Насирова Гөлнара Фаршат кызы

сайт воспитателя детского сада

Һәрвакыт алга барырга!

Профессия: Тәрбияче

Профессиональные интересы: Интернетта утырам, кызыклы китаплар укырга яратам.

Увлечения: Гөлләр үстерәм , спорт белән шөгыльләнәм

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Әгъбәс авылы Актаныш районы

Место работы: Әгъбәс балалар бакчасы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nasirova-gulnara-farshatovna
Балалар бакчасы ул - күңелле, шат авазлы, бәхетле, самими балалар!

Бакчабызда бик күңелле

Кояш балкый безнең йөздә.

Шатланышып киләбез без

,,Карлыгач" та рәхәт безгә.

О себе

Үзем турында үзем!
 
 
Үземне батыр дисәм -
кеше ышанмас,
Үземне куркак дисәм -
дуслар ышанмас.
Мактанчыкны, алдакчыны,
үз-үзен сөючене
булмый яратып...
Илебез өчен, телебез өчен,
халкыбыз өчен,
кайгыртмасаң, яшәп булмас,
Юләр генә булмаса сатып...
Бер әйберне генә мин беләм
һәм сез аны беләсездер...
Бу дөньяга без килгәнбез,
Бу дөньяга мин килгәнмен
юкка түгел, юкка түгелдер!
Илемне мин яратам,
халкымны мин яратам,
Эшемне мин яратам,
телебезне яратам,
Миннән ныграк яратучыга
Сокланам һәм шаккатам!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мои достижения

Моё портфолио

 

 

АЛАНЛЫКТА КУНАКТА

 

 

 

ӘГБӘЗ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА

   ҮТКӘРЕЛГӘН КҮҢЕЛ АЧУ.

  Төзеде:тәрбияче Насирова Гөлнара

 

АЛАНЛЫКТА КУНАКТА

МАКСАТ:Ел буе өйрәнгән материалларны конкрет алымнар

 белән курсәтеп бирә алуларына ирешу,Габдулла Тукай  әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, аның иҗатына кызыксыну уяту.Экологик тәрбия бирү.

  Урман аланы күренеше.Кошлар тавышы,музыка ишетелә.

    Капчык тотып Сарык һәм  Кәҗә керә.

                   Сикерәбез,уйныйбыз

                   Бик тә җитез, шаян без

                   Кем безне соң тота ала?

                   Шуңа бездән  бүләк-

                   Яшелчә бер чиләк.

    Казан янына Бүреләр җыелган. 

Әни бүре:Әй,рәхмәт яугырлары,безнең боткабызга ит үзе килде.Боткабыз

ай-һай тәмле булачак.

Сарык:Ашыкмагыз әле бүре абзый, безнең капчыкта тагы да тәмлерәк күч-

тәнәч: бүре башы ята. Кәҗә, чыгар бүре башын.(Бүреләр бер-берсенә карап,

куркып калалар)

Җырлап, атка  утырган Апуш һәм Акбай керәләр.

“ПАР АТ” Г.Тукай сүзләре.

Шүрәле:Нинди тавыш бу кемнәр йөри урмандагы тынычлыкны бозып,болай да  хәлсезләнеп торам, авыруымның нидән икәнен белми интегәм, кичә болынга туристлар килде, әллә шуларның һававсы ярамады инде.

Кәҗә:Әй, Шүрәле абзый, безнең капчыкта бүре башы янында бүләккә

яшелчә, җиләк-җимештә бар бит.

Әти бүре:Кемгә ул бүләк? Нәрсә ул яшелчә? Җиләк-җимеше нәрсә була?

Сарык:Яшелчә ,җиләк-җимеш витаминнар хәзинәсе,аларны һәркөн куллансаң,һәрчак таза булырсың.

Әни бүре:Алай булгач, таза-сау булыр өчен синең табында барысы да бар

 икән.

 Кәҗә:Әйе, дуслар, сәламәт булыр өчен без аларны иртә яздан ук утыртабыз,

Йөгереп СУ АНАСЫ керә,

Су анасы:Чапма-чапма әй карак, ник качасың ул бит минем алтын тарак.

Акбай:Ни булды су анасы, бездән нинди ярдәм кирәк?

Су анасы:Әнә ич минем алтын тарагымны алып качты.

Сарык: Тынычлан Су анасы, без сиңа да, Шүрәле абзыйга да ярдәм итәрбез,

Әйдә безнең аланда әзерләгән табынга утырып, сыйланып алыйк.

Кәҗә:Без риза. Ләкин без гимнастика ясамадык бит.Сәламәт булыр өчен һәр көнне гимнастикадан башларга кирәк.

Шүрәле:Мин гимнастиканың ни икәнен дә белмим.Мин сезне кытыклап кына йөрермен инде.

Су анасы:Мин суда гына йөзә беләм.Алтын тарагымны урлаган малай ар-

тыннан гына йөгерә алам.

Акбай:Ә минем гимнастика ясыйсым килми.,тик уйныйсым гына килә.

Ник газаплыйсың болай син,

Мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап

Булыр я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйчым килә.

Апуш:Ах,юләр маэмай!

            Тырыш яшьләй,

            Зурайгач җайсыз ул;

            Картаеп каткач буыннар

            Эш белү уңайсыз ул!

Әни Бүре:Дөрес әйтәсең ,Апуш.Әйдә бергә басабыз.

.Әти бүре:Безнең бит аланыбызга бала белән күбәләк килмәгән. Нишләп күренмиләр икән?Әйдәгез аларны да чакырабыз.

Акбай:Күбәләк еракка очкан  аның янына бару өчен,тауга менәргә,чокырлы юлдан үтәргә,аннан туры юлдан барырга кирәк.Әйдәгез киттек.

Барысы да гимнастика ясый.

(Дуга астыннан чыгу,скамейкадан йөрү,кыршаудан сикерү,мәтәлчек ату)

 Күбәләк очрый.

Барлык катнашучылар  бергә җырлый:

-Әйт,  әле күбәләк, сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып армыйсың, син ничек?

Ничек соң тормышың, ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда, болында ,урманда

Уйныймын,очамын, якты көн булганда

Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә

Бул яхшы, рәнҗетмә һәм тимә син миңа.

Кәҗә:Хәзер инде аланга барырга да була.

Җырлап аланга баралар“СПОРТ” җыры.

Сарык:Менә аланга да килеп җиттек.Хәзер юыныйк та табынга утырыйк.

(Юыналар,утыралар,Шүрәле киреләнә.)

Шүрәле:Минем кулларымны юасым килми,Бармакларымны суырып кына чистартам мин.

Кәҗә:Алай кире булма ,Шүрәле дус.Кул юмыйча ашарга утырырга ярамый. Кул юмыйча ашасаң йогышлы авырудан чирләвең бар.Бармак суыру -әдәпсезлек.

“Шурәле” җыры башкарыла.

Шүрәле юына.Утыралар.Шүрәле торып китә.

 Шүрәле:Уф,монда килгәндә дә арыдым.Юлда чытырманлык, , чишмәдән

су эчә торган түгел,чишмә кору хәлендә ята. Әллә бар җирдә ташландыкка әйләнгән инде.

Су анасы: Әйе, әйе елгада да миңа яшәр көн калмады, әллә нинди пычрак әйберләр күбәйде, тын да ала торган түгел су астында

 

Күбәләк: Су буйларын чиста тотсак ,

Үзебезгә күңелле.

Кәгазь,чүп-чар ташлап аны

Пычратабыз түгелме,?

(Барысы да торып басалар.)

Апуш:Карагыз әле без Шүрәле очраган чишмәне чистартсак, корыган ботакларны җыештырсак,

Сарык: Елгадагы артык пычрак әйберләрдән арындырсак,

 Бүре: урманыбыз тагын да ямьләнәчәк.

Барлык катнашучылар да агачлар, чүпләр җыя.

Тәрбияче: Зур бәхетләр сызганып,эшкә бирелгәннән килә,

Аһ оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү  ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен,әлбәт,иҗтиһат.

һәр олуглар эшләгәнлектән олуглар таба,

“Уйнады” дип,бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә -эш

Эш агачы һәрвакытта   бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегендә күп тырышсанң эшкә бирсән чын күңел,

  Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.            

Су анасы:

Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.

Чиста сулар яратабыз,

Суларның зәңгәр төсен.

Куышып зәңгәр күлләрдә,

Уйныйбыз иртә,кичен.

Апуш:Кармак белән дус түгел без,

Без бит ирекле халык.

Чиста,матур сулыкларны

Сакласын иде халык.

.БИЮ,,ШКОЛЬНЫЕ ПОЛЬКИ”

Сарык:Менә без дә теләгебезгз ирештек.урманыбызны, аланыбызны чип-чиста итеп җыештырдык.Шүрәле абзый урман чистаргач, син дә сәламәтләнерсең.Күңелле яшик,сәламәт булыйк.

Бүре:Авырыйм дип өйдә ятма

            Урамга чык ,уйна ,көл.

            Иң шәп дәва саф һава

            Һәм хәрәкәт –шуны бел.

Акбай:Хәрәкәттә-бәрәкәт дип

            Белми әйтмәгән халык.

            Кул-аягың сызламас

            Иртән керсәң йөгереп.

Шүрәле:Әй рәхмәт сезгә,дуслар

            Аланыбыз чистарды

            Чиста,булгач һава да саф

             Яшәүләре күңелле

Апуш:Шаярабыз да уйныйбыз,

            Бакчада безгә рәхәт.

           Аралашабыз, дуслашабыз,

           Туган телдә җырлыйбыз, 

“ТУГАН ТЕЛ” җыры башкарыла.

     

 

 

 

Мои публикации:
Воспитательная работа
Здоровый образ жизни
Добавить грамоту в портфолио