Мухамадиярова Айсина Айдаровна

Сайт воспитателя

Моя работа- любовь и забота, творить и мастерить, детям радость и доброту дарить.

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Воспитать человека и патриота, преданного своей Родине

Увлечения: Люблю творить и мастерить, петь и танцевать, участвовать в театральных постановках

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Казань

Место работы: МАДОУ “Детский сад № 272 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения” Советского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/muhamadiyarova-aysina-aydarona
"Как у маленького деревца, еле поднявшегося над землёй, заботливый садовник укрепляет корень, от мощности которого зависит жизнь растения на протяжении нескольких десятилетий, так педагог должен заботиться о воспитании у своих детей чувства безграничной любви к Родине.
В. А. Сухомлинский

Творить и  мастерить, свою Родину любить!

О себе

Исәнмесез! Мин, Мухамадиярова Айсинә Айдар кызы,  Казан  шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесендә  татар төркеме тәрбиячесе булып эшлим. 2008 нче елда Казан Милли Тикшеренү  Технология университетын тәмамладым. “Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый”, - дип язган Сократ. Минем очракта да шулай булды. Язмыш мине үзе балалар  бакчасына алып килде. 2012нче елда мин  Мәскәү социаль- гуманитар институтында мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек уздым һәм тәрбияче булып эшли башладым. Моның өчен мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мин үз эшемне бик яратам, эшкә шатланып барам, чөнки анда мине шат, көләч йөзле сабыйлар, мөлаем хезмәттәшләрем көтәләр. Һәркөн иртән балаларны, хезмәттәшләрне, әти - әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү – нинди зур бәхет бит ул!

Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.

Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.

Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһиме – һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү.

“Баланы өйрәтсәң, дөньяга кеше бирерсең” ( В. Гюго).

Бакчада мин балаларга  туган  телебезне, туган ягыбызны яратырга, халкыбызның рухи байлыгы, тарихы белән кече яшьтән үк кызыксынырга өндим. Уеннар аша  балаларда җитезлек, батырлык, сабырлык, кунакчыллык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбиялим, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга өйрәтәм.

 Үз эшемдә балалар белән генә түгел, әти - әниләр белән дә  тыгыз элемтәдә торам, аларны аңлап, уй – фикерләре, теләкләре  белән дә  кызыксынырга тырышам, әти - әниләрне хөрмәт итәм.

Безнең киләчәгебез, бүгенге көнебезнең иң зур байлыгы – ул балалар. Үзең тәрбияләгән балаларның күзләрендә шатлык нуры күргәч, җылы карашларын тойгач, ягымлы итеп эндәшүләрен ишеткәч, сайлаган һөнәреңнен ялгыш түгеллеген аңлыйсын, балалар белән балачак илендә мәңге яшь, энергияле, шат күңелле булып каласың.

Мин – тәрбияче! Тәрбияче булуым белән горурланам!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мои внутренний мир педагога сформировали следующие книги: В.А.Сухомлинский "Сердце отдаю детям";" Письмо к сыну"; историческая художественная литература; Н.Сергеева "Древо жизни" и т.д. 

 

Мой взгляд на мир

Минемчә,  яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе булып тора. Һәм шуңа күрә тәрбияче буларак бүгенге көндә мин үз алдыма шундый максат куйдым: тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше һәм Патриот тәрбияләү.

Мои публикации:
Декоративно-прикладное искусство и народные промыслы
Материалы для родителей
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы