Советы родителям (на татарском языке). Ата-аналарга киңәшләр
материал по теме

Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analarga_kinshlr.docx14.43 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналарга  киңәшләр

  1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
  3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
  4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
  6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
  8. Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
  9. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

Баланың шәхес булып  формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.

Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.

Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең  бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

Ата-аналарга ун киңәш

  1. Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

  1. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.

  1. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.

  1. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки балнаң тормышы тәҗрибәсе бик аз була.

  1. Түбәнсетмәгез!

  1. Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.

  1. Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.

  1. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.

  1. Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

  1. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның  балаларына эшләмәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест для родителей на татарском языке.

Әти-әниләргә консультация. Үз баларыбызга без яхшы яки начар тәрбиячеме? Үз вазифаларыбызны тиешле дәрәҗәдә үти алабызмы? Уйлап карыйк әле, без нинди әти-әни? Үз-үзегезне сынап карагыз...

Тест для родителей на татарском языке.

Әти-әниләргә консультация. Үз баларыбызга без яхшы яки начар тәрбиячеме? Үз вазифаларыбызны тиешле дәрәҗәдә үти алабызмы? Уйлап карыйк әле, без нинди әти-әни? Үз-үзегезне сынап к...

Консультация для родителей «Обучение татарскому языку в ДОУ»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад присмотра и оздоровления № 8 «Гнездышко»г. Азнакаево Республики Татарстан      Консультаци...

Консультация для родителей "Обучение татарскому языку русскоязычных детей"

Обучение татарскому языку  русскоязычных детейБесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка, сообразительность, ...

Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»

Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...

Памятка для родителей "Изучаем татарский язык"

Памятка для родителей по татарскому языку. здесь размещен лексический минимум для детей 4 - 7 лет, перечень мультипликационных фильмов "Союзмультфильм" на татарском языке....