Ата-аналарга.
статья на тему

Насирова Гөлнара Фаршат кызы

Балага белем һәм тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balaga_belem_hm_trbiya_biru.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

  Балага белем һәм тәрбия бирү -- иң кыен, иң четерекле эш. Бу  гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул  --  мәңгелек мәсьәлә.

 Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын - төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул  җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андыйлар ата - ана өчен бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр.

Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы — хәсрәт  китерә.

 Менә, хәлфә, малайны китердем. Ите сиңа, сөяге миңа, -- дип кайтып китә торган булганнар. Бу заманнар күптән узды инде. Иске мәктәп белән бергә аның тискәре традицияләре дә юкка чыкты. Хәзер без бөтенләй башка заманда яшибез.

    Безнең көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Шулай да әле балаларның начар укуын, тәртип бозуын мәктәпкә аударучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Андыйларга бу хакта әйтсәң : "Нәрсә карый бу мәктәп? " яки "Укытучы кая булган?”— дип ризасызлык белдерәләр. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләргә телиләр.

Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем  һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу — бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә,  гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас.

      Иң элек, ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам итәргә тиеш. Ата-ана — баланың икенче укытучысы ул.   Яхшы уку өчен балага шартлар кирәк—аның китаплары, дәфтәрләре,  башка уку кирәк-яраклары җитеш,  дәрес  әзерләү  урыны,  даими  почмагы булу шарт.

   Һәр ата-ана баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәтергә бурычлы. Ул дәрес әзерләгә көн дә бер вакытта утырамы, әйберләрен үз урынына куямы? Мәктәпкә алып барасы китап-дәфтәрләрен, уку-язу әсбапларын кичтән әзерлиме? Әйберләренә сакчыл карыймы? Менә болар һәр көн  игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бала дәрес әзерләгәндә, өйнең һавасын  җилләтү турында да онытырга ярамый. Һәр тәнәфес вакытында һаваны алыштыру бик файдалы.

     Укучы дәрес әзерләгәндә, өйдә тынлык булу хәерле. Кайбер гаиләләрдә кирәге булса да, булмаса да көне буе радио уйнап тора, телевизор эшли. Яки өйдә сөйләшеп утырсагыз, яки тавышлансагыз, бала башына дәрес материалы кермәс. Менә шулай баланың дәрестән дәрте сүрелеп,  укудан аерылуы, артта калуы бар. Аннары өйдәге шау-шу  баланың  нерв  системасына да начар тәэсир итә.  

      Ә телевизор? Хәзер ул булмаган гаиләләр юк та. Телевизор белән бергә безнең өебезгә фән-техника революциясе чорының бер үзенчәлеге булган мәгълүматлар ташкыны бәреп керде. Кеше, элекке кебек, үзенең  тар дөньясына бикләнеп кенә яши алмый, ул зур дөнья, аның мәшәкате, шатлыгы, кайгысы белән бергә яшәргә мәҗбүр. Җәмгятьнең һәрбер әгъзасы үзенең белемен арттыра, культура байлыкларын үзләштерә, дөньядагы күп вакыйгаларны үз күзе белән күреп, вакытында танышып бара. Бу, бер яктан, яхшы.

     Икенче яктан, телевизор бала тәрбияләүдә яңа мәшәкатьләр, яңа проблемалар китереп чыгарды. Еш кына "зәңгәр экран” балага көчлерәк  тәэсиритә. Юк, биредә   сүз тапшыруларның сыйфаты, аның эчтәлеге турында бармый. Телевизорны балалар бик озак карыйлар, нәтиҗәдә аларның өйгә бирелгән эшләрне үтәргә, саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә һ. б. файдалы эшләрне эшләргә вакыты аз кала. Бу -- баланың сәламәтлеге какшауга да китерә, аның баш мие арый, нервлары  туза, күзе начарлана, сын - гәүдә төзелешенә, бигрәк тә умыртка сөягенә  зарар килә.  Үсмерләр әдәби китапларны, газета – журналларны  аз  укыйлар, шуңа күрә телевизор карауны мөмкин кадәр дөрес оештыра белергә кирәк. Дөрес, галимнәр телевизорның балага уңай һәм тискәре йогынтысы турында зур фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, ләкин ачыкланмаган мәсьәләләр әле шактый. Шуңа күрә  һәр ата-ана: "Бүгенге тапшыру балага берәр төрле тәрбия бирәчәкме?”, "Тапшыру күпмегә сузыла?”, "Баланың йокысы калмасмы, арымасмы?”  кебек сораулар турында уйларга тиеш.

     Шулай да укучы бала  телевизорны  күпме  карарга тиеш соң?

     Моны кистереп кенә әйтүе кыен, әлбәттә. Һәрхәлдә, атнага 3-4 тапкыр   каравы бик җитә, 3-4 яшьлек балага телевизор янында көнгә 20-30 минут,  7-11 яшьлеккә -- 65-70 минут, 12-13 яшьлекләргә -- 1,5 сәгать, 14-16 яшьлекләргә 2 сәгать чамасы утырырга рөхсәт итәргә мөмкин.

     Тәҗрибәле ата-аналар, балаларның кайсы сыйныфта укуына карамастан, укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар. Бу — билгеле, баланың ныклы белем алуына һәм тәрбияле булуына ярдәм итә. Бала мәктәптә  бер генә ел укымый, шулай булгач, аңа ярдәм дә һәр көн булырга тиеш. Ә моңа, мәктәп һәм гаиләнең бердәмлегеннән башка ирешү мөмкин түгел.

     Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булуында, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз -- класс җитәкчесе  һәм гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора - бара класс җитәкчесен дә, әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый, аның  яхшы укуына, чын кеше булып җитлегүенә зарар килә.

     Димәк, мәктәп һәм гаилә бердәм,  дус булырга тиеш.\


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Советы родителям (на татарском языке). Ата-аналарга киңәшләр

Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк....

Ата – аналарга балаларда дуслык хисләре тәрбияләү алымнары

Материал написан для участия в городском КМО проходивший на базе МБДОУ "Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями № 64" г.Нижнекамск тема КМО "Дуслык белән көчле бе...

Ата-аналарга киңәшләр

1. Ата-аналарның бурычлары2. Ата-аналарның хокуклары3. Бала тәрбияләүдә 10 кагыйдә...

Ата-аналарга

Бала тәрбияләү турында ата-аналарга чыгышлар, киңәшләр....