Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысының шәхси сайты.

Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен! И.Гыйләҗев.

Профессия: Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Тарихи китаплар укырга яратам.

Увлечения: Чигәргә, пешерегә, китап укырга яратам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мамадыш шәһәре

Место работы: Мамадыш шәһәренең 4 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/magfurova-ramziya-nurullovna
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз, иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган сүз. Туган телебезне саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү- безнең татар теле укытучыларының, халкыбызның изге бурычы. Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы булып, сыйныфтан тыш эшләрне оештыру тора. "Сыйныфтан тыш эшләр" бүлегендә туган телебезгә багышланган бәйрәмнәрнең сценарийлары белән таныша аласыз. "Фәнни-иҗади эшләр" бүлегендә республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, уңышлы, нәтиҗәләргә ирешкән иҗади чыгышлар урнаштырылды. Сайтка куелган материаллар үз эшебездә кирәкле һәм файдалы булыр дип өметләнеп калам.

Хөрмәтле дустым !

 

     Минем сайтыма рәхим ит! Сине үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, укучылар иҗаты  урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Сайтта халык көйләрен, мәкальләрне, халык авыз иҗатының кайбер төрләре турында мәгълүмат, Дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен ярдәмлек табарга мөмкин.

 

О себе

                                         

                                Укытучы, язгы кояш кебек,

                             Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                           Сабыр  сүзе  белән  юата.

 

     Мин, Мамадыш  районының  Түбән Яке   авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан  Алабуга  дәүләт педагогия институтында   укыдым.   Бу  уку йортында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  туган  мәктәбемдә  башладым. Аннан  соң, Мамадыш шәһәренең н нче санлы  урта  гомуми белем  бирү  мәктәбендә  дәвам  иттем. Менә  18 ел инде шул белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники "Матурлык",     Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала".

Моё портфолио

    Мәктәп – минем  өчен  иҗади  эш  бүлмәсе, укучыларымның  икенче йорты.    Мин  бәхетле,  чөнки    27 ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары  каршы ала мине. 

27 ел  буе  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы