туган илем
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

В этой работе описывается про родной край

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otpravit_zanyatie_ruzii.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Красногорский детский сад «Аленушка»

Открытое занятие

на тему:

“Туган илем”

                                                                                                             Воспитатель:

Мубаракшина Г.К.

Зурлар төркемендэ ана теле занятиесе

Тема: Ә. Исхакның “Туган илем” шигырен ятлау.

“Зәлидә”. Татар, халык уенын уйнау.

Максат: балаларның игьтибарлылыгын, хәтерләү сәләтен үстерү. Шигырьне  яттан сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аның изгә, кадерле җир һәм бердәнбер булуын белү. Туган илең, туган халкың белән   горурлану, аның гореф – гадатләрен, бәйрәм – йолаларын хөрмәт итү.

Сүзлек: Ватан, тиңдәш, президент һ.б.

Җиһазлар: Туган  илебезнең матру истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр, картиналар;президент  Р. Минниханов портреты; Татарстаның дәүләт флагы; уен өчен сораулар язылган карточкалар.

Занятие барышы:

Бүлмә туган ил төшенчәсен аңларга ярдәм итәрлек итеп җиһазландырылган: төрле рәсемнәр, картиналар, китап – альбомнар; тур стенада президент Р. Минниханов портреты, астарак – аның ике ягында – флаг һәм герб.

Балалар ярымтүгәрәк итеп утырганнар. Әкрен генә туган илгә багыш ланган җыр яңгырый.

 Тәрбияче. Балалар, буген без сезнең белән туган ил турында сөйләшәбез. Туган илгә багышланган шигырь дә ятларбыз. Эйтегез әл, нәрсе ул Туган ил, Ватан? Сез ничек күз алдына китерәсез?

Балалар:

  • Туган ил ул –  алтын бусалар.
  • Туган ил ул –  көмеш чишмәләр.
  • Туган ил ул –  биек таулар, киң болыннар.
  • Туган ил ул –  чәчәкләр җәйләр, карлы кышлар, яел язлар, алтын көзләр.
  • Туган ил ул –  завод – фабрикалар, мәктәпләр.
  • Туган ил ул –  без яшәгән авыл, өй.
  • Туган ил ул – әти белән әни, әнием җырлаган бишек җырлары, әбием сөйләгән әкиятләр, аның чулпымоңнары һ.б.

Тәрбияче. Балалар, сез бик дөрес уйлыйсыз. Ә хәзер әйтегез әле: кешенең ничә туган иле була?

  • Кешенең дә, хәтта кошларның да туган иле бары тик бер генә була.

Тәрбияче. Әйе,  балалар, Туган ил, Ватан, әни кебек, бары тик бер генә була. Бик изге дә, бик кадерле дә ул. Юкка гына “Туган илең – туган анаң” димәгәннәр. Ә сезнең туга илегез нинди ил соң? Кл ничек атала?

  • Безнең туган илебез – Татарстан.

Тәрбияче. Әйе, Татарстан. Ул нигә шулай атала? Анда татарлар гына яшиме?

Балалар:

  • Юк, анда күп төрле халык яши  .
  • Ләкин төп халкы – татарлар, ул татарларның Ватаны.

Тәрияче. Туган илебезнең баш шәһәре, башкаласы ничек атала? Илбашыбыз (президентыбыз) кем? Л кайда яши? Татарларың нинди бәйрәмнәрен,гадәт – йолаларын беләсез? Сезгә Туган илдә яшәү күңеллеме? Әллә чит җирдә яшәү күңелле булыр идеме? Ничек уйлыйсыз, ни өчен? “Иленнән аерылган – канаты каерылган” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?

Җавапларны гомумиләштереп, “туган илдән дә бөек, изге, кадерле җир юк” дигән нәтиҗә ясала.

Тәрбияче. Хәзер шул кадерле Туган илебез турында шагыйрь Эхмәт Исхак язган “Туган илем” дигән шигырьне яттан сөйләргә өйрәнәбез (Тәрбияче шигырьне сәнгәтьле итеп сөйләп күрсәтә. Эчтәләк, сүлек белән эшләгәннән соң, шигырьне өйрәтә. Шигырьне назлы да, горур да итеп, сәнгәтьле сөйләргә кирәклегенисләренә төшерә. Тагын сөйләп күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар,хэзер татар халыкның элек – электтән бик яратын уйный торган “Зәлидә” уенын уйнарбыз, Уен сезгә бераз таныш инде. Без аны телевизордан да карыйбыз. Шулай да уенны искә төшереп үтәм.

Тугәрәк өстәлгә төрле сораулар язылган карточкалар куелган. Уенда җитез була алмасаң ( ягьни, уеннан чыккан кешегә) “җәза” бирелә. Ул үзенә ошаган карточканы ала, мин соравын укып күрсәтәм. Ул җавап бирә. Дөрес җавап бирүчегә – узебез татар бизәкләре белән бизәгән открытка тапшырыла.

  1. Иң элек “Ачык авызлы” уйныйбыз. Балалар  саныннан бергә кимрәк итеп, урындыклар түгәзәкләп тегезелә. Блалар бию көенә урындык тирәли биеп йөриләр. Көй туктауга, урындыкларга утыралар.”Ачык авыз” буып урындыксыз калучыга – “җәа”. Уен берничә тапкыр кабатлана.

Сораулар һәм бирем:

  • “Туган илем” шигырен кем язга?
  • Туган ил турында нинди матур сүзләр эйтеп була?
  • Сүзләрдән яңа сүзләр яса, мәсәлән: бакча – бакчачы, буяу – буяучы һ.б.
  1. “Капкалы” уены. Ике бала “капка” ясаган кулларын өскә күтәреп басалар. Башкалар түгәрәктә “Әнисә”не җырлый – җырлый, биеп капка аша узалар. Капкага эләгүчегә “җәза” бирелә. Уен шулай кабатлана.

Биремнәр һәм сорау:

  • Ягымлы сүзләр әйт.
  • Мәкаль эйт.
  • Сүзләргә карма – каршы сүзләр әйт (ак, дус, тиз һ.б.)
  • “Безнең өйдә без җидәү” – нинди шигырьдән?
  1. “ Йөзек салыш” уены.

Сораулар:

  • Сөембикә кем ул?
  • Сине изрәтеп йоклатучы иң назлы җыр нинди?
  • “Суык бабай” шигырне кем язган? Сөйләп күрсәт.
  • Безнең авыл яныннан (аркылы) агучы елга?

Тәрбияче. Балалар, сез бүген шундый матур уйнадыгыз. Кем җиңүче булып калды? Әйдәгез, аңа да берәр сорау бирик. Соравыбыз музыка телендә -  бу нинди көй?

“Туган тел” (татар халык көе) яңгырый. Тәрбияче аның сүзләрең музыка астында сәнгатҗле итеп сөйли. Аннары җырны күмәк башкару белән дәрес тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

туган илем-чиксез хэзинэ

мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...

Туган илем- Татарстан

Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....

Газиз туган илем. Россия табигате.

Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...

«Туган илем – гүзәл җирем»

Конспект урока для подготовительной группы....

НОД "Туган илем"

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО РИСОВАНИЮ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...