Нуруллина Ландыш Хәмитовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Хезмәтем, көчем - милләтем өчен!

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: педагогик осталыкны камилләштерү

Увлечения: китаплар уку, барлык булган буш вакытымны балама багышлау

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Школа №66"

Навигация

Последние записи в блоге
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/landysh-hamitovna-nurullina
Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.
А. Эйнштейн

О себе

Мин - Нуруллина Ландыш Хәмитовна.

 

Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагоглык эшчәнлегемә 5 ел. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. 
    Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам. Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм, методик яңалыклар белән танышып барам. 
  Мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. 
Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә класстан тыш эшләрнең дә әһәмияте зур. 
      Мин укучыларымны матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтәм. Чөнки күңеле матур булган кеше ямьсез гамәлләр кыла алмый.
    Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Исхакый "Татар хатыны ниләр күрми"

Г.Абсалямов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

     Һәркем үз гомерендә бик күп кешеләр белән таныша, очраша, күбесен яңадан хәтерләмәскә дә мөмкин. Ләкин бу укытучыга кагылмый. Шуның өчен укытучы һәркем күңелендә яхшы һәм матур уйлар гына калдырырга тиеш. Укытучы үзеннән соң беркемгә дә күренми торган эз калдыра, ләкин никадәрле әһәмиятле! Барлык атаклы кешеләрнең уңышларында укытучының хезмәте бар. Алар бит һәр кеше өчен чиксез көчләрен куялар. Яшәү рәвешләре белән үк алар балаларны яхшылыкка, тәртипкә, гаделеккә һәм акыл хезмәтенә өйрәтәләр.

Моё портфолио

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә.

Г.Утыз Имәни.

Күпме вакыт үтсә дә, әле мин балачак илендә. Чөнки мин балалар янында, мин укытучы. Мин сайлаган юл - мәктәп юлы. Балалар минем өчен иксез - чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар. Яктар янармы, томаннар артында югалып калырмы, минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер. 

 Укытучы һөнәрен  мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәнү, үз тәҗрибәсен яшь буынга күчерү һәм тормыш тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән.

 Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Күзләре дә укытучы күзе белән ачыла.

 Укытучы эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра. Бу сыйфатларны тәрбияләү өчен мин мөмкин булган төрле эш чараларын кулланырга тырышам.

 Кем уйлаган, Казанда туып үскән шәһәр кызы үзенең язмышын авыл, балалар белән бәйләр дип. Менә 5 елга якын инде көн саен үземнең укучыларым янына, аларга татар теленең серләрен ачарга, шул серләрне күнелләренә салырга ашыгам.

 2010 ел. Беренче дәрескә курка-курка гына атлап керүләре, ун пар күзнең миңа текәлеп карап торулары …Ул көннәр артта калды. Бүген мин шатланып, мине яратып көтеп торучы укучыларым янына ашыгам.

 Бүгенге көндә мин дәресләрдә мөмкин булганча компьютер кулланырга тырышам, төрле мультимедия дәреслекләреннән файдаланам, дәресләргә презентацияләр әзерлим, интернет ресурслардан файдаланам. Дәресләрдә төрле технологияләрне кулланам: шәхескә юнәлтелгән технология, группалап укыту, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау технологияләре кертәм. Ял минутларын фән белән бәйләп үткәрәм. Укучылар белән берлектә сыйныфтан тыш чараларны үткәрүгә дә зур игътибар бирәм.

 Җәмгыять укытучыга аерым бер җаваплылык йөкли, ышандыру көченә мөмкин хәтле ия булган кешене генә укытучы итеп кабул итәргә мөмкин. Ул балаларда белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре формалаштыра. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп зур тәрбияви проблема. Шуңа күрә укытучы һәрдаим үсәргә, күп белергә, замана белән бергә атларга тиеш. Ә моның өчен күп укырга, эзләнергә кирәк. Мин үзем һәрвакыт математика өлкәсендәге яңалыклар белән танышып барам.

 Илебезгә белемле укучылар белән беррәттән, зыялы, тәрбияле, үзенең Ватанын, телен хөрмәт итүче укучылар тәрбияләү – һәр укытучының изге бурычы.

 

 Эштән, тормыш ыгы-зыгыларыннан арыган вакытларда үз-үземә сорау бирәм: “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмадыммы мин?” Бүген мин икеләнмичә әйтә алам :”Һич юк. Укытучы хезмәте – минем гомерлек профессиям. Янәшәдә “Гөлназ апай !” дип яратып эндәшүче укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче менә дигән хезмәттәшләрем, шатлыкларны, кайгыларны бүлешергә гаиләм бар. Әйе, мин бәхетле.” Укучыларымның югары нәтиҗәләре, олимпиадалардагы җиңүләре, төрле бәйгеләрдәге уңышлары мине икеләтә бәхетле итә. Мин үземнең укучыларым белән горурланам. 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: