Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"
статья на тему

Валиева Айгуль Надировна

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата-аналар өчен.

Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә.

Бала үстерү- ата-ананың иң күңелле дә,иң җаваплы да чоры.Балага беренче көннәреннән үк дөрес итеп тәрбия бирү,аны чын шәхес итеп, тормышка яраклы бала итеп үстерү, ата-ананың төп бурычы.

Күп кенә ата-аналар балаларына телевизор кабызып,аның  экранга карап утыруын күпкә хуп күрәләр. Бу, бер дә дөрес түгел дип, саныйм мин. Чөнки, балачак ул бер генә килә.Бала, бу чорда үзенә тормыш өчен кирәк булган бөтен мәгълуматны сеңдерә.

Әле бала бишектә генә булганда да, аның белән бары матур тонда гына сөйләшергә,матур бишек җырлары көйләргә,кызыклы әкиятләр сөйләргә кирәк.

Кызыклы китап уку- баланың сөйләм телен үстерүдә дә, тирә-юнь белән таныштыруда да зур йогынты ясап тора. Балаларга татар халык әкиятләрен, рус халык әкиятләрен укырга кирәк. Китаплар матур рәсемле булса, бик яхшы, чөнки,бу баланың игътибарлыгын ныгыта, арттыра.

 Пластилин белән  төрле рәсемнәр, җәнлекләр, кошлар әвәләргә мөмкин. Бу баланың иҗади яктан үсешенә зур йогынты ясый.

 3-4 яшьлек балаларга кайчы биреп төрле фигуралар кисергә рөхсәт итәргә кирәк. Әгәрдә бала бик кечкенә икән, кәгазьне бармак очлары белән өзеп алуы да балаларга бик күп сөенеч китерә.

 Краска,карандаш белән рәсем ясауларына да чик куймагыз!Рәсемнәрне пумала, шулай ук бармаклар белән ясау да бик кызыклы, хәтта рәсем ясауны табигый материаллар (орлыклар) белән оештыру бик кызык .Бу балаларда рәсемгә карата кызыксыну хисләре уята, аларның иҗади үсешләрен арттыра.Рәсем ясаганннан соң краска ,пумалаларын артларыннан җыеп,юып алырга өйрәнсеннәр. Бу балаларда җаваплылык,пөхтәлек хисләре тәрбияли.

Юыну бүлмәсендә кечкенә генә савытка салып, су бирегез .Ул анда үзенең курчак күлмәкләрен юсын. Бу , бала өчен бик тә зур ,кирәкле эш дип кабул ителә.Балагызның һәр тырышлыгын мактарга онытмагыз.

Әниләргә өйдә эшләрен башкарганда да баланы җәлеп итеп, аны мактап торырга кирәк. Бу баланың кызыксынучанлыгын үстерә. Ашарга әзерләгәндә, ясалма пычак, яшелчә, җиләк-җимеш биреп, салат ясарга тәкъдим итү һәм башка кызыклы уеннар оештыру балада уңай эмоция тудыра.

 Ял көннәрендә бала беләнтабигатьтә ял итүнеоештыру, сәламәтлеккә карата да, гаиләне ныгытуда да зур роль уйнап тора. Балалар белән берәр уен оештыру,аның белән берлектә йөгереп, уйнап йөрергә авырсынмагыз.Гаиләгез белән тенис,футбол,велосипедта йөрергә торышыгыз.

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рекомендации для родителей " Өйдә балалар белән ничек шөгыльләнергә?"

Исегездән чыгармагыз ,балагызның балачагы бер генә килә,аны кире кайтарып алып булмый!!!...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?   Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзе...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?...

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"

Консультация для родителей "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"...

Консультация: "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?"

Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кыз...

Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?

ата-аналар өчен киңәшләр....

Рекомендации родителям Рекомендации для родителей дошкольников на период самоизоляции «Организация пространства для ребенка и режима дня»

Рекомендации для родителей дошкольников на период самоизоляции «Организация пространства для ребенка и режима дня»...