Файзуллина Лейсан Тагировна

Сайт учителя татарского языка и литературы Файзуллиной Лейсан Тагировны

Яхшыга омтылып яшә!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: История родного края

Увлечения: Рисование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Пимери, Пестречинский район

Место работы: МБОУ "Ленино-Кокушкинская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/leysan-fayzullina
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
Татар халык мәкале

Кадерле мини-сайт кунаклары, һөнәрдәшләрем, укучыларым, әти-әниләр, сезне үземнең мини-сайтымда сәламлим! Сезнең белән тәҗрибә уртаклашырга, аралашырга өметләнәм. Татар теле һәм әдәбияты буенча эш тәҗрибәмне уртаклашырга телим.

О себе

 Я, Файзуллина Лейсан  Тагировна, 19  лет работаю учителем татарского языка и литературы.  Для того, чтобы быть хорошим учителем, нужно любить то, что преподаешь, и любить тех, кому преподаешь. Знания традиций воспитательного и учебного процессов образовательного учреждения помогают мне понять, как важно продолжать и приумножать все лучшее, чего добились мои предшественники и нынешние коллеги.     

 Поэтому я стараюсь, чтобы  моя профессиональная деятельность   имела  высокую  научную, практическую направленность.  Я постоянно   работаю  над  повышением  своего  интеллектуального уровня и профессионального  мастерства, максимально  использую в работе знания образовательных стандартов и реализующих их программ.

 Организуя образовательный процесс с опорой на положительные стороны каждого обучающегося, поддерживая позитивные силы развития ученика,  создаю условия для развития  личности  школьников,  обеспечивающие  реализацию  их  индивидуальных  возможностей, что дает конкретные результаты. Так, мои ученики - неоднократные  призеры муниципальных  этапов олимпиад по татарскому языку и литературе. Они успешно выступают в районных и республиканских творческих конкурсах, на научно-практических конференциях.

 Считаю, что современный учитель должен проявлять живой интерес к инновациям. Одним из лучших способов – учиться  совершенству у коллег            путем участия в профессиональных конкурсах.

   Моя методическая система «Формирование в  учащихся информационно-аналитические компетенции  через инновационные  технологии» имеет позитивные отклики, ее элементы используют учителя татарского языка и литературы школы и района.

 Профессионализм и опыт работы позволяют ежегодно принимать  участие в проверке олимпиадных работ школьников муниципального уровня.

 В 2014-2015 учебном году я подготовила одного, в 2015-2016 учебном году 2-х призеров муниципального этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому язуку.  Мои  ученики с интересом и удовольствием учавствуют в Международных интернет-олимпиадах, проводимым КФУ. Учавствовали и стали призерами и победителями в разных олимпиадах, конкурсах и играх, как “Зирәк тиен”, “Йомшак керпе”, “Тамчы-шоу”, «Милли мәгариф җәүһәрләре”.       Я  – участница    районных   конкурсов профессионального мастерства «Милли мәгариф җәүһәрләре» (2013 г.),  Всероссийского  конкурса  «Авыл  укытучысы  -2014» ( «Сельский  учитель – 2014»), организуемого  редакцией  журнала  «Магариф».

 Творческий подход к делу, ответственность, высокий уровень общей культуры и эрудиции, самоотверженное и творческое отношение к труду, любовь к детям, полная самоотдача обеспечивают мне авторитет среди учащихся, родителей и коллег.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  Ф. Яруллинның  “Җилкәннәр  җилдә  сынала”  әсәре -  нигездә  бер герой  язмышына   багышланган  повесть..  “Җилкәннәр җилдә сынала”  әсәрендә  төп геройның тирән кичерешләре, дәһшәтле  тетрәнүләре, тромышның бер  урыннан  икенче  ярына  ташланулары  чагыла.  Фәниярнең тормышы  искиткеч  авыр  һәм катлаулы.  Чөнки ул сыйнфый  көрәштә түгел, үз-үзе  белән көрәштә   ачыла.  Тормыштагы  мең  төрле  авырлыклар һәм кимсенүләр  аша  узып, үз бәхетен, үз  юлын  таба.

 Сүз  башыннан ахырына кадәр  Фәнияр  турында, аның  фаҗигале язмышы,  рәхимсез  тормыш  белән өзлексез  көрәше турында  сөйләнә. Фәнияр  язмышы-  Фәнис  Яруллинның  үз  язмышы  да. Телиме-юкмы,  автор  үз  тормышы, үз  хисләре , үз  кичерешләре  турында  язарга  мәҗбүр. Фәниярның батырлыгы  безне  сокландыра, тырышлыгы,  үҗәтлеге  бездә   ихтирам  хисләре  уята. Тән  авыру булса да,  җан сәламәт,  йөрәк  тулы хыял, күңел  тулы  өмет. Шушы  хыял-өметләр очкын  булып  көйри,  шигъри  сүзләр булып ургылып,  кәгазьгә  төшүне  сорый.

   Аяусыз  тормыш  тарафыннан  рәнҗетелеп  инвалид  коляскасына   утырырга  мәҗбүр ителгән, гомер  буена  үз аягы  белән  басып  туфрак  җылысын  тоюдан  мәхрүм  булган   шигъри җанлы, нечкә күңелле шәхесләрнең  эшчәнлек сәләтенә;  авырту-сызлауларын  җиңеп, армый-талмый  эшләүләренә сокланмый  мөмкин түгел.

     Язмыш  сынауларын  җиңеп,  чын кеше, олы җанлы  кеше булып  яшәргә  көч тапкан, корыч  ихтыярлы, изге  җанлы  затлар алар.

   Безгә, сау-сәламәт килеш тә еш кына  тормыш  авырлыкларыннан зарланырга  яратучыларга, үрнәк тә, гыйбрәт тә алар. Бу – искиткеч батырлык, рухи  һәм  физик  батырлык! 

Моё портфолио

 Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да...

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

Равил Фәйзуллин "Тел турында бер шигырь"

Әнкәмнең  бер  яшьлек  кызы,  ягъни  мин  төшергән  кул  тамгалы “Совет  мәктәбе”  журналлары  әле  дә  китап   киштәсендә  саклана.  Ирексездән,  хатирәләр  яңара:  әнә  рәсем  ясарга  бик  хәвәс  кызы  өстәлгә  -  әнисе  янына  үрмәли.  Тикшерергә  алып  кайткан дәфтәрләренә  куркыныч  янавын  сизгән  әни-укытучы  кызына  чиста  альбом  һәм   төсле  карандашлар  тоттыра.  Аның  белән  генә  канәгатьләнәме  соң  кызы?  Аңа  бит  әнә  теге  өстәл  кырыенда  яткан  зәңгәр  тышлы, сызыклы,  тәмле  ис  чыгарып  торган  журнал  кирәк!

     Минем  киләчәк  тормышымда  бик  зур  роль  уйнаячак  журнал  белән  танышлыгым менә  шул  вакытлардан  башлангандыр.  Ә үземнең  “Мәгариф”  журналы  белән  дуслыгыма  киләсе  елга  25  ел  була.  Чыннан  да,  иң  якын  дустым  бит ул  минем.  Беркайчан,  бервакыт  үз  кыйбласына,  укучыларына  хыянәт   итмәгән,  һәрдаим  үзенең  киңәшләре  белән  ярдәмгә  килгән  бик  бай  тәҗрибәле  акыл  иясе  ул - мөгаллимнәрнең  мөгаллиме   “Мәгариф”  журналы.

    Мәгариф тормышы,  белем  дөньясы  -  гаять  катлаулы, иксез-чиксез  кырлы,  шул  ук  вакытта,  бик  кызыклы  һәм  мавыктыргыч  дөнья.  Шул дөнья  буенча  сәяхәтемдә  гел  булышкан,  юл  күрсәткән,  заман  сулышын  тоярга  өйрәткән  маягым  булды ул.  Минем  шәхес  буларак  та,  мөгаллим  буларак  та  формалашуымда  зур  роль  уйнады  “Мәгариф”.

    Беренче  тапкыр  кулыма  дәрес  планы,  дәреслек  тотып,  бик  нык  каушап,  борчылып  һәм  шул  ук  вакытта әйтеп  бетергесез  зур  горурлык  белән  мәктәп  бусагасын  атлап  кергәнем  хәтердә.

     Беренче  укучыларым...  Миңа  ике  дистәдән  артык  бер  риясыз  караш  төбәлгән.  Аларның  тирән  күңел  касәләренә  белем  хәзинәсен  сал  гына!  Һәр  баланың  сәләтенә  карап  укытырга,  һәрберсенә  шәхес  буларак  якын  килергә,  якын  дус  та  була  белергә,  шул  ук  вакытта,  белемле остазы булырга  да  авыр  булгандыр  яшь  кызга  ул  чакта, мөгаен.  Әмма  мин инде аның  авырлыгын  хәтерләмим. Янымда  һәрвакыт булышучы, ялгышларымны  төзәтүче  остазларым – әнием,  өлкән  һөнәрдәшләрем  булды. Мин  бу  яктан  бик  бәхетле.

     Мин  -  егерме  елдан  артык  гомерен  укыту  һөнәренә  багышлаган,  зур хөрмәткә  лаек  туган  телен  укыткан,  авылда  яшәп  хезмәт  куйган  татар  теле  укытучысымын.  Казан  дәүләт  университетының  татар  филология  факультетын    тәмамладым.  Мине  искиткеч  зыялы  укытучылар  укытты. Ф.Сафиуллина, Х.Миннегулов,  В.Хаков, Г.Сөнгатов,  Г.Саттаров, И.Гыйләҗев, Т.Гыйләҗев, С.Ибраһимов, Ш.Садретдинов,  Ф.Хисамиевалар  татар  теле  һәм  әдәбиятының  мин  әлегәчә  белмәгән  бай  дөньясына  керттеләр,  хәзинәсенә  юл  ачтылар.  Зур  рәхмәтләрем  аларга!

     Хәзерге  заман  укытучысыннан  укытуга  яңа  караш,  педагогик  культура  таләп  ителә.  Чөнки  21  гасыр  укучысы  белән  бүтәнчә  мөмкин  түгел  дә.  Электрон  киңлекләрдә  укучыларыңнан  өлгеррәк  булырга,  һәр  соравына  нигезле  җавабыңны  әзер  тотарга,  электрон  укыту  ярдәмлекләреннән,  интернет-ресурслардан  киң  файдаланырга  һәм  һәрвакыт  эзләнүдә  булырга  кирәк.  9  сыйныфлар  өчен  уздырыласы  республика  тесты   өчен хәзерлеккә   электрон  мәгариф  сайтында  җәмгыять   оештырып,  республиканың  күп  мәктәпләреннән  үземә  тарафдарлар  таптым.  Мондый  оешмаларның  булуы,  укытучыларның  үзара  фикер  алышулары  бик  яхшы  күренеш.  Бу  уңайдан  берничә  тәкүдим  дә  туа:  шушы  оешмаларны  районнар  буенча   берләштерергә, яисә  тематикалап бер  калыпка  салырга,  чөнки  алар  бик  күп,  үзеңә  кирәкле  материалны  табуы  кыен һәм  вакыт  таләп  итә.  Электрон  мәгарифтә  укучылар  өчен  факультативлар  оештырып  аралашу  да  мавыктыргыч.  Билгеле  бер  тема  буенча  эзлекле  рәвештә  индивидуаль  биремнәр  урнаштырып,  укучылардан  җаваплар  алу,  тәзәтү,  киңәшләр  бирү  бик   отышлы  вариант,  минемчә.

     Компьютер  технологияләрен  дәрестә  куллану  укучыларның  фәнгә  кызыксынуларын  арттыра.  Укучыларым  белән  эзләнү-тикшерү  эшчәнлеге  оештырам,   белем  сыйфатын  бәяләү  өчен  онлайн-тестлар  кулланам.

   Хәзерге  заман  баласына  әзер  материалны  гына  үзләштерү   кызык  түгел,  аларны  үзләрен  мөстәкыйль  эзләнергә  омтылыш тудыру  зарур.  Бу  юнәлештә  эшне  җәелдерергә,  укучыларда  иҗадилык,  мөстәкыйльлек,  җаваплылык  тәрбияләргә  кирәк.  Интеграль,  презентация,  семинар-дәресләр  үткәрү  файдалы.  Дәресләрдә  укучылар  үзара  аралашырга,  бер-берсенең  уй-фикерләрен  тыңлый  белергә,  үз  фикерләрен  дәлилләп  җиткерә  белергә  тиешләр.

   Электрон  мәгариф  дәресләрне  кызыклы  һәм  файдалы   үткәрергә  мөмкинлекләр  ачты:  “Бала”  проекты,  онлайн-тестлар,  электрон  дәреслекләр,  электрон  әдәби  китаплар,  электрон  wiki – газеталар  һ.б.

     Wiki – газеталар  чыгару  -  үзе  бер  мавыктыргыч  эш.  Үзем  электрон – конференциядә  катнашып,  wiki – газета  чыгарырга  өйрәнгәннән  соң,  укучыларыма  да  бу  эшне  төшендерүне  кирәк  дип  санадым.  Билгеле  бер  тема  буенча,  мәсәлән,  берәр  язучының  тормыш  юлы,  иҗаты  турында  газета  чыгарабыз.  Газетада  видео-роликлар  урнаштыру,  сылтамаларын  күрсәтү,  әдип  турында  материалны  күп  күләмдә  урнаштыру,  үз  фикереңне  язу;  газетаны  төсле  фонда  эшкәртү  процессы  бик  мавыктыргыч.  6-7  сыйныф  укучылары  белән  эшләгән  К. Тинчурин,  С.Хәким,   Х.Туфан  иҗатына  багышланган,  милли  традицияләребез  турындагы  wiki – газеталарыбыз  уңышлы  чыкты.

    Укучыларым  район,  республика  күләмендә  оештырылган  бәйгеләрдә,  интернет – тестларда  даими  катнашалар  һәм   яхшы  нәтиҗәләргә  ирешәләр.  Мәсәлән,  “Зирәк  тиен”  бәйгесендә  Миндубаева  Ләйсән  исемле  укучым  5  нче  призлы  урын  алды.  К.Тинчуринның  иҗатына  багышланган  инша  бәйгесендә  Мирзаҗанова  Алинәм  2 нче  урын  алды.  Февраль  аенда  ТНВ  каналының  “Тамчы-шоу”  интеллектуаль  уенында  катнашып  җиңү  яулап  кайттык.  Рус  мохитендә  үсеп  тәрбия  алган  укучыларымның  матур  итеп  чиста саф  татар  телебездә  җавап  бирүләре  бик  сөендерде.

   Мәктәпне  төрле  елларда  тәмамлаган  укучыларым  арасында  татар  теле  һәм  әдәбияты  бүлеген  тәмамлап  укытучы  булып  эшләүчеләр  дә  бар.  Алар  турында  бары  яхшы  сүзләр  генә  ишетеп  күңелем  куана.  Мин  алар  белән  бик  горурланам.

    Мин  хәзерге  көндә  иң  бәхетле  кеше  дип  саныйм  үземне:  ир-канатым  Мансурым,  ике  җимешем-куанычым  кызым-улым   һәм  җаным – рухым  тарткан  һөнәрем  бар.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: