Бәхет бит ул...
материал (9 класс) по теме

Хисматова Лилия Котдусовна

Чын бәхет   нәрсә ул? балалар, ата-аналар, укытучылар белән шул турыда сөйләшү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hismatova_l.k._bhet_bit_ul.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бәхет бит ул...

Казан шәһәре

Хисматова Лилия Котдус кызы

Максат: укучыларны Мәдинә Маликова иҗаты белән таныштыру; ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау, бер-берсен аңлауда ярдәм итү; гаиләгә, ата-аналарга, балаларга мәхәббәт тәрбияләү.

Бүлмәнең стеналарына гаилә, тәрбия темасына язылган плакатлар эленгән. Ике як-якка әти-әниләр һәм укучыларга, уртага укытучыларга урын әзерләнгән, интерактив тактада презентация күрсәтелә.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, укытучылар. Бүген без сезнең белән “Әйбәт гайбәт” дигән ток-шоуга җыелдык. Әңгәмәбезнең темасы: “Бәхет бит ул...”, ә төп геройларыбыз әти-әниләр, укучылар, укытучылар. Бу очрашуга әзерләнгәндә, бик күп роман-повесть, хикәяләр авторы, “Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте” президенты Мәдинә Маликованың “Оҗмах балалары” пьесасын укырга тәкъдим ителгән иде. Хәзер, әйдәгез Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып китик.

1нче укучы. Мәдинә Маликованың тормышы һәм иҗат юлы сокландыргыч. Ул гомере буе җәмгыяви эшчәнлектә, иҗади эзләнүләрдә, төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнаша. Ул гомуми бер сәяси тормышта үзенең иҗади юлын башлап җибәрә. Аннан үзгәртеп кору чорының иҗтимагый-сәяси һәм милли проблемалар белән кызыксына, ә соңгы елларда аның күп кенә романнары барлыкка килә. 1990 нчы елларда ул, Кызыл Ай җәмгыятен оештырып, дистәдән артык ел буена аның президенты булып эшләп килә.

2нче укучы. Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 нче елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949-1954 нче елларда – Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын кызыл диплом белән тәмамлап, 1959-1964 нче елларда “Чаян” журналында корректор, 1964 нче елдан “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр, ә 1978 нче елдан 1987 нче елга кадәр журналның җаваплы сәркатибы булып эшли. 1989 нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары итеп сайлана. 1993 нче елдан – Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыятенең президенты.

3нче укучы. Узган гасырның 70-80 нче елларында 400 меңнән артык тираж белән басылган “Азат хатын” журналында Мәдинә Маликованың очерклары, сәнгатькә, әхлак темаларына багышланган язмалары киң яңгыраш таба, журналда басылган беренче хикәяләре, повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. 1967 нче елда чыккан “Юлдашлар” исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук ул укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Һәм бу омтылыш аның озын гомерле иҗади эшчәнлегендә төп сыйфат булып кала. Авторның “Кар сулары”, “Сары тюльпаннар”, “Көндәшләр”, “Ай сүрелгән чак иде”, “Узма, гомер!” һәм башка хикәяләре моның ачык мисалы булып тора.

4нче укучы. Язучының “Казан каласы – таш кала” (1967), “Кояш күпере” (1973), “Янар таулар яктысында” (1977) повестьлары, “Шәфкать” (1985), “Басып сайрар талы бар” (1987), “Фидая” (1990) романнары шәһәр һәм авыл зыялылары – инженерлар, архитекторлар, рәссамнар, табиблар, артистлар тормышына багышлап язылганнар.

Халык язучысы Аяз Гыйләҗев үзенең бер чыгышында Мәдинә Маликованы “зыялы язучы” дип атаган иде. Чыннан да, зыялылык язучы иҗатының бөтен рухында чагыла. Ул, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, геройларның рухи дөньясын бөтен тирәнлеге белән яктыртырга, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен ачарга омтыла, яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Мәдинә Маликова сюжетны оста, мавыктыргыч итеп кора белә, вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, укучының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый.

5нче укучы. М. Маликова детектив жанрында да уңышлы эшли. Аның “Хөкем” (1969), “Августның бер кичендә” (1970), “Адашканга юл кайда?” (1971), “Югалган якутлар” (2003) исемле маҗаралы повестьлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, киеренке вакыйга-сюжетка корылган һәм укучылар тарафыннан яратып укыла.

М. Маликова үзенең әсәрләрендә башлыча хәзерге заман тормышын тасвирлый һәм бүген дә шушы юнәлештә иҗат итә. “Алтын ятьмә” (2001), “Мендем биек тауларга” (2003) повестьлары, “Кыргый дивизия” һәм башка хикәяләре (2001), “Өермә” исемле детектив романы (2002), “Чәчкә балы” повесте (2004) гасырлар алышынган чорда булган кискен үзгәрешләрнең кеше язмышына, аның рухына һәм үз-үзен тотышына йогынтысын тасвирлый.

Мәдинә Маликованың драматургия өлкәсендә дә уңышлары бар. Аның “Йөрәк ничек түзсен” (1989), “Моңнар төште башыма” (1992), “Синең өчен үзем үләрмен” (1994) исемле драма әсәрләре Минзәлә һәм Әлмәт театры сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. “Сөембикә” трагедиясе (2003) 2004 нче елда уздырылган “Яңа татар пьесасы конкурсы”нда бүләккә лаек булды. “Оҗмах балалары” (1989) исемле драмасы Г. Камал исемендәге Академия театры сәхнәсендә куелды.

6нче укучы. Мәдинә Маликова – Татарстанның (1976) һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе лауреаты (1980).

Алып баручы.”Оҗмах балалары” трагикомедиясе күпләрнең күңелен яулап ала. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар бөтенебезне дә борчый. Бүген без киләчәгебезне төзибез, тик без дөрес юлдан барабызмы? Балаларыбызга тиешле игътибар бирәбезме? Аларны укытучылар кулларына, мәктәпкә, җәмгыятькә тапшырып бетермәдекме? Безнең балаларыбыз бәхетлеме? Алар ялгыз түгелме? Нәкъ шушы сорауларга без бүген җавап эзләрбез. Хәзер укучылар әсәр эчтәлеге белән таныштырып чыгарлар (Берничә укучы “Оҗмах балалар”ының эчтәлеген сөйли).

Алып баручы. Әйе, пьесада космос та бар, хыял да бар. Ләкин төп проблемалар  җирдәге, бүгенге көндә ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, гаилә һәм тәрбия нигезләре турындагы, социаль эчтәлек алган мәсьәләләр.

Ерак-еракларда Бәхтия исемле планета ясыйлар.”Моннан егерме ел элек яңа планета ясаганнар иде бит инде! Аны бәхет иле – Бәхтия дип атаганнар иде. Җирдәге ятимнәрне, оча торган тәлинкәләргә утыртып, шунда китергәннәр иде. Хәзер алар гүзәл кызлар, егетләр булып җитештеләр. Бер шөгыльләре дә юк, чөнки бөтен эшне роботлар башкара. Нинди зур казаныш!”

Хәзер минем беренче сорауны укучыларга бирәсем килә. Балалар, сез әсәрне укыдыгыз, бәхет иле белән таныштыгыз. Әти-әниләрегезне, туганнарыгызны калдырып, шул “рәхәтлеккә” китәр идегезме?

(Укучылар җавап бирә. Укытучы әти-әни, туганнар белән яшәүдән дә зуррак бәхет юклыгын ассызыклый.)

Алып баручы. Алдагы соравым әти-әниләргә. Пьесада Мәгърифә - Марья Михайловна бөтен балаларны да җыеп, детдомнарга яисә башка мохитта тәрбияләргә иде, дигән теләк белән яши. Сез моңа ничек карыйсыз? Баланы кем тәрбияләргә тиеш? Әти-әниме, әби-бабаймы, балалар бакчасы, мәктәп яисә балалар йортымы?

(Әти-әниләр үз фикерләрен әйтәләр.)

Алып баручы. Шушы ук сорау белән укытучыларга мөрәҗәгать итәсем килә.  Баланы кем тәрбияләргә тиеш? Ул кайда, ничек һәм нинди тәрбия ала?

(Укытучылар балаларга гаилә генә, яисә мәктәп кенә аерып тәрбия бирә алмый, бөтенебез берләшеп, кулга-кул тотышып эшләсәк кенә уңай нәтиҗәгә ирешергә була, дигән фикер әйтәләр.)

Алып баручы. Без бөтенебез дә балалар – тормыш чәчәкләребез – гаиләдә, әти-әнисе,туганнары белән бергә үсәргә тиеш дип уйлыйбыз.Ә ник соң балалар йортында балаларның саны артканнан-арта һәм аларның бик сирәге генә чын ятим, күбесенең әти-әнисе исән-сау. Моңа кем яисә нәрсә гаепле?

(Ата-аналар, укучылар, укытучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

Алып баручы. Пьесада Дездемона Фингалга “Күгәрченем” исемле бик матур җыр бүләк итә. Хәзер без бу җырны безнең укучыбыз башкаруында тыңлап үтәрбез.

(Бер укучы җырны башкара.)

Алып баручы. Пьесадагы геройлар үз балаларын калдырып китүне нәрсә белән аңлаталар? Видеотасманы карап үтик (1пәрдә. Һәмдисә кергәннән башлап чыгып киткәнче.)

Алып баручы. Менә без спектакльдан бер өзекне карап үттек. Һәмдисәне аклап буламы? Аның хәле чынлап та шулкадәр үк авырмы? Баласын, газизен поезд астына ташлап, гарипләндереп, балалар йортына бирерлекме?

(Укучылар, әти-әниләр  Һәмдисәгә характеристика бирәләр.)

Алып баручы. Хәзер артистларыбызны карыйк. (күренеш. Сәхнәгә Гөлнур белән Гафил, Мәгърифә чыга.)

Гөлнур. Сезнең әтиегез?...(181 бит)

Мәгърифә. ...Аңа хатыны да, баласы да, акчасы да, үзе дә кадерсез.әнә, җил болайга исә бугай.Әйләнеп керер дә малаен таптыра башлар... (183 бит)

Алып баручы. Менә без тагын бер балаланың тормышы белән танышып киттек. Ә бәлки кайбер очракта нарасыйларның балалар йортында тәрбияләнүләре хәерлерәктер.  Тик бөтен тәрбияче дә күңеле, йөрәге белән тәрбиялиме? Әллә Эшбикә  шикелле инструкция буенча эшләүче роботлар кулайракмы?

Еш кына укытучыларга: “Сез усал түгел. Балаларны кулда тота белмисез. Менә безнең заманда, укытучының авызына гына карап тора идек...” – дигән һәм башка төрле шелтәләр ишетергә туры килә. Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, әңгәмәгә әзерләнгәндә укучыларыбызга анкеталар тутырырга куштык. Анда өч сорау бар иде.

Әти-әниләр нинди булырга тиеш?

Укытучылар нинди булырга тиеш?

Бәхет бит ул...

Хәзер сезне шушы анкетадагы кайбер җаваплар белән таныштырасым килә.

- Әти-әнием һәрчак минем янымда булсын.

- Әти-әнием минем проблемаларымны аңласыннар.

          - Әти-әнием минем артымнан тикшереп йөрмәсеннәр.

- Әти-әнием минем белән сөйләшсеннәр

-  Әти-әнием миңа ышансыннар.

- Әти-әнием миңа бернинди дә эш кушмасыннар.

- Әти-әнием мине тынычлыкта калдырсыннар һ.б.

- Укытучылар усал булсыннар.

- Укытучылар усал булмасыннар.

- Әти-әнигә бар нәрсәне дә сөйләмәсеннәр.

- Мине тыңласыннар һәм аңласыннар.

- Безнең белән күбрәк тормыш турында сөйләшсеннәр.

- Мине тынычлыкта калдырсыннар.

- Миңа ышансыннар һ.б.

- Бәхет бит ул -  тату гаиләдә яшәү.

- Бәхет ул - әтием һәм әнием минем янымда торса.

- Күп дуслар булуы.

- Яхшы дустың булуы.

- Бәхет бит ул - сәламәтлек.

- Яраткан кешем белән яшәү.

- Ялгыз булмау.

- Күп акчаң булу.

- Чын бәхет шәп машинада йөрү, һ.б.

Алып баручы. Менә без укучыларыбызның, балаларыбызның теләкләре, уйлары белән таныштык. Кайбер җаваплар уйланырга мәҗбүр итә.

Киләчәктә алар чын бәхетнең нәрсә икәнен төшенерләр дигән оптимистик нотада калыйк.

Бәхет, бәхет диләр. Бәхет нәрсә соң ул?

Мин үземчә аңлыйм бәхетне.

Бәхет минем - өчен гади тормыш,

Өмет итмим алтын тәхетне.

Бәхет миңа - җаным эштән кайтса,

Бәхет миңа - күршем ишек какса,

Бәхет миңа газиз балаларым

Өйдә мыш-мыш килеп йоклап ятса.

Бәхет миңа – алар шаярсалар,

Бәхет миңа – алар шатланса.

Бәхет миңа – якын дустым: “Ардым,” – диеп,

Иңнәремә килеп таянса.

Бәхет түгелмени һәркөн кояш чыкса,

Зәңгәр күкләр һәрчак аяз булса?

Бәхет түгелмени табын ризык белән тулган чакта

Дус-туганнар яннарыңда булса?

Бәхет бит ул – пыскып яшәмәүдә,

Яшен уты булып яшьнәүдә.

Бәхет бит ул – һәрбер туар көннең

Кадерен белеп җирдә яшәүдә, дип язган шагыйрь.

 Ә хәзер Айдар Галимов башкаруында “Бәхет бит ул...” җырын тыңлап үтик. Исән-сау булыйк. Бәхетле, тату яшик.

(Айдар Галимовның “Бәхет бит ул...” җырының видеоклипын карау.)