Сан
методическая разработка (6 класс) на тему

Файзуллина Лейсан Тагировна

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon san.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: сан темасын  өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында  белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда туга  җиребезгә,  Ватаныбызга, үткәнебезгә карата  горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: сан кергән табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар,   саннар кергән аудиоязма,    , презентация, компьютер.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

- Исәнмесез, укучылар,

 Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.

Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

 Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә! (һәр кагыйдә укыла һәм магнитлы тактага элеп куела).

II Актуальләштерү

- Үткән дәресләрдә сүз төркемнәре турында өйрәнгән идек,  нинди сүз төркемнәре әле алар? (исем, сыйфат, сан).

Исем белән сыйфатка тулы билгеләмә бирик әле. (Укучылар кагыйдәне искә төшерәләр, исем һәм сыйфатка хас билгеләрне санап чыгалар).

-Укучылар, бүген дәрестә “Сан” темасын йомгакларбыз, аның ясалышы һәм төркемчәләрен ныгытырбыз, сан кергән җөмләләр, табышмаклар, мәкальләр укырбыз.

Сезгә өй эше саннарны кулланып әкият яки  хикәя язып килергә иде, әйдәгез өй эшен тикшерик. (3 укучы өй эшен укый).

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

 -Укучылар, тактада язылган җөмләләргә игътибар итик әле. Җөмләдә саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, ясалышы һәм төркемчәсен билгеләргә, җөмләдәге кулланышын аңлатырга.

Сәхнәдә  биш  кыз  бии.

Түтәлдә  өчәр  роза  утыртылган.

Мин  алтынчы  сыйныфта  укыйм.

Шахмат  түгәрәгенә  тугыз-ун  укучы  йөри.

Без  кинога  бүген  дүртәү  бардык. ( нәтиҗә ясала).

 Слайд-шоуда саннарның сораулары, ясалышы, төркемчәләре, җөмләдәге кулланышы  тагын бер кат күрсәтелә.

-Укучылар, мин сезгә аудиоязма тәкъдим итәм. Сез шигырь һәм җыр юлларыннан саннарны дәфтәрегезгә язып алырга , төркемчәләрен билгеләргә тиеш буласыз. (Язма тыңлана, эш тикшерелә).

- Инде  сүзлек диктанты язып алыйк. Егерме сигез, унбиш, җитмеш тугыз, ике-өч, бер мең сигез йөз алтмыш бер, унтугыз, ике мең,  кырык сигез. (Укучылар дәфтәрләрен бер-берсе белән алмаштыралар, тактадагы үрнәк буенча тикшерәләр, үзләре билге куялар).

  Гимнастика

 Ак  куянкай  утыра,

Колакларын  селкететә,

Менә  шулай,  менә  шулай

Колакларын  селкетә.

Куян  туңа  башлагач,

Аякларын  җылыта.

Менә  шулай,  менә  шулай

Аякларын  җылыта.

Куян  һаман  да  туңа,

Сикереп  алу  бик  кирәк.

Менә  шулай,  менә  шулай

Сикереп  алу  бик  кирәк.

 

Текст өстендә эш.

 

Һәр балага текст таратыла. Бирем: укы, текстка исем бир, саннарның төркемчәләрен билгелә, текстның башын һәм ахырын уйла.(Текст  өчен  җирле  материал  сайлана)

Парлап эш.

 -Укучылар, мин сезгә саннар кергән табышмак, мәкальләр язылган карточкалар таратам. Дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз, табышмакларның җавапларын табыгыз, ә мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

Тактада язылган җөмләдәге саннарга  морфологик   анализ ясарга.

Чаңгы ярышында унбиш кеше катнашты, өчесе авыру сәбәпле килә алмады. Унбиш , өчесе саннарына морфологик анализ ясау.

Унбиш – сан, кушма сан, микъдар саны, саналмышы - кеше сүзе, җөмләдә аергыч булып килгән.

Өчесе – исемләшкән сан, берлек санда,тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия булып килгән.

IV.Өй эше

 1. Әдәбият дәресләгеннән саннар кергән 5 җөмлә язып алырга.

2. Пимәр авылы  турында саннар кулланып җөмләләр язып килергә.

V. Йомгаклау. 

Бергәләп санның моделен төзү.

Тест үткәрү. (Укучылар  компьютер артына утырып тест эшлиләр, тест нәтиҗәсе буенча билге алалар)

   

 Пимәр   гомуми  урта белем бирү мәктәбе

                 

 

                                                     

                                         2010