар.

-Сау  булыгыз!(чыгып  китә)

Укытучы: Әйдәгез,  укучылар, без  бик  матур  җырлар  да  беләбез  бит  әле.

Җыр:  “Өйрәтәләр  мәктәпләрдә”.

   (ишек  шакыйлар)

-Исәнмесез! (Гыйлем  иясе  керә).

-Кадерле  укучылар! Сезне  иң  беренче  җиңүегез-

Әлифбаны уңышлы  тәмамлавыгыз  белән  котлыйм.

Минем  сезгә  биремнәрем ,  уен- ярышларым  бар.

1. Урман  санитары. Бу кошның  исеме ......     (тукран)

2. Кәбестәнең   үзәк  өлеше......(күчән)

3. Җәнлекләр  патшасы....(аю).

4.  Озын  колаклар ,  кыска  койрык. Нәрсә  бу? (куян).

5. Дәрескә  чакыра.....(кыңгырау).

6.  Нәрсәнең  мөгезе  борынында? (мөгезборын).

7. Кулсыз, аяксыз күлмәк  кия (мендәр).

8. Какмый , сукмый, ә үзе  елата (суган).

9. Буратино  нәрсәдән  ясалган? (агачтан).

10. Койрыклы  нокта  (өтер)

    Минем  бу  бәйге  сорауларына  бик  яхшы  җавап

бирдегез. Рәхмәт,  балалар. Ә хәзер  мәсьәләләр

чишә  беләсезме?  Шуны  билгеләрбез.

       Алмагачта  5  алма

Алар  пешкән , алланган.

Берсен  алды  Әнисә

Агачта  калды  ничә?

      Ак  каенда  5  чыпчык,

Түбәдә  5  сыерчык.

Әйтмәс  микән  берегез-

Барысы  ничә  кошчык?

      Бер  куян  басып  тора,

Бер  куян  ята  посып

Йөри  дүртесе  уйнап-

Йә ,  әйт  әле, син  уйлап?

     Челән  янына  дәрескә

     7 саескан  килгән.  

    Шулардан  өчесе  генә

    Дәресен  әзерләп  килгән.

    Ничә  ялкау  саескан

    Дәрескә  очып  килгән?

      Бер  күлмәктә  өч  төймә,

Бер   күлмәктә  5  төймә.

       3төймә  дә , 5  төймә.

Ничә? Шуны  кем  белә?

      7 малай  урамга

Чыкты  футбол  уйнарга,

Өчәү  килде  тагын  да

Исәплә  син  барын  да.

      Әминәнең  тубы  икәү,

Сәлимәнең  тубы  икәү.

Әйт  әле  син   үскәнем,

Ике  кызда  туп  ничәү?

       Керпе  гөмбәгә  барды

9 ак  гөмбә  тапты

Өчне  куйды  энәсенә

Калганын  кәрзиненә.

Керпе  ничә  гөмбәне 

Кәрзиненә  куйды?

--Рәхмәт  балалар.  Ә  хәзер  бәйрәм   дәвам

итсен.

(ишек  шакыйлар)

Укытучы: Безнең   бәйрәмгә  тагын  кемдер   килгән.  Әйдәгез,  түрдән  үтегез.

-Исәнмесез?!  (Доктор  Айболит  керә)

Д. А: Балалар, ә  сез  минем  кем  икәнемне  беләсезме   икән?

Добрый  Доктор  Айболит

Он  под  деревом  сидит.

Вот  пришли  к  нему  лечиться

И  зайчики,  и  лисицы,

И  жучки, и  паучки.

Д.А: Рәхмәт, бик  яхшы. Ә  хәзер  минем  сезгә  тагын   сорауларым  бар.

-Иң  зур  байлык  нәрсә  ул? (сәламәтлек)

-Иң  мөһим  гигиена  чарасы  сезнеңчә  нәрсә?                             (юыну).

-Тешләрне  кайчан  һәм  ничек  чистартырга          Иң  зур  байлык  нәрсә  ул? (сәламәтлек)

-Иң  мөһим  гигиена  чарасы  сезнеңчә  нәрсә?                             (юыну).

-Тешләрне  кайчан  һәм  ничек  чистартырга          кирәк ?(иртә, кич, 1-2 минут).

-Ашаганда өстәл  янында  үзеңне  ничек  тотарга

 (сөйләшмәскә,  китап  укымаска).

-Сәламәтлеккә  тәэсир  итүче  начар  гадәтләр.

-Организмны  нәрсәләр  чыныктыра?(кояш,  һава, су)

Рәхмәт, балалар, минем сорауларыма бик  төгәл  җавап  бирдегез. Барыгызның  да  сәламәт  булуыгызны  телим. Ә  хәзер  миңа  китәргә  рөхсәт  итегез.

Әлифба  тормышта 

Беренче  баскычым,

Син  белем  дөньясын

Ачучы  ачкычым.

Өйрәттең  син  миңа

Ватанны  сөяргә

Рөхсәт  ит,  зур  рәхмәт

Мең  рәхмәт  дияргә!

Бергә: Рәхмәт  сиңа, Әлифба!

Әлифба: Нәни  дусларым,

               Рәхмәт  сезгә  дә

               Әлифбаны  нык 

               Үзләштергәнгә

                Белем  сараен

                Керергә  ачып

                Сезнең   кулларда

                Хәзер  бар  ачкыч

      Һәрбер  малай, кыз

      Бик  күп  укысын

      Китап  иң  якын

      Дустыгыз  булсын.

Кадерле  балалар!

Мин  китәм, хушыгыз

Акыллы  булыгыз

Гел  5  кә  укыгыз.

Балалар: Хуш, хуш  Әлифба!(чыгып  китә)

Укытучы: Әлифба   битләреннән  без   туган  ил  турында  да  укыдык.

Балалар: Туган  ил   ул  була  бер  генә

                Туган  илнең  кадерен  бел  генә.

Җыр: “Кояшлы  ил”

Татар  теле- туган  тел

Безгә  газиз  булган  тел

Атаң- анаң, әби- бабаң

Сине  сөя  торган  тел.

Туган  тел- иң  әйбәт  шигырь

Туган  тел-  иң  әйбәт  җыр

Туган  тел-  иң  әйбәт  китап

Туган  тел-  иң  якын   тел.

Җыр:”Туган  тел.”

Уку, математика,  азбука  дәреслекләре  керә.

Китап-  киңәшчең  синең,

Дустың,  ярдәмчең  синең

Ул  хөрмәткә  бик  хаклы

Кадерлә  син  китапны.

Почмакларын  бөкләмә,

Битләрен  дә  ертма  син

Керле  кул  белән  аны

Беркайчан  да  тотма  син.

Укы,  дустым, син  аны,

Китапның  син  дусты  бул.

Бик  күп  сорауларыңа

Җавап  биреп  торыр  ул.

Китаплар: Тырыш  булырга,

                   Ялкауланмаска.

                   Артта  калмаска

                   “2 ле  алмаска.

Укучылар: Сезнең  алда  вәгъдә  бирәбез,

                  Ялкауланмаска

                   “2”ле  алмаска

                   Тырыш  булырга

                    “5”кә  укырга.

Җыр: “Күңелле  тәнәфес”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba.doc51.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

Предварительный просмотр: