конспект урока "Сан торкемчэлэре"
план-конспект урока (6 класс) на тему

конспект урока в 6 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san_plan.docx22.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сан сүз төркеме үзенчәлекләре.

Дәреснең максаты:

-дидактик максат: сан сүз төркеме үзенчәлекләрен үзләштерү.

-үстерешле максат:логик фикерләү, иҗади формалар камиләштерүе өчен җирлек тудыру.

-тәрбияви максат:үз-үзеңә, иптәшләреңә җылы мөнәсәбәт формалашуы өчен җирлек тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә сан сүз төркеме үзенчәлекләрен танып белү.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

-регулятив гамәлләр камилләшүе өчен җирлек тудырыла: уку мәсьәләсен китереп чыгаруда адымлап сан сүз төркеме үзенчәлеген ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашу.

-танып белү гамәлләре:сан сүз төркеме үзенчәлеген модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнү.

-коммуникатив гамәлләр: төркемнәрдә эшәлү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыра, өйрәнгән материал нигезендә әдәби сөйләм камилләшә.

Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган нәтиҗәлелек: иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләренә кичереше белән килештерә белү, үз эшчәнлекләрен адекват бәяләү күнекмәләренә өйрәнү.

Предметара бәйләнеш:әдәбият, тарих, математика.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы:фронталь,индивидуаль, төркемдә.

Ресурслар:

-экран, наутбок, проектор;

-терәк схемалар;

-электрон презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

-Хәерле көн, укучылар кәефләрегез ничек? Карагыз әле, балалар, тәрәзәдә кышкы яктылык, кояш ничек матур елмая. Әйдәгез, бездә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик. Гәүдәне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз.

II.Актуальләштерү.

-Балалар, без узган дәрестә “Нократ” газетасы буенча эзләнү эше башкарган идек. Сез дәфтәрдәгә эзләнү эше нәтиҗәләре язып килергә тиеш идегез.Әйдәгез әле, өй эшләре белән танышып китик. Мин нәтиҗә укыйм, сез мисал белән таныштырасыз.

1. “Нократ” газетасында саннар түбәндәге очракларда кулланыла:

-Ел, көн исәбен күрсәтү. Мисаллар.

-Вакытны күрсәтү. Мисаллар.

-Акча күләмен күрсәтү. Мисаллар.

-Телефон номеры. Мисаллар.

-Машина маркасы. Мисаллар.

2.Иң күп кулланылган сан төркемчәсе? (микъдар, тәртип)

3.Кайсы очракларда гарәп цифрлары белән язалар? Мисаллар.

4. Саннар иң күп кулланылган бүлек? Нинди бүлек?(реклама.)

Дәфтәребезгә бүгенге числоны язып куябыз.

Унҗиденче гыйнвар.

Сыйныф эше.

Сүзлек диктанты.

Сыйфат

Акыллы                         ун (микъдар)

Җылы                         бишенче (тәртип)

Язгы                            икешәр (бүлем)

Әдәби                         алтылап (чама)

Баллы                         өчәү (җыю)

 Икенче баганадагы сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

 - Димәк  без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

-Саннар турында.

-Белемнәребез ныклы булсын өчен, бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз? Һәрберебез эчтән уйлый. Уйлар өчен 20 секунд вакыт бирелә.(Вакыт чыккач, укучылар парларда эшлиләр, дәреснең максатын әйтәләр. Кыскарак буйлы укучы башлый.(Саннар турында белемнәребезне арттырабыз, модельләштерәбез, яңа мәгълъматлар белән баетабыз, бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә өйрәнәбез, эшләребезне адекват бәяләү күнекмәләре алабыз). Бер- ике укучыдан әйттерәсе.

 - Белмнәрегез шактый тирән, бүген шуларны гомумиләштерербез. Бирелгән һәр бирем буенча үзегезгә үзбәя куеп барырсыз.Мөстәкыйль рәвештә дәрескә максат куя алсагыз-5, максатны формалаштыруда сыйныфташыгызның ярдәменә таянсагыз-4, максатны иптәшләрегез әйткәч кенә формалаштыра алсагыз -3 балл куярсыз.

Исем, фамилия:

Өй эше

Максат кую.

Бирем №1

Бирем №2

Бирем №3

Бирем №4

Гомуми билге

Үзбәя.

III. Уку мәсьләсен адымлап чишү этабы.

1.Сан төркемчәләре. Теста бирелгән саннарны табып төркемчәләрен билгеләгез. Карточкалар өләшенә, төркемнәрдә эшлиләр.

 Икенче бөтедөнья сугышы башлангач, 16 меңләп якташыбыз фронтка китә. Бер гаиләдән өчешәр- дүртешәр малае фронтка китә.   Ә менә Урта Кирмән авылында яшәгән Фатыйха апа Әүһәдиеваның  бер-бер артлы 8 малае фронтка китә. Кызганычка каршы, берсе дә исән-сау  туган ягына әйләнеп кайта алмый.

 Аларга гына түгел, 7 816  якташыбыз  яу кырында  мәңгелеккә  ятып кала. 1 780 якташыбыз гарипләнеп кайта.

Ә хәзер слайдка игътибар итегез, саннарның төркемчәләргә бүленеше төрле телдә төрлечә.

Татар теле

Рус теле

Инглиз теле

Микъдар(количественные)

Дүрт

четыре

Four

Тәртип ( порядковые)

Дүртенче

Четвертый

Fourth

Җыю (собирательные)

Дүртәү

Четверо

-

Чама

Дүртләп

-

-

Бүлем

Дүртәр

-

-

 Таблицага карап шушы мәсьәлә буенча нинди нәтиҗә ясый аласыз? 30 секунд вакыт бирелә.

Укучылардан көтелгән җавап:

1.Таблицада күренгәнчә, татар телендә микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннары бар рус телендә чама һәм бүлем саны юк, инглиз телендә җыю, чама, бүлем саны юк- аерма шунда.

2.Һәрбер телдә сан төркемчәләре махсус кушымчалар ярдәмендә ясала-охшаш ягы булып тора.

Үзбәя.

2.Саннарны ясалышы ягыннан төрләрен билгелә. Сигнал карточкалар белән эш.унбер, ике,унике, җиде-сигез, егерме бер,алты, алтмыш биш, биш йөз мең,унсигез,өчәр-дүртәр,илле бер,мең,унсигез мең, унҗиде,бер-ике.

Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем тамыр саннарга саналмыш өстәп яза.

2 нче төркем кушма саннарга саналмыш өстәп яза.

3 нче төркем парлы саннарга саналмыш өстәп яза.

4 нче төркеми тезмә саннарга саналмыш уйлап яза..

Үзбәя.

          3. Физкультминут. Аудиобирем.саннарны ишетүгә басасыз.

1.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

2.Тау башына салынганды безнең авыл

Бер чишмә бар якын авылга ул.

3. Тик гомрем бик кыска: 
Бары бер көн генә,— 
Бул яхшы, рәнҗетмә 
Һәм тимә син миңа!

5.Саннарны язуда дөрес күрсә Орфографик күнекмәләрне камилләштерү. Математик  диктант, әйтелгән саннарны таблицага урнаштырып яз. Туксан, туксан бер, йөз дә дүрт, йөз ун, йөз кырык биш, ике йөз алтмыш тугыз, йөз сиксән тугыз, йөз туксан биш,  өч йөз кырык җиде, дүрт йөз утыз тугыз, биш йөз бер, сигез йөз өч, бер мең илле ике, ике мең бер йөз унбиш

Дөрес җаваплар

язмада

Гарәп цифры белән

Рим  цифры белән

Туксан

90

XC

Туксан бер

91

XCI

Йөз дә дүрт

104

CIV

Йөз ун

110

CX

Йөз кырык биш

145

CXLV

Ике йөз алтмыш тугыз

269

CCLXIX

Йөз сиксән тугыз

189

CLXXXIX

Йөз туксан биш

195

XCCV

Өч йөз кырык җиде

347

CCCXLVII

Дүрт йөз утыз тугыз

439

CDXXXIX

Биш йөз бер

501

DI

Сигез йөз өч

803

DCCCIII

Бер мең илле ике

1052

MLII

Ике мең бер йөз унбиш

2115

MMCXV

6.Табышмакларны чишегез, саннарны табып, саналмышы белән языгыз.

1)  Ел да килә дүрт батыр,

Дүртесе дә ят төсле,

Дүртесе дә бик матур. (Елның дүрт фасылы)

  2) Ике әти, ике бала,

Үзләре өчәү генә. (Бабай, ата, ул

  3) Дүрт хатынга бер шәл. (Өстәл)

  4) Бер тавык астында 60 йомырка. (Сәгать, минутлар)

  5) Ике ана, бишәр башлы,

Икесе дә бертөрле киенә. (Ике кул, бармаклар)

  6) Бер кешенең алты улы булган.  Аларның һәрберсенең берәр сеңелесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (Җиде бала)

  7)  Утыз ике тукылдык

Юл авызында утыра,

Ун ат биргән көлтәне

Тапап-кырып утыра. (Ашау)
Ныгыту.

Кызыклы мәгълүмат

7   Сан  сүзләренә өстәлеп әйтелә торган исәп-үлчәү сүзләре

Гадәттә йомырканы ун йомырка, утыз йомырка дип түгел, ә «бер дистә, өч дистә йомырка» дип саныйлар. Башка әйберләрне дә сан сүзләренә төрле сүзләр өстәп саныйлар: ике литр сөт, өч кило шикәр, биш метр бәрхет һ. б.

1.Хәзер үзегез әйтегез инде:

1) Бер саплам (нәрсә?). Биш төп (нәрсә?). Ун баш (нәрсә?). 2) Дүрт кочак ..., алты кисәк ..., бер пачка ..., сигез кап ..., өч эскерт ..., ике тартма ..., утыз капчык ..., ике кәтүк ..., өч чүмәлә ..., бер җәем ... , ике таба ... .

2. Уен. Исәп-үлчәү сүзләрен кем күбрәк уйлап таба, шул җиңүче була

8.“Кем тапкыр?” уены.

6Н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт. Б6рган, 1дәм, 1лек.

9. Алда башкарылган эшләргә нигезләнеп, санның моделен төзеп карау.

Сан

Предметның санын, исәбен белдерә.

Ничә? Күпме? Ничәнче? Ничәү?

Исемне ачыклый.

Җөмләдә аергыч, исемләшсә төрле җөмлә кисәге була

Сан белән ачыкланган сүз саналмын була.

Сан төркемчәләре бар

Ясалышы ягыннан:тамыр, парлы, кушма, тезмә

“Сан” темасын йомгаклау өчен тестлар.

Сан нинди  сорауларга җавап бирә?

 а) кем? нәрсә?

 б) нинди?

 в) ничә? күпме?

 г) нишли? нишләде?

Сан белән ачыкланган исем:

  а) сыйфатланмыш дип атала;

  б) саналмыш дип атала;

  в) берничек тә аталмый;

  г) аныкламыш дип атала.

Ясалышы ягыннан саннар:

        а) кыскартылма була;

        б) тамыр гына була;

        в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

             а) 4;   б) 3;  в) 5; г) 2.

“ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:

  а) җыю саны;

  б) микъдар саны;

  в) тәртип саны;

  г) өлеш саны.

“ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:

  а) ия;

  б) аергыч;

  в) хәбәр;

  г) тәмамлык.

Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

  а) бер төрле;                   б) ике төрле;      в) күп төрле;     г) биш төрле.

Җыю саннарын әйтегез:

  а) борау, сорау;

  б) тау, бау;

  в) алтау, җидәү;

  г) җыю саннары юк.

9. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

  а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

  б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

  в) бер чокырда мең чокыр;

  г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты.

V.Рефлексия. Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Нәрсәләр эшләдек?Дәрескә куйган максатка ирештекме?

VI.Өй эше.1. Кагыйдәләрне укырга,155 нче күнегү, саннарга морфологик анализ ясарга.

2.Саннар кергән мәкальләр язып килергә.

3.Саннар кергән кыска инша язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.

Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...

Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его

В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...