Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы сайты

Кеше булса, эшләр эше булсын, тормышының булсын мең яме!

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Фәнни-тикшеренү эшләре

Увлечения: бию, җыр сәнгате, кул эшләре

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кәзкәй авылы

Место работы: ДБГБУ "Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе"

Звание, ученая степень: Почетная грамота МКУ-2016, Почетная грамота Главы Актанышского муниципального района - 2018.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/leila-29101979mailru
Татар бәхете өчен мин җан атармын; Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Габдулла Тукай

                                                             “Йөрәгемне балаларга бирәм.

                                                            Бар күңелем биреп укытам.

                                                             Гомер буе шушы изге эшне

 Башкарам мин олы шатлыктан”.

        Мин укытучы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эшли генә башлаган елларымда укучыларымның күбрәк белүләренә ничек ирешергә, ничек минем фәнемне яраттырырга, алган белемнәрен тормышта ничек кулланырга өйрәтергә дигән сорауларны еш куя идем үземә. Моның өчен мин мәктәпне бетерүче чыгарылыш класс укучысының моделен төзедем һәм шуннан чыгып, эшемнең юнәлешләрен билгеләдем.

           Минем укучыларым тормыш мәгънәсен аңлаучы (яхшы гаилә төзергә сәләтле, үз балаларын тәрбияләүгә җаваплылыкны аңлаучы, максатка омтылучан, профессиональ әзерлекле), интеллектуаль яктан үсешкә ия булган, тырыш, таләпчән, мөстәкыйль, намуслы, эшкә иҗади якын килә белүче, конкурентлылыкка сәләтле, тәртипле, авырлыкларны җиңә белүче, үзен-үзе хөрмәт итүче, кешелекле, аралашучан, физик яктан чыныккан, эстетик культуралы, табигатьне сакларга әзерлекле булырга тиеш. Менә шушы барлык сыйфатларны да тәрбияли алырлык методлар эзли башладым.

Минем методик табышларым... Бу турыда уйлаганда, мин үземнең мөгаллимлек итү чорын күз алдыма китерәм. Методик табышлар 2-3 ел эчендә генә барлыкка килми бит. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлавыма 6 ел, шуның бишенче елын, районыбызда яңа гына ачылган кадет интернат мәктәбендә дәвам итәм. Шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысулның икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, яхшы нәтиҗә көтеп, балаларның башкача җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем. 

Бүген, фән һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр киң колач алган көндә, укыту – тәрбия эшенең сыйфатын камилләштерү – көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең берсе. Ә белем бирүнең сыйфаты укытучының нинди метод- алымнар куллануына, яңа технологияләрне үзләштерүенә бәйле.  Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен дә, эшен дә дөрес оештырсын,  лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Ә укытучы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә тиеш. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә аралашмыйча яши алмый. Укучыларны аралашырга өйрәтмәсәң, алар ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга һәм кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Уйлана торгач, мин үстерешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Һәм үстерешле укыту технологиясе мине югарыда санап киткән каршылыкларны җиңәргә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, ә арадан берсе җитәкче итеп сайлана. Төркемнәрдә эшләү дәверендә минем укучыларым, бер-берсенең уй – фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.  Укучыларым автив,  аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя дә куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күреп, аларны төзәтеп кенә уңышка, үсешкә ирешә ала.  Әгәр  дә үз укучыларың төрле әңгәмәләрдә катнашып, үз фикерләрен әйтергә өйрәнсәләр – бу методик табыш түгелмени?!

Соңгы елларда рус телле балалар мәктәбендә,  татар төркемнәре белән эшләгәндә, үзеннән – үзе  яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә, эзләнергә туры килә. Заман таләбен истә тотып,  мин татар теле дәресләрендә коммуникатив үстерешле, иҗади үсеш, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән укыту технологиясен киң куллана башладым.

 Иҗади үсеш технологиясенең төп шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә  оештыру. Укучы үзе башкара алырдай, белеме – көче җитәрлек  биремнәрне  үти; ярдәм кирәк булганда, янәшәдәге иптәшеннән сорый; төркем эчендә һәр укучы үз фикерен әйтә һәм яклый ала. Иҗади үсеш технологиясендә мине кызыксындырган моментларның берсе: үз – үзеңне бәяләү принцибы. Бу технология  буенча бала ничә бирем үтәсә, үз – үзенә ул шулкадәр  билге куя, үз – үзенә карашы да уңай якка үзгәрә, ләкин шул ук вакытта иптәшләре ягыннан контрольдә дә тора әле.  Укучы дәрестә эшләсә, катнашса үзенең начар билге алмаячагын белә, укучыда үз – үзенә  ышаныч тәрбияләнә. Бу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә. Дәресләрдә дә укучыларым  бер – берсеннән оялмыйча, курыкмыйча җавап бирәләр, бер – берсенең ярдәмен тоялар., үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялчан укучыларга  дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлык артты, эчке дөнялары да көннән – көн матурая.  Ә иң мөһиме – укучыларымның игътибары артты.  Нәсыйбуллин Эрик кебек тынгысыз, пырдымсыз укучым да тыңлый белергә өйрәнде. Чөнки алар төркемнәрдә утырганда бер генә халәттә утырмыйлар. Аларга басарга да, үрелергә дә, төрле хәрәкәтләр ясарга да туры килә. Нәтиҗәдә, укучыларым дәрес буе хәрәкәтләнә, аларга  ясалма физкультминут үткәрүнең кирәге дә калмый.

Иҗади үсеш технологиясе шәхесне хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә әзерләүне,  фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күз алдында тота, балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, иҗади эшкә юнәлтә.  Иҗади үстерешле  укыту укучыларга иҗади  сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәләре бирүгә этәргеч булып тора.

Соңгы елларда без укучыларның белем дәрәҗәсе, күнекмәләре турында  күп сөйләшәбез. Укучының үзконтроле  ни дәрәҗәдә, төп фикерне билгели аламы, игътибарлылыгы, хәтерләве нинди -  шуларга әһәмият бирәбез. Шуларны ачыклагач кына,  сыйныф белән  нәтиҗәле эшләргә, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән укыту технологиясе кулланырга була. Мин үз эшемдә терәк схемалар куллануны, тест биремнәрен башкаруны, чагыштыру һәм алыштыру, индивидуаль – дифференциаль карточкалар белән эшләүне уңайрак күрәм. Шулай ук, мультимедиа чараларын куллану да дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп өйрәнүгә ярдәм итә, укучыларда максатка омтылучанлык тәрбияли, телне үстерүгә кызыксыну уята.  Шулай итеп, шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән укыту технологиясен кулланып, төрле дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим итеп, укытучы укучыларга үзләренең  белемнәрен күрсәтергә ярдәм итә,  аларда үз – үзләренә ышаныч, укуга кызыксыну тудыра.

Татар теле дәресләрендә укытучы  төрле технологияләр кулланып,  төрле  күрсәтмә әсбаплардан һәм чаралардан файдаланып, төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәрестә белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне  өйрәткәндә һәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

Рус телле мәктәпнең татар төркемнәрендә эшләү – ул үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Укучыларның хаталарын төзәтү, аларны  булдырмау өстендә эшләү, схемалар буенча җөмләләр  төзү, укылган әсәр  буенча әсәрнең эчтәлеген, автор фикерен  тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү дә көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.

     Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә укучыларда фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Хәзерге дәреснең төп үзенчәлеге- ул балаларның акыл сәләтен үстерү. Моның өчен укучыларның фикерләвен, белем алуга  теләк – омтылыш үстерү һәм дөрес мөнәсәбәтләр  тәрбияләү буенча максатчан эш алып барырга кирәк.  Әлбәттә, күзәтүчәнлек, яхшы сөйли белү, ишетеп аңлый белүне үстерү кебек традицион дәресләргә куела торган максатлар да игътибардан читтә калмый.  Татар теле укытучысы  буларак,  мин  “Хезмәтем, көчем - милләтем өчен” дип  эшлим һәм яшим.  Миңа балалар язмышы ышанып тапшырылган. Киләчәктә аларга  Ватан иминлеге өчен хезмәт итү, җәмгыятебез тудырган байлыклар сагында тору бурычы йөкләнәчәк. Әгәр дә мин,  укучыларымда туган илгә, халкыма карата  мәхәббәт тәрбияләү белән бергә татар телен өйрәнүгә дә кызыксыну уятып, аларда киләчәктә мин биргән белемнәрнең кирәклеген дә тойсам, мин үземне бик бәхетле итеп тояр идем. Әгәр дә мин үз фәнемә мәхәббәт уятып, телебезне, милләтебезне яклауга, аны үстерүгә өлеш кертердәй шәхесләр тәрбияләп, алар турында яхшы фикерләр, мактау сүзләре  дә ишетәм икән,  мин - чыннан да бәхетле. Шушы максатларыма ирешү өчен миңа методик табышларым ярдәм итә дә инде.

Хезмәт юлымның һәр сәгате туктаусыз белем алу, тынгысыз эзләнүләр белән үткән. Башкача мөмкин дә түгел! Заман белән бергә атлыйм дисәң – укы, өйрән, осталыгыңны арттыр. Кыскасы, һәрвакыт үсештә бул. Шуны аңлап эш иткәндә генә уңышка ирешеп була һәм минем хезмәтем дә юкка чыкмый, ә уңышларым укучыларымда чагылыш таба. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам.

 

О себе

Туган елы:  29 нчы октябрь, 1979 ел

Туган урыны:  ТР Актаныш районы, Кәзкәй авылы.

Белеме:  югары, АДПУ- 2006

Белгечлеге:  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Педагогик стажы:  18 ел

Категория: I

Мәктәп проблемасы:  Культуралы шәхес тәрбияләү чарасы буларак, укыту – тәрбия процессында инновацион алымнар куллану

Үз проблемам:  Культуралы шәхес тәрбияләү чарасы буларак, тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

Методик тема: “Иҗади эшләүче шәхес формалаштыруда фәнни-эзләнү эшчәнлеге”  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 

    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 

Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен бик яратып укыйм. Үземнең укчыларыма да шушы яхшы китапларны укырга кызыксыну уятам.

Мой взгляд на мир

Мин тормышка оптимистик карашта. Яшәү мәгънәсе- алдан уйланып, планлаштырып корылган тормыш ул. Тормышы, яшәү рәвеше турында уйлап, киләчәк турында кайгыртып яшәгәндә генә кеше гомер юлын үзе өчен дә, башкалар өчен дә файдалы һәм мәгънәле итеп уздыра ала.

Мои достижения

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

Уку еллары

Конкурс төрләре

Урыны

Укучы

Укытучы

2010-2011

Татар теленнән мастер - класс

район этабында җиңүче

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

2010-2011

Зирәк тиен

(республика)

 

сертификат

6-11 кл.

Фәрхетдинова Л.Ф.

2011-2012

“Алтын каурый”

конкурсы (Казан дәүләт университеты Алабуга филиалы)

лауреат диплом

Алькова А.(10 кл.)

Фәрхетдинова Л.Ф.

(сертификат, рәхмәт хаты.)

2011-2012

“Гамил Афзал укулары - 2012” фәнни-эзләнү конференциясе.(Г.

Афзал премия лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышлана)

 Җиңүче дипломы

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2012-2013

Межрегиональная научно-практическая конференция «Применение инновационных технологий на уроках татарского языка и лит., как фактор повышения качества образования»

сертификат

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2012-2013

Республика семинарында чыгыш: “Татар әдәбиятын Альберт Яхин системасына нигезләп укыту үзенчәлекләре”

 

сертификат

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2012-2013

Актуальные проблемы преподавания татарского языка и литературы, русского языка и английского языков (респ.)

Сертификат

Публикация

 

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2012-2013

“Каурый каләм”

иҗат конкурсы

(Бөтенрәсәй) Публикация

 

I дәрәҗә диплом

Давыдова И.А. – 10 кл.

Фәрхетдинова Л.Ф. (сертификат)

 

2012-2013

Выступление на тему: "Татар әдәбиятын укыту үзенчәлекләре. (респ.)

 

сертификат

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2013-2014

«Ачык дәрес» июль №7(42)“Серле сандык”дәрес эшкәртмәсе

Публикация

 

 

 

 

 

 

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

 

 

 

 

 

 

2013-2014

Республикакүләм фәнни – гамәли конференция “Җәмит Рәхимов укулары”

сертификат

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2013-2014

Республикакүләм“Без яшь, без сәләтле...” фәнни-тикшеренү укучылар конференциясе

Җиңүче дипломы

Мингазова Р. М.-X класс

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

2013-2014

КФУ Алабуга шәһәре II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференция

сертификат

 

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

 

 

2013-2014Республикакүләм "Туган телем - шагыйрьләр теле"җиңүче дипломы Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014Республикакүләм фәнни-гамәли конференция: “Җәмит Рәхимов укулары” сертификат Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014
Бөтенрәсәй фәнни-методик семинарда мастер-класс күрсәтү
диплом Фәрхетдинова Л.Ф.
2013 - 2014III республика фәнни-тикшеренү конференциясе “Гамил Афзал укулары”.шаһәдәтнамә Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014“ТАТМЕДИА” Ачык Акционерлык Җәмгыяте “Көмеш кыңгырау” республика балалар – яшүсмерләр газетасы редакциясеРәхмәт хаты Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014Казан федераль университетының Алабуга институты Рәхмәт хаты Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе шаһәдәтнамәШәрипов Радик (7 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014“Яшьләр фәнни эзләнүдә” фәнни-практик конференция (респ.)сертификатМингазова Регина (10 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014Интернет конкурс “Шигърият дөньясында”дипломФәрхетдинова Айназ (5 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2013-2014“Каурый каләм – 2014” Бөтенрәсәй иҗат бәйгесеIII дәрәҗә дипломНәҗмиев Илдар (10 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015Укучылар иҗаты “Көмеш кыңгырау” №44(1730), 8 ноябрь, 2014 елпубликацияӘгълетдинов Ленар (5 кл.),Фәрхетдинова Айназ (6 кл.), Галиева Лилия (6 кл.), Мөхәммәтгалиев Ильвир (6 кл.), Бикташев Идрис (10 кл.), Нәҗмиев Илдар (11 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015“Туган телем – шагыйрьләр теле” II республика фәнни-эзләнү конференциясе лауреат дипломыВәлиева Эльвира (8 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.(рәхмәт хаты)
2014-2015Свидетельство о публикации в электронном СМИ (nsportal. ru ) рабочая программасертификат Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015

Pro. Школу.ru

Проект “Источник знаний” на тему “Татары в Великой Отечественной войне
грамота Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015

«Актаныш таңнары»  җомга, ноябрь, 2014, 83 (9933)

“Кадетларның тантаналы анты” мәкалә.

публикация Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015"Илһам" бөтенрәсәй иҗат конкурсысертификатФәрхетдинова Айназ(6 кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2014-2015Свидетельсво о публикации в электронном СМИ рабочая программатаныклык Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Лауреат дипломыВәлиева Э.Р. (8а класс)

Фәрхетдинова Л.Ф

(Рәхмәт хаты)

2014-2015

За подготовку участника III Всероссийской научно-практической конференции имени Мусы Джалиля, посвященной 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.

рәхмәт хаты Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Межрегиональный семинар «Использование инновационно-коммуникативных технологий на уроках татарского языка и литературы» сертификат Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Республиканский семинар учителей татарсого языка и литературы по теме “Преподавание татарского языка и литературы в условиях реализаөии ФГОС ООО.”сертификат Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Публикация в электронном СМИ творческая работа «Вахит Имамов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы»таныклыкВәлиева Э.Р. (8а класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015За активное участие в работе круглого стола на тему: «Моя Родина - Татарстан», посвященный 95-летию образования Татарской АССР и 25-летию новой государственности РТ сертификат Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Всероссийский творческий конкурс учащихся и студентов  «Каурый калэм» II дәрәҗә дипломФәрхетдинова А.З. (6 класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Всероссийский творческий конкурс учащихся и студентов  «Каурый калэм» сертификатФазлыева Л.Д (8а класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015Гамил Афзал исемендәге иҗади бәйге. дипломФәрхетдинова А.З. (6 класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015“Көмеш кыңгырау”, “Актаныш таңнары” укучылар иҗатыпубликацияӘгълетдинов Ленар- 5 кл., Фәрхетдинова А. – 6 кл., Мөхәммәтгалиев И. - 6 кл., Галиева Л. – 6 кл., Бикташев И. -10 кл., Нәҗмиев И. -11 кл.Фәрхетдинова Л.Ф
2014-2015I Республика “Җиңү җыры” әдәби конкурсыдипломФәрхетдинова А. – 6 кл.,  ., Фазлыева Л. – 8а кл.,  Бикташев И. -10 кл., Нәҗмиев И. -11 кл.Фәрхетдинова Л.Ф
2015-2016“Туган телем- шагыйрьләр теле” III республика фәнни-эзләнү конференциясе.II дәрәҗә дипломГабдрахманова Р.Р.(8а класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2015-2016Практический семинар для учителей татарскоо языка и литературы "Особенности преподавания татарского языка, как родного в условиях ФГОС: разработка рабочей программы по учебному предмету"сертификат Фәрхетдинова Л.Ф
2015-2016Илһамлы каләмрәхмәт хатыФәрхетдинова А.З. (7 класс)Фәрхетдинова Л.Ф
2015-2016VI всероссийский конкурс чтецов им. Г.Тукая "Современники Тукая"Гран-приГабдрахманова Р.Р. (8а класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2015-2016Публикация в электронном СМИ "Зур югалту", "41 нең язы җитә, җәе җитә..."свидетельствоФәрхетдинова А.З.(7 класс), Фазлыева Л.Д. (9а класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2015-2016“Туган телем- шагыйрьләр теле” фәнни – эзләнү конференциясеII дәрәҗә дипломГабдрахманова Р.Р. (8а кл.)Фәрхетдинова Л.Ф.
2015-2016II төбәкара “Җиңү җыры”әдәби конкурсы

II дәрәҗә диплом,

Җиңүче сертификаты

Фәрхетдинова А.З.(7 кл.),

Шәрәфетдинова Алсу (9а кл.)

Фәрхетдинова Л.Ф.
2015-2016“Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесе“Иң зәвыклы костюм” номинациясе, дипломV  сыйныфларФәрхетдинова Л.Ф.
2015-2016Габдулла Тукай иҗатына багышланган кул эшләре конкурсы  “Әдәби герой музее”

III дәрәҗә диплом,

Рәхмәт хаты

Талипов И.(5 кл.),

Хазиев Динис,

Хисамова Регина,

Габдрахманова Рәмилә,

Әхмәтханов Ильяс

Габитов Тимур,

Гыйздәтуллина Тансылу,

Фазлыева Алсу,

Вильданова Гөлназ,

Фәрдиева Зөхрә

 

Фәрхетдинова Л.ф.
2015-2016участие  в региональном семинаре "Актуальные аспекты реализации ФГОС"сертификат Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017II республикакүләм әдәби конкурс "Җиңү җыры"II дәрәҗә дипломФәрхетдинова А.З.Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017III төбәкара фәнни-гамәли конференция "Шәҗәрәләр-нәсел агачы"сертификатФәрхетдинова А.З.Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017"Милли мәгариф: заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып-белү эшчәнлеген оештыру" республикакүләм дәрес эшкәртмәләре конкурсы (беренче этабы)сертификат Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалелауреат дипломыХәлиуллин Марат (11 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Республикакүләм Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивалелауреат дипломыДиргамов Илнар (9 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017"Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесе"нең район этабында "укучылар иҗаты" арасындаграмота I урынФазлыева Эльвира (8 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Татар теленнән республика олимпиадасының район этабында җиңүчеҗиңүче дипломыГабдрахманова Рәмилә (6 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Татар теленнән республика олимпиадасының район этабында призерпризер дипломыФәрхетдинова А.З. (8 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Татар теленнән республика олимпиадасының район этабында призерпризер дипломыГабдрахманова Регина (9 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының район этабында призерпризер дипломыФазлыева Эльвира (8 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2017-2018"Мәйдан" журналында укучылар иҗаты "Балачак үтеп бара"№9, сентябрь,2017 147 нче битДанил Биккинин (7 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2017-2018"Тел - мәңгелек хәзинә" методик җыентык. "Сугышта кеше - бер алмаз бөртеге" дәрес эшкәртмәсеАктаныш муниципаль районы мәгариф бүлеге, 2017 Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017"Мәйдан"журналы, июнь 2016.  "Һәйкәл янында уйлану", "Гомерлек яра".публикация

Фәрхетдинова Айназ (8 класс),

Фазлыева Лиана (9 класс)

Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017"Көмеш кыңгырау" газетасы. №14 (1852) 15 апрель, 2017. "Көннәр үтә, төннәр үтә"публикацияБиккинин Данил (6 класс)Фәрхетдинова Л.Ф.
2016-2017

"Көмеш кыңгырау" газетасы. №16 (1854) 29 апрель, 2017.

"Син яшәрсең...",

"Театрга 110!"

публикация

Мөхәммәтгалиев Ильвир (8 класс),

Фәрхетдинова Айназ (8 класс)

Фәрхетдинова Л.Ф.

 

Моё портфолио

Инновацион технологияләр педагогик эшчәнлеккә елдан-ел тирәнрәк үтеп керә. Шул уңайдан, үземнең эшчәнлектә традицион технологияләр белән берлектә информацион технологияләр, үстерешле укыту технологиясе элементлары кулланып укытырга тырышам. Аеруча компьютер кулланып үткәргән дәресләргә өстенлек бирәм. 

Әдәбият дәресләрендә язучы иҗатларын өйрәнгәндә компакт дисклар куллану бик отышлы.

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Научно-техническое творчество
Добавить грамоту в портфолио