Мавлина Лейсан Рафаилевна

Сайт учителя татарского языка

Алга таба атларга, авырлыктан сыгылмаска!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: люблю ходить с учениками на спектакли, в кино и т.д., проводить внеклассные мероприятия, разрабатывать уроки

Увлечения: вышиваю бисером, играю в большой теннис, вкусно готовлю

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 55 с углубленным изучением отдельных предметов» Московского района г. Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mavlina-leysan-rafailevna

 

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Кич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

              Равил Фәйзуллин

О себе

Мне 25 лет. 3 года работаю учителем. До этого попробовала несколько профессий, но только профессия учителя оказалась наиболее интересной. Закончила КФУ. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татарская литература очень богата. Поэтому назвать какую-то конкретную книгу сложно. Неравнадушна к произведениям Г.Исхакый, Г.Гыйльманова, Ф.Байрамовой.

Мой взгляд на мир

Нужно любить людей, природу,да, вообще, весь мир.И только тогда он покажется нам чистым и добрым.

Моё портфолио

Укытучы булуыма мин бик шат! Тәртипле, акыллы укучылар якты киләчәккә өмет уята. Яхшы укытучы булыр өчен эшләгән эшеңне, укыткан балаларыңны яратырга кирәк. Бары тик тырышлык белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Җиң сызганып эшләгәннең нәтиҗәсе булмый калмас.  Укучыларым белән горурланам! 

Тәҗрибәләребез белән бүлешик. 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы