Дәрес планы
учебно-методический материал на тему

Зәкиева Әлфия Нурзадовна

Исем темасын кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_dres_plany.docx27.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

Максат:

  1. исемнәре гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.
  2. дөрес язу, төрле формадагы исемнәрне сөйләмдә кулланып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Әти-әнине ярату,ихтирам хисе тудыру

Материал:

  1. дәреслек Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова,Р.Р.Сәйфетдинов «Татар теле” “Татарстан китап нәшрияты” 6 класс, Казан – 2014

Җиһазлау:дәреслек, тест, презентация

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  • -Исәнмесез , укучылар, әти-әниләр! Барыбызга да хәерле, имин көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз
  • -Бүген сыйныфта кем дежур?
  • -Алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек? Әйе, исем сүз төркемен үттек.Бүген без сезнең белән белгән белемнәребезне кабатларбыз.  Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.  (дәфтәрләргә числоны язып кую)

Сораулар:

  • Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?
  • Исемгә нинди сораулар куела?
  • Ялгызлык исемгә нәрсә атамалары керә?
  • Нинди исемнәр уртаклык исем була?
  • Исем нәрсә белән төрләнә?
  • Татар телендә ничә килеш бар?
  •  Өй эшен искә төшерү: Мин сезгә исем темасы буенча белемнәрне тикшерү өчен эш биреп җибәргән идем.

-Кем бик яхшы итеп эшләде?(кул күтәрегез)

-Кем авырсынып кына башкарды?

Хәзер шуны карап үтик.  

“Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

   1)Менә көз җитте. 2)Укулар башланды. 3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. 4)Аны бик яраталар.  5)Аның ире очучы икән. 6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. 7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. 8)Аңа бик еш хатлар килә. 9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. 10)Ә кайчакта уйчанланып китә. 11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.  12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. 13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. 14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. 15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. 17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. 19)Язга таба минем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

20)Уку елы тәмамланды. 21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. 22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. 23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. 24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

25)Күп еллар үтте. 26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. 27)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

                                                                                     (Г.Бакиров)

4 биремен телдән җавап бирәбез, калганын үзем тикшереп билге куярмын.

1.Тексттан ялгызлык исемнәре кулланылган җөмләләрнең санын язарга.(7,12,21,26)

2.19-24 җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз (җиңеллек, укытучы)

3.6-11 җөмләләрдән У.В.к исемнәрне языгыз,саннарын билгеләгез.(эчендә, гомердә, авылында, көннәрендә, урамда)

4.20-27 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз,затларын, килешләрен билгеләгез.(елы 3 зат,Б.к. әтисе 3зат Б.к, апам1затБ.к илебезгә1зат күплек сан Ю.к)

Рәхмәт, калганын  калдырып торабыз.

  • II. Белемнәрне актуальләштерү.

Исем сүз төркеменең схемасын искә төшерик әле

    ИСЕМ

1.Нинди килешләр бар?Слайд

Ике укучы такта янында_______________________________________

2.Тартым белән төрләндерә____________________________________

 Урак,сәгать шушы исемнәрне башта тартым белән төрләндерергә

-- 1зат тартым кушымчасына куя һәм килеш белән төрләндерә.

  • минем урагым
  • синең урагың
  • аның урагы
  • безнең урагыбыз
  • сезнең урагыгыз
  • аларның ураклары

Нәтиҗә: татар телендә исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.

- Укучылар, исемнәрнең язылышына игътибар итегез. Кайсысы аерылып тора? ни өчен?

- Ясалышы ягыннан исменәр нинди була? мисаллар китерегез.

тамыр – яңгыр
ясалма – ашлык
кушма - ташбака
тезмә - кура җиләге
парлы - ата-ана
кыскартылма – КамАЗ

Нәтиҗә: татар телендә ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма.

- Хәзер кабатлаганнарга таянып, исем турында кем сөйли ала?

( исем – мөстәкыйль сүз төркеме, предмет һәм затны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Сан, килеш, тартым белән төрләнә. Ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма.)

- Бу исемнәрдә нинди аерма бар?

(беренче баганада – ялгызлык, икенчесендә - уртаклык исемнәр)

- Ялгызлык исемнәр турында сөйләгез.

( Ялгызлык исемнәр төрле атамаларны күрсәтәләр, баш хәрефтән язылалар)

Нәтиҗә: исемнәр ялгызлык һәм уртаклык булалар.

Тактада һәм дәфтәрдә эшләү Исем  нинди җөмлә кисәкләре була

  1. Халкыбызның үзенә генә хас милли бәйрәмнәре бар. (ия)
  2. Сабантуй – иң күңелле бәйрәм. (хәбәр)
  3. Китап – кешенең күнел юлдашы, сердәше, акыллы киңәшчесе. (аергыч)
  4. Китапны яратырга, саклап тотарга кирәк. (тәмамлык)
  5. Китапханәдә ун мең китап тупланган. (хәл)

Нәтиҗә: Исемнәр җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл була алалар.

 Морфологик анализ

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Карточка белән эш.(Исемнәрне тартым белән төрләндерергә)

Нәтиҗә: исем – мөстәкыйль сүз төркеме, предмет һәм затны белдереп, кем?

нәрсә? сорауларына җавап бирә. Сан, килеш, тартым белән төрләнә. Ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма. Исемнәр җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл була алалар.

III. Ныгыту.

  •  ( Тест таратыла, укучылар эшлиләр, тикшерү өчен күршесе белән алмашалар. Тикшерү презентация аша үткәрелә. Укучылар бер-берсенә билге куялар) Быел без сезнең белән тел гыйлеменең кайсы тармагын өйрәнәбез? (Морфология).

IV. Өй эше бирү:

________________________________________________________________________________________________________________________________________________

V. Йомгаклау.

- Без бүген нинди теманы кабатладык?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программы, планы внеаудиторной работы и планы работы куратора по профессиональному становлению студентов специальности Дошкольное образование

Цель:  Создание и функционирование системы внеаудиторной работой направленной на  формирование и развитие общих и профессиональных компетенций обучающихся, освоение основной профессиональной...

Практическая работа №3. Создание плана этажа, плана помещения

Задание 1.Создайте план помещения.Выберите в шаблонах категорию Карты и планы этажей→ План рабочих мест.Создайте базовую структуру внешних стен;Создайте структуру внутренних стен...

План учебного занятия. Бизнес-план

план учебного занятия...

План открытого урока для специальности 38.02.01 МДК 01.1 Тема "Принципы и цели разработки рабочего плана счетов "

По результатам проведенного исследования, а также изучения научно-методической литературы разработана методика изложения теоретического материала в качестве педагога профессионального обучения. Предме...

ПЛАН - КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО УРОКА «Проблемы исполнительского плана в камерно-вокальном сочинении П.И.Чайковского «Ночи безумные» на этапе работы с солистом».

План-конспект открытого урока по междисциплинарному курсу "Концертмейстерский класс" ПМ. 01. Исполнительская деятельность по специальности 53.02.03 Инструментальное исполнительство (Фортепиа...