Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап биеп тә күрсәттеләр.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Җиңү бәйрәмен аңлатырга авыр булганлыктан шушындый очрашулар бик тә отышлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_ilem_-_tynychlyk_duslyk_ile..doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Балалар залга керәләр, урындыклар янына басалар.

Алып баручы: Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләшеп хәерле иртә телик.

Балалар: Хәерле иртә, сезгә дә,

                  Хәерле иртә, безгә дә,

                  Хәерле иртә, Һәммәбезгә дә.

Алып баручы:  Балалар, әйтегез әле, май аенда нинди зур бәйрәм була?

Балалар: 9 май бәйрәме.

Алып баручы:  Ул бәйрәм ничек дип атала?

Балалар: 9 май - Җиңү бәйрәме.

Алып баручы: Әйе,  9 май - Җиңү бәйрәме. Быел Җиңү бәйрәменә 65 ел була. Бүген бездә кунакта – сугышның бөтен авырлыкларын күреп, исән-сау әйләнеп кайткан Бөек Ватан сугышы ветераны Шангараев Ниҗад абый.

Сәхнәдә күренеш: авыл урамында солдатка куелган һәйкәл. Музыка астында алып баручы шигырь сөйли.

С. Сөләйманова.

Мәңгелек ут.

Гәүдәләре кайда күмелсә дә,

Исемнәре мәңге хәтердә.

Ватан өчен һәлак булганнарга –

Мәрмәр һәйкәл – утлы хатирә.

Син кайтмадың.

Шаулап язлар килде.

Талпынышып кошлар кайттылар.

Сине көтеп, җәйләр, кышлар үтте,

Синнән башка таңнар аттылар.

Син һаман юк.

Кайтыр юлларыңда

Күз нурлары азмы түгелгән –

Болыннарга чыклар булып тамган,

Буразнага төшеп күмелгән.

Син кайтмадың.

Сугыш уты сүнде.

Сагыш уты һаман сүнмәде.

Очар кошлар алып кайтыр төсле

Күңелеңдә калган серләрне.

Синнән башка ел да язлар килә.

Синең хакта – тургай сайравы.

Синең җаның – мәңгелек ут яна.

Синең даның – Җиңү байрагы.

Алып баручы һәйкәл янына килеп чәчәкләр куя.

   Һәйкәл янына таякка таянган карчык боек кына керә, һәйкәл белән сөйләшә. Ана чәчәкләрне куя.

Ана (карчык).  Исәнме, улым. Менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, улым?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим. Миңа бер кайда да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме : “Әнкәем, Берлинны алыйк та, алтыбыз да алты яктан кайтып керербез,”- дигән идең. - Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез,”- дип язган идең.

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. әмма башкача мөмкин булмады...

Дошман белән көрәш аясыз булды. Мин генәие соң? Меңңәр, миллионнар илебез өчен башларын салды. Кайберәүләрнең сугышка киткән балаларының берсе дә кайтмады. Ә синең өч улың кайтты әле.

Ана. Калганнрыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

Улы. Картлык көнендә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерлек түгел.

Улы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар.

Бәлки мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

Улы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым. әнкәем, күз нурым. әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Шмма минем кулларым, инде үзем дә - кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түрендә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең!

Ана чәчәкләрне куя.

Алып баручы. Узган авыр юлларыңны

                            Онытырга тырыш, ана,

                            Яраларың да төзәлсен,

                            Инде тынычлансана.

“Хәтер” җыры

(Р.Нәгыймов музыкасы, Р.Фәйзуллин сүзләре).

1 бала. Искә ала бүген Ватаныбыз,

             Шаулап үткән көрәш елларын.

             Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

             Курку белмәс батыр уллары.

2 бала. Ветераннар, ветераннар,

             Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

             Сез булганга матур булып,

             Алсу булып ата таңнар!

3 бала. Ветераннар, ветераннар,

             Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

             Тарих белән бергә атлый

              Сез яулаган бөек даннар,

              Сез яулаган алсу таңнар!

Алып баручы.

Сугыш... Күпме кайгы, явызлыклар

Китердең син газиз халкыма.

Тик сынмады, сыгылмады алар,

Юл бирмәде үзен таптарга,

Күпме көтте халкым Җиңү көнен,

Язлар алып килде бу көнне.

Кешеләргә шатлык бүләк итте,

Ямьләндерде туган җиремне.

Озакламый халкым бәйрәм итәр

65 еллыгын Җиңүнең.

65 ел халкым тынычлыкта

Күге аяз туган илемнең.

4 бала. Бабайларым белән

             Мин дә бер адымда.

             Батырларча йөрдем

             Җиңү парадында.

Һәммәсе дә бергә

Җиңү җырын җырлый.

Музыкага кушылып

Медальләре чыңлый.

             Сәйдәш моңнарына

             Мин дә киләм атлап.

             Бабайларым белән

             Тынычлыкны саклап.

Алып баручы.

Мәңгелек ут булып яна хәтер,

Сүнмәс ялкын булып кабына.

Үткәннәргә тарта бүген күңел

Батырларын илем сагына!

Яу кырында һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алыйк!

Бер минут тынлык.               

5 бала. Булмасын ул, булмасын!

              Кирәкми безгә сугыш!

              Булмасын бер куркыныч,

              Булсын бөтен ил тыныч!

6 бала. Мин сугышлы уйнарга яратам,

              Минем батыр буласым бик килә.

              Чын сугыш булмасын! Кирәкми!

              Сугыштан кайтмыйлар әтиләр!

7 бала.  Мин сугышлы кинолар яратам,

              Кинода артистлар үлмиләр.

              Чын сугыш булмасын! Кирәкми!

               Кешеләр үлмәсен! Үлмәсен!

Алып баручы. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья халкы белә. Аның туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр җыентыгы – “Моабит дәфтәрләре” – һәрберебезгә таныш. Без Муса Җәлилнең балар өчен язган күп кенә шаян шигырьләрен беләбез, аның сүзләренә язылган җырларны яратып җырлыйбыз.

М.Җәлилнең  “Маэмаем” шигыре.

8 бала.  Керде февраль илем туфрагына

              Тәңкә-тәңкә карлар сипкәндә,

              Туды Муса,  җир-ананың улы,

               Кешелеккә дөресен сөйләргә.

9 бала.  Җир-анабыз бурде аңа әмер:

              Үсәргә һәм илен сөяргә.

               Ә халкына – герой шагыйрен

               Һаман искә алып яшәргә.

М. Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре.

10 бала. Сабыйлар тыныч йокласын,

             Кан түгелмәсен!

             Безнең әниләр яңадан

             Хәсрәт күрмәсен! 

11 бала. Теләмибез сугышны без!

              Без тынычлык телибез.

              Безнең якты тормышыбыз

              Мәңге балкысын  дибез!

Шигырь “Минем бабам”.

Җыр “Солдатлар”. ( М.Минһаҗев көе, К.Булатова сүзләре).

12 бала. Картаймагыз әле, ветераннар,

               Илебезне саклап калган  ирләр.

               Хәтерлиләр сезне данлы юллар,

               Хәтерлиләр сезне азат илләр.

13 бала. Картаймагыз әле, ветераннар,

                Илгә дан китергән тынмас җаннар,

                Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

                Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Ә.Рәшитовның “Кояшлы ил- бәхет иле” шигыре.

“Әпипә” көенә татар биюе.

Алып баручы. Ветераннар, ветераннар,

                           Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

                            Үтә гомер, ага сулар,

                             Бер-бер артлы уза еллар.

                             Бөек Җинүгә 65,

                             Сафын барлый ветераннар!

Бүген бездә кунакта – Бөек Ватан сугышы ветераны, батырлыгы өчен бик күп орденнарга лаеклы кеше – Шангараев Ниҗад абый.

Сугыш ветераны Шангараев Ниҗад абый сөйли.

Алып баручы. Җиңү көне...

Күктән күзем алмыйм.

Күгәрченнәр уйный кагынып.

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

С.Сәйдәшев музыкасына вальс.

Алып баручы.

Хөрмәтле Ниҗад абый, Сезне котлар өчен сүзне балалар бакчасының мөдире Гудакова Татьяна Тихоновнага бирәбез.

Сугыш ветеранын котлау, чәй табынына чакыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

туган илем-чиксез хэзинэ

мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...

Туган илем- Татарстан

Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....

туган илем

В этой работе описывается про родной край...

Газиз туган илем. Россия табигате.

Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...

«Туган илем – гүзәл җирем»

Конспект урока для подготовительной группы....

НОД "Туган илем"

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО РИСОВАНИЮ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...