2025 ел - Ватан сакчылары елын ачу тантанасы

Гимн  яңгырый.

Алып баручы:

Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар!

Илгә, җиргә тынычлык дип типкән йөрәкләребез, килер елга ак өметләр, матур теләкләребез белән Яңа ел бусагасын атлап кердек!

Беренче адымнар, уйлар, хыяллар, планнар... белән яши башлаган елыбыз мөһим даталарга, вакыйгаларга бай ел. Ил башлыгы Владимир Путин 2025 елны “ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, тынычлык елы һәм нацизмга каршы көрәш елы дип игълан итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов “Ватанны саклаучылар” елы дип,

Бөтендөнья  татар конгрессының Милли Шурасы “ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” –дип игълан итте.

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytie_goda_2025.docx19.31 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

СЦЕНАРИЙ

2025 ел - Ватан сакчылары елын ачу тантанасы

Гимн яңгырый.

Алып баручы:

Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар!

Илгә, җиргә тынычлык дип типкән йөрәкләребез, килер елга ак өметләр, матур теләкләребез белән Яңа ел бусагасын атлап кердек!

Беренче адымнар, уйлар, хыяллар, планнар... белән яши башлаган елыбыз мөһим даталарга, вакыйгаларга бай ел. Ил башлыгы Владимир Путин 2025 елны “ Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, тынычлык елы һәм нацизмга каршы көрәш елы дип игълан итте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов “Ватанны саклаучылар” елы дип,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы “ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” –дип игълан итте.

Бу карарлар нигезендә без дә үз чиратыбызда, шушы юнәлештә эшләүне максат итеп куярбыз! Бүгенге тантаналы линейкабыз, барыбыз өчен дә бик мөһим булган ЕЛда тәүге гамәлебез, тәүге адымыбыз!

Бүгенге тантаналы бәйрәм чарасына ямь өстәп, __________ мәктәбебезне зурлап килгән хөрмәтле кунакларыбыз белән таныштырып үтәргә рөхсәт итегез.

Алып баручы:

Сүз мәктәбебез җитәчесе ____________ бирелә.

Алып баручы:

Яңа ел ул яңа уйлар, яңа хыяллар, яңа максатлар, яңа юнәлеш-башлангычлар дигән сүз! Һәрберсе үз эшен яратып, үз фәнен тирәнтен белеп, һәр укучыга аерым якын килеп, һәр баланың йөрәгенә юл табып эшли белүче укытучылар коллективы, җитәкчелек 2025 елга түбәндәге эшләрне, чараларны билгеләде...

2025 кә план...

Алып баручы:

Бөек Җиңү, Ватан сакчысы!

Нинди матур, горур сүзләр!

Халкым Җиңү көнен.

Бәйрәм итәр тиздән!

Бөек Җиңү, Ватан сакчысы!

Булыр быел һәркем телендә!

Шул турыда сөйли түгелме?!

Кечкенәләр.әнә, бүген дә!

Башлангычлар чыгышы.

Алып баручы:

Ватан сакчысы! Солдат! Патша заманыннан ук килгән, бүгенге көнгә кадәр сакланган, иртәгә дә иң кирәк булачак, иң кирәкле һөнәр! Чөнки җир йөзендә тынычлык, илләрдә иминлек булып, балалар бәхетле үсәргә, иртәгәге көн ышанычлы, өметле булырга тиеш!

Бүген без Әфганистанда, Чәчән җирләрендә хәрби бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз

1

2

Хөрмәт белән рәхмәт юллыйбыз!

Без сезнең кыюлык, батырлык алдында баш иябез. Сезнең тәннәрегезгә саулык, яралы күңелләрегезгә, җаннарыгызга шифа, гаиләләрегезгә иминлек телибез.

Һәм шулай ук, һәр сүзебез, һәр чыгышыбыз, хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау кайтып, бик яшьли мәңгелеккә арабыздан киткән авылдашларыбызга __________, хәрби бәрелешләрдә һаләк булганнарга дога булып барып ирешсен

! Рухларын шат кылсын!

Бүгенге көндә утлы ноктада, хәрби бәрелешләрдә катнашучы авылдашларыбыз______________ изге теләкләребезне юллыйбыз! Сугышлар тукталып, авылдашларыбыз гына да түгел, барлык якташларыбыз һәрберсе исән-имин әйләнеп кайтсыннар! Әниләр улларын, балалар әтиләрен, ирләр насыйп ярларын кочсыннар!

Бу урында тукталып, авылыбызда СВО да катнашучылар өчен хәйрия эшендә катнашучы һәр укучыга, әти-әниләргә, эшмәкәрләргә, мәрхәмәтле авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Алып баручы:

Буыннардан буыннарга күчеп барган туган илгә бирелгәнлек, туган җиргә, газиз халкыңа мәхәббәт, үз Ватаныңны саклау..., ераклардан килгән җылы хәбәрләр... бу сүзләр барсы да Ватан сакчыларына кагыла...

Бүгенге көн солдатлары да, авылдаш егетләребез ___________ күзләр генә тимәсен, әти-әниләрен, авылдашларын, безне сөендереп бик яхшы хезмәт итәләр. Бүгенге солдатларыбыз – безнең горурлыгыбыз!

(солдат белән телефоннан сөйләшүне ишеттерергә була, или хатын укырга, үзегез язып булса да)

Алып баручы:

Аяк баскан елыбыз- 2025 ел – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә торган ел! Тынычлык яуланган көнне һәм тулы елны зур әзерлек белән, тиешле югарылыкта үткәрүләр насыйп булсын! Укучылар исә, Җиңүнең юбилей елында тагын да тырышып укырлар, бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуларлар, төрле чараларда актив катнашырлар дип ышанасы килә! Мондый мөһим елда барыбыз да бер юнәлештә, дус, тату, бердәм булып эшләргә язсын!

Ий, яңа ел, яңа ел!

Эшең белән олы бул!

Җиң сызганып эшләргә,

Иң кулай да, уңай бул!

Һәр кешенең иң көткән,

Иң бәхетле елы бул!