Главные вкладки
Гараева Лилия Маратовна
Сайт воспитателя детского садика
Профессия: Воспитатель
Профессиональные интересы: Воспитание детей, изобразительное творчество, речевое творчество
Увлечения: Чтение
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: с. Старые Бугады, Актанышский район
Место работы: МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/liliya-maratovna"Будь собой, остальные роли уже заняты"

О себе
Мин, Гәрәева Лилия Марат кызы, 1990 елның 8 июлендә Актаныш районы Иске Богады авылында дөньяга килгәнмен.1997 елда Богады урта мәктәбенә укырга кердем, 1997-2007 елларда укуны уңышлы тәмамлап, Яр Чаллы Дәүләт Педагогика Институтына география факультетына укырга кердем. 2012 елда укуны тәмамлаганнан соң, туган якларга әйләнеп кайттым һәм Богады “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшкә урнаштым. Минем укытучы һәм тәрбияче профессиясен сайлавым дәү әниемнән күчкән, дәү әнием дә гомер буе балаларга тәрбия һәм белем биргән. Профессия сайлауга күп төрле факторлар: хезмәт шартлары да, эш хакының күләме дә, әлеге профессиянең популярлыгы да, аның әһәмиятлелеге дә, аңа күңелнең ятуы да, башкаларның киңәше дә тәэсир итә. Богады балалар бакчасында эшләгән вакытта төрле күңел ачу чаралары: “Хезмәт”, “Чуртан кушуы буенча Яңа ел”, “Гаилә” бәйрәмнәрен үткәрдем.Бер ел эшләгәннән соң, укыган якларга Чаллыга “Дуслык” балалар бакчасына эшкә урнаштым. 2013-2014 уку елына төркемне әзерләүдә “Педагогический дебют” номинациясендә I дәрәҗә, “Парад Снеговиков” конкурсында II дәрәҗә, “В ожидании чудес» конкурсында III дәрәҗә дипломга лаек булдым. Студентларны диплом алды практикалары вакытында яхшы өйрәткән өчен, Яр Чаллы Педагогика көллияте рәхмәт хаты тапшырды. 2013-2014 елларда НИСПТР да профессиягә әзерлек курслары үттем. Чаллыда бер ел эшләгәннән соң, туган якка Актанышка эшкә кайттым. Актанышның “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
З. Кадыйрова "Язмыш сынавы", Сагынырсын мин булмам"

Мои достижения
2013-2014 уку елына төркемне әзерләүдә “Педагогический дебют” номинациясендә I дәрәҗә, “Парад Снеговиков” конкурсында II дәрәҗә, “В ожидании чудес» конкурсында III дәрәҗә дипломга лаек булдым. Студентларны диплом алды практикалары вакытында яхшы өйрәткән өчен, Яр Чаллы Педагогика көллияте рәхмәт хаты тапшырды. 2013-2014 елларда НИСПТР да профессиягә әзерлек курслары үттем.
2014-2015 уку елында:
“Яңа елга иң яхшы бизәлеш” бәйгесендә рәхмәт хаты.
“Создание современной образовательной среды для реализации требований ФГОС дошкольного образования” сертификат.
“Учитель- укажи путь красоты духа” сертификат.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты