Хисматова Лилия Котдусовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Литературоведение, языкознание, психология, педагогика, философия

Увлечения: Чтение, музыка, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Школа №179

Звание, ученая степень: Кандидат филологических наук

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/liliya-hismatova
Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон) Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)

Укытучы һөнәре дә сабый балага тиң: гел эзләнү өстендә укытучы. Аның һаман нәрсәдер табасы, ниндидер үзе белмәгән нәрсәне беләсе, аңа ирешәсе килеп тора.  Генерал булырга хыялланмаган солдат солдат түгел, диләр бит. Укытучы үзен түгел, ә укучыларын генерал итеп күрергә хыяллана. Үссеннәр, укысыннар, кеше генә булсыннар да үз юлларын гына тапсыннар, бу катлаулы дөньяда (бәлки кеше үзе катлауландыра торгандыр аны) югалып кына калмасыннар аның хезмәт җимешләре.

О себе

“Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш”, дип әйтсәләр дә балага белем, кирәкле дөрес юнәлеш бирүче ул - аның остазы. Укучыбыз белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, эрудицияле, замана сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш, дип уйлыйм.

Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика университетына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамлап лицейга татар теле һәм әдәбияты укытырга кердем. Тик фән белән кызыксынуымны дәвам иттем. Татар әдәбияты кафедрасы аспиранты буларак, фәнни эшчәнлек алып бардым. Филология фәннәре кандидаты гыйлми дәрәҗәсенә диссертация якладым. Төрле халыкара, бөтенроссия, регионара, республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашам. Шул сәбәпле бу өлкәдә булган соңгы таләпләр белән һәрдаим танышып торырга, бу юнәлештә һәрвакыт камилләшергә туры килә. 

Иң  зур уңышлардан Татарстан республикасының “укытучы- эзләнүче”, "иң яхшы укытучы" грантларына ия булуны һәм  Татарстан республикасының “иң яхшы яшь галим ” конкурсында “яшьләр белән эшләү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү” номинациясендә җиңүне саныйм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Моё портфолио

"Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә, яңгыр тамчыларына кунып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса, кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса, чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә, орлык шикелле тишеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән ит. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек".

 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио