Муфахарова Лилия Василовна

сайт учителя начальных классов

Стремиться вперёд!

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Творческая работа

Увлечения: танцы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мамадышский район,село Нижний Шандер

Место работы: МБОУ "Зюринская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mufaharova-liliya-vasilovna
Тырышкан табар, ташка кадак кагар
Халык

         Кызыксынучанлык, яңалыкка омтылу, эзләнүчәнлек. мөстәкыйльлек кебек мөһим сыйфатлар балачакта ук формалаша. Башлангыч белем бирүнең эчтәлеге, укыту методлары кешенең киләчәк язмышына зур йогынты ясый, чөнки кече яшьтән баланың физик һәм интеллектуаль сәләтләре үсә, әхлакый һәм рухи кыйбласы формалаша. Шуңа күрә дә мин дәрес материалларын мавыктыргыч, баланы уйларга, эзләнергә мәҗбүр итә торган һәм нәтиҗә ясый алырлык итеп төзергә тырышам. Дәресләрдә төп максат итеп укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүне, хәтерләрен яхшыртуны, иҗади уйлануларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләүләрен үстерүне, интеллектуаль сәләтләрен ачуны куям. Менә өченче ел инде яңа стандарт таләпләренә туры килгән "Перспектива" концепсиясенә нигезләнеп эшләнгән дәреслекләр буенча укытам. Фикерләү сәләтен үстерү максатыннан тупланган биремнәр ярдәмендә укучылар анализларга, синтезларга, гомумиләштерергә, төркемнәргә бүләргә өйрәнәләр.

   Дәрес җитди дә, кыен да, шатлыклы да булырга тиеш, минемчә. Башлангыч сыйныфларда баланың дөньяны танып-белүе уен эшчәнлеге белән бәйле рәвештә бара. Уен барышында йомшак укучылар да активлаша, аларның үз-үзләренә ышанычы арта. Шуңа күрә дә мин дәресләремне төрләндереп уен элементларын күбрәк кертергә тырышам.

      Укыту-тәрбия эшен методик яктан дөрес алып бару өчен системалы рәвештә үз белемемне күтәрү өстендә эшлим, вакытлы матбугат материаллары, интернет материаллары белән танышып барам һәм алдынгы тәҗрибәне үз эшемдә файдаланырга тырышам. 

       Үз эшемдә беренче планга балалар сәламәтлеген кайгыртуны куям. Ял минутлары, күзләрне ял иттерү күнегүләре ясау, дөрес утырып язу, уку мизгелләрен гел игътибар үзәгендә тотам.

       Укучыларым иҗади-эзләнү эшләрен дә теләп башкаралар. Шундый эшләрдә балаларда патриотизм, югары әхлак сыйфатлары, тирә-ягыбыздагы күркәм  шәхесләргә хөрмәт, үз тарихыңны тирәнтен өйрәнүгә омтылыш формалаша. 

О себе

Общительная

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Ибрагимов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

жить хорошо

Мои достижения

Победитель гранта "Мой лучший учитель"

Моё портфолио

Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Муфахарова Лилия Васыйл кызының эш тәҗрибәсеннән.

Мин 26 ел башлангыч сыйныфта укытам. Укучыларымны белемле, әхлаклы, үз эшләрен бәяли белүче шәхес тәрбияләү проблемасы өстендә эшлим. Дәресләремне төрлечә оештырып укучыларымда укуга кызыксыну уятырга тырышам, нәтиҗәле укуларына ирешәм.Эш барышында группада, парлы, индивидуаль эшләү алымнарын киң кулланам. Укытуны тормыш белән бәйләп барырга тырышам. Бу аларның танып-белү активлыгын үстерә. Укытучы -новаторларның хезмәтен өйрәнү өстендә даими эшлим һәм алар тәҗрибәсен хезмәтемдә киң кулланам. Эшемне иҗади якын килеп эшләргә омтылам.

 

Мои публикации:
Воспитательная работа
Разное
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы