Мазнавиева Миляуша Робертовна

Сайт воспитателей

Авырлыкларга бирешмәскә, алга барырга!

Профессия: воспитательница

Профессиональные интересы: Чтение книг.

Увлечения: спорт

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш, Актанышский район

Место работы: МБДОО №1

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/maznavieva
Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный, Ә икенче кулы белән сөеп тора. Фәнис Яруллин. Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр... (Фәнис Яруллин) Һич яхшылык эшли алмасаң син Кешеләргә бик - бик теләп тә, Яхшы теләк телә, Ул да кайчак, Зур көч өстәп куя йөрәккә. (Фәнис Яруллин) Мин тормышны сөям шау наратлар Яктылыкны сөйгән шикелле. Тормыш бит ул алга дәшеп торган Зур эшләре белән күңелле. Ф.Яруллин Бөркетләрнең горурлары тирестә казынган тавыклар белән пычранмый, алар кырда уктай атылып чабучы җәйраннарга ташлана. Фәнис Яруллин Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга салса - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат: ялтыравыңны күреп , чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы; җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракларда да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю - эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда җитмеш төс бар. Фәнис Яруллин

О себе

 

Мин, Мазнавиева Миләүшә Роберт кызы, 1971 елның 30 мартында Актаныш авылында туганмын. 1978 елда Актаныш урта мәктәбенә укырга кердем, 1985 елны урта мәктәпнең 8 классын тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесының башлангыч белем бирү факультетына укырга кердем. 1990 елда училищены уңышлы тәмамлап районга эшкә кайттым.

1990 елның августында Югары Богады башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башладым.1992 елда тормышка чыктым.Ике улым туды. 1996 елдан Богады балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым.Белем күтәрү курсларында укып, 2004 елда аттес-тация үтеп “II квалификацион категорияле тәрбияче” исемен алдым. Шушы ук елны читтән торып Казан шәһәренең Татар дәүләт гуманитар- педагогика  институтына укырга кердем. 2006 елны институтка университет статусы бирелде. 2008 елны университетны уңышлы тәмамладым.

 2008 елның 1сентябреннән Куян балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем.  Декрет ялыннан соң 2012 елның 6 сентябреннән 2нче санлы “ Ромашка” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Шушы ук елның октябрь аенда белем күтәрү курсларында укыдым, 2013 елда аттестация үтеп “ I квалификацион категорияле тәрбияче” исеменә лаек булдым. 2014 елның май аенда ФГОС буенча Казан шәһәрендә белем күтәрү курсларында укыдым. Олы улым Данир Түбән Кама нефть-химия көллиятен уңышлы тәмамлап, армия хезмәтен үтәп,  бүгенге көндә Казан шәһәрендә хезмәт куя. Икенче улым Мансур Казан шәһәрендә ИУЭП ның 3 курсында читтән торып белем ала. Өченче улым Морад № 1 балалар бакчасына йөри. 2014  елның 10 сентябреннән 1 санлы  “Умырзая” балалар бакчанда тәрбияче эшлим.    

                    

                                                       

                                                               

                                    

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

татар халык әкиятләре.

Мои достижения

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы