ДӘРЕСТӘН ТЫШ ВАКЫТТА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ
материал

Хәзерге заман мәктәбе үзен раслау өлкәсендә төрле тәҗрибәләр аша үсеш  кичерә. Нинди генә укыту – тәрбия яңалыкларына иярсәк тә, заман таләбе бер: баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕСТӘН ТЫШ  ВАКЫТТА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ

Кыямова Гөлсинә Рашитовна,

Муниципаль гомумбелем бирү оешмасы – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе

Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы                           салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Л.Н.Толстой.

 

Хәзерге заман мәктәбе үзен раслау өлкәсендә төрле тәҗрибәләр аша үсеш  кичерә. Нинди генә укыту – тәрбия яңалыкларына иярсәк тә, заман таләбе бер: баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле. Кемдер - интеллектуаль яктан, кемдер - эмоциональ яктан, кемдер физик яктан көчле, кайбер балаларда әхлакый-ихтыяри көч зуррак.  Һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә икәнен беләбез.

  • Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган “Сәләтле балалар белән эшләү федераль программасы”ннан күренгәнчә,   сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүне тәэмин итү өчен шартлар тудыру, аларның потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру хәзерге заман җәмгыятендә өстенлекле бурычларның берсе булып тора.  Шулай ук укытучылар һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре арасында, шул исәптән  ата-аналарда сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү юллары турында фәнни адекват һәм заманча күзаллаулар формалаштыру буенча җитди мәгърифәтчелек эше таләп ителә. Әлеге программа дәрестән тыш вакытта сәләтле балалар белән эшләү өчен түбәндәге бурычларны билгели: сәләтле балаларны ачыклау методикаларын һәм диагностикасын эшләү;
  • мәктәп укытучыларының педагогик осталыгын һәм иҗатын үстерү;
  • укыту-тәрбия процессына укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үзмәшгульлек мөмкинлекләрен кертү;
  • сәләтле бала тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның педагогик культурасын күтәрү;
  • сәләтле балалар белән эшләүдә кызыксынган структуралар белән хезмәттәшлек итү.

Шуннан чыгып, мин  сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  1. укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен төгәл билгеләү;
  2. нинди   алым,   эш   формалары   кулланырга кирәклеген билгеләү;

3)укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын
табу;

4) балада үзбәянең югарылыгы. Аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру;

5) гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру.

Әлбәттә,сәләт, тумыштан килгән сыйфат буларак, үзенә юлны үзе ярып барырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта тирә-юньдәге шартлар, мохит, тәрбия һәм укыту барышында туган эмоциональ-психологик эшчәнлек, физик һәм интеллектуаль әзерлек баладагы сәләтнең үсешенә турыдан-туры тәэсир итә. Сәләтле баланың мөстәкыйль эшчәнлеге, ялгышлары - табышлары өлкәннәрнең телектәшлек шартларында барырга тиеш. Һәртөрле сәләт иясе янында остаз, педагог булуы шарт.

Югарыда әйтелгәннәр буш сүз генә түгеллегенә үз эш тәҗрибәмнән мисаллар китереп узарга телим.

Күп елллар элек, әле үзем мәктәп укучысы булганда ук  иҗади фикерләүче укучыларга ярдәм кирәклеген аңлап, күңелемә салып куйдым. Ә хезмәт юлымны мәктәп белән бәйләү  күңелдәге төерләрне чишәргә,  сәләтле укучыларга якын килеп эш итәргә этәрде. “Энҗе бөртекләре”, "Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләрендә кулына каләм тоткан, иҗат утында янып, һәр табышларына күзләре ялкынланган, күңелләрендәге  шул очкынны сүндермәскә теләп, тиешле юлны күрсәткән әлеге кызлар һәм малайлар белән бик күп рухи канәгатьлек кичергән вакытлар хәтердә. Бала күңеле сизгер, нечкә. Аңа бары тик хуплау сүзләре аша гына кимчелекләрне төшендерергә, күңелен сүрелдермәскә кирәк. Тәрәзә төбенә утыргач кына шигъри юллар иҗат итүче Ләйлә, нинди салкында да урамда, урамда илһам алучы Лилия, математикадан катлаулы мәсьәләләр чишкәндә генә кәгазьгә хисләр өермәсен төшереп куючы Артур, җырлый – җырлый иҗат итүче Алия -  минем табышларымның бер өлеше генә.  Алга китеп булса да шуны әйтергә кирәк: төрле елларда мәктәп тәмамлаган укучылар арасыннан төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып чыныккан, җиңүләр яулаган   егермеләп кыз бала үзенең хезмәт юлын турыдан – туры тел, әдәбият,  сәнгать белән бәйләде һәм хәзерге көндә дә күпчелеге яшьлек хыялларына тугры калды.  

Үзем 5 нче  сыйныфка алган балаларның иҗади мөмкинлекләреннән чыгып, төрле  юнәлештәге биремнәр бирәм. Шулай итеп аларның сәләтләрен ачыклыйм һәм алга таба шул юнәлештә эш алып барам. Һәр бала – аерым шәхес. Аларның кызыксыну – сәләтлелек ягыннан мөмкинлекләрен ачыклагач,  һәркайсына индивидуаль якын килеп, шәхси белем бирү маршрутын ачыклыйм. Мәсәлән, Нурзиләфән нигезләрен, аеруча гуманитар фәннәрне уңышлы үзләштерә. Айзилә исә иҗади яктан сәләтле: шигырь яза,  ә менә Илдар  төгәл фәннәрне үз итә, спорт ягыннан да булдыра. Әлеге укучыларны бер калыпка салып булмый. Үзләрен кызыксындырган өлкә буенча үсеш юлларын ачыклау гына шәхес булып формалашуда ярдәм итәчәк. Сәләтле балалар белән эшләү укытучының үзеннән дә иҗадилыкны таләп итә. Креатив фикер йөртү, көтелмәгән нәтиҗәләр ясау балаларда зур кызыксыну уята. Үзләрендә дә шундый мөмкинлекләрне ачыклау теләге тудыра.

«Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Татар теле укытучысы буларак, мөһим бурычларымның  берсе - укучыларны мөстәкыйль рәвештә иҗади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, укучыларның эзләнү, тикшеренү һәм иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштыру. Укытучының эше билгеле нормалар белән исәпләнми. Озак еллар түгәрәк эшчәнлегендә шөгыльләнгән булсак, хәзер үз теләгебез белән әлеге эшне дәвам итәбез. Шигырь язу нечкәлекләрен дә, хикәя язу серләрен дә үз итәргә тырышабыз. Шулай ук фәнни – эзләнү эшләрендә дә үзебезне сынап карыйбыз.

Эш барышында заманча технологияләр куллану ярдәмгә килә,чөнки алар  укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уята, аның танып - белү активлыгын үстерә һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтә, сәләтләрен ача. Заманча технологияләр шәхесне хәзерге чор таләпләренә туры килә торган белемнәр белән коралландыра, аны җәмгытьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота.  Бу очракта кыска гына вакыт эчендә күп сорауларга җавап бирү, төрле фикер, идеяләр әйтергә мөмкин булган сораулар тәкъдим итү мөмкин. Сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен күтәрә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Бирелгән терәк сүзләрдән, билгеле хәрефләргә башланган хикәя төзегәндә, рифма табу, билгеле сүзләрне кертеп, шигырь язганда һәр баланың иҗат итү мөмкинлекләре ачык сизелә. Билгеле бер темага эзләнү юнәлешләре тәкъдим итү дә зур кызыксыну уята. Мәсәлән, быелгы 5 нче сыйныф укучыларын алыйк. Аларның кайсы якка күбрәк игътибар – кызыксыну күрсәткәннәреннән чыгып, берничә юнәлештә шөгыльләнәбез. Раиль терминнарны тиз өйрәнә, төгәл җаваплар бирә. Аңа тел һәм әдәбият өлкәсендәге теоритик мәгълүматлар белән эшләү җиңел. Шунлыктан билгеле бер темага өстәмә мәгълүматлар табу белән теләп шөгыльләнә. Аның белән бер партада утыручы Фазыл исә әсәрнең яисә мисалларның матурлыгына, бизәкләренә соклана. Ә Гөлсинә, Алсу, Илсаф үзләре уйлап табарга ярата. Гөлсинә шигырь яза, Алсу хикәяли,ә Илсаф фантазиясен эшкә җигә. Кыска гына арада шушы юнәлештә өстәмә эшләр башкару үзенең нәтиҗәләрен дә бирде: Раил татар теленнән олимпадада призер булса, Гөлсинә “Илһам” бәйгесендә катнашып, зона турында көчен сынады. Алсу, Фазыл, Илсаф – “Татар егете” конкурсына сценарий төзегәндә актив катнаштылар.

Әйе, укучыларның сәләтен үстерүдә иҗади эшләр зур әһәмияткә ия. Аларның һәрберсендә балалар бер-берсе һәм укытучы белән аралашалар, киңәшәләр. Иҗади активлык мөстәкыйль булуны таләп итә. Һәр укучы үзен төрле эшчәнлектә иҗади шәхес итеп күрсәтергә тели.

Эш тәҗрибәмдә төрле елларда алып барылган “Энҗе бөртекләре”, “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәкләренең үрнәкләрен бик теләп файдаланам. Аларда шөгыльләнгән укучылар гади җөмләне тылсымга төрергә, хисләрне шигъри юлларга салырга өйрәнделәр. КДУның журналистика, татар филологиясе, КДПУның татар теле һәм әдәбияты, мәдәният институтының төрле бүлекләрен тәмамлап, мин ачкан энҗе бөртекләрен тагын да камилләштерделәр. Бүгенге көнгә килгәндә, укучыларны  төрле иҗади, эзләнү кебек эшләргә тартып, конкурсларда чыгыш ясыйбыз. Бөтенрәсәй “Илһам”  конкурсында, шулай ук “Тукай укулары”, “Парламент дәресе” кысаларында сочинение конкурсларында, “Киләчәккә билет” сочинение бәйгесендә һәр елны диярлек бик теләп катнашабыз.   Матур нәтиҗәләребез дә күп.

Балаларның сәләте  бер-берсенең белемен тикшерү, проектларны яклау, семинар-дәресләрдә дә ачык күренә. Балаларга белемнәрен тагын да тирәнәйтү, акыл, фикерләү сәләтен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, фәнне тирәнтен һәм төпле үзләштерәләр, белем туплау күнекмәләре үсә, камилләшә, шулай ук укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итү мөмкинлекләре үсә.

Фәнни конференцияләргә әзерләнүнең дә укучылар сәләтен үстерүдә зур әһәмияте бар. Укучы өстәмә чыганаклардан файдаланып әзерләнә, үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзли. Ул мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, нәтиҗә ясый.

Түбән сыйныфларда ук укучыларда әдәби әсәрләр укуда кызыксыну уятуны да сәләтле укучылар белән эшләүнең бер төре дип саныйм. Әдәби әсәрләр уку  укучының фикерләү сәләтен үстерә, грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерә, сүзгә осталыгын баета. Бала яшьтән үк никадәр күбрәк укыса, шулкадәр белемлерәк, зыялырак була.

Түбәндәге мәсьәләләрне истә тотарга кирәк дип саныйм:

  • Бала укытучысын хөрмәт итәргә, ышанырга тиеш.Моның өчен укытучының да төрле бәйгеләрдә катнашып торуы, иҗат кешесе булуы сорала. Бу укучы белән укытучыны тагын да ныграк берләштерә генә.
  • Вакытны кызганмыйча күп эшләү, ләкин көндәлек режимны бозмау. Баланың сәламәтлеге турында да онытырга ярамый.
  • Укучының  фәнгә карата кызыксынуы кимемәсен өчен,эшчәнлекне төрләндереп тору.
  • Укучының уңышлары белән горурланып яши белү, һәр уңышы өчен мактау, рәхмәт сүзләре әйтү һ. б.чараларны куллану.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: балаларда сәләтлелекне үстерү һәм тәрбияләү-сәләтле шәхесне тәрбияләү ул. Бу–заман таләбе.

Кулланылган әдәбият.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия –мәңгелек фәлсәфә: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. –  Казан.”Мәгариф”нәшрияты 2001 -20 б.

Хуҗиәхмәтов Ә.Н.  Тәрбия дәресләре: педагогик уку йортлары өчен ярдәмлек.- Казан. “Матбугат йорты” нәшрияты, 1998-40б


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х езмәт булган җирдә уңыш бар ДӘРЕСТӘН ТЫШ ВАКЫТТА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ Кыямова Г.Р.- Алан урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Слайд 2

Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Л.Н.Толстой

Слайд 3

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ Сәләтле балалар “федераль максатчан программасы” . Сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүне тәэмин итү өчен шартлар тудыру, аларның потенциаль мөмкинлекләрен тор-мышка ашыру хәзерге заман җәмгыяте ндә өстенлекле бурычлар-ның берсе булып тора Укытучылар һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре арасында, шулай ук ата-аналарда сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү юллары турында фәнни адекват һәм заманча күзаллаулар форма-лаштыру буенча җитди мәгърифәтчелек эше таләп ителә

Слайд 4

БУРЫЧЛАР

Слайд 5

Минем бурычларым: укучыларның белем үсеше дәрәҗәсен төгәл билгеләү; нинди алым, эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү; укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу; балада үзбәянең югарылыгы. Аның үз көченә ышанучанлыгын булдыру; гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру.

Слайд 6

Укучының сәләтле булуына характеристика : Балаларның сәләтле булу өлкәсен ачыклау Уку Танып-белү Мотивацион Иҗади Шәескә юнәлтелгән Лидерлык

Слайд 7

Диагностика Сәләтле өлкәсе Эшне планлаштыру Д әресләрдә проблемалы һәм иҗади биремнәр О лимпиадаларга индивидуаль әзерлек Олимпиадаларда катнашу Закирова Нурзиләнең шәхси белем бирү маршруты

Слайд 9

Түбәндәге мәсьәләләрне истә тотарга кирәк дип саныйм: Бала укытучысын хөрмәт итәргә, ышанырга тиеш. Моның өчен укытучының да төрле бәйгеләрдә катнашып торуы, иҗат кешесе булуы сорала. Бу укучы белән укытучыны тагын да ныграк берләштерә генә. Вакытны кызганмыйча күп эшләү, ләкин көндәлек режимны бозмау. Баланың сәламәтлеге турында да онытырга ярамый. Укучының фәнгә карата кызыксынуы кимемәсен өчен, эшчәнлекне төрләндереп тору. Укучының уңышлары белән горурланып яши белү, һәр уңышы өчен мактау, рәхмәт сүзләре әйтү һ. б.чараларны куллану.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты

“ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”...

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Дәрестә куллану өчен карточкалар.

Индивидуаль эшне оештыру өчен карточкалар....

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

Асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәре исемлеге

Минең тарафтан 2014 уҡыу йылынан башлап үткәрелгән асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәренең исемлеге...