Дуслык кичәсе
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа) по теме

Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна

 

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 247.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

СӨЙЛӘШСӘК ТӘ ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ,

АҢЛАШАБЫЗ ДУСЛЫК ТЕЛЕНДӘ.

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә күгәрченнәр, чәчәкләр, кояш сурәтләре урнаштырыла. Матур көй астында балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Алып баручы: Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек. Бүген безнең балалар бакчасына бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик. Тик шундый шарт белән: сезнең һәркайсыгыз кунакларны үзенә генә хас сүзләр белән сәламләсен.

Балалар: - Хуш киләсез, кунаклар!

  • Хәерле иртә!
  • Хәерле көн!
  • Исән-сау гына килеп җиттегезме?
  • Әссәләмегаләйкем!
  • Сәлам сезгә!
  • Сезгә Аллаһның сәламе булсын!
  • Йортыгызга бәрәкәт телим!
  • Имин булыгыз!

Алып баручы: Кунакларыбызның кәефләре тагын да күтәрелеп китсен өчен, без хәзер аларны җыр белән дә сәламлик.

Җыр “Хәерле иртә!” (С.Шәрипов көе, Л.Лерон сүзләре). Җыр мимик хәрәкәтләр белән башкарыла.

Барысы бергә: Хәерле көн, кадерле кунаклар!

Алып баручы: Чын күңелдән, ихластан сәламләшү кешеләрне дуслаштыра. Дусларың күп булу бигрәк рәхәт инде. Әйдәгез әле, балалар, дуслык турында мәкальләрне искә төшерик.

Балалар чиратлашып әйтәләр:

  • 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.
  • Дустың үзеңнән яхшы булсын.
  • Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
  • Ялгыз агачны җил сындырыр.
  • Күмәк күтәрсә – күлне күчерер.

Алып баручы: Халык әйтсә, хак әйтә. Нинди тирән мәгънәле әйтемнәр. Ә мәкальнең менә мондые да бар әле: “Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.” Әйдәгез, дуслар, без дә үзебезнең дусларыбызга багышлап “Дустым бар” дигән җырны җырлап алыйк.

Җыр. “Дустым бар” (Л.Хисмәтуллина көе һәм сүзләре).

Алып баручы: Нәни дусларым, минем сезне күңелле, шаян, бик яхшы дуслар белән таныштырасым килә. Кунакка барасыгыз киләме?

Мин шундый бер йорт беләм –

Түбәсе күккә тигән.

Ул бик күп катлы йорт,

Этажлар саны ундүрт.

Ул зур йортта кешеләр

Бик дус, тату яшиләр.

Яраталар уйнарга,

Биергә һәм җырларга.

Бәйрәмнәрдә бер-берсенә

Кунакка йөрешәләр.

Безне дә чакырдылар,

Барабызмы шул өйгә?

Балалар: Әйе!

Җыр барышында декорацияләр алышына: катлы йорт, ишек макеты куела.

Балалар (М.Яриеваның “Күңелле безнең шәһәр” җыры көенә җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Өченче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Удмурт халык көе ишетелә. “Ишектән” удмурт халык киемнәреннән малай белән кыз чыгалар, сәламлиләр:

– Зёчбуресь, гажано эшъёс! ( Рәхим итегез, кадерле кунаклар!).

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бу фатирда яшәүчеләр белән якыннанрак танышыйк. (кызның исеме) белән (малайның исеме) безнең белән нинди телдә исәнләштеләр? Әйдәгез, без дә удмурт телендә исәнләшү сүзләрен әйтеп карыйк. (кабатлыйлар).

Алып баручы: Нинди матур ишетелә удмуртча сәламләү сүзе. Удмурт балалары кигән киемнәр дә бик матур, нинди якты, күңелне шатландыра торган төсләр җыелмасы. Ошыймы сезгә, балалар?

Балалар: Әлбәттә!

Удмурт малае һәм кызы удмурт халык җырлы-биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, Тимур, Лилиана! Ә “рәхмәт” сүзе удмуртча ничек була?

Удмурт балалары: Тау!

Алып баручы һәм балалар: Тау!

Алып баручы: Без 3 нче катта яшәүче удмурт дусларыбыз белән таныштык. Әйдәгез, тагын да югарырак күтәрелик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Бишенче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Мари халык киемнәреннән 2 кыз һәм 2 малай чыгалар, исәнләшәләр:

  • Салам юлташ-влаг! (Исәнмесез, дуслар!)

Алып баручы: Дуслар, сез безнең белән нинди телдә исәнләштегез?

Мари балалары: Мари телендә.

Алып баручы: Бигрәк матур икән мари теле, безне дә өйрәтегез әле.

Бергәләп марича исәнләшү сүзләрен кабатлыйлар.

Алып баручы: Сез кояш кебек балкып торасыз. Нинди һөнәрләрегез бар, күрсәтегез, зинһар өчен. Безнең мари халкының җырларын, биюләрен карыйсыбыз килә.

Мари киемен кигән балалар мари халык җырлы-биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Сез бик оста икәнсез. Без сезнең белән күршеләр булып яшәвебезгә бик шатбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, бу йорттат яшәүчеләр белән танышуыбызны дәвам итик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Җиденче катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Башкорт көе (курай тавышы) ишетелә.

Алып баручы: Нинди матур көй, курай тавышы, әйе, әйе, башкорт курае моңлана!

Башкорт киеменнән кыз белән малай чыгалар, исәнләшәләр:

  • Һаумыһыс, дустар! (Саумысыз, дуслар!)

Башкорт кызы: Рәхим итегез, бездә кунак булыгыз!

Алып баручы: Башкортлар белән без тугандаш халыклар, башкорт һәм татар телләре бер-берсенә бик охшаган. Татарча “саумысыз” дисәк, башкортча ул – “һаумыһыс”. Әйдәгез, башкорт телендә исәнләшик.

Бергәләшеп башкортча исәнләшәләр.

Башкорт кызы һәм малае башкорт биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, башкорт халкының батыр егете һәм асыл кызы. Ә без юлыбызны дәвам итик һәм 10 нчы каттагы дусларыбыз янына күтәрелик.

Балалар (җырлап баралар): Әйдәгез, дуслар, без атлап китик.

Унынчы катка баскычтан меник.

Без инде килеп җиттек,

Тизрәк ишек ачыгыз,

Безне каршы алыгыз!

Рус милли киеменнән икешәр малай һәм кыз чыга:

- Здравствуйте, гости дорогие! Здравствуйте! Мир вашему дому!

Алып баручы һәм балалар: Здравствуйте!

Рус кызы: Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши,

Ну и мы не отстаём.

Рус балалары рус халык биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, рус егетләре һәм кызлары! Большое спасибо!

Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-бәйлән уйнарга

Кулны-кулга тотындык.

Җыр “Әйдә, дустым, биергә” (В.Вәлиева көе һәм сүзләре).

Алып баручы: Менә, балалар, без бу зур йортның берничә катында яшәүче дусларыбыз белән таныштык. Кайсы гына фатирның ишеген шакысак та, безне ачык йөз белән җылы итеп каршы алдылар. Без бу йорттагы мари, удмурт, башкорт, рус милләтләреннән булган дусларыбызның җыр, биюләрен күрдек. Балалар, бу зур йорт кайда урнашкан?

Балалар: Татарстанда!

Алып баручы: Әйе, Татарстан – ул төрле милләт халыклары яши торган зур йорт. Шундый зур йортта яшәсәләр дә, һәр халык үзенең туган телен онытмый. Үз телләрендә җырлар җырлыйлар, биюләрен бииләр, матур милли киемнәрен кадерләп саклыйлар. Без дә үз туган телебездә “Туган телем” дигән җырны кунакларга бүләк итик.

Җыр “Туган телем” (М.Минһаҗев көе, Ә.Мөэминова сүзләре).

1 бала: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкортлар һәм руслар без.

2 бала: Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

3 бала: Әйдәгез, дуслар, ашыгыйк,

Үзебезгә пар табыйк.

Сезнең белән бергәләшеп,

Шәп итеп биеп алыйк.

Татар халык җырлы уены “Әй, Зиләм-Зиләйлә”.

4 бала: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

5 бала: Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы – һәрвакыт янда

Булганы дусның.

6 бала: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыклы узсын.

Җыр “Дуслык җыры” (А.Гарифуллина көе, Ф Сафин сүзләре).

Балалар җыр тәмамлангач шарлар очыралар. Кулга-кул тотынышып күңелле көй астында залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие "Дуслык көче"

занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

"Дуслык бәйрәме"

Сценарий праздника о дружбе народов на татарском языке...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

Дуслык ярминкәсе

Төрле милләт балаларының дуслыгын чагылдыра...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык – бездә чын дуслык!

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль...