Дуслык ярминкәсе
план-конспект занятия на тему

Төрле милләт балаларының дуслыгын чагылдыра

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_yarminkse.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

«ДУСЛЫК ЯРМИНКӘСЕ»

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе Ләшәү Тамак «Таң» балалар бакчасы

                            ТЕМА:    «ДУСЛЫК ЯРМИНКӘСЕ»

                                                   

                                               Катнаш төркем

«Балаларда патриотик тәрбия бирү максатында үткәрелгән күңел ачу иртәсе конспекты»

                                                                                         Тәрбияче: Н.А. Борһанова

                                          2012 ел

Бурычлар:

    1.Белем үстерү һәм аңлату, дуслык ,татулык турында.

    2. Үзеңнең милләтеңә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү.

    3. Балаларга патриотик тәрбия бирү.

    4. Куркыныч килгәндә һәрвакыт туган илеңне, үзең яшәгән тирәле-геңне, ватаныңны сакларга әзер була белү күнекмәләре тәрбияләү.

Зал бизәлеше:

 «Дуслык ярминкәсе» өстәле , әниләрнең, әбиләрнең кул эшләре; магнитофон, күрше республикалар ясалган карта, флажоклар, бал савыты, агач кашыклар, түбәтәй, чигеш, күчтәнәч.                           

                               

«Дуслык ярминкәсе»

 Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:   Хәерле көн! Исәнмесез балалар, мөхтәрәм кунакларыбыз. Добрый день! Здравствуйте уважаемые наши гости.

                    Идел ярларына нурлар сибеп

                    Матур булып ата бездә таң.

                    Таң шикелле матур туган илем –

                    Бәхет биргән җирем Татарстан.

Балалар, безнең республикабызда гына түгел ә районыбызда төрле милләттән булган кешеләр яшиләр. Алар бер тату гаилә кебек. Бер –берләренә ярдәм итәләр, үз – ара дус, тату яшиләр.

Менә бүген бездә «Таң» балалар бакчасында  «Дуслык ярминкәсе» оештырдык. Шул бәйрәм иртәсен ачык дип игълан итик.

                     Сәломлиләр безне якыннар

                     Сәломлиләр дуслар, туганнар.

                     Кара алтын, «Камаз»лы,

                     Мул игенле Татарстаннан.

Безнең  «Дуслык ярминкәсе»н Татарстаннан килгән кунаклар башлап җибәрә. Балалар ягез әле, аларны каршы алыйк.(Балалар кул чабып торалар. Татар милли киемнәрендәге балалар, татар көе уйнаганда алга чыгып басалар.)

1 бала:   Бик якын туганмы сез,

              Ерактан килгәнме сез.

              Дуслашырга бер сүз җитә,

              Сихри сүз – исәнмесез.

Балалар бергә: Исәнмесез!

Тәрбияче: Исәнмесез!

2 бала: Шушы сүзне ишетүгә,

             Йөрәгем эреп китә…

             Исәнмесез.

             Бу сүз яшәргә көч бирә.

             Йөз ел яшисе килә.

3 бала: Татарстанның башкаласы Казан шәһәре.

(Бер бала флаг ярдәмендә картага Казан шәһәренә флажок куя.)

4бала: - «Сез кайдан» дип сорасагыз

             Без Иделдән, җиреннән

             Кара алтын ургылыр

             Татарстан шул булыр.

Тәрбияче: Әйе балалар Татарстанда кара алтын булган нефть күп чыгарыла.

5бала: Мөселманга фарыз баш киеме

            Үзе матур, үзе бәләкәй

             Әллә кайдан нурлар сибеп тора,

             Кызлар чиккән милли түбәтәй.

- Дуслык ярминкәсенә бүләгебезне кабул итеп алыгыз.

(Тәрбиячегә түбәтәй бирә).

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт, сезнең бу милли бүләгегезгә.Хәзер кадерле кунаклар үзегезнең урыннарыгызга утырыгыз.

                    Таң аткач та иң беренче булып

                    Кояш сибә аңа нурларын.

                    Ярминкәбез гөрләп торсын әле

                    Каршылыйбыз башкорт дусларны.

(Балалар кул чабып торалар. Башкорт милли киемнәрдәге балалар, башкорт көе уйнаганда алга чыгып басалар.)

Балалар: Хаумыхыгыз, дустар!

Тәрбияче: Исәнмесез.

Алар белән килгән кунак сөйли:

                  Ут күршеләр булып йәшәйбез без!

                  Окташ безздең телдәр, гәзәиттәр

                  Тыныслак хәм дуслык сәскә атхын

                   Уртак безздең йердә теләктәр!

1 бала: Без Башкортстаннан килдек.

2 бала: Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәре.

(Бер бала флаг ярдәмендә картагаУфа шәһәренә флажок куя.)

3 бала: Дуслык ярминкәсенә без бүләк итеп башкорт балы алып килдек.

4 бала: Рәхим итеп алыгыз!

Тәрбияче: Рәхмәт дуслар, татлы күчтәнәчегезгә. Балалар безгә башкорт дусларыбыз үзләренең милли биюләрендә күрсәтеп үтсеннәр әле. (Башкорт биюе.)

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә чын йөрәктән. Хәзер кадерле кунаклар үз урыннары-гызга утырыгыз.

                    Карап тормый ара еракка

                    Дуслар килә безгә кунакка.

                    Дуслык – безнең тормыш үзәге

                    Дуслык – безнең бәйрәм бизәге.

Балалар, ә менә Удмуртия безнең республикабызның төньяк өлешендә урнашкан. Әйдәгез аларны каршы алыйк.

(Балалар кул чабып торалар. Удмурт милли киемнәрдәге балалар,  Удмурт көе уйнаганда алга чыгып басалар.)

Балалар: Чырткемесь!

Тәрбияче: Исәнмесез!

                  Здравствуйте!

1 бала: Без Удмуртиядән килдек. Аның башкаласы Ижау шәһәре.

(Бер бала флаг ярдәмендә картага Ижау шәһәренә флажок куя.)

Тәрбияче: Балалар Удмуртиядә машина ясау алга киткән. Ул урманнарга бик бай. Шуңа күрә анда мебель ясау киң таралган.

2 бала: Без сезгә бүләк итеп матур җыр алып килдек. «Эх сез матур кызлар».

(Балалар җырлыйлар)

             Дус ишләрем уйный көлә

             Мин генә көлмим

             Уенныңда ямен тапмыйм

             Ни булды белмим.

Эх сез матур кызлар

Ник шаяртасыз?

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз!

Тәрбияче: Зур рәхмәт сезгә. Бик матур җырладыгыз. Хәзер кадерле кунаклар урыннарыгызга утырыгыз.

Балалар, каршы алыйк хәзер безнең рус дусларыбызны. Приветствуем гостей русской национальности.

(Балалар кул чабып торалар. Рус милли киемнәрдәге балалар,  рус көе уйнаганда алга чыгып басалар.)

Балалар: Здравствуйте!

Тәрбияче: Здравствуйте!

1 бала: Столица России –город Москва.

(Бер бала флаг ярдәмендә картага Мәскәү шәһәренә флажок куя

2 бала: В России развиты такие промыслы, как стекольный, золотобойный, кружевной.

Родина слово большое, большое!

Пусть не бывает на свете чудес,

Если сказать это слово с душою,

Глубже морей оно, выше небес!

В нем умещается ровно полмира:

Мама и папа, соседи, друзья.

Город родимый, родная квартира,

Бабушка, детский сад, котенок…и я!

На ярмарку мы принесли кружева. (Отдает воспитателю.)

Тәрбияче: Спосибо большое. Займите свои почетные места.

Балалар, безнең бәйрәмебезгә кунак булып тагын бер әби оныклары белән килгән.Ул үзебезнең авыл әбисе. Әйдәгез әле аныда каршы алыйк. Аңа сүз бирик.

                     Балалар белән бергә

                     Кунакка килдем сезгә

                     Бу дуслык ярминкәсе

                     Күңелле була икән.

Әби: Исәнмесез балалар, килгән кунаклар. Сезнең «Дуслык ярминкәсе» бик күңелле икән. Сез күп беләсезме икән? Мин сезнең хәзер белемнәрегезне тикшереп карыйм әле? Сез кайсы республикада яшисез?

Балалар: Татарстан республикасында яшибез.

Әби: Ә кайсы районда?

Балалар: Сарман районында.

Әби: Кайсы авылда торасыз?

Балалар: Дүсем һәм Ләшәү Тамак авылларында.

Әби: Ә сез беләсезме Россия призединты кем икән?

Балалар: В.В.Путин

Әби: Татарстанныкы?

Балалар: Р. Миннеханов.

Әби: Сарман башлыгы кем икән?

Балалар: Н.К.Закиров.

Әби: Балалар сез бик күп беләсез. Сез бик акыллы балалар икәнсез. Менә уеннар уйный беләсез микән? Без яшь чагында «Капкалы» дигән уен уйный идек. И-и-и күңелле дә була иде.Өйрәтим әле үзегезгә?

Тәрбияче, Балалар: Без беләбез ул уенны.

Әби: Алайса әйдәгез бер уйнап алыйк.(Балалар белән уен.) 

Әби: И-и-и рәхмәт яугырлары. Сез минем күңелемне бик күтәрдегез әле. Балалар менә сезгә бүләк итеп мин татар милләтенең төп ризыгы булган чәк-чәк алып килдем. Сез барыгызда аңардан авыз итәрсез.

(Тәрбиячегә бирә).

Тәрбияче: Рәхмәт әбекәй.

Әби: Балалар менә шулай дус тату яшәгез. Бер –берегезне яклагыз.

Тәрбияче: Әйе әбекәй, без шулай булырбыз. Туган илебезне, торган җиребезне, Ватаныбызны сакларбыз. Куркыныч килсә без әзер торырбыз,  илебезне сакларбыз. Шулай бит балалар.

Балалар: Әйе, без сакларбыз!

Әби: Балалар без китик инде. Бик озак тордык. Арыпта киттем. Кайтып бераз ял итим. Сау булыгыз. (Әби чыгып китә.)

Тәрбияче: (Картага күрсәтеп) Балалар карагыз әле игътибар белән. Безнең Татарстаныбыз уртада тора. Уң ягыбызда да, сул ягыбызда да дусларыбыз бар. Әйдәгез әле бергә кулга-кул тотынышып «Дустым бар» җырын башкарыйк.

(Җыр башкарыла.)

Балалар сезгә «Дуслык ярминкәсе» ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Илебезнең сакчылары булып үсәбезме?

Балалар: Әйе.Үсәбез.

Тәрбияче Менә шулай һәрвакыт дус һәм тату булып яшик. Рәхмәт сезгә.

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе....

занятие "Дуслык көче"

занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию...

"Көзге ярминкә"

Күңел ачу чарасы эшкәртмәсе...

Ярминкәгә барабыз

Зурлар төркеме өчен "Ярмикәгә барабыз " темасына шөгыль конспекты....

Сценарий: «Базар-ярминкә”

Максат:Татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту,татар халык уеннары уйнау.Печән базары яхуд яңа кисекбаш видео күрсәтелә. Музыка астында шаяннар керә....