Магданова Ания Гилмегаяновна

Сайт воспитателя

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Взаимоотношения детей друг с другом

Увлечения: чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район, дер.Аккузово

Место работы: МДОУ Аккузовский детский сад "Кояшкай"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/magdanova-aniya

О себе

 

        Авыл урамы. Кыш, тырыша-тырыша кешелек дөньясына үзенең хакимлеген күрсәтә. Үзенең кар-бураннарын бер дә кызганмыйча, эшен башкара. Менә бүген дә урамда кар ява. Энҗе кар бөртекләренең самимилегенә, дөньяның аклыгына куанып, бүген дә яраткан бакчама, яраткан балаларым янына ашыгам. Өй мәшәкатьләре артта калды.Бакчада тынлык. Яшеллеккә күмелеп утырган табигать почмагы да, уенчыклар да сихри тынлыкка чумганнар. Алар үзләренең нәни дусларын көтәләр. Тиздән бакчага балаларның шау-шулы шат авазлары белән тулыр.                                Күз алдымнан үземнең дә бакчада үткән елларым үтә. Иң матур күлмәген кигән, чәчләренә очып китәргә әзер торган күбәләкләрне хәтерләткән ак бант таккан кыз бала көн дә сөенә-сөенә яраткан бакчасына йөгерә. Анда аны яңа кызыклы уеннар, мавыктыргыч шөгыльләр, тәмле ашлар көтә. Мөләем йөзле, шат күңелле тәрбияче апам – Тәнзилә апа каршы ала. Аның һәр хәрәкәте, һәр кигән киеме әле хәзер дә бүгенгедәй күз алдымда тора. Шул чактан ук күңелемдә тәрбияче апам кебек булу теләге уянды.                                                                                                                                     Кулына өлгергәнлек аттестаты тоткан, күзләреннән очкын бөркелеп торган чая кыз алдында күпме юллар... Ләкин карар нык: бары тәрбияче булу. Шул хыяллар белән уку йортының ишеген ачтым. Шау-шулы студент еллары да инде артта калды. Кешенең һөнәрле булуы гына тулы бәхетне тәшкил итә аламы икән? Яраткан эше һәм шул ук вакытта яраткан гаиләсе булган кеше генә тулы бәхетледер, минемчә. Минем дә эштән кайтуымны сагынып көтеп алучы тормыш иптәшем, ике балам  һәм оныгым бар. Алар миңа һәрвакыт ныклы терәк булып торалар. Гаиләмне һәм хезмәтемне бик яратам, шуның белән үземне чиксез бәхетле хис итәм.  

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

        Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе – китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. Бәйрәмдә катнашучылар да канатлы сүзләрне күп белүләрен күрсәттеләр. “Китап – галим, телсез мөгаллим”, “Китап – тормыш көзгесе”, “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килә.                                                                                                                                                               Китаплар алар-буыннарның акылын,белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.Китап ул-игелекле дус,киңәшче сердәш тә.Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр,ә китапларны    яратучының күңеле күбрәк укыган сафланыр,ачылыр,дөньяга   карашы киәңер.Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак,чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.                                                                        Безнең мәктәп китапханәсе дә ,авыл китапханәсе дә китапларга бай. Даими рәвештә ,ел дәвамында яңа китаплар кайтып тора.Матур рәсемле, эчтәлекле китаплар күп алар арасында.Төрле яшьтәге кешеләр ,сәламәтлекләре төрлечә булган кешеләр дә укый алырлык теләсә нинди формадагы китаплар бар хәзерге заманда.Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә,эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп .Димәк ,һәр кеше өчен китаплар укырга,аларны яратырга мөмкинлекләр бар.

Мои достижения

 «Татар  милли киемле курчак» конкурсында рәхмәт хаты
 «Рус милли киемле курчак» конкурсында рәхмәт хаты
«Воспитатель года-2015» - свидетельство
"Лучшая развивающая предметно-пространственная среда в ДОУ"  - рәхмәт хаты
"Йолдызлык - 2015" -"Конферанс" ,"Вокал-соло" номинациясендә диплом, "Хореография-соло" номинациясендэ III дәрәҗәдә лауреат дипломы

Добавить грамоту в портфолио