Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ КЫЯМОВА ГӨЛСИНӘ РӘШИТ КЫЗЫ САЙТЫ

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Методические новинки

Увлечения: Художественная литература, поэзия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Алан, Тюлячинского района

Место работы: Аланская средняя общеобразовательная школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kyyamova-golsin-rashitovna
Минем бәхет Минем өчен бәхет – җирдә яшәү, Минем өчен бәхет - таң ату. Минем өчен бәхет – туган илне, Мәктәбемне, эшне ярату. Минем өчен бәхет чишмәләрдән Иелеп алып салкын су эчү. Минем өчен бәхет – тормыш дигән Зур диңгезне давылсыз кичү. Минем өчен бәхет – якты көннәр, Хезмәттәшләр, өем, дусларым. Минем өчен бәхет – гаиләм белән Бергә җыелышу кичләрен.
Г.Кыямова

Хәерле көн, дустым! Әлеге сайтымда сине күрүемә бик шатмын. 

О себе

Яшәлгән елларга, эшләгән эшләргә әйләнеп карыйм да: “Дөрес яшәдемме, дөрес эшләдемме, кешеләрне рәнҗетмәдемме, үземне рәнҗетүчеләрне кичердемме?”-  дип еш уйланам соңгы вакытта. Олыгаюның бер билгесе микән бу,  әлегә бу хакта ныклап нәтиҗә ясаганым  юк. Минем өчен шунысы бәхәссез: сайлаган юлым – ул минеке! Тормышны яңадан башларга туры килсә дә, мин кабат шушы юлдан үтәргә, һөнәремне мәктәп, балалар белән бәйләргә тырышыр идем. Һич кенә дә арттыру яисә бүтән һөнәрне башкара алмам дип курыкканга түгел, сабыйларның да, инде буй җиткереп килүче балаларның да күзләрендә очкын күргән мизгелләрне, бу очкынны ялкынга әйләндереп, аларны сөендергән көннәрне кабатларга теләгәнгә.

     Мин  30 елдан артык инде мәгариф өлкәсендә. Шушы дәвердә үзем өчен ясаган ачышларым да бар. Сабыйлар күңелендә син тырыша – тырыша аңлаткан ия белән хәбәргә, язучыларның тормыш даталарына караганда, тәрбия орлыклары ныграк шытым ала. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Тукай, Һ. Такташ, Х.Туфан, М.Әгъләмов поэзияләре; Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники прозасы. 

Мои достижения

Почетная грамота отдела образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района 2011;
Почетная грамота МО РТ за подготовку победителя Республиканской олимпиады школьников, 2004г.; Почетная грамота МО и НРТ, 2006г.; Нагрудной знак "За заслуги в образовании", 2009г.,
Диплом МО и НРТ "За успешное участие в Российском конкурсе "Мастер класс", 2011г, 
Грант "Наш лучший учитель", 2011г., Диплом I степени "ТАТМЕДИА" и ПМЦПКиППРО ИПиО КФУ, 2014 г., Благодарность администрации Аланской средней общебразовательной школы,2016г., Грамота МКУ "Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан" за участие в муниципальном этапе республиканского конкурса "Классный руководитель года 2016", 2016г, Диплом МО и НРТ "За успешное участие в заочном этапе Всероссийского конкурсе мастер -класса учителей родного языка и литературы "Туган тел", 2017г. Почетная грамота МО и Н РФ "За значительные заслуги в сфере образования и воспитвния детей и молодёжи и многолетний добросовестный труд", 2018 г.

Моё портфолио

Хезмәтем - эшем - милләтем өчен!

Добавить грамоту в портфолио