“Татар күн мозаика сәнгате һәм аның тарихы”
консультация
“Татар күн мозаика сәнгате һәм аның тарихы”.
Күн мозаикасы сәнгате борынгы бабаларыбыздан мирас булып килгән һәм читек (итекләр) тегү белән шөгыльләнгән казан осталары ярдәме белән бүгенге көнгәчә сакланып калган. "Казан", "татар" буларак билгеле бизәүле читекләр Европаны үзенең оригинальлеге белән яулап алган һәм татар милли костюмының аерылгысыз өлешенә әйләнгән.
Борынгы һәм хәзерге заман осталары тарафыннан ясалган эшләнмәләр соклану уята һәм Татарстанның милли-мәдәни гореф-гадәтләрен саклап калуда мөһим роль уйный.
Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне.
Татар күн эшкәртү сәнгате 18нче гасырлрда барлыкка килгән. Осталар йомшак күннән төрле бизәкләр кисеп алганнар. Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементларны мозаика техникасы белән төзегәннәр һәм беркетеп куйганнар. Аны төрле ысуллар һәм материаллар белән эшләргә мөмкин булган. Төсле тукыма, күн кисәкләреннән, мозаика сәнгатенә килештереп, апликация ясаганнар.Аны кул белән теккәннәр. Декоратив шнурлар, сәйлән, мулине җебе белән матурлаганнар. Бу стильдә төле аяк киемнәре- читекләр, туфлиләр, башмаклар, шулай ук мендәрләр теккәннәр. Мәскәүдә, Парижда, Копенгагенда үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә Казан башмакчылары һәм читекчеләренең эше алтын, көмеш медальләр белән бәяләнгән.
Әлеге аяк киемнәре кай ягы белән кешеләрне җәлеп иткән соң? Барыннан да бигрәк матурлыгы, бизәкләренең күптөрлелеге беләндер, мөгаен.
Ә бизәкләрнең сере нидә соң? Фигуралап киселгән күн кисәкләре, орнаметлы композициягә салынып, күн мозаикасы тәшкил иткән. Күн мозаикасы техникасы тора- бара Россинең төрле төбәкләрендә кулланыла башлаган, ә җөйләре “Татар җөе”, “Казанча каеп эшләү” исемнәре белән йөртелгән.
Читек тегү технологиясе бик катлаулы, аның һәр эше зур осталык таләп иткән. Шуңа күрә дә мода элек- электән хезмәт бүленеше тәртибе яшәп килгән.
Мондый читекләрне элк- электән яшьрәк хатын- кызлар кигәннәр. Өлкәнрәкләргә йомшк табанлылар кулай булган. Андыйларын өйдә дә киеп йөргәннәр, урамга чыкканда аның өстеннән очлы башлы махсус башмак – кәвешләр киелгән.
Күн мозаикасы бизәкләре турында озак сөйләшеп булыр иде. Шунысын искә төшерик: читек бзәкләренең тарихы Борыгы Шәрыкъның үтәннәренә барып тоташа һәм мондый нәкыш үнәкләре бик күп Азия халыклары өчен уртак. Бизәкләр арасында еш кына тормыш чыганагы – кояш, муллык билгесе – тәкә мөгезләре сыман символлрны күрергә мөмкин. Хатын- кыз читекләрен күп очракта лотос сыман орнамент бизәгән. Хатын – кыз үзенең беренче читекләрен туенда кигәнен дә искә алсак, монысы да аңлашыла: Шәрыкъ илләрендә лотос мең еллар буена сафлык, чисталык билгесе булып саналган
Бәхеткә каршы, бу борынгы һөнәр серләре үткәннәрдә югалып калмаган. Күн мозаикасы сәнгате бүгенгәчә яши. Бизәкле чүәк- читекләрне бүген дә киеп куаналар.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл хәрәкәте именлеген пропогандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирас елына багышланган агитбригадалар бәйгесе.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау эше буенча балалар бакчалары агитбригадалары арасында бәйге. ...
Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"
Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту, авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....
Балалар бакчасында тарихи - мәдәни мирасыбыз сыйфатын күтәрү
2012 нче ел – Тарихи-мәдәни мирас елы. Без дә Миңлебай “Шатлык” балалар бакчасында мирас булып буыннан буынга күчеп килә торган байлыкка зур игътибар бирәбез. Йола, гореф-гадәт һәм ...
Юл хәрәкәте иминлегенең 80 – еллыгын пропагандылау һәм тарихи мирас елына багышланган “Уткүзкәй – 2012” смотр – конкурсының эшкәртмәсе
Сценарий мероприятия по профилактике детского дорожного травматизма на татарском языке для старшего дошкольного возраста...
"Татар кызы, татар малае 2014"
Күңел ачу, уеннар, җырлар....
Конспект интегрированного занятия для средней группы на тему: "Татар халык сәнгате" ("Татарское народное искусство")
Конспект интегрированного занятия...
Балаларны татар халык сәнгате белән таныштыру.
Ознакомление детей с творчеством татарского народа....
- Мне нравится (1)
