занятие "Дуслык көче"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме
занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kon1.docx | 22.75 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «№6 «Салават күпере» балалар бакчасы » Кукмара муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Дуслык көче
мәктәпкә әзерлек төркеме
балалары белән үткәрелгән дәрес конспекты
Максат: Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү, дусларга
һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген аңлату.
Әсәрнең эчтәлегенә, геройларына эш-гамәленә карата мөнәсәбәт белдерергә һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру: гадел, тыйнак сүзләрнең мәгънәсен ачыклау. Табигать белән таныштыруны дәвам итү. Матур әдәбият белән кызыксындыруны үстерү. Балаларда халык авыз иҗаты аша әхлаклык тәрбияләү.
Материал: Кошлар тавышы язылган магнитофон язмасы, агач ботагы, агач гөмбәсе, яфрак, каен тузы, геометрик фигуралар, предметлы картиналар, саннар, мәкальләр схемасы, берничә өлешкә киселгән карта.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез балалар (Исәнмесез).
Хәерле иртә балалар (хәерле иртә)
Кәефләрегез ничек?
(Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек)
Без үткән дәресләрдә сезнең белән дуслык, авырлык килгәндә бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшкән идек. Искә төшерик әле, дуслыкка кагылышлы нинди кагыйдәләр өйрәндек?
(- Бер-берең белән һәрвакыт дус-тату яшә.
- Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.
- Иптәшләрең белән тату уйна, уенчыкларың белән бүлеш.)
Бик дөрес. Чү, балалар, мин кош тавышы ишетәм. (Кош тавышы ишетелә). Балалар безгә бер кош безгә ниндидер төенчек калдырды. Үзе бик ашыкты, нәрсә булганын рәтләп аңлата да алмады, каядыр очып китте. Нәрсәләр бар икән төенчектә, карыйк әле.
2. Төп өлеш.
— Карагыз әле, нәрсәләр генә юк биредә. Хаты да бар. Укып карыйк әле, нәрсәләр язылган икән.
«Дусларым, «Салават күпере» бакчасы балалары, мине убырлы карчык әниләргә җибәрмичә карурман эчендәге өендә тота. Әгәр сез шушы төенчектәге биремнәрне үтәсәгез, ишектәге йозак үзеннән-үзе ачылыр, мин әниләргә кайта алачакмын. Гөлчәчәк»
—Менә нинди серле төенчек булды әле бу. Балалар, ә сез Гөлчәчәкне беләсезме? (Әйе). Ул кайсы әкияттән? («Гөлчәчәк»). Аны кем язган? (Татар халык әкияте). Сез Гөлчәчәкне әнисе янына кайтувын телисезме? (Телибез). Димәк, безгә ул җибәргән биремнәрне үти башларга кирәк.
- Балалар, карагыз әле, Гөлчәчәк убырлы карчык сизмәсен дип, биремнәрне яшереп урман әйберләре белән җибәргән. Әйтегез әле, бу нәрсә? (агач ботагы) Нинди агачныкы? (каен) Карагыз әле, ниндидер язу да бар икән, укыйк әле. («Өч кыз» әкиятен сөйләргә.) Биредә ниндидер геометрик фигуралар да бар, димәк, әкиятне аларны кулланып сөйләргә кирәк икән.
- Кайсыгыз әкиятне сөйли? (бер бала сөйли).
- Рәхмәт. Сезгә әкият ошадымы? Бу кызларның кайсылары дөрес эшләмәделәр? Ни өчен? Сез кемгә охшар идегез? Ни өчен?
- Илүзә, кил әле, төенчектә тагын ни бар икән? (яфрак) Нинди агач яфрагы? (каен) Монда да нәрсәдер язылган. (Киресен әйтергә) Димәк, балалар, мин бер сүз әйтәм, ә сез аның капма-каршы мәгънәдәгесен әйтәсез. Мәсәлән: яхшы — начар, ялкау - (тырыш), тыйнак - (мактанчык), гадел - (ялганчы), дошман - (дус), батыр -(куркак), саран -(юмарт), усал -(юаш) һ.б.
- Балалар, ә сез тыйнак сүзен ничек аңлыйсыз? (Ул кеше беркайчан да мактанмый). Ә менә гадел ничек була? (Ул кеше беркайчанда алдамый, гел дөресен генә сөйли). Әйдәгез, үзегезгә ошаган шушы сүзләрнең берәрсен кертеп җөмлә төзик әле. (Балалар җөмлә төзиләр).
- Дөрес, бик дөрес, булдырдыгыз, рәхмәт.
- Бу нәрсә? (Каен тузы). Укыйм әле, нәрсәләр язылган икән? (Кадерле дусларым, зинһар өчен, бу биремнәрне дә үтәгез!) Ай-һай бигрәк күп биремнәр икән монда. Төркемнәргә бүленеп эшләмәсәк җитешә дә алмабыз. (Балалар өстәлләр артына утыралар) Беренче төркемдәге балалар, биредәге рәсемдәге сүзләр ничә иҗектән тора шуны билгеләгез. Ә сезнең төркем геометрик фигуралардан әкият геройлары төзер, өченче төркем, сез бирелгән саннарны дөрес итеп тоташтырыгыз. Ә сезгә балалар, кайсы әкият героеның артык икәнен белергә кирәк. (Балалар биремнәрне үтиләр, тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр)
— Балалар, әле безгә Гөлчәчәкне явыз карчыктан коткару өчен күп көч кирәк, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле.
Физкультминутка.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары артка.
Уңга, сулга борабыз,
Бераз карап торабыз,
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка куеп
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез
Тезләрне кочаклыйбыз.
Башны алга яшереп,
Бераз гына йоклыйбыз.
Менә ничек ял иттек
Дәресне дәвам иттек.
— Ә бу әйберне сезнең күргәнегез бармы? Нәрсә бу? (агач гөмбәсе).
Балалар, схемада ясалган мәкальләрне дөрес итеп әйтергә кирәк икән
безгә. (Тәрбияче схемалар күрсәтә, балалар мәкальләрне әйтәләр)
-Дөрес, бигрәк зирәк балалар икәнсез.
Нияз, төенчектә тагын нәрсә бар икән? (күркә). Нәрсә күркәсе (чыршы). Карыйк әле, күркәнең дә сере бар ахрысы.
Карагызчы балалар,
Чыршы була бу агач.
Күңелсез икән, ямансу.
Күркәләре булмагач.
Күркәләрем үсә, минем
Дип әйтә безгә карап.
Берәм - берәм күркә үсәр
Әйтегез дөрес җавап.
- Әһә, табышмаклар икән биредә. Җавабын әйтергә, һәрберсе янына
яраткан ризыгын куярга кирәк икән. Дөрес җавап әйткәч чыршыга бер
күркә дә эләсегез була.
1. Алгы тәпиләре кыска, Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка. (куян)
2. Туа сакаллы булып
Үсми акыллы булып. (кәҗә)
- Соскы борын - бакылдык
Күп сөйләшә - такылдык. (үрдәк)
- Энәләре йөзләп-меңләп
Тегә алмый берни юньләп. (керпе)
Менә тылсымлы чыршыбыз күркәле дә булды. (Ишек кагалар, Гөлчәчәк керә).
Гөлчәчәк: Рәхмәт сезгә, балалар, сезнең тапкырлыгыгыз, зирәклегегез мине явыз карчыктан коткарды. Серле йозак үзеннән-үзе ачылды һәм мин инде үземнең әниләремә кайта алам, ләкин минем тагын бер үтенечем бар. Мин әниләргә кайтыр юлны белмим , бәлки миңа тагын булышырсыз?
- Бердә борчылма, Гөлчәчәк, миндә бу урманның картасы бар.
Кара син аны, бу карта ертылып беткән икән бит. ( Без хәзер үзебез
бербөтен итеп ясыйбыз ул картаны) (Балалар картаны бербөтен
итеп җыялар)
Гөлчәчәк: Рәхмәт сезгә балалар. Бигрәк якын дусларым сез минем.
- Әйе Гөлчәчәк, безнең балалар үзара да бик дус яшиләр, авыр
чакта бер-берсенә ярдәмгә киләләр. Дуслык турында шигырьләр,
җырлар да беләләр.
(2 бала шигырь сөйли)
- Егылсаң торып була
Торсаң, йөгереп була.
Йөгерсәң җитеп була-
Дусларың гына булсын.
- Сөйләшеп, уйнап була Күп нәрсә белеп була. Шаярып-көлеп була-
Дусларың гына булсын.
(Балалар "Дуслык җыры " җырын башкаралар)
Гөлчәчәк. Гел шулай тату яшәгез, дуслыкның кадерен белегез. Бу алмалар сезгә күчтәнәчем булсын. Әниемне бик сагындым, аның янына ашыгам, сау булыгыз. (сау булыгыз)
- Гөлчәчәкне коткару өчен сез дә шактый көч түктегез.
Аргансыздыр, ял итегез.