Сценарий: «Базар-ярминкә”
план-конспект занятия по музыке (старшая, подготовительная группа) на тему

Максат:Татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту,татар халык уеннары уйнау.

Печән базары яхуд яңа кисекбаш видео күрсәтелә. Музыка астында шаяннар керә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx33.59 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сценарий: «Базар-ярминкә”

Максат:Татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту,татар халык уеннары уйнау.

Печән базары яхуд яңа кисекбаш видео күрсәтелә. Музыка астында шаяннар керә.

1 шаян:  Шундый зур безнең базар

                  Шундый бай безнең базар.

                  Базар бай, кесәсе ай-вай.

                  Дадым- шарым , тәңкә ярым

  Күпмегә алсам, шуңа сатам.

  Кирәкме, алмыйсызма?

2шаян:   Собирайся, народ,

                Всех ярмарка зовёт!

               Вас приглашает щедрая ярмарка.

               Приходите, милости просим!

               Поработал- отдыхай,

               Весели подружку.

1 шаян:  Килде ярминкә даулап,

                Килде ярминкә шаулап

               Бәхет, муллыклар яулап.

               Апакайлар, дускайлар,

               Эшегезне ташлагыз,

               Йон йомарлап ятмагыз,

               Орчык шырылдатмагыз,

                Ярминкәгә барыгыз.

Бию:Татар халык биюе

Сатучы Замира :

             И ал бит бит ул, ал бит ул,

Ай, тырдыр, там-там.

Мал базарда бар бит ул,

Ай, тырдыр, там-там.

Базарга кил, соңга калма,

Ай, тырдыр, там-там.

Иртән иртүк килеп җитшул

Ай, тырдыр, там-там.

      Ильмир:           Балалар белән бергә

                           Базарга килдем иртән,

                           Печән базары ярминкәсе

                             Күңелле була икән.

Зарина:

Шатлыклар – күңелебездә.

Ал кояш – күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Ярминкә  бүген бездә!

Сатучы

Шундый зур безнең базар,

Шундый бай безнең базар.

Алмасы, әй алмасы.

1 нче өстәл татар киемнәре сатучы кыз: Филсинә

“Татарда да бар кием, күлмәк, штан, камзул, чикмән, җилән, чапан башмак, кәвеш, бүрек, такыя, кәләпүш” – Монда килегез!,

 

Кем табышмакның җавабын таба, шүңа бүләк!

Татар кызларының башында калфак, ә егетләрнең башында… (түбәтәй).

 

Замира

Әйдәгез, җитезрәк!

Атлагыз тиз-тизрәк!

Иң шәп товар – безнеке,

Безнеке – Кояшкайныкы.

 

2 өстәл бизәнү әйберләре сатучы: Әдилә

Муенсаңның очларына

Ник такмадың көмешен?

Яхшы товар син сорыйсың,

Бирерсеңме өлешен?

Бу муенсаны мәкальне дәвам иткән кешегә бирәбез.

 

Кем эшләми —— шул ашамый. (Муенса бирелә).

Җыр: “Муенса”

 

3 нче өстәлдә көнкүреш товарлары сатучы: Ильвир

Ни кирәк, шул бар!

Җаның теләгәнен сайлап ал.

Чүлмәк, чиләк, коянтә

Дустым, сатып ал әйдә.

Матур чүлмәкне башкорт  халык биюен башкаручыга бирәбез.

 

Замира

Чиккән чүәк, кулъяулыклар,

Түбәтәйләр, калфаклар.

Чүлмәк, тукмак, курчаклар.

Барысы да бар монда.

 

4 өстәлдә чигелгән әйбер сатучы: Ирек

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп чигәбез

Кирәкмиме, алмыйсызмы?

Әллә киеп карыйсызмы.

 

Чиккән кульяулыгымны матур итеп җырлап күрсәткән кешегә бүләк итәм.

 

Замира

Матур җырлар өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Күмәк бию, уен-көлке,

Алыш – биреш, сатып алыш,

Кызык булачак монда.

 Айрат

Безнең кызлар-уңганнар,

Җыр әзерләп куйганнар.

Тыңлап кына тормагыз,

Сез дә кушылып җырлагыз

Кызлар башкаруында җыр: “Горе то- калина” 

5 өстәлдә уен кораллары сатучы: Диләрә

Чакыручы барында

Торма капка янында.

Җырлаганга мал жәл түгел,

Җырлап кал яшь чагыңда

 Бию:  Кулъяулыклар белән

Замира

Уеннар бит, дусларым,

Витамин кебек алар.

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

 

Менә без бүген татар кызлары, татар егетләре булып киендек. Димәк, балалар, нинди уеннар уйныйбыз?

Балалар: Татар халык уеннары.

А.б. Әйдәгез әле Татар халкыбызның “Түбәтәй” уенын  уйнап алыйк әле

 

6 өстәлдә татар халык ашлары: Айзиля

Татар халык ашлары

Барысы да бар бездә

Гөбәдияләр, чәкчәкләр,

Тәкъдим итәбез сезгә

(Кунакларны чәкчәктән авыз иттерү)

Әби керә: Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар. Бәрәкалла никадәрле кешеләр җыелганнар. Ишеткән идем аны бүген “Кояшкай” балалар бакчасында ярминкә дип. Хак сүз булган икән. Соңга калмыем дип ашыга - ашыга, йөгерә - йөгерә килдем дә хәлләремм бетеп китте.

Алып баручы: Исәнме, Гөлйөзем әби, хуш киләсең түрдән уз. Әйдә бераз утырып ял итеп ал. Балалар, ә без әйдәгез сезнең белән ярминкә бәйрәмебезне дәвам итик.

Бию. :Марый  биюе

Әби: И - и, балалар, сезгә карап балачагым искә төште. Нәкъ шушы вакытта без әти - әниләргә ияреп ярминкә бәйрәменә бара идек. Андагы биюләр, тәм - томнар, уеннар! Ярминкә бәйрәмен бик күңелле бәйрәм итә идек. Без аңа берничә көн  алдан әзерләнеп иң матур киемнәребезне киеп килә идек. Бу бәйрәм атна буе сузыла иде. Ярминкә бәйрәмен сез дә күңелле итеп үткәрегез.

                            Уйнагыз да, җырлагыз да,

                             Рәхәт чакларыгызда.

                             Алсу гөлләр чәчәк атсын

                              Йөргән юлларыгызда.

Алып баручы:  

Гөлйөзем әби, матур теләкләрең өчен рәхмәт сиңа. Без дә сиңа ярминкә бәйрәменә дип өйрәнгән  матур шигырьләребезне сөйләп, моңлы җырлары-бызны җырлап күрсәтик әле.

 

Бергә җырлыйлар

Базарларга бардык без

Күп нәрсәләр алдык без,

Җырладык та, биедек тә,

Күңелебезне ачтык без.

 

Бәйрәм иттек, эх, дусларым,

Бүген барыбыз бергә,

Килдегез дә карадыгыз,

Рәхмәтләр яусын сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....