НОД "Туган илем"
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Иванова Алина Рашидовна

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО РИСОВАНИЮ ВО ВТОРОЙ МЛАДШЕЙ ГРУППЕ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nod_tugan_ilem.docx16.49 КБ

Предварительный просмотр:

Галиуллина Алина Рашидовна,

Воспитатель  МБДОУ №49 г.Нижнекамск

«Минем туган илем»

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге

Юнәлеш: рәсем

Белем бирү өлкәсе: Сәнгатлелек һәм эстетик зәвыклылык үсеше

Максат: Илебезнең, Республикабызның символикасы белән таныштыру..Илебезнең    символикасын танып белүгә омтылу. Балаларның бирелгән тема буенча сүзлек составын арттыру, хәрби хетмәт турында күзаллауларын булдыру. Балаларда игътибарлык, Бөек Ватан Сугышы ветераннарына, хәрби хезмәтчеләргә ягымлы караш тәрбияләү. Илебез белән горурлану хисе уяту

Алдан башкарылган эш: Хәрби темага багышланган рәсемнәр карау, флагларны күзәтү(Россия, Татарстан),Илебезнең символикасы белән таныштыру.

Күрсәтмәлелек: Солдат рәсеме төшерелгән рәсем, Россия Һәм Татарстан флагы,гербы.Татарстан флагының контуры (һәр балага), гуашь һәм пумалалар.Татарстан гимнының аудиоязмасы.Марш-мелодия.

Эшчәнлек барышы:

Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар.(Марш яңгырый).

-Балалар, әйтегез әле, бу музыка сезгә ошыймы?(Әйе)

-Бу музыка - марш диеп атала. Марш хәрби парадларда яңгырый. Марш музыкасына  солдатлар маршировать итәләр.Балалар карагыз әле, менә бу рәсемдә кем төшерелгән? (Солдат)

Ә сез каян белдегез аның солдат икәнен?(Аның киеме буенча, ул хәрби форма кигән, кулында коралы да бар)

-Әйе, дөрес. Солдатар күп булган очракта ул армия була. Уйлап карагыз әле, армия нәрсә өчен кирәк икән? (Илебезе дошманнардан саклар өчен)

Бик дөрес,балалар.Безең илебезне дошманнардан, аларның һөҗүмнәреннән саклар өчен армия кирәк. Кем әйтер икән, безнең илебез ничек атала? (Россия-Рәсәй).

Ә менә бу балалар безнең илебезнең флагы.(Флаг күрсәтү)

-Флаг нинди төсләрдән тора?(Ак, кызыл, зәңгәр)

Ә менә бу герб.(Гербны күрсәтү). Гербта ике башлы бөркет күрсәтелә. Ул безненң илебезнең көчен тасвирлый.

-Әйдәгез әле, ял итеп алыйк.  Мин сезгә марш музыкасына маршировать итәргә тәкъдим итәм. (Ял минуты)

Балалар безнең Республика ничек атала? (Татарстан)

Әйе, дөрес. Татарстан Республикасың үз символикасы бар. Үз җыры, флагы һәм гербы.(Рәсемнәрен күрсәтәм)

-Гербта нәрсә сүрәтләнгән?(Ак Барс рәсеме).Ак барс Татарстанның чисталыгын, алга омтылырга көче барлыгын аңлата.

-Ә флаг нинди төсле?(Яшел, ак, кызыл).

Яшел төс-яңарышны, ак-чисталыкны, кызыл-өлгергәнлекне,көчне, энергияне сурәтли.

Әйдәгез эле Республикабызның гимнынан өзек тыңлап алыйк әле.Бу җырны тынлаганда басырга кабул ителгән, әйдәгез әле, без дә хөрмәтебезне күрсәтеп, гимны торып басып тыңлыйк.(Татарстан Республикасың гимныннан өзек кабызу).

Әйдәз утырыгыз, булды. Бу җыр сезгә ошыймы?(Әйе, бик матур гимн).

Ә хәзер мин сезгә Татарстан флагың рәсемен буярга тәгъдим итәм. Без флагны яшел, ак һәм кызыл төсле буяулар белән буячакбыз.

Рәсемне буяр өчен иң баштан пумаланы суга манабыз, яшел төсне алабыз  һәм контурдан чыкмыйча, ашыкмыйча буйыйбыз. Аннан алабыз ак төсне, шуннан кызылны. Шундый ук тәртип буенча ашыкмыйча флагны буяп бетерәбез.Пумаланы дөрес тотабыз. Балалар, контурдан чыгарга ярамый, буяуларны күп итеп алмыйча пөхтә итеп эшлибез.(Буяу күнекмәләрен күрсәтү).

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.(Күзәтү, ярдәм итү, индивидуаль якын килү).

-Эшләребезне тәмамлыйбыз.Әйдәгез эле хәзер рәсемнңребезне күргәзмә итеп беркетик.(Күргәзмә оештыру).

Балалар, әйтегез әле, без нәрсә эшләдек? (Флаг буядык).

-Ә бу флаг кайсы илнеке? (Безнең Татарстан республикасының флагы)

-Дөрес, балалар.Нинди төсләр белән буядык? (Яшел, ак, кызыл).

Миңа бик ошады, булдырдыгыз.

Әйдәгез хәзер зур түгәрик ясыйк эле. Кулга- кул тотынышыйк. Минем сезгә әйтәсем килә, кешеләр сугышып, дошман булып яшәргә тиеш түгел.Бер беребезгә игътибарлы,мәрхәмәтле, сакчыл карашлы булыйк.Әйдәгез хәзер күршебезне кочаклыйк һәм “Син минем дустым”- диеп әйтик. Шуның белшн шөгыль тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

туган илем-чиксез хэзинэ

мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...

Конспект НОД "Познание" Тема: "Илья Муромец – богатырь земли русской»

Занятие рассказывает об истории России, богатырях. О том, как жили люди в старину, чем занимались....

Конспект НОД раздел «Формирование целостной картины мира» тема: «Илья Муромец – богатырь земли русской» подготовительная к школе группа

Материал формирует представление детей о прошлом русского народа Древней руси, знание о былине и ьылинном богатыре - Илье Муромце. Развивать познавательный интерес к истории России. Воспитывать чувств...

Рассказы Ильи Серякова

В этом документе три рассказа Ильи Серова: "Улица, где все спешат" ; "Машина, которую научили рисовать" ; "Ученый дружок" ...

Конспект непосредственно образовательной деятельности для детей подготовительной к школе группы. Тема: "Былины - кладезь народной мудрости. Илья Муромец - русский богатырь".

Знакомство детей с былинным эпосом: его происхождением, авторством, содержанием. Знакомство с элементарными историческими сведениями об эпохе Древней Руси. Формирование представлений о некоторых аспек...