Нәбиуллина Айгөл Хөснулла кызы

татар теле һәм әдәбият укытучысы сайты

Белем тәҗрибәдән туа.

Профессия: укытучы

Профессиональные интересы: хикәяләр уку, фәнни эшләр, мастер класс

Увлечения: бәйләү, кул эшләре, аш-су

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Бура-Киртә

Место работы: МБОУ "Кадыровская СОШ" Заинский муниципальный район РТ

Звание, ученая степень: юк

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nbiullina-aygol
Олуглык, игелек вә гыйззәтлелек - гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер.
Ризаэддин Фәхреддин

Хәерле көн хөрмәтле хезмәттәшләр. Мин Бура-Киртә төп белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Нәбиуллина Айгөл Хөснулла кызы. Эшне без бергә башкарырбыз. Үзара ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам.

Элеккеге заманда бер галим яшәгән. Моның күп шәкертләре булган.  Һәр җомга ул үзенең бер китабын алып вәгазьгә әзерләнергә бүлмәсенә кереп китә торган һәм бик яхшы, тирән мәгънәле вәгазьләр сөйли торган була. Шәкертләре күпме сорасалар да ул бу китабын бирмәгән. «Мин вафат булгач, карарсыз» дигән.

Көннәрдән бер көнне хәзрәт бу дөньядан китеп барган. Шәкертләре укытучыларын тирән кайгы белән соңгы юлга озатып кайткач, аның теге китабын эзләргә тотынганнар. Китапны табып ачып карасалар, китап эчендә буш битләр генә. Шәкертләр хәйран калалар, шунда уртарак җирдә генә мондый сүзләр табалар: «Әй кешеләр,  бу дөнья чыннан да бик кыска. Үткәрмә вакытыңны бушка. Үткәнеңнән гыйбрәт ал, хәзергесенең кадерен бел,  киләчәгеңә әзерлән».

О себе

Авыл кызы идем, Чаллы каласында югары белем алдым (НГПИ) . Яңадан авылга кайттым.  Авыл килене  һәм укытучысы булдым. Өч бала үстерәбез. Тулы канлы тормыш белән яшим дип уйлыйм. Шөкер әлегә барда яхшы. Эшләргә эш кенә бетмәсен, калганы ....

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Садриев "Таң җиле". Ул роман  минем тормыш.

"Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел - болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән,аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан. Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел - болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, "балам , бәгырь итем" дип күргән ачы газап -михнәтләреннән.

Мой взгляд на мир

Мин үзем – икенче буын укытучы. Гомеренең 39 елын балалар укытуга багышлаган әнием эшен дәвам итәм. Зәй районы Бура-Киртә дигән авылда туып үстем, укыдым, югары белем алып кире үз мәктәбемә кайттым. Авылым балаларына 19 ел  татар теле укытам.

Язмыш  язылган, диләр бит. Минем тормыш иптәшем күршедә генә булган икән. Бура-Киртә кызы идем, хәзер килене дә. Гомерем булса, әби дә булырмын әле. Нәкъ Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестендәге — Акъәби. Киләчәк буынга васыятен әйталмаган әби образында милләт язмышы чагыла бит.

Авыл, минемчә, ул – милләт көзгесе. Авыллар картая! Анда яшьләр калмый. Күбәләкне ут яктысы  үзенә тарта, шәһәрнең шау-шуы яшьләрне кызыктыра.

Җәйге яллар башлангач, авылга оныклар кайтып тула. Шул чак мин телсез калам. Әби-бабай, вата-җимерә, оныклары белән сөйләшә. Өч сүзнең икесен рус телендә әйтә оныклар. Ник балалар татарча сөйләшми дигән сорауга? Авылга кайткан бер гаилә болай диде: “Синең ул телең кемгә кирәк?”

Бик аяныч, ләкин алар хаклы. Чиста татар авылы, татар мәктәбе без. Чишмә кебек челтерәп тора безнең балаларның телләре. Бер катнашкан фәнни конференциягә икенче чакырмыйлар безне. Чөнки сөйләм теле чиста, шәһәрләр урын ала алмый. Ә менә БДИ, ДЙАларны бирергә рус теле кирәк. Менә интегә авыл баласы. Ул башта татарча уйлый, аннары тәрҗемә итә. Фикерне чуалтмый, эзлекле итеп яза алса ярый.

Быел мин әлеге кыенлык белән якыннан очраштым. Тугызынчы сыйныфлар белән татар теленән ДЙАга әзерләнәбез. Коллегалар үпкәләмәсен, татар теленнән кала, барлык фәннәрдән әзерлек материалы бик күп. Мескен татар мәктәбе өчен юк дәрәҗәсендә. Татар теленнән ДЙА кодлар буенча бүленгән. Татар мәктәбе ул – 21 код. Эшнең авырлыгы да кодларга карап төрлечә. Рус теле фәнендә  андый бүленеш юк. Татармы син, чиста рус телле укучымы – аерма юк, бөтен кеше өчен бер бирем. Кайда ул хаклык!? ДЙА дип йөрдек, әзерләндек. Ахырда  тест дип исемен үзгәртеп куйдылар. Эш күләме шул ук. Милли мәктәп укучысы А, В, С өлешләрен эшләде. Сертификат та юк. Укытучы өчен  дә әлеге тестның дәрәҗәсе шул чаклы гына.

Ятып калганчы, атып кал ди, халкым мәкале. Әлеге язмам – шуңа дәлил. Бүген-иртәгә ябыласы мәктәп язмышы кемгә кирәк. Без беренче дә, соңгы да түгел бит. Мәктәп бинасында авыл китапханәсе, мәдәният йорты, ФАП һәм балалар бакчасы булган “Теремкәйне” кем килеп ишәр икән? Алда безне нинди язмыш сынаулары көтә икән?

 

 

Мои достижения

Сертификат. Прошла тренинг-тестирование в форме ЕГЭ по предмету татарский язык и показала следующие результаты 71 (семьдесят один) балл от 20.12.12

Диплом. Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан уздырылган әдәби викторина җиңүчесе.

Диплом. Общероссийской предметной олимпиды "Олимпус" 2013

Сертификат. Всероссийский конкурс "Авыл укытучысы - 2014"

Сертификат. Кәрим Тинчурин тууына 127 ел тулу уңаеннан уздырылган " Ул кабызган утлар балкышы"

Диплом. "Иң яхшы татар әдәбияты дәресе" Мөгаллим интернет сайты

Диплом. Россиякүләм "Фоат Садриев укулары-2015"

 

Моё портфолио

1918000214@edu.tatar.ru

Добавить грамоту в портфолио