Моё портфолио
рабочая программа на тему
Замана баласы дәрес белән кызыксынсындыру өчен тәрбиячегә бик күп эшләргә кирәк. Яңа технологияләр куллану - зарури күренеш. Мин дә эзләнәм, эшемдә яңалыклардан хәбәрдар булып, педагогик осталыгымны арттырырга тырышам. Мини-сайтымда тәкъдим ителгән материаллар Сезне дә кызыксындырыр, ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 752.67 КБ | |
| 1.32 МБ | |
| 1.01 МБ | |
| 727.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат : Тигезлек турында күзаллауны, төрле фигураларны дөрес итеп урнаштыруны ныгыту; төрле биеклектә булган предметларның арасында зурлык мөнәсәбәтләре урнаштыруны үстерү; предметларны күләме буенча чагыштыруны ныгыту. Җиһазлар: “Теремкәй” өе, бака, тычкан, куян, төлке, бүре,аю уенчыклары, өй рәсемнәре, кубиклар, машиналар, пазллар.
Теремкәй янына бака- Бакылдык килә. Терем- теремкәй, теремдә кем яши?- дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Бака теремкәйгә керә дә шунда яши башлый.
Көннәрдән бер көнне теремкәй яныннан тычкан- Чыелдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган: Терем- теремкәй, теремдә кем яши?- дигән. Мин, бака- Бакылдык, монда яшим!- ди. Мине дә керт әле ди тычкан! Кертермен!- ди бака, тик моның өчен мин сина бер бирем кушам- ди.
Балалар өйне дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Әйдәгез әле, урнаштырып китик.
Бака тычкан- Чыелдыкны теремгә кертә. Алар теремдә бергә яши башлыйлар.
Бервакыт терем яныннан куян- Куркаккай узып бара, теремгә кертүләрен сорый. Аңа бирем бирәләр.
Өстәлдә биек һәм тәбәнәк куяннар куелган. Дөрес басканнармы икән алар?
Теремкәй яныннан төлке- Хәйләбай узып бара, теремкәйгә кертүне сорый,әйдәгез әле, балалар, төлке- Хәйләбайны теремкәйгә кертү өчен, без физкультминутка ясап алыйк.
Физкультминутка. Бергәләп басыйк әле, Түгәрәк ясыйк әле. Менә нинди түгәрәк! Бик кечкенә түгәрәк! Кулны кулга тотынып, Артка таба барабыз. Менә нинди түгәрәк! Бик зур түгәрәк! Уңга таба барабыз, Тырышабыз барыбыз! Ә хәзер сулга китик, Йөрүне дәвам итик. Түгәрәктә йөрибез. Бер дә карап тормыйбыз. Менә шулай ял иттек, Вакыт күңелле үтте.
Көн арты көн үткән, бервакыт теремкәй яныннан бүре узып бара икән. Теремкәйне күргән дә, аның янына барган. Кем яшәве турында кызыксынган. Аңа бака, тычкан, куян, төлке җавап кайтарганнар! Бүре дә алар белән яшәргә теләге барлыгын белдергән. Җәнлекләр үзләре куйган биремне үтәгәч кертербез дигәннәр.
Өстәлдә кубикларны, машинаны чагыштыру. Кайсы күбрәк, кайсы азрак?
Терем янында Аю пәйда була! Өйгә кертүне сорый. Ләкин аю теремгә сыймый.
Балалар әйдәгез, аюга пазллардан өй ясап бирик . Аю да өйле булды.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бабай шалкан утырткан . Шалкан көн үскән , төн үскән , бик зур булган .
Атналар , айлар үткән , җәй үткән , көз җиткән . Бабай шалканны йолкырга керешкән .
Тартып , тартып караган – шалкан чыкмаган . Бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач , ярдәмгә Әбине дә чакырган .
Әби – Бабайга , Бабай шалканга тотынган . Әй тартканнар , әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган . Әби булышырга Кызын чакырган .
Кыз – Әбигә , Әби – Бабайга , Бабай шалканга тотынган . Тартырга керешкәннәр болар . Әй тартканнар , әй тартканнар – шалкан чыкмаган . Әбинең Кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырган .
Акбай – Кызга , Кыз – Әбигә , Әби – Бабайга , Бабай шалканга тотынган . Әй тартканнар , әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган , селкенмәгән дә . Акбай ярдәмгә Песине чакырып килгән .
Песи-Акбайга , Акбай – Кызга , Кыз – Әбигә , Әби – Бабайга , Бабай шалканга тотынган . Әй тартканнар , әй тартканнар — шалкан һаман чыкмаган , селкенмәгән дә . Песи ярдәмгә Тычканны чакырып килгән .
Тычкан — песигә , песи — Акбайга , Акбай — кызга , кыз — әбигә , әби — бабай - га, бабай шалканга ябышты . Әй тарталар , әй тарталар . Җыйнаулашып тарта торгач , шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Табышмакларның җавапларын әйт. Боз һәм кар эреде , сулар йөгерде , Елап елгалар , яшьләр түгелде . Көннәр озая , төннәр кыскара – Бу кайсы вакыт , я, әйтеп кара?! ( Балалар җавап бирәләр : “ЯЗ”)
Ашлыклар үсте , башаклар пеште , Кояш пешерә , тиргә төшерә . Халык ашыга , китә басуга , Урагын ура. Бу кайчан була ? ( Балалар җавап бирәләр : ҖӘЙ”)
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява . Җирләр дымлана , Бу кайчан була ? ( Балалар җавап бирәләр : “КӨЗ”)
Һәр җир карланган , Сулар бозланган . Уйный җил , буран. Бу кайчан , туган ? ( Балалар җавап бирәләр : “КЫШ”)
Нәкъ кеше кебек үзе , Маӊгаенда мөгезе . « Былтыр кысты », – дип кычкыра . (« Шүрәле »).
Чуар , йомшак күлмәге , Тотса ӊ, уӊа бизәге . Тоттырмый , китә очып , Я кала җирдә посып . ( Күбәләк – «Бала белән күбәләк »).
Теле чибәрнең- үзе чибәр. Тәмле тел- дару, ачы тел- агу. Тел күрке- сүз. Яхшы сүз чәкчәк, яман сүз- чәнечке.
Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы . Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән , Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Игътибарыгыз өчен рәхмәт !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Технология портфолио в условиях реализации ФГОС. Портфолио: назначение, содержание, технология.
В данной презентации краткая информация видах портфолио, его назаначении и содержании. Презентация предназначена для работников образовательных учреждений....

Портфолио лицеиста (портфель достижений) / Учебное пособие (кейс-портфолио)
Портфель достижений – кейс-портфолио – относится к разряду аутентичных индивидуальных оценок, ориентированных на демонстрацию динамики образовательных достижений в широком образовательном контексте (в...

Бланки портфолио ученика. Инструкции заполнения бланков портфолио.
СодержаниеРаздел I. Мой портрет ...

Портфолио педагога.Структура портфолио.
Портфолио педагога.Структура портфолио.Очень подробно и понятно....

Выступление на педагогическом совете «Что такое «ПОРТФОЛИО»? Для чего и зачем нужно создавать «ПОРТФОЛИО»
Материал по теме выступленя полезен для методической работы...

МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ ПО СОЗДАНИЮ И ПУБЛИКАЦИИ ЭЛЕКТРОННОГО ПОРТФОЛИО ПЕДАГОГА С ПОМОЩЬЮ КОНСТРУКТОРА ПОРТФОЛИО «NETFOLIO»
Конструктор портфолио Netfolio - это инструментальное средство для создания электронного портфолио педагога, разработанное компанией «e-Publish» (официальные сайты http://edusite.ru/ и...
Методический портфолио учителя бурятского языка Показан опыт работы учителя бурятского языка по созданию методического портфолио.
Разработки уроков устного курса (1 цикл)...
