Көзге ярминкә
методическая разработка на тему

    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_yarmink.docx17.85 КБ

Предварительный просмотр:

Зал ярминкә рәвешендә бизәлә. Өстәлләргә яшелчә, җиләк-җимеш куела. Залга балалар керә.

Малай. Исәнмесез, ярминкә җитте, беләсезме.

             Килде ярминкә даулап,            Кызыкайлар, дускайлар,

             Килде ярминкә шаулап,           Эшегезне ташлагыз,

             Бәхет, муллыклар яулап.          Йон йомарлап ятмагыз,

             Әй Иш бабай, Иш бабай           Ярминкәгә килегез.

             Мич башыннан төш давай.    

2 малай.  Шундый зур безнең базар.

                 Шундый бай безнең базар.

                Алмасы, әй алмасы,

                Әй татлы соң, әй тәмле!

                Әфлисуннар, лимоннар,

                Өелгән катлы-катлы.

3 бала.  Базар бай, кесәсе ай-вай!

             Дарым-шарым, тәңкә ярым,

              Күпмегә алсаң, шуңа сатам.

4 бала. Базарга һәркем килер,

             Үзенә кирәген алыр,

              Бай килсә - мал алыр,

              Ярлы килсә - чабата алыр.

5 бала.    Итек – читек, энә-безләр,

                Матур итеп теккәннәр.

                Кирәкмиме, алмыйсызмы?

                Әллә киеп карыйсызмы?

                 Әллә биеп карыйсызмы?

“Татар халык биюе” башкарыла.

6 бала.  Ярминкәсе- ярминкә,

              Килгән күпме кунаклар.

              Табышмак әйтәбез сезгә

              Көтеп дөрес җаваплар.

  1. Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат. (суган)       

  1. Үзе бер бөртек, эче – мең бөртек.

Башы җирдә - койрыгы коймада.(кабак)

  1. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз.(шалкан) 

  1. Яшел сарай эчендә

Кызыл бояр утыра.(карбыз)

  1. Гәүдәсе бар – җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк.(гөмбә)   

  1. Эсселәгән саен, кат-кат тун кия (кәбестә)
  1.  Чәчәге агачында, алмасы тамырында(бәрәңге)    
  1. Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә (кишер)

Тәрбияче..  Рәхмәт сезгә, әниләр.

             Рәхмәт сезгә, әбиләр.

             Оста җавап бирдегез,

              Җавабын тиз белдегез.

              Инде сезгә әзерләгән

              Җырны тыңлап китегез.

“Уңыш” җыры.

8 бала. Көз килде. Үләннәр

            Саргайды, шиңде.

            Сап-сары яфраклар

            Җиргә сибелде.

9 бала. Көз – сылу килгән ерактан,

             Нәрсә генә алмаган!

             Нинди бүләк кирәклеген

             Әйтмәсәң дә аңлаган.

10бала.   Каеннарга сары яулык,

             Миләшкә - муенсалар.

             Чиягә көрән алкалар,

             Бигрәк килешеп торалар.

11 бала.  Алсу, яшел буяуларны

              Биргән алма, кыярга.

              Бөрлегән кызыл мәрҗәнен

              Белми кая куярга.

12бала.    Көз шулай төрле төсләргә

               Буйый бөтен җирне дә.

               Җиләк-җимеш белән сыйлый

               Шатландырып безне дә.

13бала.  Көзнең иң олы бүләге

             Икмәк тора табында.

             Тормышыбыз ямьле булыр

             Икмәк булган чагында.

 “Яфраклар бәйрәме” җыры.

А.б. Ә хәзер уен уйнап алыйк.

1) Көзен бакчада кем тырышыбрак эшләде икән? Әниләрме әллә балалармы?

       “Бәрәңге чүплибез” уены.

2) “Кум-кумок” уены.

  “Частушки”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык ярминкәсе

Төрле милләт балаларының дуслыгын чагылдыра...

"Көзге ярминкә"

Күңел ачу чарасы эшкәртмәсе...

Ярминкәгә барабыз

Зурлар төркеме өчен "Ярмикәгә барабыз " темасына шөгыль конспекты....

Сценарий: «Базар-ярминкә”

Максат:Татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту,татар халык уеннары уйнау.Печән базары яхуд яңа кисекбаш видео күрсәтелә. Музыка астында шаяннар керә....