Назмеева Алия Мансуровна

Назмеева Алия Мансуровна

Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы (татар халык мәкале)

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: пишу стихи, рассказы

Увлечения: занимаюсь спортом, выращиваю цветы

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ СОШ №170

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nazmeeva-aliya-mansurovna

"Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җиткергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә - гыйлемдер" (Ризаэддин Фәхреддин)

 

Шатлыгы зур - укытучы шатлыгы,

Үз гомерендә күпме бирде яктыны!

Хәзер әле яшь кенә кыз булса да,

Күпме нәни йөрәкләргә нур сала.

Ашкына кыз язгы җилләргә каршы,

Якынлаша нәни дуслары тавышы,

Нинди якын бу сабыйлар күңелгә,

Алар белән ул хаман булыр бергә.

                     (Ләбиб Айтуганов "Укытучы кыз") 

 

 

О себе

             Укытучы!

Синең бурыч - күңелләргә сүзләр язу

Язар өчен алтын сүзләр өзләп табу.

                                         Энҗе Мөэминова.

Һөнәрләрнең ниндиләре  генә юк, ә иң асылы -  укытучы.Укытучы белем бирүче мөгаллим генә түгел,сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә.

Бала вакытыннан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды.Бүгенгедәй хәтеремдә өйдә курчакларымны төзеп утыртып "укыттым" : дәфтәрдән журналлар ясап,билгеләр куя, яңа теманы "аңлата" идем.Әнә шул балачак хыяллары,унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң,мине Казан педуниверситетына китерде.Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем.Мин - укытучы.Укытучы хезмәтемне Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы унберьеллык мәктәбендә башладым һәм Казан шәһәрендә дәвам итәм.Бөтен күңелемне биреп дәресләремне үткәрәм.

Эшемә шатлана - шатлана барам һәм эшемнән ямь һәм тәм табып өйгә кайтам.Гаиләмдә минем хезмәтемә ярдәм итүче, мине аңлаучы тормыш иптәшем һәм кызым эшемдә таяныч.Алар хезмәтемнең авырлыгын аңлап  һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.

Кешелекнең киләчәге укытучылар кулында.Без балалар күңеленә нинди орлык сала алсак, хезмәтләребезнең җимешләре дә шулай булачак.Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән зур бәхет бар микән?!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул.

 

Китап хикмәт: битен ачкан саен

Күңел күзем минем ачыла,

Көндез кояшым ул, төнлә аем,-

Китап илтә таңнар каршына!.

                        ( Нури Арсланов "Китап" )

 

  Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр ",Зифа Кадыйрова "Язмыш сынавы", Лев Толстой "Анна Каренина"

Моё портфолио

Мин - укытучы! Укытучылык - ул минем һөнәрем.Мин балаларга татар теле укытам.Тел - ул байлык.Аны кулланырга өйрәтү - минем максатым Минем бурычым - гыйлемле, туган телен, җирен илен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешүдә,элекке методикалар белән беррәтән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшләү таләп ителә.Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы