Сыйныф сәгате "Шәфкатьлелек"
классный час (1 класс) по теме

Муфахарова Лилия Василовна

Сыйныф сәгатендә кече яшьтәге мәктәп балаларын шәфкатьле, тәрбияле итеп тәрбияләү турында сүз бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shfkatlelek.docx16.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене.

МАКСАТ: укучыларда ярдәмчеллек, кешелеклелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

ЯРДӘМЛЕК: плакатлар, рәсемнәр, кәгазьдән “ромашка” таҗы, сәхнәләштерү өчен кирәкле киемнәр, магнитофон (кассета).

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ:

  1. Дәрес музыкальсәламлаудан башлана.
  • “Исәнмесез” җыры (күмәк башкару).

Укытучы сүзе.

  • Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Менә шундый күтәренке күңел

белән без дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебезнең темасы “Шәфкатьлелек бизи кешене”  дип атала.

I  - Ә хәзер, укучылар, сезгә берничә сорау бирәсем килә.

а) Бүген нинди число? (3 нче май).

б) Атнаның ничәнче көне? (Атнаның дүртенче көне, пәнҗешәмбе)

в) Быелгы 2007 нче елны Татарстан президенты М.Шәймиев нинди ел дип игълан итте? (2007 ел - Татарстан җөмһөриятендә Хәйрия елы дип игълан ителде.)

  - Дөрес, укучылар!

II  - Укучылар, ә хәзер сезнең каршыда 2 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Өч кыз туган” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтербез.

  • Әкиятне карадык, рәхмәт, укучылар!

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

(Сыйныф 2 төркемгә бүленә).

1 төркем.

- Әнисе кызларын ничек үстергән?

              (Кызларының тамаклары тук, өсте бөтен булсын дип, көне-төне эшләгән.)

2 төркем.

- Әнисенең ике кызы нинди булып үсәләр?

                                                (шәфкатьсез, кешелексез һ.б.)

1 төркем.

- Әнисенең өченче кызы нинди була?

                                                 (шәфкатьле, игелекле, ярдәмчел, кешелекле һ.б.)

2 төркем.

- Тиен нинди булган?

                                   (тугры дус, ярдәмчел һ.б.)

Укытучы:

  • Сез ничек уйлыйсыз, безнең тормышта күпчелекне нинди кешеләр тәшкил итә?                 (шәфкатьле, игелекле, ярдәмчел кешеләр)

Укытучы:

- Дөрес укучылар. Андый кешеләр безнең авылда да бик күп. Шулай да алар арасыннан кайберләрен атап үтәсе килә:

          Закиров Фәрхать һәм Гүзәл – мәктәпкә акчалата ярдәм итәләр;

          Гафиятов Равил – мәктәпкә 2 капчык шикәр комы бирде;

          Мингатин Рәмис – он ясарга 1 тонна бодай бирде, акчалата һәм лесоматериал белән ярдәм итә.

Менә нинди шәфкатьле кешеләр алар.

III.  Укытучы:

  • Укучылар, без сезнең белән бер уен уйнарбыз.

“Ромашка” – һәр тәлгәч артында бер сорау яшерелгән. Шуларга җавап табарга.

  1. Нәрсә ул шәфкать?

                                         (кызгану; мәрхәмәт; ярдәмчел булу)    

  1. Шәфкатьлелек сыйфатлары ннәрсәләрдә һәм кайда чагыла?

                 (кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә; табигатькә, хайваннарга карата)  

  1. Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында бара?  (шәфкатьле булу турында)
  2. Үзегез укыган әсәрләрдән нинди шәфкатьле кешеләр истә калды?
  3. Шәфкатьлелекнең киресе ничек була?

              (шәфкатьсезлек, гамьсезлек, мәрхәмәтсезлек һ.б.)    

  1. Шәфкать төшенчәсе белән бәйләнешле нинди мәкальләр беләсез?

              (Кешегә игелек итсәң – үзеңә булыш.

                Изгелек иткән – юлда калмас.

                Игелекле эшнең иртәсе –киче юк)

Физкультминутка

Укытучы:

  • Хәзер без сезнең белән бер шигырь тыңлап үтәрбез.

                                  “Вөҗдан газабы”

Боргалана-сыргалана

Йоклап китәлми Лалә

Әнисе дә сизеп алды:

“Авырыйсыңмы әллә?”

“Юк” – дигән булды да кызый

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга

Авыр итеп тын алды.

- Әйткәч әйтим, әни, - диде, -

бүген мин трамвайда

Урындыгымны бирмәдем

Басып торган бабайга.

Ышан, әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас.

  • Хатаңны аңлагач, кызым,

Вөҗданың газапламас.

Лаләне нәрсә газаплый?    (вөҗданы газаплый).

Әгәр ул бабайга урын бирсә, бабайга карата нәрсә эшләгән булыр иде?    

        (Изгелек, яхшылык, шәфкать күрсәтер иде)

Укытучы:

  • Сезнең каршыда бер рәсем, бу рәсем Гасыйм Лотдәл дигән язучының “Эш

үткәч, үкенүдә файда юк” – дигән әсәреннән бер күренеш. Бу хикәяне без сезнең белән йөрәнгән идек.

План буенча сөйләү.

  1. Марат ни өчен үкенә?
  2. Агач башындагы кошның Маратка әйткән сүзләре.
  3. Язучы бу хикәягә ни өчен шундый исем биргән?
  4. Бу малайны шәфкатьле бала дип буламы?
  5. Марат бу эшенә үкенәме?

                                   (үкенә, ләкин эш үткән була, кошчык үлә).

Укытучының йомгаклаау сүзе:

  • Бүгенге дәресебезнең темасы “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип атала.

Күргәнегезчә, без сезнең белән шәфкатьле белән шәфкатьсез кешеләрне аера беләбез икән. Шуңа күрә һәрбер эштә, һәрбер җирдә изге гамәлләр генә эшлик, бер-беребезгә, олыларга-кечеләргә һ.б.

         Һәрбер үткән көнебез изгелек, шатлык белән үтсен!

Яхшылык ятмас җирдә,

Кирәк ул һәммәбезгә.

Изгенең күңеле көзге,

Мин шуңа чакырам сезне.

Өйгә эш бирү.

Иҗади эш. Янәшәгездәге шәфкатьле кешеләр турында язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...