"Кышкы уеннар" темасын кабатлау
план-конспект урока на тему

шушы дәрес эшкәртмәсе укучыларга теманы аңларга ярдәм итәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_uennar.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы : Кышкы уеннар

        I.Максат:

1.Текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү,эчтәлеген үзләштерү; 

2.Яңа сүзләр белән таныштыру, балаларның сүзлек байлыгын һәм сөйләм телен үстерү;

3.“Дуслык” төшенчәсен аңлату.

        II.Бурычлар:

1.Яңа сүзләрне үзләштерү, аларны сөйләмдә куллана белү;

2.Җөмләләрне дөрес төзү.

        III.Дәрес тибы: катнаш дәрес (үткән теманы кабатлау, яңа теманы үзләштерү)

        IV.Җиһазлау: яңа тема буенча презентация, ноутбук, проектор, дәреслек

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова,Р.Һ.Рангулова.Татар теле һәм уку китабы.3сыйныф.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Исәнләшү. Дежур рапорты. Уңай психологик халәт тудыру,укучыларның дикъкатен дәрескә туплау.   ( 2минут).

II.Актуальләштерү. (4минут). Өй эшен тикшерү. (“Кыш” темасына кагылышлы рәсемне табып, аның буенча кыш билгеләре турында сөйли алу).

        Укучылар, без өй эшен тикшереп, үткән теманы искә төшердек. Үткән теманың исеме ничек? (“Кыш билгеләре”). Яңа темага керер алдыннан без шул теманы кабатлап алыйк әле! Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез кулларыгызны күтәреп җавап бирәсез.

  1. Кышын салкын буламы?
  2. Кышын яңгыр явамы?
  3. Ә нәрсә ява?
  4. Елгаларны нәрсә каплый?
  5. Кышын кошлар җылы яктан кайтамы?

III.Яңа теманы үтү.

  1. (5мин) Сыйныфны 2 төркемгә бүлеп бишәр бирем бирелә. Һәр эшләнгән бирем өчен хәрефләр бирелә. Хәрефләрдән дәреснең темасы килеп чыга (“Кышкы уеннар”).

1 төркем

2 төркем

Яңа ел символы буларак нинди агачны беләбез? (Чыршы)

ы

нн

Кыш айларын атап чыгыгыз (декабрь, гыйнвар, февраль)

к

у

Кышын нәрсә ява? (кар)

ш

а

Кыш бабай безгә нәрсә алып килә? (бүләк)

ы

е

Кышын төннәр озынракмы? (әйе)

к

р

Балалар, сез сорауларга бик җиңел җавап бирдегез! Сез җыйган хәрефләрдән сүзләр төзегез. Нинди сүзләр килеп чыкты? (Кышкы уеннар)  Әйе, дөрес.

Бәлки, сез үзегез дәреснең максатын әйтә алырсыз? (Укучылар укытучы ярдәмендә дәреснең максатын әйтәләр)

2.(2 мин) Сүзлек эше. (дәреслектә 22 бит) Сүзләрне экранга чыгарып, балаларга яңа сүзләрне яздыру.

  1. Ситуатив уен. (5мин)

2 төркем – 2 фирманың эшчеләре. Җыелыш үткәрелә. Һәр төркем бер-бер артлы Ял көннәрен ничек үткәрүләре турында әңгәмә оештыралар (шушы әңгәмә барышында корпоративны спорт ярдәмендә үткәрүләре турында сүз алып барыла). Бер төркем әңгәмә корган вакытта, икенче төркем тыңлап тора.

  1. Сорау-җавап уены. (5мин)

Диалог. Командалар бер-берсенә Ял көннәрен ничек үткәрүләре турында сораулар бирәләр.

Физкультминут (сүзләре экранга чыгарыла)(1мин)

Бергәләп басыйк әле
Түгәрәк ясыйк әле
Менә нинди түгәрәк!
Бик кечкенә түгәрәк.
Кулны кулга тотынып
Артка таба барабыз
Менә нинди түгәрәк!
Бигерәк зур түгәрәк!
Түгәрәктә йөрибез
Тыпыр-тыпыр биибез. 

Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик. 

  1. Дәреслек белән эш (10мин) 22 бит
  • Текстны уку
  • Тексттан яңа сүзләр кертелгән җөмләләрне таптыру һәм аларны тәрҗемә итү
  • Сорауларга җавап бирү:

Текст нәрсә турында?

Текстта нинди ел фасылы турында языла?

Кемнәр катнаша?

Нинди кышкы уен турында язылган?

Сез нинди кышкы уеннар беләсез?

Сезнеңчә. Федя нишләргә тиеш?

Димәк, дуслык авырлык килгәндә беленә.

Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Экранда дуслык турында мәкальләр язылган. Аларны укып чыгыйк әле.(2мин)

*Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.

*Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

*Бергә эшләсән, авыр эш тә жинел.

*Дуслык- зур байлык.

*Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

*Дуслык тау күчерә.

6. Текст үзгәртелеп укыла. (Укучылар текстта үзгәргән  урыннарны табалар)

7. Диалог төзү. Ике дус очрашып урамга чыгу турында сөйләшәләр. (кайчан, кайда очрашалар, кая баралар, нәрсә белән шөгыльләнәләр)

8. Бер бала урамга чыгу алдыннан әнисенә записка язып калдыра (я поел, уроки сделал, пошел на горку) (Һәр команда берәр записка яза)

  1. Белем-күнекмәләрен ныгыту (5мин)
  • Экранда кышкы уеннар сүрәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар аларга сорау куеп, тулы җөмлә белән җавабын әйтергә тиеш.
  • Логик рәт. Ике логик рәт бирелә. Һәр рәттә артык сүзләр бар, балалар шуларны атап чыгарга тиешләр.

1) чаңгы, шугалак, кар, агач, чана, чәчәк, боз, яфрак

2) тун, бияләй, күлмәк, бүрек, итәк, киез итек, шарф

  • Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен белү уены. Бер бала калган балалар алдына чыга. Аңа рәсемне күрсәтмибез. Укучы рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен белер өчен, калган балаларга сораулар бирә. Алар “әйе, юк” формасында җавап бирәләр.

  1. Йомгаклау. (4минут)

1.Кыска әңгәмә.

Дәрестә нәрсә үттек?

Нәрсәне аңладык?

Нинди кышкы уеннарны искә төшердек?

Дуслык турында нинди мәкальләр белдегез?

2.Өй эшен язу. 23нче бит 11нче күнегү

3.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Куштарнын кышкы амыдыралы.

Экология болгаш бойдус камгалаарынга материалдар...

Кышкы урман.

Гарәфи Хәсәнов иҗаты аша балаларда кышкы урманның серле көчен күрсәтү....

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

ачык дәрес "Кышкы уеннар" 2 класс

"Кышкы уеннар"  дигән дәрес эшкәртмәсе һәм тест...

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

План-конспект на тему "Кышкы уеннар"

Максат :-яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын  арттыру һәм укучыларның тыңлар аңлау , диалогик һәм монологик күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләртерү дәрәҗәсен билгеләү....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....