ачык шөгыльләр.
план-конспект занятия (средняя группа)

Мазнавиева Миляуша Робертовна

Предварительный просмотр:

Сәламәт кешеләрнең барысы да

 тормышны ярата”

(Г.Гейне)

Сәламәт яшәү серләре.

(ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Искәрмә: чыгыш ике кисәктән тора:

1 кисәк: Гомуми. “ Сәламәт  тәндә - сәламәт акыл”

2 кисәк:Бакчада  һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен тормышка ашыру.

1кисәк “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”

  Олы кешенең дә, баланың да оптималь эшкә сәләтлелек халәте аның үз-үзен яхшы хис итүенә, организмдагы барлык органнарның әйбәт эшләвенә нык бәйләнгән.Сәламәт бала эшчәнлекнең барлык төрләренә ( интеллектуаль танып белү, хезмәт, иҗтимагый, физик культура, уен) рәхәтләнеп һәм шатланып катнаша. Ул- оптимист, көр күңелле. Яшьтәшләре һәм педагоглар белән җиңел аралаша. Ә бу исә шәхеснең, аның сыйфатларының һәм үзенчәлекләренең уңышлы үсеше өчен нигез булып тора. Бу – бәхетле балалар һәм шулардан чыгып, чын күңелдән баласы өчен сөенгән бәхетле ата- аналар, үз эшчәнлекләреннән канәгать булган педагоглар дигән сүз.

   “ Яхшы сәламәтлек,- дип яза бүгенге көндә иң популяр сәламәтләндерү системаларының берсен иҗат иткән П.С.Брегг,- чын күңелдән” Мин үземне искиткеч яхшы хис итәм!” Мин яшим нинди хозурлык!”- дип әйтергә мөмкинлек бирә торган рәхәтлек хисләре ул”. Тормышның төп максаты бәхет икәне һәркемгә билгеле. Ләкин аңа бер генә юл- ныклы сәламәтлек илтә. Аңардан башка бәхет була алмый.

  “Сәламәт кеше тормышны ярата. Сәламәт кеше бик сирәк кенә бәхетсез була. Бәхет исә безнең үз тәнебезгә күрсәткән кайгыртучанлыкка бик нык бәйле. Тән гармониясе булганда җан тантана итә. Акылның зирәклеге дә ныклы физик нигезсез була алмый.

   Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Дөресен генә әйткәндә, без бит чынлап та тупас, аяусыз, рәхимсез, мәрхәмәтсез дөньяда яшибез.

          Үз- үзеңне саклау- яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы трмыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш.

Сәламәт яшәү рәвеше- тәрбиянең мөһим компоненты ул. Сәламәт тормыш рәвеше кешегә сәламәтлек, бәхет, яшәү шатлыгы алып килә.

          Һәр кеше үзенең тормышын, аңа ирешү кагыйдәләрен, юлларын һәм алымнарын булдыра. Мәсәлән:Мартин Грей  (“ Яшәү көче” китабының авторы) авыр һәм газап-михнәтләргә бай тормыш юлын үтә: фашист концлагерьлары тоткыны була, оккупация вакытында әти-әниләрен, ә сугыштан соң янгында хатынын һәм дүрт баласын югалта. Бер карасаң бу авырлыклар, кешене “урталай сындырыр” кебек, әмма М. Грей искиткеч китап- тормышка ышанычын югалткан, һәр узган көнгә шатланудан туктаган бик күп кешеләргә ышаныч, юл күрсәткеч булырдай китап язган.

Менә аның кайбер киңәшләре:

- барыннан да элек, үзең турында уйларга, чын теләкләрне буш, ашыгыч теләкләрдән аерып алырга;

- кешеләрне күзәтергә: аларның үзенчәлекләрен күрергә, өйрәнергә. Дөньяны күзәтергә: безнең тирәдә секунт саен нәрсәдер үзгәреп тора;

- еллар үтү белән кешедә арыганлык арта, кирәкмәс гадәтләр барлыкка килә башласа да, әйләнә-тирә белән кызыксынудан туктамаска. Бу яшьлек хисен саклап калырга мөмкинлек бирә;

- үз-үзең булып калу өчен үз тәнең белән идарә итәргә өйрәнергә. Шәхесебезне һәм җаныбызны авырайган ялкау тәнгә буйсындырырга ярамый;

- билгеле бер торыш, хәрәкәт, музыка һ.б. ярдәмендә киеренкелектән чыгарга өйрәнергә;

- үзегезгә ышаныгыз! Ышанычыгыз җитмәве тән авыруларына китерә, туган мөмкинлекләрегезне тормышка ашырырга комачаулый, үзең өчен барыр бәхеткә киртә булып тора;

- йокларга өйрәнегез. Йоклап китә алмау- стресс, нервларның киеренкелеге һәм тузганлыгы, эчке таркалу билгесе. Монда сезгә тәнне тулысынча йомшарту булышыр.

Бу урында Д.И. Писаревның акыллы сүзләрен кулланып китәсем килә:”акыллы кешенең бөтен тырышлыгы, ватык-тишек савытны төзәткән кебек үз организмын рәтләргә түгел, организмны мөмкин кадәр әзрәк какшый, димәк, мөмкин кадәр сирәгрәк төзәтелә торган яшәү рәвешенә юнәлтергә тиеш.

Кешенең тормыш шатлыгы, бәхетле эшләр белән тулып торсын. Эшли торган кеше- бәхетле кеше ул. Тормышның һәр минутына шатланырга, һәркөннең һәр минутын санап, һәр минутына куанып үткәрергә кирәк. Вакыт искиткеч кыйммәтле нәрсә, аны бушка уздыру- вакытны үтерү ул.

  Безнең кул астыбызда- табигать үзе биргән тугыз табиб, алар безне сәламәт итәргә булышырга һәрвакыт әзер.

Болар: кояш яктысы, саф һава, чиста су, табигый туклану, ач тору, физик күнегүләр, ял, төз буй-сын, акыл.

Димәк, беренче табиб-кояш яктысы.

- кояшта мөмкин кадәр ешрак булырга;

- кояшта үскән яшелчә һәм җиләк- җимешләрне күбрәк ашарга;

- кояш мәгънәсен ешрак кулланырга.

Икенче табиб- саф һава.

- саф һава,барыннан да элек, организм өчен- кислород, чыныгу өчен -салкын һава, яшәү шатлыгы тою өчен җиләс җил ул.

- киемнәр иркен булырга, суларга тиеш.

-форточкаларны ачып даими һаваны алыштырырга.

-беркайчан да тәмәке тартмаска.тартучыларның “пассив тартучылар” өчен шартлар тудыруына юл куймаска.

Өченче табиб- чиста су.

-составында су күп булган продуктлар кулланырга

- чиста су эчәргә( бигрәк тә чишмә суы)

-су процедуралары кулланырга

-суга карата уңай караш тәрбияләргә

Дүртенче табиб- табигый туклану.

Туклану кагыйдәләре.

1.ачлык хисен тойганнан соң гына ашарга. Беркайчан да артыгын ашамаска.

2.Авырган вакытта, физик яктан хәлсезлек сизгәндә, кәеф булмаганда ашамаска.

3. ашаган вакытта эчмәскә.

4.җитди акыл хезмәтенә керешкәндә, эш вакытында ашамаска.

5. теләсә нинди ризыкны ныклап чәйнәргә, селәгәй белән юешләргә.

6. ризыкларны бутап ашамаска.

7. Яшелчәләрне күбрәк кулланырга.

8. Организм өчен кирәкле, файдалы матдәләрне кулланырга.

9.Рационнан түбәндәгеләрне чыгарырга тырышырга( өлешчә булса да): тоз, шикәр, камыр ашлары, баллы әйберләр, терлек майлары, кыздырылган әйберләр, кофе.

10. Ризык һәрвакыт бәхет, шатлык, ләззәт тудырырга тиеш.

Бишенче табиб –ач тору.

Ач торганнан соң кан әйләнеше яхшыра. Яшәү көче арта, азык яхшырак үзләштерелә, чыдамлылык арта, акыл көче тәнне тулысы белән идарә итәрлек булып арта. Ач тору- эчке рухи чисталыкка юл ул.

Алтынчы табиб- физик күнегүләр.

Физик күнегүләрнең дәвалау эффекты бик күптәннән билгеле һәм исбатланган: тәнгә, җанга, акылга комплекслы тәэсир итү.

Җиденче табиб –ял.

Ул һәркем өчен индивидуаль. Берәүләр өчен- ул тулы тынычлык һәм төрле актив хезмәттән азат булу. Икенчеләр өчен- эш төрләренең алышынуы. Акыл хезмәте-физик хезмәткә, утырып эшләү- актив хәрәкәткә.

Сигезенче табиб- гәүдәне дөрес тоту.

Төз итеп базу, төз итеп йөрү, төз итеп утыру, беркайчан да аякны-аякка куеп утырмау. Баш горур итеп алга, бераз гына өскә күтәрелгән, корсак җыелган булырга тиеш.Болар тышкы кыяфәтнең матурлыгын гына түгел, бәлки эчке органнарның- баш һәм арка миенең, йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәкләр, умыртка сөяге, буыннарның дөрес эшләве дә.

Тугызынчы табиб- акыл.

-Үз-үзеңне һәм тирә-ягыңдагыларны уңай рухи халәткә юнәлтергә кирәк.

Тискәре фикерләрнең акылны буйсындыруына юл куймаска.

-Һәрвакыт сокланырга, акылны тискәре фикерләрдән азат итәргә.

Шулай ук көндәлек тормышта түбәндәге чаралар киеренкелеклрдән котылырга булыша:

-эш белән ялны аралаштыру, эштән ямь табу, алга бары тик ирешә алырлык кына бурычлар кую, вак- төяк уңышсызлыкларга артык игътибар бирмәү.

-рәхәтлек бирүче музыка тыңлау, яхшы китаплар уку,табигатькә чыгу, акрын гына көйләп йөрү, физик күнегүләр, көлү.

- тормыштагы тискәре күренешләрне авыр сынау итеп түгел, ихтыяр көчен ныгыту мөмкинлеге, тормыш тәҗрибәсе туплау чарасы итеп, уңай кабул итә белү. Начарлыклардан яхшылык эзләгез.

-Яхшы күңелле, мәрхәмәтле,оптимист,акыллы, тормышка гашыйк кешеләр белән аралашу, явыз надан кешеләрдән ераграк качу.

-Үз-үзеңне матурлык һәм бик вак тоелган шатлыклар белән әйләндереп алу.

Авыруга китерүче өч төркем сәбәпләрне истән чыгарырга ярамый:

1.эчке сәбәпләр-“җиде хис” дип йөртелә: кирәгеннән артык шатлану. Зур кайгы, ачудан ярсу, курку, сагыш, мәхәббәт, теләк;

2. тышкы сәбәпләр- “алты үтә”: җил, салкын, эссе, дымлылык, корылык, ут.

3. нейтраль сәбәпләр-тыштан һәм эчтән тәэсир итүчеләр, башлыча туклану бозылу, агулану.

Кеше үзенең сәламәтлеген үзе тудыра. Кеше организмы үз-үзен элекке үзен-үзе элекке хәленә кайтару үзлегенә ия. Кеше бербөтен система, ул тәннән генә түгел, җаннан да тора.Тән сәламәт булганда, җан тантана итә.

2 кисәк. Бакчада һәм гаиләдә сәламәт яшәү  рәвешен

тормышка ашыру.

Чыгышымның икенче өлешен мондый сүзләр белән башлыйсым килә “Әгәр бер ел алдан уйлыйсың икән орлык чәч, 10 ел алдан уйласаң агач утырт,әгәр бер гасыр алдан уйласаң кеше тәрбиялә” Кеше- табигать бүләге. Табигатьтән, тормыштан ямь табып яшәү өчен иң беренче сәламәтлек кирәк. Бу урында бөек педагог Ж.Ж.Руссоның сүзләрен искә төшереп үтәсем килә: “Баланы акыллы һәм фикер йөртә белә торган кеше итәргә теләсәгез, иң элек аның сәламәтлеге һәм тазалыгы турында кайгыртыгыз: ул беркайчан да тик тормасын, нидер эшләсен, кыскасы һәрвакыт хәрәкәттә булсын”. Сәламәтлек әйтергә бик гади генә төшенчә.Ә тормыш өчен иң асыл кыйммәтләрнең берсе. Ул һәркемгә һава, су, яктылык кебек кирәк. Физик яктан сәламәт булу, әле ул тулысынча сәламәт булу дигән сүз түгел.Тулысынча сәламәт булу өчен рухи,әхлакый, иҗтимагый кыйммәтләрнең дә сәламәт булуы мөһим.

 Тәрбия эшенең төп бурычы, асылда бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны рухи һәм физик яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт..

 Тәрбия процессы- баланың тулысынча шәхес буларак формалашуы ул. Шушы тулы бер процесста төп һәм әһәмиятле урынны- бала сәламәтлеге били.

Ләкин баланың сәламәтлеге турында сөйләшәбез икән түбәндәге фактларга тукталмыйча кала алмыйбыз.

Республикада медицина тикшерүләре күрсәткәнчә, бүген балаларның 10-20%ы гына тулысынча сау сәламәт.. Аеруча киң таралган авыруларның берсе-күзләрнең начар күрүе. Сулыш органнары.нерв системасы, ашкайнату системасы,сөяк,.мускул, кан тамырлары авырулары еш күзәтелә.

Балаларда булган авыруларның сәбәпләренә күз салыйк.

1.күп балалар  аз хәрәкәтләнә, спорт белән шөгыльләнми диярлек. Бала өенә кайткач та телевизор һәм компьютер каршында утыра.

Кайберәүләрнең өендә тынычлап ял итәргә мөмкинлеге,әйтик аерым бүлмәсе яисә уңай психологик шартлар юк.

2. малайлар ,хәтта кызлар да мәктәптә укыганда ук тәмәке тарта башлый.Республика күләмендә тәмәке тартучы укучылар саны-50% ны тәшкил итә.

3.Спиртлы эчемлекләр куллану соңгы ун елда-ике тапкыр, ә наркотиклар кулланучылар саны биш тапкыр арткан. Токсикоманлык күренеше дә артканнан-арта бара.

Алда әйтеп үтелгән  барлык күңелсез фактлар балалар арасында күзәтелә.

Ә без хөрмәтле әти-әниләр, бакча белән берлектә бу фактларны һичшиксез кисәтергә тиешбез.  

  “ Сәламәтлек- бердәнбер кыйммәтле асылташ; аның өчен вакытны да, көчне дә, хезмәтне дә кызганмыйбыз.”

Бакча белән мәктәп- бала тормышында иң җаваплы чор, киеренке хезмәт чоры. Уку баладан, аның организмыннан зур көч, энергия таләп итә. Шуңа күрә баланың сәламәтлеген саклау- иң төп бурычларыбызның берсе.Дөрес утыруларына нык игътибар бирәбез. Шөгыльләрдә ял моментларын даими файдаланабыз.Укучылырыбыз музыкаль бизәлешле ял моментларын аеруча яраталар.(Бу урында физмин күрсәтәм, күзләр һәм гомуми хәрәкәт өчен) Озын тәнәфесләрдә, озайтылган көн төркемендә аяз көннәрдә урамда,явым- төшемле көннәрдә спорт залда  хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Көнгә дүрт тапкыр тукландырабыз.  Бала күп вакытын бакчада уздыра. Шуңа күрә бакчаның уңайлылык дәрәҗәсе балаларның анатомик, физиологик үзенчәлекләренә тәңгәл килгәндә генә яшь буын сәламәт һәм камил үсә ала. Бакчаның җылылыгы, яктылыгы СанПИН таләпләренә һәм нормаларына туры килә.

Гомуми итеп алганда без һәръяклап “Авыруны дәвалауга караганда, сәламәтлекне саклау җиңелрәк” булуын балаларыбыз аңына сеңдерергә тырышабыз.

(Гүзәл Уразованың “Балҗимеш”-җыры тыңлана.)

Бала бәгыр җимеше.Ул барыбыз өчен дә кадерле һәм газиз. Без балабыз өчен утка да, суга да керергә әзер.Балаларыбыз өчен үзебезгә бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне тудырабыз. Күп вакытта кирәгеннән артып та китә.Туклануларына килсәк, иртә белән ботка ашатасы урынга,конфет бирәбез, яшелчә- җиләк җимеш урынына- чипсылар, кириешкалар ашатабыз.Яллары саф һавада түгел, компьютер, телевизор артында уза.Балаларыбызны хезмәткә өйрәтәсе урында, бар эшкә дә үзебез өлгерәбез.Менә шулай итеп үзебез үк баланың дөрес туклану рационын бозабыз , иң актив вакытларында хәрәкәтләрен чиклибез, сәламәтлекләренә зыян салабыз.

 Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була алуын һәрберебез белә. Ләкин сәламәт тән һәм сәламәт акыл кешегә үзлегеннән генә бирелми.

 Сәламәтлекне, тышкы һәм эчке матурлыкны яулап алырга һәм аның өчен көрәшергә кирәк.Сәламәт тормыш рәвеше компонентларын төгәл белү һәм үтәү балаларыбызга да, үзебезгә дә ярдәм итәр.

  • көндәлек  режим;

         даими физик күнегүләр;

  • чыныгу;
  • дөрес туклану;
  • Гаиләдә уңай , дустанә мөнәсәбәтләр – ышаныч, бер-береңне аңлау,  

Дөньяны – матурлык коткарыр, дигән гыйбәрә бар. Мин бу акыллы фикерне дәвам итеп, матурлык ул- сәламәт балалар дип өстим.Чөнки балалар безнең киләчәгебез,матурлык тудыручыларыбыз.

Бер генә тапкыр яшибез...

Әйе, тормышның башка варианты булмас. Шуңа күрә дә тормышта үзеңне, элекке буыннарның рухи тәҗрибәсендә башланып, киләчәк буыннарда дәвам итәчәк сәламәт шәхес итеп тоймыйча яшәү җинаять булыр иде.

  Һәм без, өлкәннәр, үсеп килүче яшь буынның һәрбер көне рухланып торсын өчен барысын да эшләргә тиешбез.Ә рухи көч- сәламәт кешедә генә була ала.

Сәламәт кеше- хөрмәтле, кадерле, кыйммәтле. Бу иң зур бәхет, һәм бу дөньяда һәркемнең бәхетле яшәргә хакы бар.

Чыгышымны үзенең дәвалау системасын булдырган Норбековның тормыш кагыйдәләре белән тәмамлыйсым килә:

-Һәр иртәне елмаеп, күтәренке күңел белән башлагыз: кәефегез көн озын яхшы булыр, канатланып, очып йөрерсез;

-Башыгызны юк-бар уй белән чүпләмәгез,кешеләрне рәнҗетмәгез, изге гамәлләр кылыгыз ;

-Авыру сүзен баштан чыгарып ташлагыз, эчтән генә мин сәламәт, мин яшь, барысын да булдырам дип кабатлап йөрегез;

- Үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз, әз генә уңышларыгыз өчен дә үз-үзегезне мактап алыгыз, үз-үзегезне юкка-барга битәрләмәгез;

-Истә тотыгыз: сез язмышыгызның, тәнегезнең, сәламәтлегегезнең хуҗасы.

Сәламәтлек телим мин сезгә.

Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр-

Борчулары йөри мең килеп,

Ә бәхетне саулык кына бирә-

Сәламәтлек килсен иң элек.

Бәгырьләрне телгән борчулардан

Көчлеләр дә кайчак бер сына,

Бирешмичә, янып яшәр өчен

Сәламәтлек телим мин сезгә.

Байлыгы да читтә өелеп кала,

Дәрман биргән саулык булмаса,

Көчле утын чәчеп, йөрәкләрдә

Дөрләп янган учак тормаса.

Үзәкләргә үткән газаплардан

Көчлеләр дә кайчак бер сына,

Гомер буе янып яшәр өчен

Сәламәтлек телим мин сезгә.

(Флера Тарханова)



Предварительный просмотр:

 «Адаптация ребёнка к детскому саду».

Цель: дать представление родителям о том, что длительность и характер адаптационного периода зависят от того, насколько малыш подготовлен в семье к переходу в детское учреждение; помочь сформировать такие стереотипы в поведении ребёнка, которые помогут ему безболезненно войти в новые для него условия; нейтрализовать устраняемые анамнестические факторы риска, связанные с условиями социальной среды; помочь правильно организовать первые дни пребывания ребёнка в ДОУ.

Задачи: показать родителям значимость проблемы адаптации и возможности её решения; предупредить возможную передачу тревоги и нервного возбуждения от матери к ребёнку; создать условия для благополучного включения ребёнка в новую социальную среду; устранить противоречия между возможностями ребёнка и требованиями среды; продумать алгоритм совместных действий с родителями; раскрыть роль семьи в решении данной проблемы.

Уважаемые родители!

Мы очень рады всех вас видеть! Вы сейчас вступаете в важный период вашей жизни и жизни вашего ребёнка – он идёт в детский сад. И для того чтобы адаптация его к новым условиям прошла как можно спокойнее и быстрее, вы должны знать побольше об особенностях этого сложного периода.

В возрасте 1, 5-3 лет у ребёнка всё взаимосвязано: состояние здоровья и эмоциональный настрой, физическое и нервно-психическое развитие. Это самый благодатный возраст - наиболее ощутимы изменения: малыш начал разговаривать, сам собирать или разбирать пирамидку, задавать первые вопросы: «почему? », «куда? ». И это далеко не всё. Необходимое развитие в это время малыш получает через игрушки, самое важное занятие для него - игра. И родителям надо понимать, что добиваться желаемого можно через предложение: «Давай поиграем! ». Мы же здесь постоянно играем с детьми, потому что именно в игре они знакомятся с окружающим миром, изобразительной деятельностью, конструированием, художественной литературой. В игре же происходит и развитие речи малышей.

Хорошо помогут адаптироваться игры, развивающие навыки выполнения повседневных обязанностей, вырабатывающие ответственность. Идея методики заключается в том, чтобы подготовить и рассказать ребенку о детском садике на примере игры, а именно самым приятным для ребенка способом. Играть в садик необходимо уже за несколько месяцев до поступления в него вашего малыша. Можно использовать самые разнообразные игры: «Кукла Маша пошла в садик. У Маши в садике будет свой шкафчик. Маша нашла много новых друзей». Подтолкните ребенка наводящими вопросами: «А ты хочешь свой шкафчик? », «Покажи, как ты будешь спать в садике; как будешь играть». Предлагаем такую игру «Иди ко мне”. Ход игры: мама отходит от ребенка на несколько шагов и манит его к себе, ласково приговаривая: «Иди ко мне, мой хороший! » Когда ребенок подходит, она его обнимает: «Ах, какой ко мне хороший Коля пришел! ». Игра повторяется.

Для каждого родителя именно его ребёнок самый лучший, самый умный. Но вот его отдают в детский сад. Естественно, у мамы с папой возникают первые переживания, связанные с садом. А как ребёнок привыкнет? Понравится ли ему?.

Обычно период адаптации детей к условиям ДОУ не превышает двух месяцев. Но для того чтобы он прошёл без лишних потрясений, мы все должны постараться максимально избавить новичков от травмирующих их факторов.

Что же для этого нужно?

1. Родители должны привыкнуть к мысли: «Мой ребёнок идёт в детский сад, там ему будет хорошо, о нём будут заботиться, он будет играть со сверстниками. Я хочу, чтобы он пошёл в садик».

2. В уголке для родителей висит листок режима дня ребёнка. Это ещё один важный пункт привыкания. Чтобы адаптация проходила благополучно, уже сейчас нужно приучать малыша к режиму дня, сходному в большой степени с режимом ДОУ: завтрак, обед, сон, полдник, укладывание на ночь. И стараться максимально придерживаться этого режима.

3. Чтобы ребёнок не чувствовал дискомфорта, желательно заранее приучить его к горшку, отучить от пустышки.

Вот мы и подошли к самому главному: все документы готовы, ребёнок и родители настроены идти в садик, к детям. В первый день вы приводите ребёнка на несколько часов; во второй день- до обеда. А мы наблюдаем за ним и в зависимости от его поведения (привыкания, эмоционального настроя) сообщаем вам, когда лучше будет оставить его на дневной сон, а потом уже и на целый день.

Но вот ребёнок заплакал, и у родителей возникает вопрос: «Как быть? ». Да ведь это очень хорошо, что малыш плачет, большую тревогу вызывают тихие, «равнодушные» дети, ведь они все переживания держат в себе. Ребёнок плачет – и успокаивается эмоционально, он даёт «сигнал» обратить на него внимание. Со всей ответственностью можно сказать, что плачущие поначалу дети в будущем посещают детский сад с большим удовольствием, чем тихие и спокойные.

В процессе нашего с вами общения будут возникать различные вопросы, пожалуйста, не стесняйтесь, подходите к нам и спрашивайте. Мы с удовольствием на них ответим, а если нужно, проведём консультацию.

Имейте в виду, что пока ваш ребёнок не адаптируется к детскому саду, не стоит водить его в гости. Пусть для него на это время привычными будут только стены родного дома и своей группы.

И ещё один маленький, но очень важный момент: перед каждым из вас лежит анкета- знакомство. Для того чтобы мы лучше узнали вашего малыша, помогли ему скорее освоиться в саду, как можно более полно ответьте на вопросы анкеты (см. ниже) .

И в заключении хочется пожелать вам успехов в воспитании ваших малышей. Любите их безусловной любовью, просто за то, что они у вас есть. Удачи вам!



Предварительный просмотр:

                          Шөгыль барышы.

Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, түгәрәккә басабыз һәм үзебезнең “Исәнме, дустым” дигән уеныбызны уйнап алабыз. Серле таягыбызны түгәрәк буенча йөртеп бер- беребезгә матур теләкләр телибез. (Көй барышында,тәрбияче башлый, балалар дәвам итәләр)

-Мин сиңа сәламәтлек телим.

-мин сиңа уңышлар телим.

-мин сиңа саулык телим.

-мин сиңең тәртипле булуыңны телим.

-мин синең акыллы булуыңны телим.

- мин синең сүз тыңлаучан булуыңны телим.

-мин синең елмаеп торуыңны телим.

-Мин синең зирәк булуыңны телим.

- Мин синең көчле булуыңны телим.

- Мин синең бәхетле булуыңны телим.

- Мин синең шат булуыңны телим.

- Мин синең  әдәпле  булуыңны телим.

- Мин синең  матур булуыңны телим.

Музыка яңгырый, ишек шакыйлар һәм серле тартма бирәләр.

Тәрбияче: Балалар, нинди тартма икән бу, нинди бүләк җибәрделәр микән безгә? Әйдәгез әле, ачып карыйк.

 Тартманы ачалар тәрбияче аннан әкият китабы ала. Презентациядә В.Дальның “Старик годовик” әкиятенә нигезләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Тәрбияче әкиятне рәсемгә карап сөйли.

Тәрбияче: Балалар тыңлагыз әле мин сезгә әкият сөйлим.

Яшәгән ди бер бабай. Ул  гади генә бабай булмаган. Менә беркөнне бабай серле таягын селкеп кошлар очыра башлаган. Ә бу очкан кошларның һәрберсенең исеме бар икән. Бабай үзенең серле таягын бер тапкыр селкеп җибәргән – өч кош очып киткән. Барлык җир өстен кар каплаган, көннәр салкынайган. Серле таягын икенче тапкыр селкегән – аннан тагын өч кош очып үткән. Карлар эрегән, кырларда, аланнарда чәчәкләр барлыкка килгән. Бабай өченче тапкыр таягын болгап  тагын өч кошны очырган. Кояш кинәт кенә ныклап кыздырган, тынчу һәм бик бөркү булган. Кешеләр арыш ура башлаганнар. Дүртенче тапкыр серле таягын селкеп тагын өч кошны очырган. Салкын җил искән, вак яңгыр ява башлаган.

Балалар белән ел фасыллары турында әңгәмә:

Тәрбияче:Балалар нинди кошлар булды микән алар?

Әйдәгез әле, әкиятне искә төшерик. Беренче тапкыр өч кош очып киткәч нәрсә булды?

Балалар: Барлык җир өстен кар каплаган, көннәр салкынайган. Димәк кыш җиткән. Кыш фасылы өч айдан тора. Декабрь, январь, февраль.

Тәрбияче: Икенче тапкыр кошлар очып үткәч нәрсә булган?

Балалар: Карлар эрегән, кырларда, аланнарда чәчәкләр барлыкка килгән. Димәк, яз җиткән. Яз фасылы да өч айдан тора – март, апрель, май.

Тәрбияче: Өченче тапкыр кошлар очкач нәрсә булган?

Балалар:Кояш кинәт кенә ныклап кыздырган, тынчу һәм бик бөркү булган.  Кешеләр арыш ура башлаганнар. Җәй җиткән. Җәй фасылы да өч айдан тора – июнь, июль, август.

Тәрбияче: Дүртенче тапкыр кошлар очкач нәрсә булган?

Балалар: Салкын җил искән, вак яңгыр ява башлаган. Көз җиткән, Көз фасылы да өч айдан тора – сентябрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче:Балалар, бер елда ничә ай бар? (12) Ни өчен серле бабай 4 тапкыр таягын селкегән?.

Балалар:Чөнки бер елда 4 ел фасылы?  ел фасылларын әйтегез әле.

Балалар:Кыш, яз, җәй, көз вакытлары.

Тәрбияче:Балалар, уйлап карагыз әле, серле бабайга нинди исем бирер идегез? (Балаларның җаваплары).

- Әйе, балалар, андый исем дә бирергә була.

-килешәм сезнең җавапларыгыз белән.һ.б.

Тәрбияче:Балалар, сез миңа кыш турында рәсемнәр алып килгән идегез, ә мин алардан күргәзмә ясап куйдым. Килегез әле минем яныма. Балалар, сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Картиналар.

Тәрбияче: Бу картиналарда нәрсәләр күрәсез? (балаларның җаваплары)

Сез әйткән сүзләрне бер сүз белән ничек әйтеп була?

Балалар: Кышкы табигать күренешләре.

Тәрбияче: Кыш көне табигать үзенчә матур, бөтен дөнья аклыкка күмелгән. Табигать күренешләре сүрәтләнгән картиналар балалар пейзаж дип атала. (Пейзаж сүзен кабатлату). Карагыз әле бу пейзажларга, аларга карап сез нәрсәләр күрәсез?

-кар өемнәре

-сулар туңган

-көннәр кыскара, төннәр озыная

-агачлар ак карга төренгән һ.б.

Физминутка.

Тәҗрибә үткәрү.

-балалар кыш нинди төскә күмелгән?

-Кар нәрсәдән тора?

-Әйе, балалар. Кар үзе кар бөртекләреннән тора, ә кар бөртекләре үтә күренмәле. Ни өчен икән? Шушы сорауга җавап табар өчен без сезнең белән тәҗрибә үткәрәбез.

Тәрбияченең кулында пленка, алар балаларга да таратылган. Балалар аны төсле кәгазьгә куеп карыйлар, аның үтә күренмәле икәнен белү өчен. Тәрбияче пленканы берничә кисәккә бүлеп бер-берсенә куеп карый.

-Хәзер пленка нинди? (үтә күренмәле).

-Балалар, әйдәгез әле, үзегездә булган пленканы кечкенә кисәкләргә кисәбез һәм аны төсле кәгазь өстенә куябыз. Карагыз әле нинди таучык барлыкка килде, нинди төстә? (ак төстә). Моннан шундый нәтиҗәгә киләбез: берничә кисәк үтә күренмәле пленкадан күренми торган таучык барлыкка килде.

Белмәмеш керә. Аның кулында өч савыт.

-Исәнмесез, балалар.

-Исәнмесез.

-сез мине таныдыгызмы?

 -мин сезнең тышта карда матур рәсемнәрегезне күрдем дә мине рәсем ясарга өйрәтмәсләр икән дип сезнең янга килдем. Мине рәсем ясарга өйрәтерсезме?

-Өйрәтәбезме, балалар, Белмәмешне рәсем ясарга.

-Өйрәтегез инде, менә рәсем ясарга савытка салып буяулар да алып килдем.

-Нәрсәләр алып килдең соң син?

-Әй, нәрсәләрдер инде, исемнәрен дә белмим. Үзе ак төстә, салкын, бик җиңел, мин аны урамнан алдым. Исемен белмим бит. Ярдәм итегез инде, балалар.

Балалар: Кар.

Белмәмеш савытны ачып карый. Савытта кар эреп беткән.

Белмәмеш: Ә кая булган савыттагы матур буявым?

Балалар: эреп беткән.

Тәрбияче: Димәк, кар эри. Кар белән рәсем ясый алмадык. Икенче савытыңда нәрсә синең, Белмәмеш?

 Белмәмеш:Белерсез микән, тыңлагыз әле. Үзе салкын, мин аны елгадан алдым, үзе үтә күренмәле. Ярдәм итегез әле, исемен әйтә  белмим бит.

Балалар:Боз.

Белмәмеш савытны ачып күрсәтә.

 Белмәмеш:Минем савытымдагы бозымда эри башлаган. Нәрсә белән рәсем ясыйм инде мин хәзер?

Тәрбияче:Балалар, игътибар итегез әле. Белмәмешнең алып килгән кары эреп беткән, ә боз эри башлаган.

Тәрбияченең  бер савытка кар салынган, ә икенче савытка боз салынган. Аларның үзлекләрен балалардан әйттереп ныгыта.

Тәрбияче:Балалар, Белмәмешнең өченче савытында нәрсә икән, ачып карыйк әле. Кыш безгә нәрсә җибәрде икән?  Тыңлап карагыз әле. Үзе ак төстә,  аны яшелчәләрне кышка әзерләгәндә салалар, әниләр әйбер пешергәндә кулланалар. Нәрсә микән бу, балалар?

Балалар: Бу тоз.

Тәрбияче:Савытта ниндидер хатта бар. Ачып карыйк әле.

Тәрбияче хатны укый: “ Кадерле балалар, мин сезгә серле кар җибәрәм. Бу кар эри торган түгел һәм сезгә бик озак вакытка җитәр”. 

Әйе, балалар, бу тоз. Менә безнең серле карыбызда инде ул – тоз. Балалар, әйдәгез, Белмәмешне кышкы рәсем ясарга өйрәтик. Кар урыныа тоз кулланып рәсем ясарбыз.

Тәрбияченең үрнәк рәсеме.

Менә мин сезгә рәсем алып килдем.

-Сез анда нәрсәләр күрәсез? (кар көртләре, агачлар, болыт, ай).

-Әйдәгез әле, минем рәсемгә исем куеп карыйк. Сез ничек атар идегез? (балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Ә мин бу рәсемне “Кышкы төн” дип атадым, балалар. Минем рәсемем дә серле. Чөнки ул ничек күпереп тора. Бу рәсемемне мин серле буяулар белән эшләдем.

Тәрбияченең рәсемне эшләү алымнарын аңлатуы:

Кар көртләрен серле ак гуашь белән эшлибез. Моның өчен ак гуашка  клей белән су кушабыз. Аннан соң күк төстәге катнашма белән агачны эшлибез. Шулай ук серле ак төс белән болытларны эшләргә була.

Балалардан такта янында эшләтеп карау.

-Камилә, кар көртләрен эшләп кара әле.

-Айзилә агач эшли.һ.б. Серле кар белән без урыннарда эшләрбез.

Тәрбияче:Ә хәзер, балалар.Урыннарыбызга тыныч кына барып утырабыз.

Балаларның мөстәкыйль эшләүләре. (тәрбияче күзәтә, ярдәм итә). 

- серле буяулар белән рәсемебезне эшли башлыйбыз. Буяу белән эшләгәч, кисточкаларны юабыз,  губкада киптерәбез һәм башка төс белән дә шулай эшлибез.

-Эшләп бетердегезме? Молодцы. Ә хәзер матур рәсемнәребезгә серле карыбызны сибәбез. Эшләп бетердегезме? Кулларыгызны салфеткага сөртегез.  Күзләребезне йомабыз һәм кычкырып бергәләп 20гә кадәр саныйбыз.

-Булдырдыгыз, балалар. Серле кар сипкәч рәсемнәрегез тагын да матурланып, күпереп китте. Ә хәзер рәсемдәге артык тозны подноска төшерәбез.

Белмәмеш:Менә ничек матур килеп чыкты рәсемнәрегез. Сез чын рәссамнар булдыгыз. Кар белән тышта, салкын вакытта гына эшләп була, ә бүлмәдә безнең кышкы пейзажларыбызны серле кар - тоз белән бизәп була.

Тәрбияче үзенең рәсемен алып балаларга сорау бирә:

-Айзилә, мин рәсемемне “Кышкы төн” дип атадым. Ә син рәсемеңдә нәрсә эшләдең?

(Балалар бер- берсенә сораулар биреп нәрсә эшләгәннәрен, нинди буяулар кулланганнарын әйтәләр).

-Сез бигрәк матур итеп рәсем – пейзаж эшләдегез. Менә бүген сез чын рәссамнар булдыгыз.

Йомгаклау:Балалар, безнең шөгылебез ахырына якынлашты, шөгылебезнең аеруча кайсы өлеше сезгә охшады? (Җаваплар)

Без үзебезнең серле буявыбызны Белмәмешкә бүләк итик. Ә сезгә мин балалар өйдә буяр өчен кар бөртекләре бүләк итәм. Элемтә дәфтәренә әти-әниләргә ничек эшләргә кирәклеген яздым. Сау булыгыз.

Максат: Балаларны табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, сәнгать әсәрләренең тагын бер төре – пейзаж белән таныштыру;

Бурычлар:

Танып белү өлкәсендә: Табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү, табигатькә сакчыл караш, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Коммуникатив өлкәдә: Балаларның уйлап табуга (эвристик) юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү.

Иҗади – сәнгать өлкәсендә: Балаларны традицион булмаган юл белән рәсем ясарга өйрәтү. (гуашь. Клей пва, су+тоз)  

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”,“Танып белү”, «Физик тәрбия», “сәнгать” өлкәсе

Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, аудиоязмалар тыңлау.

Җиһазлау һәм материал: Ел фасыллары турында рәсемнәр,кышкы пейзаж, үтә күренмәле пленка, кайчылар, губкалар, салфеткалар, 3 савыт- кар, боз, тоз, кара һәм зәңгәр фондагы битләр, кисточка, палитра,  кар бөртекләре, үрнәк рәсем, презентация.

                                 Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №1 балалар бакчасы

                                                                                                                                                                                                                   

                                                                                                                               « Раслыйм»

Килешенгән

                                                                                                Балалар бакчасы мөдире

Өлкән тәрбияче

                                                                                     ___________М.З.Имамутдинова

_____________Л.И.Нуриева

                                                                                 

    Кышкы пейзаж.

(мәктәпкә әзерлек төркемендә район тәрбиячеләре өчен рәсем шөгыленнән эшкәртмә).

                                                                    I квалификацион категорияле

                                                                   тәрбияче: Мазнавиева М.Р.

                                       2016 ел.



Предварительный просмотр:

Бәйрәм үткәреләсе зал төбәгебездә яшәүче халыкларның  тормыш-көнкүрешен, бәйрәм-йолаларын чагылдырган материаллар белән бизәлә.

(Тантаналы көй яңгырый.)

1 нче алып баручы. Без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек турында сөйләшергә җыелдык. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!

2 нче алып баручы. Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия. Моннан күп еллар элек, башкалабыз Мәскәүнең, димәк илебезнең иминлеген, халыклар бердәмлеген саклап калу өчен, руслар белән янәшә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чувашлар һәм удмуртлар илбасарларга каршы иңгә-иң торып көрәшкән.

1 нче алып баручы. Төрле милләт вәкилләренең илебез иминлеген саклап берләшүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы  дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын ачык чагылдыра.

2 нче алып баручы. Бу бердәмлек елдан-ел ныгый бара. Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиешбез.

(Тантаналы көй кабатлана.)

Балалар: Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

Бала:

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге.

(Залга татар, рус, башкорт, мари, удмурт, керәшен халык киеме кигән балаларкерә. Алар төрле телләрдә исәнләшәләр.)

– Исәнмесез!

– Здравствуйте!

– Хаумыхыгыз, дустар!

– Салам лийже!

– Зечбуресь!

– Арумы сез, карендәшләр!

 («Дуслык турында» дигән җыр (Р.Корбан сузләре, М.Минһаҗев музыкасы) башкарыла.)

Тәрбияче: Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: белем алалар, хезмәт итәләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бергәләп күңел ачалар. Сабантуй элек-электән татар халкының милли бәйрәме санала, әмма ул хәзер республикабызда яшәүче барлык милләт кешеләре өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнде. Анда татары да, русы да, удмурты да, марие да бергәләшеп уйный, жырлый, бәйгеләрдә катнаша. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана. «Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала», – диләр алар.

Балалар (бергә).

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкорт, керәшен, руслар без.

Татар кызы.

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без туган җиребездә,

Бар халыклар белән берләшеп.

Рус кызы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Башкорт егете.

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак булсын матур теләкләр.

Удмурт егете.

Милли киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп,

Дуслык бәйрәме диеп.

Мари кызы.

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә,

Дошманлык чыгар юкка.

Керәшен егете.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез дуслык илендә;

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

«Дуслык” викторинасы уздырыла.

Сораулар.

1. Татарстанда, татарлардан кала, иң күп санлы милләт кайсысы? (Руслар.)

2. Кайсы баш киемен кимәгән булсалар, борынгы рус хатын-кызларына зур хурлык саналган? (Яулык.)

3. Түбәтәйнең башкача атамасы ничек? (Кәләпүш.)

4. Ат сөтеннән ясалган, сәламәтлек өчен файдалы булган әчемлек – кымыз – кайсы милләт халкының милли эчемлеге санала? (Башкорт халкының.)

5. Кайсы халыкның борынгыдан килгән йоласы буенча, кияүгә китәсе кыз туй вакытында елап жырларга тиеш булган? (Керәшен татарларының.)

6. Гөслә, волынка, ике кыллы скрипка, сыбызгы – болар кайсы милләт халкынын яраткан уен кораллары? (Мари халкының.)

7. Яз көне уздырыла торган борынгы Яңа ел бәйрәме ничек атала? (Нәүруз.)

Алып баручы.

Безнең дуслыкка дан жырлый

Зирәк халык мәкале.

Кем күбрәк мәкаль белә,

Көч сынап карыйк әле.

Мәкальләр.

Кош – канаты белән, … (кеше дуслык белән көчле).

Дустың булмаса – әзлә, … (тапсаң – югалтма).

Күмәк күтәрсә, … (күлне күчерер).

Ялгыз агачны … (җил сындыра).

Непобедимая наша страна … (дружбой народов скреплена).

Потому нам хорошо живётся, … (что дружба народов у нас ведётся).

Җиде йортның телен бел, … (җиде төрле белем бел).

Алып баручы.

Калфак, яулык, шәл һәм камзул –

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче, кайчан туган

Татарча читек-кәвеш?

Бала: (татар киеменнән).

Борын-борын заманнарда

Болгар иле булган, ди.

Безнең борынгы бабалар

Шушы илдә торган, ди.

Ул бабайлар әйбәт күннән

Читекләр теккәннәр, ди.

Читек киеп, илләр гизеп,

Сәүдә дә иткәннәр, ди.

Шушы нәни читек аша

Танылган, ди, халык та,

Хезмәт сөю бабайларга

Китергән, ди, байлык та.

2бала. Мари халкының хезмәт яратучы, җырлы-моңлы халык икәнен беләбез. Иген үстерәләр, терлек асрыйлар. Тал чыбыгыннан, юкәдән үреп, җиһазлар ясыйлар. Агачны юнып, нәфис бизәкләр ясарга һәм чигү чигәргә яраталар. Матур итеп бииләр дә әле алар. Безгә марича биеп күрсәтмәссезме икән? (Мари халык биюе башкарыла.)

3бала. Халыклар дуслыгы… Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын элек-электән рухландыра, аларга бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы бирә. Рус әдәбияты – халыклар дуслыгына дан жырлаучы әдәбият. Хәзер рус халык җырын тыңларбыз. (җыр башкарыла.)

4бала: Башкорт халкы элек-электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары булып курай санала. Ә башкорт кызы безгә матур бию алып килгән. (Башкорт халык биюе башкарыла.)

Күмәк уен.

(Тел байлыгын тикшерү өчен, мондый бирем тәкъдим ителә: залда утыручы балалар ике командага бүленә, аларга сүзләре “адашкан” ике шигырь тәкъдим ителә. Укучылар шушы сүзләрдән шигырь юлларын дөрес итеп җыярга тиеш булалар.)

1. Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Дөньялар имин торса.

Авырлыкларны кичәрбез,

Дуслык күпере булса.

2. Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

5 бала: Удмурт халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда удмурт авыллары, мәктәпләре дә бар. Удмурт кызы безгә шигырь алып килгән. Рәхим итеп, шуны тыңлагыз. (Шигырь укыла.)

6 бала: Керәшеннәр гомер-гомергә, тырышып хезмәт итү белән бергә, күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.(Такмаклар башкарыла.)

Алып баручы. Бәйрәм сый-нигъмәтсез узмыйӘйдәгез, тугандаш халыкларыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк.

Татар кызы.

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәк-чәк,

Авызга кабуга әри –

Телең йотмыйсың чак-чак.                              

Рус кызы.

Ох, какие вкусные

Блинчики у нас,

От чистого сердца

Испекли мы для вас.

Удмурт кызы.

Тантаналы мәҗлесләрдә

Бәлешнең урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.

Мари кызы.

Мари урманы – наратлык,

Наратлыкка кил әле.

Монда үсә гөмбәсе дә,

Мүк җиләге, кара җиләк,

Тәмле нарат җиләге.

Керәшен кызы.

Бик затлы ризык санала

Бездә яфрак бөккәне.

Яратып ашасаң әгәр,

Рәхмәт әйтеп кит, яме.

Башкорт кызы.

Алып килдем сезгә, дуслар,

Күчтәнәчкә башкорт балы:

Чәчәк балы, юкә балы –

Безнең бал ул бик шифалы.

Гәрәбәдәй якты булсын,

Мәңге булсын дуслык балы!

Бала:

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, тормыш күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Бала: Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.

Бала: Бердәмлекнең көче океан,

Океаннан да хәттә көчлерәк.

Без күтәргән дуслык байрагы

Гасырларга барыр җилфердәп.

(Шигырьләр укылганда, төрле төстәге тасмалардан “Дуслык күпере” төзелә.)

Алып баручы. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы.

Тәрбияче: Без киләчәгебезне туган республикабызның һәм илебезнең киләчәгеннән аерып карый алмыйбыз.

Барысы бергә. Халык бердәмлеге ул – җиңелмәс көч.

(Дуслык, бердәмлек турында күмәк җыр башкарыла).



Предварительный просмотр:

Максат:

1. Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

2. Балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү.

3. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

4. Вак кул моторикасын үстерү.

5. Күтәренке , шатлыклы эмоцияләр тудыру

 

Алдан үткәрелгән эшләр :

1. Кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

2. Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү.

3. Кошлар турында әдәби әсәрләр уку.

4. Бармак уеннар өйрәнү.

5. «Казлар», «Ябалак» һ.б. хәрәкәтле уеннарны оештыру.

 

                                            Барышы:

 

1. Балалар залга матур көй астына керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. «Яз килде» җыр башкаралар. Урыннарга утыралар.

 

Алып баручы:

-Балалар, буген бездә гадәти булмаган бәйрәм. Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәргә җыендык. Көннәр кояшлы, җир һәм һава җылынды. Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар. Аларга бик күп километрлы юл үтергә туры килде. Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак.

Яз гөрли, яз көлә,

ҖиҺанга нур тулган.

Ташкыннар башкара –

Өр-яңа җыр туган.

Агачлар куйнында

Бөреләр бүртәләр.

Сыерчык моңыннан

Уяна иртәләр.

 

«Йорт һәм кыргый кошлар»

– Балалар, ә сез нинди кошларны беләсез?

(Балалар җаваплары)

– Булдырдыгыз, балалар! Балалар, ә сез беләсезме: кошлар йорт кошларына һәм кыргый кошларга аерылалар. Балалар, ә сез нинди йорт кошларын беләсез?

(Балалар җаваплары).

– Ә нинди кыргый кошларын беләсез?

(Балалар җаваплары).

Әфәрин, булдырдыгыз.

 

2. Табышмаклар бәйгесе.

– Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар таба беләсезме?

 

Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычыра. (Әтәч.)

 

Гөлдер-гөлдер –гөлдергү,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен.)

 

Тезелешеп кайталар,

«Бак-бак»- дип әйтәләр.

Йә, алар кемнәр икән? (Алар үрдәкләр икән.)

 

Юлны күктән сузалар,

Каркылдашып узалар.

Йә, кемнәр икән алар? (Алар каргалар икән.)

 

Алып баручы: Балалар, ә без бит кошлар турында бармак уеннарын да беләбез. Әйдәгез искә төшереп алыйк әле!

 

3. Бармак уеннары.

 

Карга әйтә: «Кар, кар,                 (Учларны канат шикелле җәю.)

Җирдә чеби бар, бар.              (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Берсен алып китәр идем,      ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары

Сакчылары бар, бар.              белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

 

 

Килсәм чишмә буена,               ( Бер уч төбендә икенче кулның бармаклары белән атлау кебек хәрәкәтләр чыгару)

Чыпчык суда коена,                  (Бер кулның бармакларын чеби башы итеп җыю.)

Канатларын кага-кага,

Рәхәтләнеп юына.                         (Учларны канат шикелле җәю.)

 

Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларны

Барсын ашап бетерәм.

 

4. «Кайсы ничек җырлый?»

 

Кошлар – безнең дуслар. Аларны рәнҗетергә ярамый. Аларны сакларга кирәк. Кыш көне без аларга булышабыз, җим сибәбез. Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр. Ә тагын кошлар матур җырлыйлар.

Әйдәгез, уйнап алыйк. Мин сезгә кошлар исемнәрен әйтәм, ә сез аларның нинди тавыш чыгарганнарын күрсәтерсез.

Әтәчкәй………

Күке…….

Карга……..

Чыпчык……….

Каз………

Тавык…….

 

5. «Кечкенә үрдәкләр биюе»

Алып баручы:   Әйдәгез түгәрәк ясыйк һәм биеп алыйк!

Ата-аналар белән берлектә бииләр.

Алып баручы; Бүгенгә КОШЛАРГА багышланган бәйрәмебез тәмам. Без аларга алга таба да ярдәм итәрбез, сакларбыз.

Балалар төркем бүлмәләренә китәләр.

 



Предварительный просмотр:

 “Сәламәтлек иленә сәяхәт”

 Максат:

– балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;

– дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;

– табышмаклар, мәкальләр аша сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү;

– үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү.

 

Җиһазлар: мәкальләр, табышмаклар, рәсемнәр, аудиоязма.

                            Шөгыль барышы:

– Балалар, әйдәгез әле, бер-беребезгә сәләмнәребезне юллыйк:

Бар бик яхшы сынамыш,

Сәламнәр бүләк итү,

Тәрбияче апага,

Малайлар һәм кызларга,

Олыга һәм кечегә,

Барыбызга да сәлам!

 – Балалар, дөньяда иң кирәкледән кирәкле нәрсә?

– Дөрес, сәламәтлек. Сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала.

– Ә хәзер, әйдәгез, тест ярдәмендә сезнең сәламәтлегегезне тикшереп карыйк әле. Мин сораулар укыйм, ә сез аларга җаваплар бирерсез. “Әйе” җаваплары өчен кызыл таякчыклар, “юк” җаваплары өчен зәңгәр таякчыклар куеп барыгыз.

1. Минем тамагым еш авырта.

2. Миңа еш салкын тия.

3. Минем кайчакта колагым авырта.

4. Минем тешләрем сызлый.

5. Кайчагында минем башым авырта.

6. Ел саен мин грипп белән авырыйм

7. Авыру сәбәпле мин бакчага аз йөрим.

– Хәзер таякчыкларнгы саныйбыз. Кемнәрдә кызыл таякчыклар күбрәк булды? Димәк, бу балалар сәламәтлекләренә ныграк игътибар итәргә, чыныгырга тиеш.

– Балалар, сәламәтлекнең иң куркыныч дошманы нәрсәләр? (Җаваплар)

– Әйе, ялкаулык, шапшаклык. (Ишек шакыйлар)

– Балалар, безгә Белмәмеш килгән, ул ничек итеп сәламәтлекне дөрес сакларга икәнен белми икән, әйдәгез, без аны үзебез белән “Сәламәтлек” иленә кунакка алып барабыз. Бу илдә балалар ничек яши икән? Сәламәт булу серләренә төшенербез. Ләкин бу илгә барып җитәр өчен Шапшакый патшасын җиңәргә кирәк.

– Балалар, куркып калмабызмы? (Җаваплар)

 Шулчак Шапшакый керә.

– Кая җыендыгыз әле сез болай? Мин Шапшакый патша. Ялкаулар, шапашклар арасында яшим. Чисталыкны, пөхтәлекне, хезмәт сөючеләрне бердә яратмыйм. Алардан куркам, качам.

– Безнең балалар чисталыкны саклый, гөлләргә су сибәләр, төркем бүлмәсен дә бик пөхтә тоталар. Шулай бит, балалар?

Шапшакый: – Сез чисталыкны, тәртипне яратучылар икән. Мин сездән куркам, мин сездән качам.

 -Балалар, Шапшакый җиңелде, сәяхәтебезгә юл ачык, кузгалдык. (Музыка астында хәрәктләр ясап бару)

 – Беренче тукталыш “Юындыр” дип атала.

– Бу тукталышта рәсем эленеп тора, бу рәсемдә Наилә исемле бер кыз кибеттән кыяр сатып алган. Юлда кайтканда берсен ашаган. Балалар, әйтегез әле, Наилә нинди ялгышлык җибәргән? (Б- ң җаваплары)

– Дөрес, кыярны юып ашарга кирәк. Әйдәгез әле, без сезнең белән тәҗрибә үткәрик, яңа гына сатып алган кыярны чиста суда юып карыйк. Су нишләде?

– Дөрес, су пычранды, безнең тирә – юнебездә күзгә күренми торган микроблар бик күп, шуның өчен Наилә җибәргән ялгышны кабатламыйк.

 – Хәзер инде, балалар, Юындыр шәһәренең кагыйдәләре белән танышып үтик, без ул кагыйдәләрне беләбез, искә төшерик әле?

 1. Ашар алдыннан ни эшләргә кирәк? (Кулларны юарга, чиста сөлгегә сөртергә)

2. Бары тик нинди суны гына эчәргә ярый? (Кайнаган чиста суны гына)

3. Иртән һәм кичен тешләрне ничек карага кирәк? (Теш пастасы белән юарга)

4. Иртән һәрвакыт нәрсә белән шөгыльләнергә? (Гимнастика ясарга)

– Бик дөрес, балалар, шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, төрле авырулар сезне читләтеп үтәр.

– Балалар, Юындырның дуслары да бар бит әле, беләсегез киләме? Ягез әле, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын табыгыз, ә инде җаваплар минем өстәлемдә, кем җавапны белә, өстәлдән килеп ала.

 1. Кирәк була мунчада,

Минем исемем. . . (мунчала)

 2. Битне, кулны корыта, үзе дә чисталыкны ярата. (Сөлге)

 3. Тешне агарта, ап-ак итә

Бу ни була әйтеп кара? (Теш пастасы)

 4. Эре-эре тешләре,

Чәчне тарый үзләре. (Тарак)

 5. Һәр кешенең кесәсендә йөртергә тиешле әйбер? (Кулъяулык)

 6. Үзе шома күбеккә күмә,

Хуш исле ул, йә, кем белә? (Сабын)

 – Балалар, сез бик зирәк икәнсез, табышмакларга җавапларны бик тиз таптыгыз.

 – Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Киләсе тукталыш “Спорт сөючеләр” шәһәре.

– Балалар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Сәламәт булыр өчен һәрвакыт физик күнегүләр ясарга, хәрәкәтле уеннар уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә , саф һавада йөрергә кирәк.

– Әйтегез әле, кемнәр иртән гимнастика ясый? Бик әйбәт, балалар, иртәнге гимнастика ул кәефне күтәрә, сау –сәламәт булып калырга мөмкинлек бирә.

– Балалар, әйдәгез әле, күңелле физик күнегүләр ясап алыйк. (Музыка астында физминут үткәрү)

 – Киләсе тукталыш “Мәкальләр”. Мин сезне сәламәтлек турында мәкальләр белән таныштырып үтәм:

1. Саф һава – тәнгә дәва.

2. Сәламәтлек – үзе зур бәхет.

3. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

– Бу мәкальләрне һәрвакыт истә тотыйк.

– Ә хәзер инде балалар бакчасына әйләнеп кайтыр вакыт җитте, кайтканда җыр җырлап кайтыйк әле, күңелле булыр. (Җыр “Физкультура).

– Менә кайтып та җиттек. Балалар, сәяхәт ошадымы? Сәламәтлек турында без ниләр белдек?

(Шөгыльгә йомгак ясау)

 



Предварительный просмотр:

                      Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

 

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 Балалар кереп, тезелеп басалар. Балалар шигырь сөйлиләр.

 М.Аделина: Әнием – син минем бердәнберем,

                      Мин бит сине бик тә яратам.

                      Синең күзләреңә карыймын да

                      Барлык борчуларым таратам.

                      Булышсам, ничек шатланасың,

                      Бүләк итеп кабул итәсең.

                     Килә минем сиңа һәркөн шулай

                     Гел шатлыклар бүләк итәсем!

 

 Г.Аделина:Язмыш сынауларында да

                    Алар безгә нык терәк.

                    Кайгыда да, шатлыкта да

                   Алар безгә бик кирәк.

                   Шуңа күрә әниләрне

                   Кирәк безгә сакларга.

                  Аларның ышанычларын

                  Һәрвакытта акларга.

 

Илмир: Учларымда кояш минем,

              Күңелемдә гел яз минем,

             Син булганда янәшәмдә,

             Бердәнберем, газиз әнием!

 

 

Айзат: Һәркемгә дә газиз әни

             Әни сүзе – изге сүз.

             Күпме наз һәм нур сибелә

             Бу гади сүз үлемсез.

 

Руслан: Әниләрнең назы белән

              Без керәбез һәр көнгә

              Кояш кирәк җир йөзенә,

              Әни кирәк һәркемгә.

 

Айзилә: Дөньяда иң яхшы әни,

               Беләсезме, кемнеке?

              Белмәсәгез, үзем әйтәм,

              Ул әни бит – минеке.

              Күмәкләшеп, бергә, дуслар

             Җырлап алыйк, әйдәле.

             Котлы булсын, гөрләп торсын

             Әниләрнең бәйрәме.

 Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр: «Әниләр бәйрәме».

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул без- тәрбиячеләр! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

 Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

–        Анам йорты – (алтын бишек)

–         Ана куены - (туннан җылырак)

–        Ата беләк – (ана йөрәк)

–        Ачтан үлсәң дә – (анаңны ташлама)

–        

Магнитофон язмасында: “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”, – дигән тавыш ишетелә.)

Т:-Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда.

(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый). Балалалар, безгә кунакка сандык килгән икән бит, әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. Нишләптер сандыгыгыз ачылмый.

Т:-Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр. Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән).

Т: Сандык ачылмады бит, балалар. Балалар, сандык турында шигырьләр сөйләсәк, сандыгыбыз ачылыр:

 Ленара:Серле сандык, матур сандык,

               Кызыктыра мине күптәннән.

              Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

              Истәлеккә безгә үткәннән.

 Айзилә:Әниебез сандыгында

               Сакланмый ниләр генә.

               Әйдәгез сорыйк үзеннән,

              Ачып күрсәтсен безгә.

 Менә бит, балалар, безнең сандыгыбыз ачылды. Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның күкрәк турысы лалә чәчәге белән, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә сез алъяпкыч турында шигырьләр беләсезме.

 Х.Алинә: Ак алъяпкыч челтәрле

                  Күкрәкчәсе бизәкле.

                  Каплавычы бизәкле,

                  Кырыйлатып чигүле.

                  Чигүләре бик ямьле.

 М.Аделина: Алъяпкычның бизәге

                      Әллә кайдан күренә

                     Матур лалә чәчәк төшкән

                     Бик ошады үземә.

 «Әйлән – бәйлән» җырлы-уены.

 Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, түбәтәй ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Ә сез, балалар, түбәтәй турында турында шигырьләр беләсезме?

 Нурислам:Кәләпүшем, кәләпүш,

                   Укалыдыр читләре.

                  Шундый матур кәләпүшле

                 Малай булдым бит әле.

Айзат: Әнием туган көненә

            Бүләк итте түбәтәй.

           Шундый матур түбәтәем

           Үзем кебек бәләкәй.

 Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк

 Алып баручы 2.  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 –         Балагыз нинди төс ярата?

–         Нинди кием кияргә ярата?

–         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

–         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

–         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

 Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

– Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

 Х.Алинә:Әни кебек булсам иде! –

                 Аның назлы сүзләре.

                Их, яратам әниемне-

               Аның нурлы күзләре.

               Әни кебек булсам иде!

               Гел елмаеп торсам иде.

              Тирә – юньгә, әни кебек.

              Гел нур чәчеп торсам иде!

 

З.Камилә: Мөмкин булса, җыеп  учларыма

                  Бирер идем кояш нурларын,

                  Әни кеше генә кочагында

                  Назлый белә кызын, улларын.

                  Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

                  Йолдыз сузар идем кулыңа.

                  Әни кеше генә җан сулышын

                 Өрә синең гомер юлыңа.

 

 Әнвәр:Җылы наз ул, әнием – синдә  генә,

              Иркә сүзләр- синең телдә генә,

            Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

            Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

Регина: Әнием минем матур

               Күзләре якты, көләч.

              Шундый күңелле була

             Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Ленара: Әни җирдә иң кирәкле кеше.

               Әниләрнең белик кадерен.

               Җил – давыллардан саклап үстерә ул

              Кызганмыйча бөтен гомерен.

 Хороводлы- җыр: «На горе- то калина».

 Алып баручы:

Сюприз момент. (Клоуннар)

(Бим белән Бом килеп керәләр)

 Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куйыик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим:   Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

 Бию башкарыла.

Алып баручы: Уен: «Гөл ясау». 4 әни чакырыла. 2 әни күзне бәйләп рәсем ясый, 2 әни ярдәм итә.

Әниләр, бик яратып сез гөлләр үстерәсез,

Гөл карауның, үстерүнең бик күп серен беләсез.

Бар биеге, үрмәлесе, чәчәклк- чәчәксезе,

Һәрберсенең үз урыны, өйдә үз гүзәллеге.

Тамчы гөле.яран гөле, Декабрист үсә сездә,

 Кактусларның бик күп төре, бар бер бәхет гөле дә.

 Алып баручы: Әниләребез өченн әзерләнгән биремнәрне дәвам итәбез. Әни сүзе бик ягымлы, затлы, кадерле сүз. Әуңа күрә без бу сүзләрне алтын белән язсак та бик күп булмас.Әйдәгез әле буи ң кадерле сүзне төрле телләрдә әйтеп карыйк.

Татарча – Әни,  Русча – Мама,

Башкортча – Әсәй,  Инглизча – Мамми,

Французча – Маман, Итальянча – Мамма,

Мексиканча, испанча –Мадрэ,

Грузинча – Дэда, Нидерландча – Ма,

Украинча – Мати, японча – Хаха (үз әниең), Окаа- сан (чит әни),

Төррекчә – Ана, Аннежиим,

Болгарча – Мамо, Майко, Шведча – Мур.

Тәрбияче: Көнгә ничә тапкыр «әни» дибе,

                    Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

                    Биюләр һәм җырлар бүләк итик,

                    Бүләк итик матур шигырьләр.

 Алып баручы: Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды.. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

 А.Алинә:Бәйрәм бүләксез булмый ул.

                Барыгыз да беләсез.

               Безнең ничек тырышканны,

               Хәзер менә күрерсез!

               Нәни кулларым белән мин

               Тик сиңа, диеп кенә.

               Әзерләдем бүләгемне

              Бик зур көч куеп менә.

 Җыр: «Әниләр вальсы».

Алып баручы: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

 

 



Предварительный просмотр:

    Табышмак    кичәсе.

 Бүлмә  җәйге  аланга  ошатып   бизәлә. Тирә-якта  куаклар, бер  читтә  яшелчә  бакчасы, анда  түтәлләр. Урман   аланыда балалар килеп  чыга.

 Тәрбияче. Балалар, без  кая  килеп  чыктык?

 Кызарып  җиләк  пешә,

Чикләвекләр  өлгерә.

Санап та бетереп  булмый,

Нәрсә соң  ул, кем  белә?

 Балалар. Урман.

Тәрбияче. Дөрес, без урманның  бер  аланында…Урманда   нәрсәләр яши ? Шулар  турындагы табышмакларны искә төшерегез әле.

*Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

(Куян)

*Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.

(Керпе)

*Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

(Аю)

 *Нечкә билле, көлтә койрыклы.

(Төлке)

 *Кош  түгел – оча

Ябалактан  курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата.

(Тиен)

 *Сорыдыр төсе,

Үткендер теше

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.

(Бүре)

 Тәрбияче. Яхшы, сез  кыргый  хайваннар  турында  бик  күп  беләсез.хәзер Көз  – елның   иң  матур  вакыты. Елның  бу  вакыты  турында  кемнәр  нинди  табышмаклар  белә?

 *Утырабыз  урманда,

Ап-ак  эшләпә  киеп.

Киптерә дә , кыздыра да,

Кешеләр безне күреп.

(Гөмбә)

  Тәрбияче. Бик  зирәк  балалар  икәнсез.Урман  биргән  байлыклар   турында   да  бик  күп табышмаклар  беләсез  икән.

   Шулвакыт  , кулларына  кәрзиннәр  тотып, милли  киемнәр   кигән   Тапкыр  бабай   һәм  аның   оныгы   Айзирәк  керә. Балалар   аларны  уратып   алалар.

 -Исәнмесез, кадерле  кунаклар!

 Тапкыр  бабай   һәм   Айзирәк :

-Исәнмесез,балалар! Без Тапкыр бабай   һәм  Айзирәк  булабыз.

Менә урманга гөмбәгә  килгән  идек. Йөри  торгач, сезнең  аланга   килеп  чыкканбыз.

Тәрбияче:Күпме   соң  гөмбә?

Тапкыр  бабай. Әй,андагы  гөмбә!  Күз  ачып   йомганчы,  җыярсың  бер  чиләк!

Айзирәк. Бу гөмбәләрне  мин кышка  тозлап куярмын.

Тәрбияче. Әле  кышка   кадәр  ерак  ич.

Тапкыр бабай. Җәй  эшләсәң, кыш  ашарсың.

Айзирәк. Җәй  чыксаң, кышны  уйла, кышка  керсәң  җәйне  уйла.

 Тәрбияче:

Тапкыр  бабай , безнең  бакча  да  кышка  җәйдән   үк  әзерләнә.

Әнә, карагыз әле, яшелчә бакчабызны. Без  анда  төрле-төрле  яшелчәләр   үстерәбез.

 Шул  арада һәр “түтәл”янына  башларына яшелчә битлекләре  кигән   балалар  чүгәләп  утыралар.  Яшелчәләр    турында  табышмаклар әйтешү  оештырыла.    

*Кечкенә генә  йорт,

Эче  тулы  корт.

 Балалар. Кыяр!

 *Ите симез, мае юк,

Тиресе-калын, йоны  юк.

 Балалар. Шалкан!

 Йөз кат  кием, төймәсез.

 Балалар. Кәбестә!

*Үскәндә  яфрагын ашыйлар,

Үсеп  җиткәч, үзен  ашыйлар.

 Балалар. Суган!

*Ашка  салсаң  тәм  кертә,

Борынга  салсаң  төчкертә.

 Балалар. Борыч!

 *Җир  астында  алтын   казык.

 Балалар. Кишер!

 Тәрбияче. Күрдегезме,  кунаклар, безнең  бакчабыз  ничек бай! Ә без  исә  бу  яшелчәләрне   кышка  тозлыйбыз, маринадлыйбыз, шуңа  күрә  кышында , язында  өстәлләребез  шушы   ризыклардан    өзелми.

Тапкыр  бабай. Ай-һай  бигрәк  эш  сөючән  балалар  икәнсез, никадәр   яшелчә  үстерәсез.

Айзирәк. Эш   сөйгән  сөенгән – рәхәтеннән  тиенгән.

Тәрбияче. Балалар, без сезгә мәкальләр  әйтәбез.

 Т.б.– Эш   сөйгәнне – ил  сөйгән.

А.– Эш   сөймәсәң, суган  суы  суырырсың.

Т.б.– Эш   үтермәс.

А.– Эше   күпнең  ашы күп, эше  юкның  ашы  юк.

Т.б.– Эше   ачы   булса,  ашы  тәмле  булыр.

А.– Эш  беткәч, уйнарга ярый.

 Тәрбияче. Әйе, кызым дөрес  әйтәсең,  эш   беткәч   уйнарга  да   ярый.  Әйдәгез, бездә бераз   уйнап  алыйк.

Тәрбияче: Тапкыр  бабай, Айзирәк   әйдәгез   бергәләп  ”Яшелчә” уенын   уйныйбыз.

 Яшелчәләрне ярышып җыю.

 Тапкыр  бабай.  Ай-яй, балалар бик  күп   нәрсәгә   өйрәнгәнсез   икән, булдырдыгыз. Табышмаклар  күп  беләсез,  зирәк   икән  үзегез.

 

Акыллы  һәм   матур  булсын,

Сезнең   һәрбер  эшегез.

Без   әле тагын килербез,

Хәзерләнеп   торыгыз

Күп  нәрсәгә  өйрәнегез,

Ә  хәзергә  хушыгыз. (Китәләр)

 Тәрбияче. Безгә дә бакчабызга  кайтырга  вакыт, балалар. Уен-көлке  бик  күп  булмый, сезне  күп төрле  башка  эшләр  дә көтә.

 



Предварительный просмотр:

Балалар залга кереп,  чыршы тирәли басалар.

А.б.   Без бүген чыршы янында

          Әйлән- бәйлән уйнарбыз.

          Кыш бабайны каршыларбыз,

          Яңа җырлар җырларбыз.

          Нинди матур безнең чыршы,

          Җем- җем килеп яна ул.

          Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

          Котлы булсын яңа ел!

Айзилә:Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

              Туган якны сагынып кыш килде.

              Ап-ак бүздәй йомшак кары белән,

             Җирне  калын юрганга төрде.

Айзат:Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

            Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

            Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

  Тәрбияче:Тагын бер ел артта калды

                    Борчуы, шатлыклары.

                   Ак бәхетләр, уңыш теләп

                   Ява Яңа ел кары.

Нурислам:Карлар ябалак-ябалак,

                    Көннәр-төннәр яңа, ак!

                    Бу Яңа ел – иң яңа ел,

                    Барсыннан да яңарак!

Илмир: Тылсымлы икән Яңа ел –

                Капкасыннан кергәч тә,

                Кинәт кенә үсеп җиттек,

               Үсеп киттек бер яшькә!

А.Алина:Тик Яңа ел бер үк елда

                  Булсын иде берничә.

                 Яңа елның берсенә дә

                 Калмас идек кермичә!

                 Яңа ел еш булса, күптән

                 Дәү кеше булыр идек,

!

  З.Камилә:Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Нәрсә ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Тәрбияче:Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп җырлап чыгыйк. Андагы матур уенчыкларны карыйк.

“В лесу родилась елочка”

Тәрбияче: Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар. Әйе,беләбез.

Тәрбияче: Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

.Регина: Бүлмәдә чыршы агачы, ул яшелдән киенгән,

              Чыршы да урманнан безгә,бәйрәм итәргә килгән.

              Син килдең бүген киенеп, бизәнеп, матурланып

              Безгә нәнидусларыңа күңелле җырлар алып.    

Руслан: Конфет, шоколад өләшә,

               Бүләк бирә һәркемгә.

               Яңа ел, чыршы бәйрәме

               Булсын иде һәр көн дә.

Х.Алина: Яңа ел ул Яңа шул

                  Иске ел булмас әле.

                  Шатлыгын да , бәхетен дә

                  Кызганып тормас әле.

М. Аделина:Шатланабыз, сөенәбез,

                       Зурлыйбыз яңа елны.

                       Яңа елда, яңа утлар,

                       Яктыртсын яңа юлны.

  чыршыда утлар кабынып китә.

Юлбасарлар йөгереп керәләр, (сызгыру, кычкыру, тавыш)

ЮЛБАСАРЛАР:

– Сез нәрсәгә болай матур итеп киендегез әле?

– Монда нинди вакыйга бара?

Тәрбияче: Ә сез үзегез кемнәр?

ЮЛБАСАРЛАР. Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймыйбыз!

– Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!

– Без сезнең тәрбияче апагызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез.

(Тәрбиячене  үзләре белән алып китә башлыйлар)

Балалар: (юлбасарларны туктаталар). Туктагыз әле, сез безнең апабызныы җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

ЮЛБАСАРЛАР. Безнең күңелне ачарга! Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

“Ледяные ладошки”биюе

ЮЛБАСАРЛАР. Молодцы!  Биюләрегез ошады, матур биисез.

– Ярар, апагызны җибәрәбез инде.

– Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.

Тәрбияче: Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?

ЮЛБАСАРЛАР. Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән бернәрсәнең дә булганы юк иде әле.

Бер бала белән юлбасар аркан тартышалар.

                           

                            Чыршы тирәли ярышып әйләнү.

ЮЛБАСАРЛАР.

– Без бик күп нәрсәне белмибез икән әле!

– Бакчага  барып белем алырга туры киләчәк!

– Балалар, безне гафу итегез инде!

– Безгә дә бәйрәмегезгә катнашырга рөхсәт итегез әле?

– Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Юлбасарлар бәйрәмгә калалар.

 Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк,үзем,үзем тапшырам!

Тәрбияче: Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

Тәрбияче:Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Тәрбияче: Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?» Көй уйный.

Тәрбияче: Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны тәрбиячегә  бирәләр.

Тәрбияче: (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

Җыр: «Снежинки» (англиский).

Тәрбияче: Балалар, озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Әлеге бәйрәмне каршылау өчен безгә кемнәр кирәк әле?

БАЛАЛАР: Кыш бабай һәм Кар кызы.

Тәрбияче: Дөрес, әйдәгез әле аларны чакырыйк (Чакыралар)

Балалар.(хор белән)

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Тәрбияче: Әйдәгез ,балалар, тагын  бер чакырып карыйк әле.

               

              КЫШ БАБАЙ. Исәнмесез, балалар!

КАР КЫЗЫ. Исәнмесез, кунаклар!

КЫШ БАБАЙ. Яңа ел белән котлыйбыз!

КАР КЫЗЫ. Яңа уңышлар телибез!

КЫШ БАБАЙ. Бәхет керсен һәр өйгә!

КАР КЫЗЫ. Иминлек булсын җирдә!

КЫШ БАБАЙ. Шатлык килсен һәр көндә!

КАР КЫЗЫ. Нур булып иңсен йөзгә!

КЫШ БАБАЙ. Сәламәтлек булсын юлдаш!

КАР КЫЗЫ. Тыныч һәм бай булсын еллар!

Тәрбияче: Рәхмәт, Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы!

Кыш бабай.

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүегезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм». «Ой, что за народ».

Кыш бабайАй-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән. 

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.

(Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

(Кыш бабай.)

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

(Куян.)

Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән. 

 Ленара:  Кыш бабай, Кыш бабай, исән-сау килдеңме?

               Син бездә яңа ел икәнен белдеңме?

               Белдеңме син безнең сагынып көткәнне,

               Үзең дә көттеңме Яңа ел җитткәнне?.

 Камилә: Кемнең кигән киемнәре энҗе кар бөртекләре?

                 Кемнең көмеш күк сакалы,чәчләре,керфекләре?

                 Кем соң безгә шундый ямьле яңа ел алып килә?

                 Матур-матур капчыкларга күчтәнәч салып килә?

  Илмир: Җилкәсенә капчык асып, кыш бабай килеп керде,

                 Төрле кызык сүзләр әйтеп бүләк өләшеп йөрде.

                 Аннан кыш бабай тыпырдап, бик шәп бии башлады,

                 Биемәскә аягында безнең апа башмагы.

А.Алина: Үзең шаян, үзең юмарт,үзең һаман шулай карт,

                   Безнең белән бие, җырла, бүлмәбезгә ямь тарат.

                  Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,кунакка килдең безгә,

                  Уйнадык та, җырладык та, бәлки биерсең синдә.  

  Әнвәр: Яңа елны без көтәбез,

                  Иң матур бәйрәм, диеп.

                  Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

                  Матур киемнәр киеп.

Җыр: “Дед Мороз”. (Бум-бум).

  Регина: Әй, Кыш бабай,Кыш бабай, бик ерактан килдеңме?

                  Ракетага утырып, әллә айдан килдеңме?

                  Айда кар да яумый диләр, айда җилләр дә исми икән,

                 Безнең яшел дустыбыз, чыршы да үсми икән.

Х.Алина:  Кыш бабай килгән,

            Ап-ак тун кигән.

             Көтә кем генә, чыгар дип өйдән.

             Чыксаң өшетә, битне чеметә

             Менә шул аның, бөтен эше дә.

 Айзилә: Рәхмәт,рәхмәт күп бүләк,китергәнсең син безгә,

               Безне - нәни дусларыңны сөендерим дигәнсең.

              Бәйрәмебез син килгәч матурланды тагын да,

              Бик күңелле уйнавы яшел чыршы янында.

Нурислам:Әй, Кыш бабай, кыш бабай, хуш киләсең уз бире,

                   Кунак булып килер диеп, күптән көттек без сине.

                  Ак таягың кулыңда, ап-ак туның кигәнсең,

                 Бөтен җирең бәсләнгән, күп җир үткән икәнсең.    

 М.Аделина: Рәхмәт сиңа, кыш бабай, безнең белән дус бабай,

                       Сагынып килеп җиттең,яңа ел бүләк иттең.

                       Берәр яшькә үстердең, һәммәбезгә көч бирдең,

                      Рәхмәт сиңа,Кыш бабай,безнең белән дус бабай!

  Айзат: Әй, Кыш бабай, Кыш бабай, безгә бик таныш бабай,

              Сакал-мыек ап-актан, килгән безгә ерактан.

              Бүләкләр алып килгән, бүреген кыңгыр кигән,

             Әйлән-бәйлән уйната, биетә һәм җырлата.

Җыр: “Кыш бабай-бабакай”.

Руслан:  Безгә Кыш бабай килгән, яңа ел алып килгән,

                Капчыгына күп итеп, бүләкләр салып килгән

                Көттек сине сагынып, исән-саумы, Кыш бабай,

                Өләш бүләкләреңне,капчыгыңны чиш бабай!

Тәрбияче: Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Тәрбияче: Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Тәрбияче: Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм. (Түгәрәктә уен)

Тәрбияче: Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым, балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк..

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым – Кар бөртекләре белән биим.    Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә.

                        Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

Карчәчәк бии. «Кар бөртекләре» биюе. 

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит.  Кая соң әле минем күчтәнәч салынган зур капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.)

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күпп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше бакчада даә көтәләр. Тылсымлы таягым бүләкләрне һәр төркемгә өләшергә ярдәм итәр. Бәйрәмм соңында кереп алырсыз

 Кыш бабай.

Ак сакалым ак булмыш,

Картлыгым да хак булмыш;

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп яшимен.

Бер биеп китми йөрәк түзми, балалар.

Кыш бабай биюе. Кыш бабай биегәндә, Убырлы керә.

Убырлы. И, карт җүләр! Биеп маташа бит, әй! (Кыш бабай янына килеп, җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың. Күрше бакчада көтәләр бит үзеңне. (Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай. (Биюеннән туктап) Балам, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

Тәрбияче: Юк, бабакай, юк. Нишләп аны чакырыйк.

Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан. (Таягы белән "дөп" итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм Убырлы, безнең яннан

Юк булсын!

Убырлы себеркегә атланып чыгып китә.

Тәрбияче: Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын монда калдырган бит әле. Әллә капчыгын да озатасыңмы соң, бабакай?

Кьш бабай. Ашыкма әле, балам. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?

Яңа ел килеп керә.

Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерлее капчыктан?

Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай. Быел бит Яңа ел – Маймыл  елы.

Кьш бабай. И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән сау гына килепп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып, чыршы тирәли йөртә)

Яңа ел. Мин Яңа ел, өр-яңа,

Бу ел минән башлана.

 Безнең илдә һәр Яңа ел

Бик күп эшләр башкара.

Китте иске ел , мин килдем,

Ел артыннан ел ага.

Мин елларны якынайтам

Гел киләчәккә таба.

Кыш бабай.

 Ярый, балалар. Без китәбез. Киләсе елга кадәр сау булыгыз.

 Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы!

Алып баручы.

Таныш бул, Яңа ел, бу безнең бакчаның уңган балалары.

Яңа ел.

Арагызда шундый балаларның күп булуына бик шатландым әле.

Ә хәзер  бергәләп Яңа ел турында җыр җырлап алыйк.

Җыр башкарыла.

“Яңа ел җыры”



Предварительный просмотр:

Максат:

 1.Әкият аша балаларның математик белемнәрен ныгыту.              

 2. 10 эчендә санауны ныгыту,атна көннәрен дөрес әйтүләренә игътибар итү,

     саннарны чагыштыру, санның уң яктагы һәм сул яктагы күршеләрен дөрес              

     итеп табуларына ирешү.

  3. Геометрик фигураны ике өлешкә бүлүне өйрәнү, бөтеннең өлештән зур  

    булуын китереп чыгару.

   4.Математика шөгыленә кызыксыну уяту.

                    Шөгыль барышы.

      I.-Хәерле иртә, балалар!

-хәерле иртә.

-Балалар, бүген без сезнең белән математика иленә сәяхәткә чыгарбыз.

-Сәяхәткә чыкканчы безгә елның кайсы вакыты икәнен белргә кирәк.

- елның көз вакыты, көзнең өченче ае.(проекторда көзне чагылдырган рәсем күрсәтелә).

- балалар бер атнада ничә көн?

-бер атнада 7 көн.

- бүген атнаның нинди һәм ничәнче көне?

-бүген атнаның дүртенче көне- пәнҗешәмбе.

-кичә атнаның нинди көне иде?

- кичә атнаның өченче көне- чәршәмбе.

-балалар экранга карагыз әле, нинди әкият геройлары күрәсез?

-әйе, балалар, кызыл калфак һәм бүре.

-менә без бүген Кызыл Калфак  белән сәяхәткә чыгарбыз. Кызыл калфакка әнисе әбисенә күчтәнәч итеп коймаклар пешереп биргән, шул коймакларны дөрес итеп санарга кирәк. Ничә коймак пешерде микән әнисе. Кызыл калфак саный белми бит, балалар, әйдәгез әле аңа ярдәм итик.( түгәрәккә саннар язылган,1дән 9га кадәр, балалар өстәлдә эшлиләр, бер бала такта янында эшли)

-ничә коймак пешергән әнисе күчтәнәчкә?

-барысы 9 коймак.

II.Яңа тема өстендә эш.

-Балалар, коймаклар нәрсәгә охшаганнар?

-коймаклар түгәрәккә охшаганнар.

-Предметларны берничә кисәккә бүлеп була. Әйдәгез әле бездә түгәрәкне тигез ике кисәккә бүлик. Безгә ярты коймак итеп күрсәтергә кирәк. Моның өчен түгәрәк коймакны урталай бүләргә кирәк, әйдәгез әле, балалар , бергәләп эшлик.(түгәрәкне тигез итеп бүлү).

 Хәзер карыйбыз кайсы  коймак зуррак?

-бөтен коймак зур, ә ничек белдек соң, балалар?

-бөтен коймакка  ярты коймакны куеп карап һәм күз күреме белән. Димәк, балалар, бөтен өлеш, ярты өлештән зур. Кызыл калфак әнисе белән чәй эчкән дә җырлый-җырлый әбисе янына юл алган.Аңа агачлар арасыннан барырга туры килгән.(проекторда урман- агач рәсемнәре)

-Балалар, уң якта ничә агач, сул якта ничә агач, әйдәгез әле такта янына чыгып күрсәтик

Бер бала уң якта ничә агач, икенче якта ничә агач икәнен, әйтергә тиеш.

  • Кайсы якта агачлар күбрәк?( саннарны чагыштыру)
  • 5 саны 4 саныннан зуррак.
  • Кызыл калфак юлын дәвам иткән һәм чәчәкләр арасына килеп чыккан.
  • Балалар экранга карагыз әле, ромашка чәчәге ничәнче?
  • Ромашка чәчәге беренче һәм өченче.
  • Кыңгырау чәчәге ничәнче?
  • Кыңгырау чәчәге дүртенче.
  • Бик дөрес әйттегез, балалар.
  • Әйдәгез әле бездә кызыл калфак сыман матур гына итеп змейка ясап килик.(змейкадан атлап йөрү)
  • Бигрәк матур итеп йөрдегез.
  • Урманда кызыл калфакка нәрсә очраган?
  • Урманда кызыл калфакка бүре очраган.
  • Мин юлда ниндидер фигуралар таптым, тик алар белән нәрсә эшләргә кирәклеген белмим, миңа ярдәм итмәссеңме, Кызыл калфак, дигән бүре.Әлбәттә инде Кызыл калфак каршы килә алмаган, әйдәгез әле балалар, бергәләп ярдәм итик әле бүрегә.
  • Конвертларда фигуралар һәм шул фигуралардан нәрсәләрдер төзергә кирәк.(геометрик фигуралардан әйберләр төзү)
  • Такта янында бер бала төзи.
  • Син нәрсә төзедең?
  • Мин геометрик фигуралардан машина төзедем.
  • Нинди геометрик фигуралардан төзедең?
  • Квадраттан, турыпочмаклыктан һәм түгәрәкләрдән.(һәрбер фигураны әйләндереп күрсәтә)
  • (берничә баладан сорау, тулы итеп җавап бирүләренә ирешү)
  • Бүре  тиз генә кыска юлдан йөгереп киткән, ә Кызыл калфак җырлый-җырлый озын юлдан киткән. Менә ул матур бер аланга килеп чыккан, анда ул суалчаннар күргән. Әйдәгез әле бездә кызыл калфак артыннан матур аланга барыйк. Малайлар бүре юлыннан- кыска юлдан,ә кызлар Кызыл калфак юлыннын-озын юлдан йөрибез(суалчаннардан йөрү музыкага)
  • Кызыл калфак әбисе янына барса бүре инде аны яшереп куйган булган,син миңа тагын ярдәм итәргә тиеш ярдәм итмәсәң әбиеңне бирмим, дигән бүре.
  • Балалар саннарның күршеләрен табарга кирәк.(проекторга карадык, урында гына эшлибез һәм проекторда тикшерәбез)
  • Рәхмәт сиңа, Кызыл калфак, әбиеңне бигрәк яратасың икән, мин сиңа әбиеңне кайтарып бирәм.кызыл калфак әбисен кочаклап алган һәм әнисе җибәргән күчтәнәчләрне биргән, тик аның үзенең дә әнисе янына кайтырга вакыт җиткән булган һәм ул җырлый-җырлый урман буйлап кайтып киткән.кайтканда ул әнисенә җиләкләр җыйган, ничә җиләк җыйды микән?
  • Карточкаларны алдык, кызыл калфак барысы ничә җиләк җыйган, әнисенә ничәне биргән, үзенә ничәне алган?(карточкалар буенча эшләү).  
  • Йомгаклау.Шөгыльдә без нәрсәләр эшләдек?
  • Коймакларны санадык, атна көннәрен әйттек, саннарның күршеләрен таптык, суалчаннардан йөрдек, җиләкләрне бүлдек.


Предварительный просмотр:

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм телен

үстерү юллары»

Балаларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, үз фикерләрен дөрес әйтә белүне камилләштерү,  балаларның сүз байлыкларын арттыру – балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе булып тора. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла., аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури.

Бөек кешеләребез дә ана телендә дөрес сөйләшүгә, аның бала тәрбияләүдәге  урынына гаять югары бәя бирәләр. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай:

И, туган тел, һәрвакытта

Ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем,-

дип юкка гына әйтмәгән.

Бөек мәгърифәтче һәм галим К.Насыйри да: “ ...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас” - дип бик хаклы рәвештә әйткән.

Тәрбия эше дөрес оештырылганда гына бала туган халкының тел хәзинәсен тирәнтен аңлаячак. Әлбәттә сабыйның теле ачыла башлаганда ук, аңа сүзләрне дөрес өйрәтү, зурларның үзләренең дә дөрес сөйләве, балага үрнәк күрсәтүе кирәк.

Балаларның сөйләм телен үстерү буенча безнең балалар бакчасы коллективының бай тәҗрибәсе бар, даими рәвештә төрле методик чаралар үткәрәбез. Нәниләрне сөйләм әдәбенә өйрәтү бурычын чишү еллык эш планында да киң чагылган. Әлеге бурычны чишү максатыннан без узган уку елында “Балаларны сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү” темасына педагогик киңәшмә уздырдык, ә бу уку елында “Балаларны монологик һәм бәйләнешле сөйләмгә өйрәту” темасына педагоги киңәшмә, “Кече моторика үсешенең сөйләм теленә йогынтысы” темасына семинар-практикум , “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен диагностикалау” темасына тәрбиячеләр өчен консультация, тематик тикшерү һәм “Сөйләм үсеше – акыл үсешенең нигезе” темасына гомуми ата-аналар җыелышлары уздырылды. Һәр үздырылган чарада тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән методик, дидактик материалларга күргәзмәләр оештырылды.

Балалар бакчаларында сөйләм үстерү методикасы түбәндәге эш төрләрен һәм бурычларны үз эченә ала:

1.Авазларны ишетә һәм аера белергә, шулай ук дөрес итеп әйтергә өйрәтү.

2.Авазларны дөрес әйтү культурасы тәрбияләү.

3.Сүз байлыгын үстерү, активлаштыру.

4.Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

5.Җөмләләрне дөрес төзергә һәм бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

6.Балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән даими таныштырып бару.

7. Зур булмаган шигырьләрне яттан өйрәтү.

8.Кара-каршы сөйләшү күнекмәләре бирү, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

9.Монологик сөйләмнәрен үстерү.

10.Табышмаклар әйтешергә, үзләренә таныш булган мәкаль һәм әйтемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтү алымнары, юллары күп төрле һәм бу эшчәнлек режим моментларының һәр өлешендә бара. Мин аларның кайберләренә генә тукталып үтәм.

  • Һәр баланы үз фикерен эзлекле, бәйләнешле, төгәл, тыңлаучыга аңлаешлы, дөрес сүз һәм сүзтезмәләр кулланып, грамматик яктан дөрес җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтү балалар бакчасының төп бурычы.
  • Балалар бакчага 1 - 1,5 яшь вакытта урнашалар. Бала беренче тапкыр бакчага килгәч, бераз аптырап кала, сөйләшми. Азрак сөйләшкән очракта да аның сөйләмен аңлап булмый, бала шуңа уңайсызлана. Шуңа күрә дә шундый халәттән тизрәк чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта инде әлбәттә уен куллану иң отышлы алым. Кече яшьтәге балаларны уйнату өчен уеннар бик күп төрле: кул-бармак уеннары, түгәрәк уеннар, дидактик, сәхнәләштерү һ.б. бик күп уеннар.
  • Тәрбиячеләр балаларның монологик, диалогик сөйләм телләрен үстерү, сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү, сүзлек запасларын баету, аваз культураларын үстерү буенча яшь үзенчәлекләрен искә алып төрле дидактик уеннар булдыралар. Балаларны сөйләм теленә өйрәтү буенча ачык занятиеләр күзәтелә, коллектив күзәтүләр оештырыла.

Балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтүдә төп урынны сөйләм теле, матур әдәбият белән таныштыру белем бирү эшчәнлекләре алып тора. Рус теле белем бирү эшчәнлеген уртанчылар төркеменнән үк үткәрә башлау ана теленә өйрәтүдә бераз кыенлыклар китереп чыгарды, балалар матур әдәбият белән занятиедән тыш вакытларда гына танышалар. Ләкин безнең җирлек саф татар җирлеге буларак, без бу хәлдән чыгу юлын ата-аналар ярдәмендә башкара алабыз. Әти-әниләр өйләрендә балаларга кызыклы әкиятләр укыса, татарча тапшырулар караса, бу әлбәттә дөрес сөйләмгә уңай йогынты ясаячак.

 Бакчада тәрбиячеләр ана теле занятиеләрендә генә түгел, көн дәвамында төп игътибарны, программа таләп иткәнчә, баланың авазларны дөрес әйтү культурасын һәм бәйләнешле сөйләмен системалы үстерә, сүзлек байлыгын даими баета баруга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес сөйли белүләренә ирешүләренә юнәлтәләр. Балаларны татар теленә өйрәтүне камилләштерү буенча Татарстан Мәгариф министрлыгыны тарафыннан яңа укыту методик комплекты чыгарып балалар бакчаларына таратылды. Тәрбиячеләр бу комплектны бик теләп кулланалар. Әлеге комплектка сыйфатлы итеп эшләнгән демонстрацион һәм тарату материаллары, аудио һәм видеоязмалар кергән. Сөйләм теленә өйрәтү эшчәнлеген шулай ук режим моментларында (иртәнге эш. кичке эш, прогулка) оештыру отышлы: бу вакытта тәрбиячеләр балалар белән ял көннәрен ничек уздырулары, һава торышы, бакчага килгәндә нәрсәләр күрүләре, “Безнең гаилә”, “Минем яраткан уенчыгым”, “Минем дустым” һ.б. темаларга әңгәмәләр оештыралар.  Иртәнге эш вакытында тәрбиячеләр шулай ук балалар белән индивидуаль эш оештыралар, балаларны авазларны дөрес әйтергә өйрәтәләр. Моның өчен тәрбиячеләр төрле дидактик уеннар кулланалар.

Сюжетлы-рольле уеннар вакытында да балаларның сүзлек запаслары байый, алар дөрес җөмләләр кулланып сөйләшергә өйрәнәләр.

Прогулка, төрле урыннарга экскурсияләр барышында да балаларның сөйләм телләрен үстерү буенча да  актив эш оештырыла .

Бала сөйләменең ни дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен  уку елы башында һәм ахырында диагностика үткәрелә. Диагностика уздырганда педагоглар биремнәрне уен формасында, балаларга кызыклы булырлык итеп оештыралар. Баланың сөйләм теле үсешен тикшергәндә биремнәргә карата материаллар алдан әзерләп куела. Бу бигрәк тә кечкенәләр һәм уртанчылар группаларына кагыла. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә күрсәтмәлелек кулланылмаска да мөмкин.

Балаларның сөйләм теле үсешен шулай ук төрле дидактик уеннар барышында, шулай ук алар белән индивидуаль аралашканда да билгеләргә мөмкин.

Районыбыз халкының 98 % ын татарлар тәшкил итсә дә, туган телебезне саклап калуда, аның матурлыгын, байлыгын киләчәк буынга тапшырып калдыруда без – педагоглар җаваплылык тоеп, бу эштә үз өлешебезне кертергә бурычлыбыз.

Борын-борыннан килгән, җирлегебездә яшәүче халыкка хас булган зиһенлелек, үткерлек, җор теллелек, тәмле теллелек, сөйләмдә мәкаль һәм әйтемнәр куллана белү кебек сыйфатларны, беренче чиратта үзебездә булдырырга һәм даими камилләштереп торырга тиешбез.

Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче - тәрбияви әһәмиятендә. Бакчада бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше  һичшиксез эшкә дә, гыйлемгә дә бик оста була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш....

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.   Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...

Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...

Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру

       Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән 1 кечкенәләр төркеменнән   таныштыра башлыйбыз. Әлеге яшьтәге балалар белән программа буенча шөгыльлә...

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...