" Малай һәм кояш" пьеса

Мухаметшина Эльмира Гусмановна

Балалар очен пьеса яздым. Эшемне "Мәктәп сәхнәсе " конкурсына җибәрдем. Эшемне югары бәяләделәр. Лауреат исеменә лаек булдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл пьеса37.44 КБ

Предварительный просмотр:

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
(( Пәрдә ачылганчы, талгын музыка баянда))
Кечкенә генә матур агач йорт,ишегалдында бер кечкенә малай – Ансаф , 5-6 яшьләр тиерәсендә, планшет белән уйнап утыра. Ансафның әнисе – Нәфисә кер юа, икенче бер читтә бабасы Шәриф абзый ат арбасы ремонтлап маташа.
(( Җыр : " БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ".... агыла, Нәфисә узе эшен эшли, узе җырлый. Шәриф баян белән уйнап җырлый... Ә Ансафның уз эше, планшетта уен уйный, кулларын кутәреп - кутәреп ала ... Җыр тәмам... Пауза.
НӘФИСӘ. Ансаф, улым, аш суына , ашарга кер, күпме әйтергә була сиңа, вакытында ашамасаң – кечкенә каласын.
АНСАФ. Хәзер инде, әни, хәзер, уенның иң кызык җиренә җиттем бит, өлгерермен әле. 
Ансаф, әтисе калдырып киткән планшет белән уйнавын дәвам итте. Өйдән әбисе – Мәликә карчык чыкты.
МӘЛИКӘ. Ансаф, улым, әйдә инде, уен качмый ул, ашап ал. Хай , бу балалар, бер генә дә уеннан аерыла белмиләр, ник кенә биргәннәрдер шул уенчыкларын! Атасын әйтер идем, без үскәндә кулыбыздан урак, көрәк , сәнәк төшми иде, хәзер балалар ул әйберләрнең нәрсә икәнен дә белмидер, юктыыыр, юктыр ...
. Сөйләнә, сөйләнә Мәликә карчык – Ансафның дәү әнисе, өйгә кереп китте. Ансаф үзе уйный, үзе вакыт-вакыт кычкырып куя.
АНСАФ. Урррааа, безнекеләр җиңә, беләсезме ничә балл булды !!!
Ул арада Нәфисә керен юып бетерде дә, өйгә керешли этисе – Шәриф карт янына килде.
НӘФИСӘ. Әти, ичмасам син әйтеп кара әле шул балага, атасыннан башка бер кешене тыңламый бит , шушы планшетны алып биргәннән бирле, нишләтергә бу баланы. Син әйтсән, ирләр сүзе – ирләр сүзе булыр иде әле.
Нәфисә, сөйләнә - сөйләнә өйгә кереп китте. Бабасы Ансаф янына килеп утырды.
ШӘРИФ. Ну малайка, беләсенме, олылар әйткәнне тыңламаган өчен безне нишләтәләр иде элеккеге заманда – без кечкенә чакта.
АНСАФ. Соң бабай, син кечкенә идең мени, әйт әле, ни эшләтәләр иде соң?
Шәриф карт кет-кет килеп көлеп алды да, оныгын күтәреп алдына утыртты, арт ягыннан кулы белән чәбәкләп сөеп алды.
ШӘРИФ. Әй улым, улыыым , сезгә бик әйбәт замана килде хәзер, кадерен генә белегез инде. 
АНСАФ. Бабай, бабай, ә синең бабаң син сүз тыңламасаң ни эшләтә иде соң?
ШӘРИФ. Минеме , минем бабай бәәәк коры кеше иде ул, сезне генә хәзер иркәләп бетерделәр. Ә суз тыңламаган өчен почмакка бастыра иде.
АНСАФ. Иии, шул гынамы, мин дә баса алам ул почмакка. Тагын ни эшләтә иде, бабай, әйт әле. ШӘРИФ. Тал чыбыгы ашата иде. (көлә үзе).
АНСАФ. Тал чыбыгы?!? Хааа !!! Тәмлеме соң ул ...? Тал чыбыгы! ( башын кашып тора) Юууук, а ш а м ы йм !!! Лучше мин әбинең боткасын кереп ашыыыйм, бабай, яме. Ә тагы, тагы … Бабай , тагы ни эшләтә иде сине бабаң?
Ансафның бабасы алдына утыргач йокысы килеп китте, авызы ачылып-ачылып китә ...
ШӘРИФ. Тагымы, минем бабам, мин сүз тыңламасам, “ Кояш чыраен күрсәтмим, урамга адым да атламыйсың, валлахи билләхи “ дия торган иде.
АНСАФ. Кояш чыраааеее ә нигә кирәк аның чырае, әнә бит ул кояш, көннәр буе (авыз ачыла, йокысы бар) безнең белән урамда, но безнең янга төшми никтер, курка ахрысы миннән – күктә генә утыра хаман,әллә безнең белән уйнарга әнкәсе кушмый микән.Әгәр төшсә, әйеме бабай, мин аңа үземнең планшетны бер сәгаткә биреп торыр идем .
Әгәр минем белән дуслашса, ике сәгаткә дә биреп торыр идем әле ... Әллә бабай, теге син сөйләден бит әле миңа Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен, бәлки кояш шулардан куркып төшми торгандыр безнең белән уйнарга, ә бабай. (авыз ачыла).
Шәриф карт көлеп куйды, башын чайкап алды.
ШӘРИФ. Улым, ә ник кояш куркырга тиеш әле алардан, Шурәле белән Су анасыннан!
АНСАФ. Соң, бабай, үзең сөйләдең бит, су анасының тарагын минем күк кечкенә малай урлаган дип, Тукай бабай шигырендэ оныттын мени!!! Тик мин кояшны урламам, ә менә Шүрәле белән Су анасына (авызы ачыла) ышаныч юк.Алар урларга да мөмкин ...

ШӘРИФ. Ник алай дисең , улым, ник кирәк булсын икән Су анасы белән Шурәлегә безнең кояш? Ә ?
АНСАФ. Иии бабай, шуны белмисеңме ... Кояш безнең белән көн буе – без су кергәндә, качышлы уйнаганда да, җиләккә барганда да, ә Шүрәле, Су анасы безнең янга килеп тә карамый, шуны да белмисең(йокысы килә-авыз ачыла).
ШӘРИФ. Эээ, менә бииит, имәндә икән бит чикләвек ...
АНСАФ. Бабай, (йокы аралаш)ә бабай, кояш булмаса ни була...
ШӘРИФ. Абау абау, әстәгафирулла, әстәгафирулла улым, кап -караңгы, бушлык була улым.
АНСАФ. Кирәкми караңгы, яратмыйм , урлатмыйм кояшны, узем саклыйм әнә каракай белән бергә саклыйбыз аны ...Мин бит бабай бик куп укыйм, куп беләм. Тукай бабайның барлык әкият геройларын диярлек беләм ... Албасты, Дию, Шайтан, Җен, Убырлы кап - кара урманда яши. Ә Су анасы - елгада ...
...(талгын музыка)

Ансаф тирән йокыга тала... Төш курә башлый ...ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

И К Е Н Ч Е К Ү Р Е Н Е Ш
Кара урман аланы. Тирә-якта агачлар. Уртада өстәл урынына зур имән төбе. Тур башынды бииик мөхим кыяфәттә АЛБАСТЫ утыра, уң ягында  ШАЙТАН, УБЫРЛЫ утыралар. Сул ягында ҖЕН, ШУРӘЛЕ (барысының да алларында планшетлар, Шурәледә генә юк, анда кәрәзле телефон )
Шомлы, талгын музыка ..

АЛБАСТЫ. (Барысына да каш астыннан сөзеп карый, 2-3 тапкыр. Тынлык. Шомлы.)
Компик, планшетларыгызны яки телефоннарыгызны көйләп куегыз. Буген теләсә кайсы вакытта " узе" ( өскә курсәтә) сезгә турыдан - туры чыгарга мөмкин. Аны карагыз, уен уйнап утырды юк!!! Тотсам,упкәләштән тугел . Мин сезне беләсезме ни өчен җыйдым бугенге чираттан тыш җыелышка? 
БАРЫСЫ ДА. Юк, юк, белмибез, белмибез!!!
ШАЙТАН. Безнең юлбашчы сез, сез генә барысын беләсез Албасты Бастыевич!  Сез- галим !
УБЫРЛЫ. Сез - дахи! Уңган ! Булган!!!
Албасты карашын Җен ягына кучерә...
ҖЕН. Сез - безнең арада иң - иң абруйлы җитәкче ! Сез ... Сез ...
АЛБАСТЫ. Ярар, ярар Җен, булды, булды ... Син узең дә "Әшәкелек хәм явызлык" фәннәрен укыган чакта, мәрхум остазыбыз ПӘРИ әфәнденең уң кулы идең, гел бишлегә генә укыдың ... Пауза ... (( ЗАЛГА карап, янындагылар ишетмәсен дип, авызына кулларын кушырып куеп әйтә)) Миңа да шактый булыштың, ату утырып кала идееем ... Бу кәнәфи миңа тәтеми иде, гупчим да!!! Менә боларның берсе менеп утыра иде анда ... 
АЛБАСТЫ. Шурәлегә текәлә, утәли тишеп карый ! Яәәә, син ни әйтерсең?!?!
ШУРӘЛЕ. (Куркып кына) Барысын да әйттеләр ... Миңа суз дә калмады ... Нннниии әәәйтттиммм икккәәән инннде Сезгә ...
АЛБАСТЫ. Синең шул булыр индеее ...( уртәп сөйли ) Тәәәк ! Тыңлыйм , сөйләгез! ( барысы да сөйли башлый, бер - берсен булдереп)
Берәмләп, конкретно, кайда, кайчан, ничә ! Кайчан эшләргә өйрәнәсез сез ә?!
Ууууууфффф...
ШАЙТАН. Албасты әфәнде, узган җыелыштан соң бугенге көнгә кадәр яшьләр белән бик актив эшләп алдым, аракы, пиво хәм башка спиртлы эчемлекләр белән адәм баласын агулауминем профиль, беләсез... Конкрет әйтәм - улучеләр 5 процентка артты, узган елгыдан !!! Кайбер авыл мәктәпләренә дә утеп керә башладым, дөрес, авырданрак бара! Чөнки куп авылларда балалар мәчеткә йөри, дога укырга өйрәнәләр!
АЛБАСТЫ. Молодец ! Менә бу урнәк сезгә ! Убырлы , премия яз шайтанга, адәмнәрне юлдан яздыру өлкәсендәге уңышлары өчен!
Суз - сиңа , Убырлы, сөйлә !!!
УБЫРЛЫ. Төп эшем - адәмнәрне динсез иту, денсез иту , хатын-кызларны аздыру! Чөнки дингә ышанган, дога укый белгән, намаздагы хатын-кызга , хаййй тешем утмиии!!! (усаллана ) Җитмәсә, хәзер мәчетләр бик кубәйде, эшне бииик тоткарлый шулар!

АЛБАСТЫ. Зур эш эшлисең, бик хуп !!! Хатын-кыз динсез булса, денсез була, ә бу безгә - кара көчләр өчен файда, андый хатыннар белән идарә иту җайлы! Вооо !!! Балаларны мәчет юлыннан биздерергә кирәк, укытучылары да ак абыстайларга якын килмәсен, дога, намазны онытсыннар олылары, яшь укытучылар бөтенләй диннең ни икәнен белмәсен ! Кубрәк телевизор, компик, кәрәзле телефон, интернатмы әле ??? ( моңа сиздерми барысы да көлә)
Менә безнең ярдәмчеләр!!!
Монда эш фронты зур әле , убырлы!!! Эшлә дә эшлә, премия сиңа юк!
( убырлының борын салына)
ҖЕН. Мин Албый абый, узең беләсең, ирләрне исертәм, аздырам, юлдан яздырам!
Әле менә Иблис белән киңәшеп, мөселманнарга апперкод удары ясадык, ягьни искәрмәстән эчкә сугу! Ничек дисезме, аңлатам: татар телен киметтек мәктәпләрдә, факультатив итеп калдыру өстендә эшлибез. Ярый, татар таркау икән, элеккечә, хәтерлисеңме, 1554 елда Явыз Иванга Казанны алырга булыштык?!?! Сатлык татар морзалары Сөембикә ханбикәне дә,башка бик куп татар зыялыларын тотып бирделәр урысларга ! Ул сатлыкҗаннар. - безнең юлдаш хәм булышчыларыбыз!
Ярар, тарихка бик кермим әле. Татар телен кысу башлангач та шул ук татар узе булышты ! ((көлә)) Маңкортлар җитәрлек икәәән бииит !!! Менә шулай , Албый абый... (( башын ия )).
АЛБАСТЫ. (( кул чаба басып, аңа башкалар да иярә))
Афәрииин !!! Икеләтә премия сиңа! Гаять зур эш эшләгәнсең- урыстан соң икенче урын биләгән татарга гаять утергечский бәргәнсез, маңкортларга да рәхмәт!!!
Молодец!!! Татар барда , хәтәр бар, онытмагыз! Сер итеп әйтәм: бик батыр, чиста-пөхтә булган халык, элек-электән алар белән алышу авыр булды безнең ишеләргә! Диннәре бик көчле! Шуңа курә, татарны, татардан кыйнатырга кирәк! Тик ызгышып ятсыннар узара!!!(көлә)
АЛБАСТЫ. (( Шурәлегә яратмыйча карый ))
Я, сине тыңлыйм, сөйлә!
Адәмнәргә нинди этлек эшләдең?
ШУРӘЛЕ. Мин ... Мин ... Теге вакытта Былтыр ( каушый, курка) бармакларымны кыскач, курыктым бик нык... Ә Былтыр миңа бутән тимәде, балаларга да зыян салмады ... Мин , уз чиратымда аларга тимәдем, бик авырдан яши алар болай да, ярлылар куп, толлар куп, авырулар куп, сырхауханәләрдә акчаң булса гына дәвалыйлар, уз даруларыңны алып килергә кирәк, уку да туләуле, эш хаклары бик аз, өйсез сукбайлар, эшсезләрнең чуты юк! Бер-берсеннән көнләшәләр, этлек эшлиләр! Инде мин дә аларга этлек эшләсәм ... Юууук! Булмый !!! Эшләмим!
АЛБАСТЫ. Нәрсәәә ?!?!
Бунт ?!?! Син Шурәлеме, әллә адвокатмы?!?! Мин сине беләсеңме ни эшләтәм ... Моның оченме ???!!! (( башын кашый )) (( убырлы белән җен ике яктан колагына пышылдыйлар нидер )) 
Пауза. Әхә, уйлап таптым!!!
Хәзер ук барып Кояшны урлыйсың, ярдәмгә Су анасын ал. Кешеләр кояшны куп кулландылар, менә аннан башка яшәп карасыннар әле!
Аннан соң бәлки хава, суга да чират җитәәәр ... Сиңа бер көн, бер төн бирелә.
Әгәр Кояш урынында калса, минем кузгә бутән куренмә. Мөгезеңне сындырып, шул адәмчекләр янына җибәрәм, шуларга йомышчы малай булып тик йөрерсең, аны кара! Аннан соң балаларыңны тотып ашыйм, вәйт !!! Бар, тиз бул !

( Шурәле сурән генә чыгып китә) Киңәшмә тәмам! Эшне башлыйк.
П Ә Р Д Ә 

Ө Ч Е Н Ч Е. П Ә Р Д Ә
ӨЧЕНЧЕ КУРЕНЕШ
Төн. Ай яктысы. Күл буе. (бака тавышлары, ара-тирә төнге су кошлары кушылып ала).Басмада Су анасы, алтын тарак белән чәчен тарап утыра. 

Аның янына Шүрәле килә.
СУ АНАСЫ. ( сискәнеп китә) 
Нәрсә Шурулла, тарагымны урларга килдеңме монда, беләм мин сине, синең ишеләрне, тикмәгә генә бу вакытта йокы калдырып йөрмисеңдер, әйдә бар, юлыңда бул, бу минем биләмәләрем! Синең кара урманыңа гомер барганым юк, бармыйм да! Җыен жулик шунда, ачуым килмәсә әйтмәс идем, бар, бар әйдә, сыпыр моннан, участковыйны чакырганчы! 
ШУРӘЛЕ. Ашыкма, кызма әле Сусылу, ник кирәк ди ул миңа синең алтын тарагың, тарак кайгысы тугел әле монда, ул тарак белән “янар” хәлем юк, теге малай шул тарак урлап тотылгач, сина аны төнлә барып кире алгач, мескен малай атна буе урамга чыкмаган икән дип сөйләде убырлы! Шулай булгач, синең ул тарагың – “тамгалы” !!! Бер эш бар, Сусылу.
С.А. Нинди эш инде ул.

Ш. Менә уйлап кара, кояш көне буе балалар белән уйный, аларны җылыта, уйната, аларга нурын сибә. Ә безгә Ай гына кала, синең белән миңа.
СА. Әйе шул, ә нәрсә эшләп була соң.
Ш. Кояшны урлыйбыз!!! Янар тау артыннан чыкканын көтеп торабыз да, шалт !!! Ай да, кояш та бездә була!!! Менә шуннан соң без дөнья тоткасы булабыз, барлык балалар да , олы адэмнэр дә безгә ялыныр!
СА. Ничек урлыйбыз, кая куеп торабыз аны. Аннан соң синең ул кара урманыңдагы Дию пәрие, Албасты, Җен белән Шайтаннан бик нык куркам, бигрәк усал, явыз алар! Убырлы карчык белән ерак булса да кардәшлек бар, анысы миңа зыян салмас, шәт инша Аллах.
Ш. (көлә) . Курыкма, мин (як-ягына каранып ала) нәкъ менә шуларның боерыгын үтәп синең янга килдем дә инде, урман җыенында Албасты әфәнде үзе алга сөрде бу фикерне – бер көн, бер төн вакыт бирде. Бөтенебезне бик нык сүгеп атты, миңа да эләкте. (Елап ала). Ә менә Җенгә бер ни әйтми, ул гомүмән галстук такмый, ФИЗО га да йөрми безнең күк! (Сусылуның колагына әйтә). Бергә укыганнар ди ... Шул чакта Җен, бик нык булышкан ди Албастыга, контрольныйларын да эшләп биргән дип әйтеп әйтәләр ди, Албастының , үзең беләсең – баш дигән әйбер бик үк эшләп бетерми бит, юкарак аның башы! Менә шууул, урмәкүч ятьмә уреп бирде,урман штабында план төзедек, Янар тау итәгендә синең белән качып утырабыз да, ятьмә атып кояшны эләктереп тә алабыз, шуннан соң Көмеш күлгә батырып та куябыз. Бу – ( куккә карап тын кала бер мәлгә) даһи план !!

СА. Аңладым, план әйбәт… Әйдә, утыр минем җилкәгә, су юлы белән барсак, таңга кадәр өлгерәбез!
Таң атканчы Ш. белән СА., янар тауга килеп җитеп көтеп тордылар, чыгып килүче кояшны ятьмә белән эләктереп тә алдылар. Якындагы күлгә батырып яшереп тә куйдылар.
П Ә Р Д Ә

ДУРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Д У Р Т Е Н Ч Е К Ү Р Е Н Е Ш
Урман аланы.
Төн караңгылыгы. ( Зәңгәрсу-. караңгы , сүрән ут яктылыгы сәхнәдә) Урман аланында барлык җәнлек-җанвар, ерткычлар, әтәч, тавык җыелды, алар арасында Ансаф та бар, көчеге Каракай белән. 
ҖЫР : ( Ансаф) Туган тел.
АНСАФ. Кем күрде, кояшыбыз кайда. 
ТАВЫК . Менә Әтәч кычкырмады, шуңа кояш чыкмады, кичтән әз генә әйткәләшеп алган идек, шуңа ачу итте. Кот кот кот !!!
ӘТӘЧ. Кояш чыкмагач ничек кычкырыыыйм,тити баааш, тавышым чыкмый, вәәәт! Кычкырышалар узара, кем алган Кояшны !!! Бәхәсләшәләр. 
Аю , бурегә, бүре, төлкегә, төлке, куянга сылтады. 
АЮ. Ууууууу, уууууууу .., буррре эше бууууууу... Шул гына алгааан ууууууу ...!!!( бурегә җикеренә)
БУРЕ. ЫРРРРРРРР , ЫРРРРРР .... Алмадыыым, юууук, ник алыыыйм, ( арлы- бирле йөренә , төлке каршына туктый) әәәәәәәә, көлтә койрык !!! Беләм мииин, синнең эш, Чокырчаның бөтен тавыгын ашап бетердең теге елны ... Синең эш бу, биррр тизрәәәк, юксааа...!!! ( төлке өстенә килә ).
ТӨЛКЕ. ( КӨЛӘ ) Ой ой ой, буре абзый, ой ой ой !!! ( ялагайлана, койрыгын болгап мактана, йөренә ) Тавык , тавык инде ул, кояш тугел! Кояшны ашап булмыйдыр да әле ул! (аягы белән тибеп куя) , мин тугел !!! ( шул вакыт, аның каршысыннан узып баручы куянны куреп ала, каршысына чыга ). Таптыыым, менә ул Кояшны урлаучы !!! Качмакчы иде! Ә мин, тоттым !!! Ля ля ля, ля ля ля! ( бии ).
Куян, юаш булгач, берсенә дә сылтый алмый, арлы- бирле йөренеп килә.
КУЯН. Я, ярый, эзләп карыйм, миндә булса бирермен – дип ,(башын иеп, бик кайгырып) китә башлый...
Шунда куак артыннан карлыккан тавыш килде : - Туктагыз!!! Мине көтегез! Мин беләм, ишеттем , күрдем!
АНСАФ. Сабыр итик, көтик.
Көтәләр көтәләр – юк теге!
АЮ. ( улап җибәрде) Ууу,ууу,ууу....!!!Алдадыыыыыыы, саескан булгандыыыр,р,р,р !!! 
Ул арада, куак арасыннан бер түгәрәк йомгак килеп чыкты да телгә килде: - Син үзең саескан, мыскыл итә тагын, кечкенә булгач та, шундый каты йөгердем, шундый йөгердем – тыным калмады валлахи билләхи газим! Әппәс абый, мыскыл итсәң – йөгереп киттем бардым булыр яме, шуны бел!!! Тик мин китсәм гомергә кояшны кем урлаганын белмәссез! Шунда йомгакның керпе булуы ачыкланды.
АНСАФ. Ярый, сөйлә керпе дус.
КЕРПЕ. (борынын тартып куйды да сөйләргә тотынды) Кояшны Шурәле белән Су анасы урлады, узем күрдем барысын да, ишеттем. Кичке ауга чыккан идем, тычкан-мазар эләкмәсме дип, карыйм, болар сөйләшәләр. Ну шуннан соң йөгер сезнең янга.
АНСАФ. Керпе абзый, мөмкин булса, җентекләп сөйли алмассызмы.
КЕРПЕ. Алам, ник алмаска!

- Курдееем!!! –Янар тау артыннан чыккан вакытта тотып алып, ятьмә белән, тау янындагы көмеш күлгә батырып,яшереп куябыз – диделәр вәәәйт! Ишеттееем !!!(кычкыра) 
АНСАФ. Рәхмәт керпе абзый! Киттек кояшны коткарырга, кем минем белән!
КЕРПЕ. Туктагыыыз !!! Әйтеп бетермәдем бит әле!( арлы-бирле йөри, мөхим тәкәббер кыяфәт белән.) Сезнең бер тәүлек вакытыгыз бар, аңарчы кояшны коткармасагыз – бүтән аны күрә алмассыз !!! Ашыгыгыз, мин үзем дә сезнең белән барыр идем, тик монда йөгереп килеп бик арыдым шууул ! Ярый,хәерле сәгаттә дуслар!
АНСАФ. Кем минем белән бара!
Барысы да “мин, мин” дип кычкыралар.
АНСАФ. Безнең вакыт бик аз, тәүлек эчендә кояшны коткару өчен, бик тиз барырга кирәк, юлда Шурәленең дуслары - Убырлы карчык, Албасты, Җен һәм Шайтан очрарга мөмкин, аларның бу эшне бергә сөйләшеп эшләгән булулары да бар. Минем белән Аю,Бүре,Төлке, Куян , Тиен бара, урман кошлары – барыгыз да разведкага, Каракай, ә син минем урынга каласын монда, мин кайтканчы тәртип булсын, яме дустым.
КАРАКАЙ :- Ваааууу, бик барасым килсә дә, хуҗам син әйткәч – берсүзсез

буйсынам мин,ваауу !!!

ӘТӘЧ. Ә мииин ! Кояшны чыгаруга ук кем кычкырып җиһанны уятыр!!!
ТАВЫК. Син барсаң – мин калмыйм! Аннан соң миндә , ашагач йоклата торган тары боткасы бар, бик тәмле ул...
Мутланып, әтәч тирәсендә сикергәләп биеп алды да, аның каршына килеп , башын иде.
ӘТӘЧ. Кот, кот, кот, кот ....(арлы- бирле йөренә байлый, текә кыяфәт чыгара)
Синең шул булыр инде, анасы ...Хым,м,м... Ярар, барырсың! 
Озакламый Ансаф командасы белән юлга чыкты, анын белән Аю, Бүре,Төлке,Куян,Тиен,Әтәч,Тавык киттеләр. Озак бармадылар , алда Убырлы карчык алачыгы күренде.
АЮ. Мин карчыкны сөйләштереп торам, сез барыгыз .
Киттеләр, баралар , баралар.

Ансаф, дуслары белән юлын дәвам итте. Күп тә үтми сайрар кошлар алда Албасты булуын хәбәр иттеләр.
ТӨЛКЕ. (кыланып) Чират минеке, мин албасты белән үзем сөйләшәм, сез ашыгыгыз.
Янә киттеләр. Инде урманны чыгарга да күп калмады, Ансаф белән аның дусларына кошлар яңа хәбәр ирештерде, алда, юлнын бер ягында Җен, ә икенче ягында Шайтан сакта торалар икән. Бу юлы Куян белән Тиен алга сикереп чыктылар.
КУЯН. Зыян юк, болары безнеке.
ТИЕН. Аларны алдавыч юлдан икесен ике якка алып китәрбез .

П Ә Р Д Ә
Б И Ш Е Н Ч Е П Ә Р Д Ә
Б И Ш Е Н Ч Е К Ү Р Е Н Е Ш
Янар тауга итәге. Төн. Сүрән караңгылык. Таудан ерак түгел көмеш күл ялтырап күренеп тора. Ә күл янында, Шүрәле белән Су анасы , сөйләшәләр.
СУ АНАСЫ. Карале, Шурулла, минем тамагым бииик ачты, иртән әби биргән ботканы да киреләнеп ашамаган идем! Эххх, хәзер шул бер миски ботка булсааа, уртасына май салып ашап куяр идееем ...
ШҮРӘЛЕ. Хы, үзем дә әйтми генә тора идем. Бабам әйттеее, аш ашамый чыгып китмәәә, ирләргә аааш кирәк диде ! Тыңламадым, ашамадым ... Менә хәзер ашар идем дә – юууук !
Ансаф дуслары белән боларны тыңлап тора. Шүрәле белән Су анасын үзләре генә җиңә алмыйлар алар, көчләр тигез түгел, монда хәйлә кирәк. Ансаф, тавыкның колагына нидер пышылдап аңлатты, өйрәтте, тавык башын ия ия тыңлады.
ТАВЫК. (Ансафны тыңлап бетергәннән соң) Булыр, булыр, кот кот кот ...
Үзе Шурәле һәм Су анасы янына китте, узе белән бер миски тары боткасын да алырга онытмады. Су анасы белән Шурулла , тавыкны күргәч бик шатландылар.
ШУРӘЛЕ. Менә бииит, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, әтттәтттәт, әтттәәәтттәт. 
Шүрәле һәм Су анасы бии үк башладылар!
ШУРӘЛЕ. Кил, кил тавык, курыкма, мин синең шулпаңны бииик яратам, ммммм...
СУ АНАСЫ. Әйе. Мин дә, дә ,дә ....Бииик яратам...
Телен ялмап куйды Су анасы.
ТАВЫК. ( Бер дә исе китмәгән кыяфәттә, ә узе дер калтырый, мескен). Әәә, Шурула абзый, Сусылу апай, сез икәнсез әле, кемнәрне күрәәәм мииин, күптәәән күрешкән юк иде, онытылып бетә язгансыз валлахи билләхи! Зыян юк, минем аңлавымча, сезнең ашыйсыгыз килә бугай.
ШУРӘЛЕ. Әйе!
СУ АНАСЫ. Шулай! 
Икесе дә сикереп куйдылар урыннарында.
ШУРӘЛЕ. Тиздән синең шулпаңны ашарбыз .
СУ АНАСЫ. Ашарбыз, ашарбыз.
Шатланып кулларын удылар.
ТАВЫК. Казанда шулпага су кайнаганчы, әгәр каршы килмәсәгез, мин сезне тары боткасы белән сыйлыйм .
ШУРӘЛЕ. Кая, бир тизрәк, ашыйк.
Сусылу белән Шурулла тавык биргән тәмле тары боткасын бик тәмләп ашый башладылар. Ботка шул кадәр тәмле , туклыклы иде ки, Сусылуның да, Шурулланың да йокылары килеп, авызлары ачыла башлады. Тиздән алар тирән йокыга талдылар. Ул арада күл янына, бу хәлләрне читтән күзәтеп торган , Ансаф белән Әтәч килеп җиттеләр, Тавыкка рәхмәт әйттеләр.
АНСАФ. Әйдәгез, болар уянганчы, тиз генә кояшны коткарыйк, иреккә чыгарыйк.
Шуннан өчәүләп ятьмәне тартып, дуслар кояшны күлдән тартып та чыгардылар. Бөтен дөнья яктырып, матурланып китте, тирә-якка сап-сары алтын нурлар сибелде. Кояш, тоткынлыктан котылганнан соң әз генә ял итте дә, җирдән әкрен генә үз тәхетенә – күккә юл алды. Ул арада, бөтен урманнарны, болын-кырларны,тауларны, басу, елга буйларын яңгыратып, Әтәч кычкырып җибәрде : КИКРИКҮҮҮК !!! Шушы мизгелдә Ансаф уянып та китте! Йөгереп барып тәрәзәдән тышка карады, кояш урынында – бик нык кыздыра иде. Аның тиз генә урамга чыгып уйныйсы килә иде. Тик ул бик тә тамагы ачканны исенә төшерде дә өстәл янына килеп әнисе әзерләп куйган майлы ботканы ашый башлады. Чөнки , бабасы аңа еш кына “Ашау эшне дә, уенны да калдырмый” – дип әйтә иде... Хәзер инде Ансаф, бу сүзләрнең, алай гына да түгел, олы кешеләр әйткән, укытучылар әйткән сүзләрне төгәл үтәргә, тыңларга, каршы әйтмәскә икәнен тәгаен белә. Моннан соң вакытында ашап, вакытында уеннан кайтып, вакытында йокларга ятарга кирәклеген дә беләәә ... Ә сез - балалар, ашадыгызмы соң әле!